Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ҖАНГА ЯКЫН СУРӘТЛӘР

"Манеж" күргәзмә залында "Серле хәзинә. Төркия классик сәнгате" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төркия Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мерал Акшенер дә катнашты. Күргәзмәдә каллиграфия, эбру, миниатюра, тәзхиб сәнгать үрнәкләре урын алган. Чараны оештыруда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Бөек Милли Мәҗлесе...

"Манеж" күргәзмә залында "Серле хәзинә. Төркия классик сәнгате" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төркия Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мерал Акшенер дә катнашты.

Күргәзмәдә каллиграфия, эбру, миниатюра, тәзхиб сәнгать үрнәкләре урын алган. Чараны оештыруда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чечек ярдәм иткән. Күргәзмәне ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Төркия арасында ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек урнашуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, безнең өчен мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек аеруча мөһим, чөнки мәдәният - ул цивилизациянең нигезе.

Күргәзмә өчен эшләр "Долмабакча" милли сарай-музее фондларыннан алынган. Ул Төркия Бөек Милли Мәҗлесенең бер бүлекчәсе булып тора. "Госман империясе һәм Төркия Республикасының аякка басу дәверләрен берләштергән тарихи мираска ия бу музей - безнең горурлыгыбыз, чөнки тарихи мирас - ул безнең үткәнебез генә түгел, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә", - диде үз чыгышында Мерал Акшенер. Аның сүзләренә караганда, әлеге музей тарихи сарайларны, паркларны гына түгел, бик күп бәһасез рәсем сәнгате һәм скульптура тупланмаларын да саклый.

100дән артык сәнгать әсәреннән торган экспозиция 30 апрельгә кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә һәр дүрт сәнгать төре буенча осталык дәресләре үткәрү дә каралган.

Әйтергә кирәк, безнең төрекләр белән кардәшлекне шушы бер күргәзмәдән генә дә чамалап була. Каллиграфия - ул безнең язма мәдәниятебезнең дә аерылгысыз өлеше. Тәзхиб сүзе беренче ишеткәндә ят тоелса да, чынлыкта әлеге сәнгать төре дә безгә бик якын. Бу кәлимә алтынлау, көмешләү дигәнне аңлата. Тәзхиб - гамәли бизәү сәнгате төре, ул кулъязмаларны бизәүдә һәм каллиграфик язуларны каймалый торган бизәк буларак кулланыла. Аның тамырлары уйгырлар сәнгатенә барып тоташа. "Камил образ шуңа тиң камил, җиренә җиткереп башкарылган һөнәрче эше белән төгәлләп куелырга тиеш", - дип аңлата тәзхибнең вазифасын әлеге сәнгать төре остасы Нилюфер Курфейз.

Кызганыч ки, күп кенә динчеләр, Ислам дине җанлы сурәтләрне тыя, дип ялгыша. Бик борынгы чорлардан ук билгеле миниатюра сәнгате генә дә бу мәсьәләдә шик-шөбһәләрне таратырга ярдәм итә. Өстәвенә, миниатюрада Аурупа һәм Шәрекъ сәнгатьләре арасында аерма ачык күренә. Чынлыкта, миниатюра - шул ук картина, ягъни дөнья сурәте инде ул. Әмма Аурупа сурәтләре тамашачыны күзе күргәнне кабул итәргә өйрәтә, ә шәрекъ картиналары кешенең акылына, аңына юнәлдерелеп башкарыла. Шуңа күрә анда, мәсәлән, перспектива юк. Әмма бу - төрекләр перспективаны белми, дигән сүз түгел. Югыйсә, бөтен дөньяны сокландырырлык мәһабәт сарайларны ничек салыр иде соң алар?! Шәрекъ миниатюралары дөньяның вакытлыча гына булуын искәртә, тормышка җиңелрәк карарга өнди сыман.

Күргәзмәдә урын алган хилье сәнгате үрнәкләре дә безгә ят түгел. Билгеле булганча, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сыйфатлары үзенә бер төрле калыпта языла. Ул композиция XVII гасырда калыплашкан. Шул хилье дип атала да инде.

Эбру сәнгате - су өстендә язу ул. Су өстендәге бизәкләр аннары кәгазьгә күчерелә. Элек эбру сәнгате казна кәгазьләрендә генә файдаланылган, соңрак чорларда каллиграфик композицияләрне бизәкләүдә һәм китап бизәүдә кулланыла башлаган. Тарихчылар әлеге бик борынгы сәнгать төре Ерак Көнчыгышта яки Урта Азиядә барлыкка килгән, дип бара.

Шулай итеп, төрекләр үз мирасларын саклаган һәм камилләштергән - бары шул гына.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан бер күренеш һәм экспозициягә куелган кайбер эшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев