Мәдәни җомга

“Җанлы” картиналар күргәзмәсе

...Винсент Ван Гог (1853-1890) һәрчак популяр.

Ун ел эчендә генә дә ике мең дә бер йөз әсәр иҗат иткән, гомере буе ярлылык чигендә көн күргән рәссам ул һәм хәзерге заманда сәнгать әсәрләре аукционнарында йөз миллионнарча долларларга бәяләнгән иң кыйммәтле картиналары белән нибары П.Пикассодан гына калышучы автор.


Күпләр останың “Йол­дызлы төн”, “Көнбагышлар”, “Каргалы иген кыры” әсәр­ләрен ошата, ә байтак кына рәссамнар “Ирислар”ын күчереп язу белән мәшгуль. Иҗатында ул гаять тырыш булуы белән аерылган. Әмма нәселендәге шизофрения авыруының өянәкләре Ван Гогта гомере буе кабатланган. Дуслары аз, булганнары белән дә “сугыш”ып яшәгән. “Кисек колаклы һәм төрепкәле автопорт­рет”ы нәкъ менә сәнгатьтәше П.Гоген белән булган бәхәстән соң язылган. Бу бәхәстән соң ул колак очын кискән, димәк өянәге булган дип тә фаразларга мөмкин. Соңрак психик авыруларны шифаландыручы хастаханәгә рәссам үз теләге белән керәчәк, анда да көннәрен бары тик иҗатта үткәреп, юаныч табачак. Шул ук вакытта, башкалар белән чагыш­тыр­ганда, аның дүрт чит телне яхшы белүен дә искәртергә кирәк. 

Менә шушы рәссам иҗаты белән Яр Чаллы яшьләре һәм балалар “Сәүдә кварталы” бинасында  ачылган  күргәзмә  аша таныша. Рәссамның биредәге картина репродукцияләре күргәзмә залындагы өч диварга күчерелеп, ани­мация ысулы аша җанландырылган иде: бер картинасы өслегеннән дәррәү кузгалган кошлар очып уза, икенчесендә – чәчәкләр тын гына үз таҗларын коя, калганнарында да җил йогынтысында болытлар ага, кар ява, күк йөзе үз хәрәкәтен ала, агач тегермән әйләнә, аш өстәлендәге савыттагы бәрәңгедән җылы пар күтәрелә, автопортреттагы төрепкәдән дә тәмәке төтене чыга... Ир-ат диктор рәссамның төп иҗат этаплары белән таныштыра, алдан яздырылган, көчле классик көйләр белән берлектә яңгыраучы бу лекция бер дә ялыктырмый. Картиналар бик якынайтып, алардагы бар кечкенә детальләр күренерлек итеп проекцияләнә. Ярты сәгатьлек бар тамашаны караңгы залда, идәнгә урнаштырылган йомшак, җайлы кәнәфиләргә утырып карыйлар. Зал ахырындагы якты бүлмәдә балалар рәсем ясый, аларның иҗатына бәйге дә оештырылган, рәсемнәр – ирекле темага. 

Әлеге “Ван Гог. Җанланган әсәрләр” мультимедиа проекты өчен нәкъ менә шушы иҗатчы сайлап алынуын проектның җитәкчесе Анатолий Заммер аның картиналары һәм  язмышы белән кызыксынучылар күп булуы белән аңлата. Күчмә  күргәзмә инде башка шәһәрләрдә дә булган. Бу күргәзмәгә дә башлыча рәссам иҗаты белән махсус кызыксынучы чаллылылар килә. (Биредә картиналарның үзенчәлекләре турындагы кыскача язмалар да, йолдызлы Күк сурәтле диварларда рәссамның туганы Теога язган хатларыннан өзекләр дә пәйда була).         

Ни гаҗәп, Казанның яшь тамашачылар театры коллективы да да күптән түгел “Тирәнлектән. Рәссам Винсент Ван Гог” спектаклен сәхнәләштерде. Рәссам турында буто биюе, хор башкаруындагы җырлар аша сөйләнүче әлеге әсәр – театрның баш режиссеры Т.Имаметдинов, композитор Э.Низамовның иҗат нәтиҗәсе, эчке тулы тынлыкта биюче актерларның тырышлыгы, пластика осталыгы... Аларны да әлеге яңа спектакльгә алынуга кылкаләм остасының аяныч язмышы, аның энесе Теога юллаган хатлары этәргән ... 

Сәнгати чарага әйләнеп кайт­сак: бәхеткә, анимация белән шөгыльләнүче рәс­самнарга безнең рес­пуб­ликада да кытлык юк, шуңа күрә якын киләчәктә әле мондый үзенчәлектәге күргәзмәләр картиналарының эмоциональ диапазоннары күпкә артыграк булган та­тар рәссамнары иҗатын “җанладыру”га да барып тоташыр. Бу күргәзмәләр дә тамашачыларның, беренче чиратта яшь тамашачыларның күңелләрен яулар. Ни дисәң дә, кайчак мондый үзгә күргәзмәләр инде күптән күнегелгән, гадәти күргәзмәләр буйлап атлауга караганда бермә-бер күңеллерәк.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: