Мәдәни җомга

Ак дөньяда

Ул – мөлаем, игелекле йөзле, тыныч күңелле рәссам.

“Үз  фамилиямә  Казанский (Казанлы) дип  тә өстим, бүгенге көндә  мин – Михаил Кузнецов-Казанский. Чөнки рәссам Кузнецовлар бик  күп”, – ди әңгәмәдәшем. Ул – мөлаем, игелекле йөзле, тыныч күңелле рәссам. Остаханәсе ишегенә корылган корама пәрдәне  ачтым  да... ап-ак дөньяга эләктем. Алиса Көзгеләр иленә эләккән кебек. Әмма бу илдә  мине  могҗизалар  түгел, ә башка корама тукымалар, кызыл җепле борынгы чигешләр, чәчәкле-бизәкле татар сөлгеләре, тукылган төсле  паласлар, ыргак  белән  бәйләнгән  ак челтәр шәлләр каршы алды. Һәм бихисап картиналар!


Аларны иҗат итүче могҗизачыга: “Ә сезнең иҗатыгыз­ны башка рәссамнар кабул итәме соң?” – дидем мин. “Озак күнектеләр, – диде рәссам. – Әмма бу юнәлеш буенча баруым – инде кабатланмас үзенчәлегем”.

Михаил Кузнецов 1946 елда туган. Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайткан әтисе һәм сугышның бар михнәт-авырлыгын тыл хезмәткәре буларак күтәргән әнисе өчен ул – төпчек малай. Аңа кадәрге биш туганы сугышка кадәр үк дөньяга килгән булган. 

“Гаиләбез ул елларда Дөбьяз районының унсигез йортлы Яңа Корманай авылында  яшәде, бу авылда яшьтәшләрем юк  иде, шуңа күрә бу яктан бар балачагым үз иркенә калган кебек килеп чыкты: һәр көн диярлек салам түбәбезгә менеп биек күкне күзәттем, күп чокырлы җирләрдә чабып йөрдем, болын чәчәкләренә сокландым, төрле кошларның  шат җырларына колак салдым, җылы җилләргә йөземне куйдым, чишмәләр суын эчтем... Әмма балачак хатирәләре арасыннан иң әүвәле якындагы татар авылы өйләренең үтә дә чисталыгы истә калган: ком белән ышкып юылган агач идәннәр, өстәлдәге ак, чиста  ямпалар, чигешле тас­тымаллар, мәчеттәге  догалар, бәйрәмнәр... Боларның  барсы  да канга сеңгән  һәм һәммәсе дә хәзергәчә киндерләргә сурәтләр  буларак  күчә  бара. 

–Күп  рәссамнар төсләргә бик зур мәгънә сала. “Төс – минем өчен религия”, – дип тә аңлаталар алар миңа хәтта. Бу нисбәттән акыл иясе Иммануил Кантның да “төс, аваз кебек үк, бары тик чиста булганда гына матур” дигән фикерен дә искә  төшерергә  мөмкиндер... Ак төс сезнең өчен иң мөһим төс булып санала, моның берәр сәбәбе дә бар бит инде, шулаймы? 

– Әйе, нәкъ илле яшь тулгач, мин клиник үлем халәтен кичердем. Җаным караңгы туннель аша узмады, әмма мин кинәт кенә теге дөньяга эләгүемне  аңладым һәм үземне йомры йомгак төсле энергия итеп хис иттем, бу – энергия рәвешендәге матдә – җаным иде. Ул анда ары бәрелде, бире бәрелде, әмма кабул ителмәде. Аңыма килгәч, янымда табибләр басып торуын  күрдем. Гаиләбез зур кайгы кичерде, шул кайгы шаукымы баш миенә инсульт булып бәрде. Бу авырудан озак­лап чыктым: йөрергә дә, сөйләшергә дә яңадан өйрәндем, шулчак минем күңелемә ак төс бик якын булып тоела башлады. Ә Күккә  эләккәч, җаным күргән дөнья... Юк, мин андагы төсләрне сүзләр белән  тасвирлап бирә алмыйм, ул – бик матур дөнья. Сәламәтлегем яхшырды, ә мин  бу Җир дөньясына  яңабаштан  гашыйк булдым! Сәламәтлекне ныгыту өчен бер төр карарга килдем: мине мари  урманы  янындагы  дачабызга алып барып куярга гаиләдәгеләремне күндердем, ул елны көз коры килде, шунда әкренләп кенә бер маршрут буенча иртән һәм кичен җәяүләп йөрдем, ә аңарчы велосипедны өстерәп, аның  руленә таянып атладым, үзем ашарга хәзерләдем, бармакларым һәм кул чукларым  хәрәкәттә  иде, бу хәрәкәтләрем бик  зур бәрәкәткә китерде, мин  хәтта кылкаләмнәр белән буяулы  рәсемнәр ясый башладым. Күкләрдән дә ниндидер булышлык сиздем... Куллар, әйтерсең  үзләреннән  үзләре ясый кебек булып тоелган мәлләр булды. Мин  ничек  тә бу авыру халәттән чыгарга, бу чирне җиңәргә тиеш дип уйладым. Шул чак  һәрбер агач яфрагына, һәр Кояш нурына, биредәге  һәрбер  күренешкә, аеруча  табигать  күренешләренә чиксез соклана һәм бар дөньяны нәни бала күзләре  аша  күрә башладым. Һәм дә  балалар  өчен ясаган төсле каләмнәрдә кулланыла торган төсләрне генә махсус сайлап, картиналарымны яңача, гадиләштереп ясый башладым. Ә бу яңа юнәлешкә күчү миңа җиңел генә бирелмәде. Гомумән, күп кенә рәссамнар гомер буе иҗат итеп килгән бер юнәлеш­ләреннән икенче иҗат юнәлешенә авырлык белән күчәләр”. 

Бу рәссамның бер карашка гына беркатлы булып күренгән әлеге яңа эшләрендә берничә образның  һәрчак  кабатлана  килүләрен  абайларга мөмкин. Аның  беркатлы һәм гади генә рәсемнәрдән торган  һәр картинасына фәлсәфи мәгънәләр салынганы да күзәтелә. 

– Җирдәге тормыш шатлык­лы булырга, шуңа күрә минем әсәрләрем  дә  бар  кешеләрне сөендерергә тиеш дигән максаттан чыгып иҗат итәм, – ди Михаил Кузнецов. 

Рәссамга – җитмеш дүрт яшь тула, ул быел да инде бик  күп  әсәрләр  ясарга җитешкән. 2018 ел язында,  Дәүләт бүләген алгач, Кырлай-Тукай комплексына барып, андагы йортларның эчке бизәлешләренә таянып  берникадәр  эскизлар һәм фотосурәтләр  дә ясап кайткан һәм “Кырлай”  дигән  яңа серия иҗат  итә  башлаган. “Ул  як үзенә һаман да тарта, анда мин үз балачагыма әйләнеп  кайткандай булдым”, – ди  ул. Рәссамның бик яраткан аңа сихәт биргән тагын бер җире – “Марий  Чедра” милли  паркы  эчендәге Красногорский  бистәсендә урнашкан агач  йорт һәм шул тирәдәге табигать. Йорт урманга  терәлеп  үк  тора. 

– Менә кайда ул хозурлык! – ди иҗатчы. – Андагы саф  һава, урман  сыйлары, кошлар  җыр­лары, сулыклар...  Бигрәк  тә кыш көне: бар җир аклыкта, кар өстенә кызыл баланнар гына коелган, агачтагы миләшләрне карабүрекләр чүпли... Бу яктагы матурлык та киндерләргә һәрчак  күчә  килә. Мөмкинлек булган саен бер арбага  киндерләремне, буяу кунасын һәм буяуларны төяп куям да, шул арбаны тартып, урманга таба юнәләм.

Рәссам “Җир кешеләре”, “Минем якташларым”, “Сугыш  авазы”, “Сугыштан  соңгы  балачак”, “Без – үткәннән” һ. б. се­рияләрен  язуын дәвам итә. Аларда хатын-кыз образлары бихисап. “Минемчә, –  ди ул, – бар көнкүрешне алып баручы хатын-кызлар  аеруча мактауга лаек! Әнием камырдан пешергән “тургайлар” да инде күп кенә әсәрләрем  композиция­ләрендә кабатлана...” Әлеге серияләр арасыннан “Җир кешеләре”нә караган  портретларның җиңелчә  юмор хисе белән  язылуы  да күзгә ташлана. “Алардагы бәндәләр – тирә-­юнемдәге гади кешеләр, мин аларны да бик яратып ясадым. Мәсәлән, бервакыт концертка баргач, сәхнәгә дәү баян  күтәргән мәктәп баласы чыкты, башы баян өстеннән чак кына күренә, үзе килешле итеп уйный... Аны  ничек сурәткә төшермисең инде!” – дип аңлата оста.  

“Рәсем дәресләрендә өчле билгесе алучы бала рәссам булып китәргә уйламагандыр да”, – дим әңгәмәдәшемә. 

– Шулай, безнең гаиләдә миннән башка рәссамнар юк. Дөрес, әтиемдә бу сәләт булгандыр, әмма ул аңа игътибар гына итмәгәндер дип саныйм. Кич белән, эштән  бик  арып кайтса да, ул кәгазь битләреннән ат сурәтләре кисеп, аларны  дымлы  тәрәзә пыялаларына ябыштырып, үзенчә өйгә ямь өсти иде.

Яңа Корманайдан  Зур Дәр­виш­ләр бистәсенә күченгәч  тә, мәктәптәге рәсем дәресләре кызыксыну уятмады, әмма  алтынчы сыйныфта ничектер рәсем ясауга күбрәк  игътибар бирә  башладым. Бар бала-чага  урамда  уйный, ә Миша – күләгәдә. Тезләремә  альбом куеп, тырышып рәсем ясыйм. Йә чәчәк, йә чыршы сурәте... Ни өчен ясыйм? Мин моны үзем дә аңламый идем. Аннан соң бистәдә Мәдәният сарае ачылды һәм андагы сәнгать студиясенә мин үз теләгем белән бардым. Рәссам В.Ковалевский безне рәсем ясау техникасына яхшылап төшендерде, бу нисбәттән буш вакытларын да кызганмады, барчабызны ияртеп, йә җәяүләп, йә велосипедлар белән пленэрга алып чыкты. Мин аңа бик рәхмәтле, шушы белемнәр белән 1963 елда Казан сынлы сәнгать училищесында укый башладым. Өч ел армия хезмәтеннән соң янә училищега әйләнеп кайттым, 1970 елны уку йортын уңышлы тәмамладым.

Шуннан соң Михаил Иван улы Ишимбай шәһәрендәге халык дәүләт драма театрына рәссам-декоратор итеп билгеләнә. Яшь белгеч театрда да эшли, сәнгать мәктәбендә кечкенә балаларга рәсем дәресләре дә алып бара. Театрда нибары өч ел хезмәт куя. 

–1981 елны Мәскәү мәдәният институты каршында театрларның баш  рәссамнары  квалификациясен үстерү курсын тәмамлагач... театрыбызда башка эшли алмаячагымны аңладым.  Чөнки ул еллардагы аз санлы Мәскәү театрларындагы рәссамнар декорацияләр өчен нәрсә кирәклеген атаклы режиссерларга  әйтүләрен  һәм  аларның  сүзен  санлап, яңа спектакль  кирәк-ярагының  шул  көнне  үк  сатып алынуын  күреп  кайттым, ә башкаладан  читтәге провинциаль театрларда бу яктан эш хөрти иде. 

 Биш елдан соң ул өч балалы гаиләсе белән Стәрлетамакка күченә.  Андагы унбиш ел гомере эчендә бик күп рәссамнар белән дуслаша, 1978 елдан башлап Мәскәү янындагы “Челюскинская” иҗат йортында, графика белән шөгыльләнүче рәссамнар төркемендә иҗади стажировкалар үтә. Стәрлетамактагы театр эшчәнлеге шулай ук бик четерекле булса да, ул рәссамны образлы фикер йөртүгә өйрәтә. Шушы сыйфат аны гади генә пейзажлар  ясау­дан  читләштерә. Күргән  бер  елганы, аланны ясап кую – инде аңа кызык булып тоелмый. Иҗат өчен җыелма образлар туплау дәвере башлана. 

– Ул заманда бар картиналар да диярлек  академик  юнәлештә язылалар иде, ә мин – рәсем укытучысы, балалар белән мәш килгән кеше буларак, киндерләргә  дә нәкъ балаларча, “бераз ясый белмәүче” кебек язарга  тели  идем. Бик тә ачык буяулар белән. Өстәвенә күп кенә балалар күп кенә укымышлы  рәссамнардан  да  өстенрәк  образлы  фикер йөртә белә, алар белән эшләү һәрчак бик тә кызык...  Әмма мондый гади стильләштерү  ул  чорда  мөмкин  булмады. Бу юнәлешкә нибары 1996 елдан соң гына килдем. Акварель буяулар һәм төсле каләмнәр белән башта күп итеп  чәчәк  бәйләмнәре  ясадым. Иҗат  үрләренә  менүем Казанда, Татарстан  Рәссамнар берлегенең  Сынлы сәнгать фонды хезмәткәрләре белән дуслыктан башланды, миңа күпкырлы  җәмәгать эшләрен йөкләделәр, каршы килмәдем. Күргәзмәләрдә дә  катнаштым. 1984 елдан  алып  СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы булганга күрә, катнашкан күргәзмәләр дә төрле дәрәҗәдә: респуб­лика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз күргәзмәләре, күмәк һәм махсус күргәзмәләр... Литография ысулындагы эш­ләремне бик тәҗрибәле, Мәскәү рәссамнары, графика классиклары белән янәшә иҗат итүемне дә зур уңышка саныйм. Чөнки алар миңа бик мөһим киңәшләр бирде. “Челюскинская” иҗат йортында үткән сигез еллык стажировкам – белемнәремне арттыруда чын сәнгать академиясен тәмамлауга тиң. Анда иҗат эшләребездән  күргәзмәләр  дә оештырылды, аларга бәяләмәләр дә бирелде, алар буенча киңәшмәләр дә үткәрелде. Зур иҗат казанында кайнадым ул елларда! Акварелистлар  төркеменә  кушылып, төрле төбәкләргә  пленэрларга  да  еш  бардым. Советлар Союзында  рәссамнарга мөнәсәбәт бик яхшы иде!..

Ә менә хәзер Михаил Кузнецов, үзе әйтүенчә, 2021 елда билгеләнеп үтәчәк Габдулла Тукай юбилеена әзерләнә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән гомуми  күргәзмәдә  дә  катнашты, билгеле. Бөек  Ватан сугышына, Бөек  Җиңүгә  багыш­ланган  шәхси күргәзмәләрен ул һәр яз саен ачуын һәм аны әтисе истәлегенә багышлавын, бу күргәзмәләрне графика өлкәсендәге күп кенә эшләре белән дә тулыландыруын ассызыклады. “Аларны  сәнгать мәктәпләрендә дә ачам, балаларда патриотик хис тәрбияләү бик мөһим. Күптән түгел Арча сәнгать мәктәбендә һәм Зур Әтнә  сәнгать мәктәбендә булдым, балаларга осталык дәресләре бирдем һәм анда үземнең һәм башка рәссамнарның шәхси күргәзмәләрен ачырга килештек”, –  ди Михаил Иван улы. 

Остаханәдәге  күләмле  папканы ачып, төсле каләмнәр белән ясалган шәп  портретларны  да  барладык  рәссам  белән, аларның  күбесе  Алабугада  уза торган заманча сәнгать арт-симпозиумнары  вакытында  ясалганнар һәм шуңа күрә бу папкада иҗатчы дуслары сурәтләре дә байтак. Ә мондый симпозиумнарда  өч мәртәбә катнашырга өлгергән ул һәм 2017 елда узганында хәтта шәхси күргәзмәсен дә ачарга җитешкән. “Иҗатташларым иҗатымнан канәгать калдылар, ә тамашачылар арасыннан бер ханым күз яшьләре аша үз рәхмәтләрен ирештерде хәтта”, – дип искә төшерде  кылкаләм остасы. 

Рәссамның картиналары чит илләрдән тыш, Россия, Татарстан, Башкортстан, Мари  Иле һәм башка республика  картиналар  галереяларында һәм музейларында да саклана. Ул үз әсәрләрендә Идел буенда яшәүче бар милләт вәкилләрен: татар, башкорт, чуаш, мари, удмуртларны... аларның  милли  үзенчәлекләрен  яратып  сурәтли. 

–Бу үзенчәлекләрне  барлау өчен бик  игътибарлы булырга кирәк, – ди хөрмәт иясе. – Һәрбер халыкның үз гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, җыр-көй ритмнары, бию рәвеше, сөйләм агымы, үз тамга-бизәкләре, җыеп  әйткәндә, үз милли холкы бар ич. Шуларны аера башлагач  кына бу темадагы  иҗатка алынырга мөмкин. Бу үзенчәлекләр географик киңлекләр белән  дә бәйле. Әлеге иҗат өчен мәдәниятләрне  кырыйдан  күзәтеп  калып кына булмый, аларга тирәнтен үтеп  керү зарур. “Ак киндерләр. Идел буе халыклары” сериям шулай ясалды.

Без – төрле милләт вәкилләре булсак та, Җирдә – кунак кына. Безнең гомуми максат  та бары тик тынычлыкка һәм игелеккә юнәлгән булырга тиеш. Мин үзем моңа теге ­дөньяда булып кайткач тагы да ачыграк төшендем, ничектер бар  тормыш ваклыгыннан, мәгълүмати  чүп-чардан, нерв киеренкелегеннән, кирәкмәс ыгы-зыгыдан өскә күтәрелдем. Картиналарыма  да шушы дөньяга күзләрен зур итеп ачып, гаять кызыксынып карау­чы балаларга хас рәсем ясау рәвешен махсус керттем.

Шунысы да куанычлы, мондый рәсем  ясау ысулы аның үз тамашачылары, иҗатчылар һәм сынлы сәнгать белгечләре һәм хөкүмәт тарафыннан җылы кабул ителгән инде. Михаил Кузнецов – Татарстан Респуб­ликасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Татарстан Республикасының халык рәссамы (2011), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2018). 

Иҗатчы әңгәмә ахырында шул хакта тагын бер кат искә алды: 

– Татарлык минем өчен аклык белән бәйле. Татар мохитен тасвирлаганда тырыш куллар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләрен сурәтлим, аларның да барсы  да  диярлек ак  җирлектә иҗат ителгән. Беләм, бу милләт  – гомумән  дә, чисталыкны, пөхтәлекне өстен күрүче милләт.  Аның шушы асыл сыйфаты холкыма  да, иҗатыма  да  кителеп керде, үзем дә күп кенә графика битләрен караламалар кулланмыйча, ак битләрне бозмыйча гына, кәгазьгә турыдан-туры, төгәл итеп ясауны хуп күрәм. Тыйнак яңгырамаса  да, насыйп  булса, гомеремнең  калган  өлешен дә шушы аклыкка багышлап, дөньяның  матурырак һәм яхшырак ягына, кешеләрнең фидакярлекләренә һәм каһарманлыкларына дан җыр­лап үтәргә телим! Иртәгәсе көндә нәрсә булыр, мәгълүм түгел. Ә бүген без чын-чынлап Җирдәге  җәннәттә  яшибез! Һәрбер  утырткан орлык үсенте бирә! Бу могҗиза түгелмени?! 

Авырулар кичергәннән соң мин шуны аңладым: Җирдә – бәйрәм һәм мин – шушы Җир бәйрәмендә!

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.  


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: