Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

105 ЕЛ МИЛЛӘТНЕ ТӘРБИЯЛИ

Моннан 105 ел элек, 1909 елның 12 ноябрендә Казанда Г.Тукайның "Исемдә калганнар" дигән автобиографик әсәре дөнья күрә. Шул көннән халкыбыз шагыйрьнең сабый чакта күргән ятимлек михнәтләрен гыйбрәт итеп сөйли башлый. Күптән түгел Г.Тукайның әдәби музеенда ошбу вакыйганы зурлап искә алдылар. Музей хезмәткәрләре әдәбият укытучылары белән очрашуга шагыйрь иҗатын өйрәнгән галимнәрне...

Моннан 105 ел элек, 1909 елның 12 ноябрендә Казанда Г.Тукайның "Исемдә калганнар" дигән автобиографик әсәре дөнья күрә. Шул көннән халкыбыз шагыйрьнең сабый чакта күргән ятимлек михнәтләрен гыйбрәт итеп сөйли башлый.

Күптән түгел Г.Тукайның әдәби музеенда ошбу вакыйганы зурлап искә алдылар. Музей хезмәткәрләре әдәбият укытучылары белән очрашуга шагыйрь иҗатын өйрәнгән галимнәрне чакырды. Сөйләшүнең темасы "Тукай иҗатын өйрәнүдә музей мөмкинлекләреннән файдалану" дип аталган иде. Очрашуга урыс теле, хәтта инглиз теле укытучылары да килгән иде. Алар, дәресләрнең музейга сәяхәтләр белән үрелеп баруын шагыйрь иҗатын өйрәнүдә иң үтемле чара, дип сөйләде.

- Музейдагы кайбер экспонатларны мәктәпләргә күтәреп барып, балалар өчен кызыклы һәм мәгълүматлы дәресләр уздырсаң да буладыр. Без, Тукайның иҗаты һәм шәхесе зуррак игътибарга һәм хөрмәткә лаек, дип күп сөйлибез. Әмма булганыннан тулырак файдаланырга кирәк. Укытучы шагыйрь иҗатын үз күңеле аша үткәрсә генә укучыларына җиткерә ала, - диде республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова.

Мөгаллимнәр белән очрашуга, әдәбият дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов та килгән иде. Ул музейларда тупланган мәгълүматлардан һәм экспонатлардан файдалану якын киләчәктә татар язучысының иҗатын өйрәнүдә мөһим роль уйнаячагын ассызыклады.

"Татарстан мәгариф һәм фән министры карары белән федераль стандартлар нигезендә яңа әдәбият дәреслекләре һәм урыс мәктәпләре өчен яңа татар әдәбияте дәреслекләре әзерләнә. Алар 5-7 нче сыйныфлар өчен басылып чыкты да инде. Дәреслеккә өстәп, укытучы өчен методик кулланма, эш дәфтәре, аудиодисклар да чыга. Татар әдәбияте фәне алдында татар халкын таныту бурычы тора. Без дәреслеккә мәдәниятне дә, тарихны да кертергә тырыштык. Чөнки мәктәпләрдә хәзер татар тарихы өйрәнелми, башка бер генә фән дә татарча укытылмый. Киләчәктә бу әдәбият дәреслекләре федераль исемлеккә керер, дип ышанабыз", - дип сөйләде ул.

Кыскасы, мәктәпләрдә мөмкинлекләр кысыла барган саен, мәдәни учакларның ишекләре киңрәк ачылырга тиеш.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев