Мәдәни җомга

Ахуновлар төбәгенә сәяхәт

Шушы көннәрдә язучы, шагыйрә, М.Горький һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Ахунова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Ә туган көне тантаналарын ул гаять изге эш – әтисе, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның туган ягы булган Арча районына, аңа бәйле истәлекле урыннарга әдәби сәяхәтнамә белән башлап җибәрде. Билгеле ки, Наилә ханым әтисенең бала чагы, үсмерлек еллары үткән Арча төбәген үз итә. Язучы ханым әтисе һәм үзе белән бәйле иҗат кичәләрендә катнаша, музейларда, китапханәләрдә була, каберләрне зиярәт кыла. Аннары Арчада ел саен Гариф Ахунов исемендәге яшь иҗатчылар бәйгеләре үткәрелә. Наилә Гарифҗан кызы конкурс җиңүчеләренә премияләр тапшыру тантаналарында да катнаша. Узган ел Арча районында Г.Ахунов укулары да үткәрелде. Ул Казанбаш мәктәбендә башланып, педагогика көллиятендә тәмамланды. Аның материаллары тупланган һәм яшь иҗатчылар бәйгеләре лауреатларына багышланган китап та дөнья күргән. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрь Рәмис Аймәт, Наилә Ахунованың гаиләсе – танылган балалар язучысы, ире Борис Вайнер, кызы Аида, кияве һәм оныгы, гаилә дуслары фоторәссам, нашир Илья Чирков катнашындагы бу сәфәр күп кенә хатирәләрне кузгатты.


КАБЕРЛӘРНЕ КАДЕРЛӘҮ– ИЗГЕ ЭШ

Язучының туган ягында кунакларны Арча хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов,“Казан арты”тарих–этнография музее берләшмәсе директоры Радик Яруллин, аның урынбасары Шәфигулла Гарипов һ.б. җитәкчелегендәге делегация каршы алды. Әлбәттә, беренче тукталыш Арча мөселман зираты иде. Биредә Наилә ханымның әтисе Гариф ага, әнисе Шаһидә апа, әтисенең апасы Гайшә апа бер чардуган эчендә җирләнгән. Аннан бераз арырак киткәч, Наилә ханымның абыйсы Рәшит Ахуновның кабере. Арча мөселман зираты – шулай ук Наилә ханымның Бибинур һәм Йөзлекәй әбиләре, әтисенең бертуганы Саҗидә апаның да соңгы йорты. Наилә Гарифҗан кызы һәм аның гаиләсе каберләрне чәчәкләр белән бизәде. Әлбәттә, 20 ел элек әйбәт булып күренгән чардуганнар әле нык, каберләр караулы булса да, аларның заманнан шактый калышуына игътибар итми мөмкин түгел. Чөнки тирә-яктагы затлы чардуганнар, кабер ташлары арасында халык язучысы Гариф Ахуновныкы һәм аның якыннарыныкы фәкыйрьләнеп калган кебек. Аларга керү юлларын да киңәйтү сорала. Билгеле ки, моңа алга таба Татарстан Мәдәният министрлыгы да әһәмият бирер.

ӘДӘБИ ИҖАТ ДӘВАМ ИТӘ

“Казан арты” тарих–этнография музеенда һәм Арча үзәк китапханәсенең конференцияләр залында очрашуларда Наилә ханымның үз иҗатын искә төшереп алдылар.Белгәнебезчә, Н.Ахунова –төрле жанрларда рус телендә иҗат итә. Ул – “Принцесса Сластена”,“Бабье лето”, “Качели”, “Вечернее солнце”, “Окно”, “Чему улыбается ночь”,“Махаон”, “Ветер с Казанки” кебек егермегә якын басма – шигырь-әкият җыентыклары, “Заметки на полях шляпы”, “Кара күбәләк” дигән 150ләп эссе һәм миниатюралар тупланган китап авторы. Җыентык сәхифәләрендә Вероника Тушнова, Гариф Ахунов, Марк Зарецкий, Роза Кожевникова, Равиль Бохараев, Василий Аксёнов, Рөстәм Кутуй, Туфан Миңнуллин, Фаил Шәфигуллин, Эльмира Блинова, Сергей Малышев, Вячеслав Бәширов, Геннадий Капранов, Лина Набат, Ирина Маврина, Елена Хәбибуллина, Екатерина Аничкина һ.б. әдиплә­ребез турында эсселар укырга мөмкин.

Аның мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган “Здравствуй, Ёжик!” пьесасы буенча куелган спектакль “Әкият” курчак театрында озак еллар баруы да хәтердә әле. Язучы “Татарские края” газетасында һәм “Казанская афиша” журналында – корреспондент, “Казанский медик” газетасында баш мөхәррир булып та эшли. Әмма Наилә ханымның иң яратып хезмәт куйган урыны – китапханә. Ул 20 еллап гомерен шушы күңеле тартылган һөнәренә багышлый, Казан медицина университеты, Дәүләт сәүдәсе мәдәният сараенда, Казан инженер–төзелеш институты китапханәләрендә эшли. 

 Наилә Ахунова 1997 елның маенда Казан медицина университеты ярдәме белән “Белая ворона” исемле әдәби түгәрәк оештыра һәм аны 22 ел дәвамында җитәкли. Альбина Әпсәләмова, Наил Ишмөхәммәтов, Лилия Газизова, Алена Кәримова кебек шагыйрә, язучы, тәрҗемәчеләребез беренче иҗади чирканчыкларын шушы түгәрәктә ала. Моннан тыш “Белая ворона” инвалид иҗатчыларга аеруча игътибар бирә, аларга ярдәм итә. Түгәрәк тора-бара берләшмә булып үсә, Әлмәт шәһәрендә дә филиалын ачып җибәрә. “Белая ворона” ел саен, Вероника Тушнова исемендәге фестивальләр үткәреп, яшь талантларны барлап алуны да гадәт иткән. Берләшмәгә йөрүчеләр төрле кичәләрдә, әдәби ишегалларында чыгыш ясый. Соңгы елларда “Белая ворона” үзенең эшчәнлеген Г.Ахунов исемендәге әдәби берләшмә буларак алып бара.

Н.Ахунова соңгы елларда хайку стилендә, безнеңчәрәк итеп әйтсәк, өчьюллыклар иҗат итә. Шагыйрәнең иҗаты Мәскәүдә һәм Акита шәһәрләрендә үткән Халыкара хайку конкурсларында лауреат исеменә лаек булган. Наилә Гарифҗан кызының “Тень кошки” дип исемләнгән хайку стилендә язылган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Шигърият сөючеләр Н.Ахунованың иҗатын Нияз Акмал, Шамил Маннапов, Нәҗибә Сафина кебек язучы шагыйрьләр тәрҗемәсендә татар телендә укыйлар. Индус Сирматов тәрҗемә иткән өчьюллыклары исә “Мәдәни җомга” газетасында да дөнья күрде.

Күмә дә китә
Бакалар хоры
Сандугач җырын.

* * *
Әйтерсең лә җилгә очкан
Тузганак мамыклары –
Хыялым ватыклары.

МУЗЕЙЛАРДА ХӘТЕР ЯШИ

“Казан арты” тарих-этнография музееның филиалы булган Әдәбият-сәнгать мирасханәсендә Гариф аганың ядкәрләрен туплап күрсәткән аерым бүлек бар. Биредә Гариф аганың йорт җиһазлары, язу әсбапларын, үзе иҗат иткән һәм аңа бүләк булган картиналарны күрергә мөмкин. Әйтик, язучының 40 яшенә бүләк ителгән язу өстәле, картиналар ясаганда кулланган мольберты, куен дәфтәрләре, шәҗәрә, Гөлшаһидә апа белән бергә төшкән фоторәсеме, әнисе Бибинур апаның истәлеге булган сөлге, Эрот Зарипов ясаган портреты һ.б. ядкәрләрнең һәркайсының үз тарихы бар. Караш бер кызыклы маскага төшә. Аны язучыга Нигериягә эш сәфәре белән баргач бүләк итәләр, улы Рәшит аның күзләренә янып тора торган ут та куя. Экспозициядә шактый гына китаплар тезелгән. Алар Гариф аганың үзенең язган, улы Рәшит тәрҗемәсендәге рус телендә дөнья күргән, җәмәгате Гөлшаһидә апаның, кызы Наилә Ахунованың әсәрләре. Язучының “Авылым сагышы” дигән шигыренең кулъязмасы да биредә саклана. Ядкәрләр Гариф аганың гаиләсе белән Әлмәттә яшәвен дә искә төшерә. Экспозициядә куелган нефтьчеләргә бәйле вышкалар, бүләк ителгән истәлекле әйберләрне күрергә мөмкин. Гариф аганың пьесалары буенча куелган спектакльләрнең афишалары да музейда урын алган.

Автобусыбыз Казанбашка юл ала. Гариф ага, ике ел Көтек мәктәбендә укыганнан соң, төп белемне шушы авыл мәктәбендә алган. “Уку йортында булдырылган төбәкне өйрәнү музеенда күмәк хуҗалык, авыл, мәктәп тарихы, Казанбашның күренекле шәхесләренә бәйле истәлекләр арасында иң кадерлеләре Гариф Ахунов белән бәйле”, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Габдрахманова. Язучыга багышланган почмак – музейның иң түрендә. Биредә Гариф аганың тормышына һәм иҗатына кагылышлы истәлекле экспонатлар туп­ланган. Наилә ханым аларның һәркайсының тарихын сөйләп, аңлатып бүләк иткән. Күнгә чигеп төшерелгән картина, Гариф аганың эш өстәле, урындыгы, язу машинкасы, курткасы, эшләпәсе, гал­стуклары, бригадир булып эшләгәндә тагып йөргән сумкасы, язучының кул җылысын саклаган каләмнәре, рәссамнарның аңа бүләк иткән һәм язучының үзе ясаган картиналары, этюдлары, самавыр, өстәл лампалары, кырыну приборлары, “Гомер юлы”ның кулъязмасы, пианино янында торган табуретка... “Анда безнең өйгә килгән күренекле кунаклар утырган”, – дип ачыклап үтә Наилә ханым. Ахуновлар өендә торган сервантта язучыга бәйле ядкәрләр, барган җирләрендә бүләк ителгән сувенирлар, яисә истәлеккә сатып алынган бүләкләр, фоторәсемнәр урын алган. Игътибарны Гариф аганың “Социалистик Татарстан”да чыккан кү­ләмле мәкаләсе җәлеп итә. Колхозны оештырган, соңрак судья булган шәхес Габдулла Заһидуллинга яла якканнар. Язу­чы, аны аклап, республика газетасына зур мәкалә язган. “Гариф ага авылны бик ярата, Мирбат ага Хәстиев колхоз рәисе булып торганда кунакка еш кайта иде. “Без бит Арча яклары” дигән китабында да районга бәйле хатирәләр күп”, – ди Луиза ханым. Бу елларның истәлеге булып музейда бер фоторәсем саклана. Анда Гариф ага дуслары Мирбат ага, Шәфигулла Гарипов, Рифат Җамалиев, Зөфәр Яруллин бергәләп төшкән.

ӨЧИЛЕ АВЫЛЫ УРЫНЫНДА

Мөхәммәт Мәһдиевнең бер әсәрендә, Гариф аганың, син нинди бәхетле, туган авылың, йортың бар, минем туган авылым да юк бит, дип, әйткәндә, күренекле язучының күзеннән яшьләр чыкканын күрүе турында язган юллар бар. Ул вакытта Гариф аганың туган авылы Кечкенә Өчилегә алар бергә килгәннәр. Язучының әсәрләрендә, 13 йортлы дип, искә алынган авыл юк инде. Аның элеккеге исеме – Яңавыл. Табигатьнең гаҗәеп матур почмагында – Казансу елгасы үзәнлеге янында урнашкан авылда тормыш гөрләп торган, печән өмәләре, җыеннар, Сабан туйлары үткәргәннәр.Авылда, күрәсең, атлар да тотканнар. Зур гына конюшнялар да, ат өчен кирәк-ярак­лар саклана торган сарайлары булган. Аның озынлыгы 20–30 метрларга җитә. Соңрак Кечкенә Өчиледә тугыз йорт кына кала. Өч гаилә, кулаклар ярлыгы тагылып, читкә җибәрелә. Аннары алты шәхси хуҗалык бер гаилә кебек тормыш итә. 1972 елда, соңгы гаиләләр күченеп киткәч, өч гасыр дәвамында яшәгән авыл бетә. Әмма Гариф ага Кечкенә Өчиленең үзе хәтерендә калдыр­ганча, картинасын иҗат итә, “Авылым сагышы” дигән шигырь дә яза.

Йорт-җирләрең җимерелде,
Зиратларың тапталды,
Тау башында япа-ялгыз
Шомырт-миләшең калды.

Язучы үзе авыл булган урынга кайтып йөри әле, туган йорты нигезен аралашып яшәгән, каләмдәш дуслары Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Марсель Галиев, Ренат Фазлыйәхмәтов һ.б.га күрсәтә һәм бу матур җирләргә кайчан да булса күчеп утырырлар, дип өметләнә, шул ук вакытта СССРның IX-X чакырылыш Югары Советы депутаты булган чакларында, аны тергезү мәсьәләсен кузгатмавына үкенә торган да була. Тирә-як авыллардагы балалар аның кайтуын көтеп тора, чөнки язучының аларга кармаклар, башка вак-төякләр алып кайту гадәте дә була.

Хәзер кунакларны биредә Кечкенә Өчиле авылы булуы турында искәрткән истәлек билгесе генә каршы ала. Авыл турысында, Казансу елгасында плотина ясалып, зур сулык барлыкка китерелгән. “Таттелеком” оешмасы,авыл чишмәсен матурлап, сукмагын уңайлап, тирәлеген бизәп, ямьләндергән. Аңа Гариф аганың үзе һәм әтисе хөрмәтенә Ахун чишмәсе дип исем биргәннәр. Челтерәп аккан чишмәгә карап уйланып утырганда, Гариф аганың әнисе Бибинур апаның чишмәдән су алып кайткан мәлләре күз алдыннан үткәндәй була. Сибгат ага Хәким “Бер тауда ун чишмә” дигән җырны Гариф Ахунов белән бирегә килгәч язган, дип әйтәләр.

Әлегә язучының туган нигез урыны да билгеле, аны хәтерләүчеләр бар әле. Кара-каршы булып торган йортларның идән асты базлары күренеп тора, үлән белән капланган чокырларында куаклар үсеп утыра. Әмма беребез дә мәңгелек түгел, шуңа да нигезне чылбыр белән әйләндереп алып, истәлек билгесе кую мәслихәт.

Соңгы тукталышыбыз – Арчадагы Язу­чылар аллеясы. Анда кунакларны шушы якларда туып-үскән мәшһүр әдипләребез – Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гариф Ахунов бюстлары каршы ала. Шунда Арча төбәгенең үз җирендә туып, гүзәл табигатеннән илһам алып үскән күренекле шәхесләрне лаеклы зурлавына тагын бер кабат шатланып куясың.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: