АЛАБУГАНЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы 80 нче еллар ахырында оештырылды. 20 ел эчендә ул Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылып өлгерде. Безнең әңгәмәдәшебез - музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко. - Гөлзада ханым, белгечләр фикеренчә, музей бюджетының 30 процентын үз табышы һәм читтән кергән акчалар тәшкил итсә,...
Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы 80 нче еллар ахырында оештырылды. 20 ел эчендә ул Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылып өлгерде. Безнең әңгәмәдәшебез - музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко.
- Гөлзада ханым, белгечләр фикеренчә, музей бюджетының 30 процентын үз табышы һәм читтән кергән акчалар тәшкил итсә, музей эшчәнлеге уңышлы, дип санала. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында бу күрсәткеч ниндирәк?
- Узган ел ул 45 процент тәшкил итте. Ә бюджеттан финанслау күләме 17 млн. 67 мең сум булды. Шул ук вакытта үз эшчәнлегебездән кергән табыш 13 млн. 701 мең сум. Тагын 1 млн. 100 меңе читтән җәлеп ителгән акчалар һәм максатчан керемнәр.
Шул ук вакытта бюджет финанслары, нигездә, хезмәт хакы һәм коммуналь чыгымнарны түләүгә тотыла. Шунлыктан музей-тыюлык табышның зур өлешен үз үсешен тәэмин итәр өчен (фонд коллекцияләрен тулыландыру, төрле проектларны тормышка ашыру, бәйгеләр оештыру, фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге, архивларда эшләү) файдаланырга мәҗбүр, ә Русиядәге күп музейлар әлеге бюджет финансларын хезмәт хакын күтәрүгә тота.
- 2012 елның 1 июленнән дәүләт оешмалары турындагы канун эшли башлый. Сез музей-тыюлыкка нинди статус сайларга уйлыйсыз?
- Ул бюджеттагы дәүләт оешмасы булып калачак. Без бу фикергә 3 ел элек уставны үзгәрткәндә үк килгән идек.
- Гадәттә, бюджет оешмаларының эшчәнлеге чикләүле дип саныйлар. Чынлыкта бу дөресме?
- Татарстан Мәдәният министрлыгы барлык музейларга креатив режимда эшләргә рөхсәт итә. Без бер-ике биналы, кечкенә мәйданлы, чикләнгән тематикалы һәм фонд коллекциясе аз булган музей түгел. Безнең карамакта 14 объект, 12 җир кишәрлеге, 8 музей, 2 тарихи- археологик комплекс, китапханә, сәнгать салоны, ике күргәзмә залы, һөнәрханә бар.
2005 елда аерым бинада көмеш гасыр китапханәсе ачылды. Монда иҗат кичәләре үтә, инглиз һәм алман телләрендә аралашу клублары эшли, сәнгать проектларында катнашучылар белән "түгәрәк өстәл"ләр үткәрелә, биредә безнең нәшер ителгән басмалар тәкъдим ителә. Алабуга музей- тыюлыгының тагын бер үзенчәлеге - «Трактир» музей-театры. Ул җәмәгать туклану йорты вазифасын үти.
Алабуга хакимиятендә туризмны үстерү һәм ядкәрлекләрне саклау белән шөгыльләнүче структура юк. Әлеге бурычларны музей-тыюлык үз өстенә алды, бу аның вәкаләтләрен киңәйтте. Алабугада саклана торган мәйдан 491,5 га тәшкил итә, ә тарихи һәм мәдәни ядкәрлекләрнең саны - 184. Аларның 6сы - федераль, 106сы - республикакүләм, 72се - муниципаль әһәмияттәге ядкәрлек.
- Шәһәрнең тарихи өлешендә киң вәкаләтләргә ия булгач, җирле хакимият белән сүзгә килгәнегез юкмы?
- Бәхеткә, мине 2002 елны музей-тыюлыкка җитәкче итеп чакырган элекке шәһәр-район башлыгы Илшат Гафуров белән дә, хәзерге җитәкчебез Геннадий Емельянов белән дә сүзгә килүләр булмады. Җирле хакимият белән мөнәсәбәтләрнең партнерларча булуы мөһим. Шәһәребез хакимияте безнең күп башлангычларны хуплап, күтәреп ала. Мәсәлән, 2008 елда музей-тыюлык инициативасы буенча җирле депутатлар Иске шәһәрнең уставын кабул итте. Ул шәһәребезнең архитектурасын, тарихи һәм мәдәни ядкәрлекләрен саклауга юнәлтелгән җитди документ булып тора.
- Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Ю.Сенкевич исемендәге Милли туристик премиянең «Иң яхшы региональ музей» номинациясендә җиңүче булды. Провинциаль шәһәр кыска гына вакыт эчендә җитди туристик үзәккә ничек әйләнде. Шул турыда сөйләп үтсәгез иде?
- Алабуганы туристик үзәк итү экс-мэр Илшат Гафуров идеясе. Һәм, әйтергә кирәк, шәһәр хакимияте кирәкле инфраструктураны үстерү, Алабуганың тарихи өлешен төзекләндерү, яңа һәйкәлләр ачу, Шишкин буаларында зур рекреацион зона булдыру, борынгы биналарның фасадларын төзекләндерү буенча күп эш башкарды. 2007 елда шәһәрнең 1000 еллык юбилеен бәйрәм итү алдыннан федераль һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелгән финанслар бу эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Үз чиратында, музей - тыюлык, барлык мөмкинлекләрне кулланып, федераль максатчан программаларда һәм грант бәйгеләрендә катнашып, музейлар һәм башка объектларны үстерү буенча зур эш алып барды. Берничә ел эчендә Марина Цветаеваның хәтер йорты, көмеш гасыр китапханәсе, шәһәр тарихы музее, «Трактир» музей-театры, "Кер юу йорты" музее, В.Бехтерев исемендәге өяз медицина музее, декоратив - гамәли сәнгать музей-һөнәрханәсе ачылды. М.Цветаеваның әдәби музеенда һәм Н.Дурованың музей-утарында реэкспозиция ясалды.
2003 елда Чулманда дебаркадер урнаштырылды һәм беренче 8 туристик теплоход кабул ителде. Үткән ел аларның саны 152гә җитте. Алабуга дәүләт музей- тыюлыгы берничә ел элек үз туристик үзәген булдырып, туроператор функциясен дә үти башлады. Без җәмәгать туклануы оешмалары, кунакханәләр, транспорт оешмалары белән килешүләр төзибез.
Музей-тыюлыкта һөнәри осталыкка ия экскурсоводлар һәм музей хезмәткәрләре кунакларны ачык йөз белән каршы ала. Туристларны аларга уңайлы вакытта кабул итү, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә хезмәт күрсәтү - болар бары да Русиядәге 115 туристик компания арасында оешмабызның дәрәҗәсен күтәрде.
Башка шәһәрләрдә эшләүче хезмәттәшләребез Алабуга буенча урнаштырылган юл күрсәткечләренә көнләшеп карый. Бу безнең эшне тагын да җиңеләйтә, алар ярдәмендә чит җирләрдән килүчеләр кирәкле музейны һәм туристик үзәкне тиз эзләп таба ала. Туристик үзәктә, үз чиратында, тарихи ядкәрлекләр, кунакханәләр, рестораннар, кафе, күңел ачу урыннары турында тулы мәгълүмат алып була. Бу күрсәткечләрне без үз хисабыбызга заказ биреп эшләтәбез.
Шәһәребезнең мәдәни мирасын рекламалауга да зур игътибар бирәбез. Республика, Русиякүләм һәм халыкара туристик күргәзмәләр, бәйгеләр, төрле фәнни конференцияләрдә катнашып, РФ Мәдәният министрлыгының һәм «Русия музейлары» порталында мәгълүматлар урнаштырабыз. Үзебезнең elabuga.com сайтында музей- тыюлык эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат табарга мөмкин. Ул һәрвакыт яңалыклар һәм фотосурәтләр белән тулыландырыла. Сайтта шәһәрнең тарихи өлеше һәм музейлар буенча виртуаль тур (40 панораманы үз эченә ала) үтәргә мөмкин.
Русиядә һәм чит илләрдәге коллегалар белән хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу музей-тыюлыкка Русия музейлары берләшмәсенә (мин анда президиум әгъзасы), Русия музей хезмәткәрләре ассоциациясенә, Русия кече туризм шәһәрләре ассоциациясенә, Халыкара музей комитетына (ИКОМ), Халыкара һәйкәлләр саклау комитетына (ИКОМОС) керергә мөмкинлек бирде.
Без 2010 елгы Аурупа музей форумы нәтиҗәләре буенча Аурупаның иң яхшы 25 музее исемлегенә кереп, халыкара оешма әгъзасы булдык. Шунлыктан Алабуга шәһәренә чит илләрдән килгән туристлар саны да елдан-ел ишәя бара.
Без үткән ел 130 мең турист кабул иттек. Ә 2003 елда бу күрсәткеч 23 300 кеше тәшкил итә иде.
- Русиядә җирле символика төшерелгән сувенир продукция сатылган музейлар күп түгел. Алабуга музей-тыюлыгы исә әлеге эшчәнлек буенча башкалар белән дә тәҗрибә уртаклаша ала.
- Мин үзем һәвәс турист буларак, мәдәни мирас һәм реклама белән беррәттән, туризмның юлдашы булып сувенирлар торуын беләм. Шуңа күрә, 8 ел элек, бер тиен акчасыз, төзүче дусларыбыз ярдәмендә без сәнгать салонын ачтык. Иң башта Алабугада һәм Чаллыда яшәп иҗат итүче рәссамнар, халык һөнәрчеләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары белән хезмәттәшлек итә башладык. Бүгенге көндә Русия һәм Татарстанда яшәүче 230 оста, рәссам һәм график музей - тыюлык белән килешү төзеде. Калабызның иң танылган бренды - 1000 еллык тарихы булган Алабуга шәһәрлеге. Үткән ел сәнгать салонында Алабуга символлары төшерелгән 250гә якын сувенир продукциясе булган. Алабугага Русия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килүче туристлар саны күп булуны, аларны татар милли колоритлы сувенирлар кызыксындыруын күз уңында тотып, без ассортиментны киңәйтергә омтылабыз. Кунакларга тиредән эшләнмәләр, зәркән бизәнү әйберләре, курчаклар тәкъдим итәбез.
Музей-тыюлык йөзләгән һөнәрчеләр белән хезмәттәшлек итүгә карамастан, без Алабугада да төрле кәсепләрне торгызырга һәм сувенир эшләнмәләре әзерләүне җәелдерергә теләдек. Шушы максатны күздә тотып, 2011 елда декоратив-гамәли сәнгать музей - һөнәрханәсе ачылды. Монда керамика эшләнмәләре, макраме, чигү, агачка бизәк төшерү, палас туку, тал үрү белән шөгыльләнүче 6 оста эшли. Сувенир эшләнмәләре ясаудан тыш, алар осталык дәресләре үткәрә, туристларны һәм шәһәребездә яшәүчеләрне кул эшләренә һәм төрле кәсепләргә өйрәтә.
Алабуга символикасы сурәтләнгән сувенирларны ясауның тагын бер мөһим этабы - 2008 елда музей - тыюлык инициативасы белән яңадан торгызылган Спас ярминкәсе. Ул Бөтенрусия статусын алды. Үткән ел Спас ярминкәсендә 4 илдән, Русия һәм Татарстанның 80 шәһәреннән килгән 600 һөнәрче катнашты. Ярминкә елдан-ел ныграк колач җәя. Һәм безгә сату өчен генә түгел, ә сатып алу өчен дә киләләр.
- Быел Алабуга дәүләт тарих - архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы "Алабуга тарихы" китабын басмага әзерләде. Ул шәһәр гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән. Ә бу идея ничек туды?
- Алабуга музей- тыюлыгы эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - балалар белән эшләү. Бу эшчәнлек белән музей педагоглары шөгыльләнеп, 6 ел эчендә алга таба зур адым ясалды.
Музей хезмәткәрләре тарафыннан алты юнәлеш буенча дәресләр үткәрелә, анда 2000гә якын укучы шөгыльләнә. Татар телендә үткәрелә торган дәресләр дә бар. "Әкият терапиясе" проектында балалар үзләре дә катнаша ала. Ел саен "Минем Алабуга" викторинасы да үткәрелә. Анда җиңгән укучыларга Русия музейларын барып карарга мөмкинлек бирелә.
Нәни алабугалар хәзер шәһәребез тарихын күбрәк белә. Ә инде әлеге дәреслек буенча быелның сентябрь аеннан 7 нче сыйныф укучылары Алабуганы тагын да әтрафлырак өйрәнә башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев