Мәдәни җомга

Зәлифә Кашапова: Янган буллам, көйгән булам, - Гомер үтеп бара бит...

Зәлифә Кашапова Башкортстанның Илеш районы Иштирәк авылында туа.   Ул - Россия һәм Башкортстан Язучылар, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Зәлифә ханым әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Узган гасырның 90 нчы елларыннан аның шигъри шәлкемнәре, хикәяләре, публицистик мәкаләләре Башкортстанның көндәлек матбугатында даими басыла килә. Ул - “Хыял җилкәне” (2008), “Изге әманәт” (2013), “Кояш тотам” (2013), “Баллы җәй” (2016), “Йөрәккә чигелгән бизәкләр” (2017) дигән шигъри җыентыклар авторы. Утызлап шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салынган.


Уян, халкым!

Әйтче, халкым!
Кемнәр илне
Талап,сатып,
Акча колы булганнар?
Кай арада
Замананы
Табынуга корганнар?!

Чыда, халкым!
Алар өстә…
Кул күтәреп,
Бер-берсен хуплашалар.
Кансыраган
Җирне бүлеп,
Көн саен мутлашалар.

Уян, халкым!
Халык – сарык
Түгеллеген
Күрсен сөмсез түрәләр.
Бүген алар
Үзләренә
Ау читлеге үрәләр.

Шигырьләрем

Шигырьләрем – күңел энҗеләрем,
Сез күктәнме әллә иңәсез?
Серле моңга тулып, Зөһрә кыздай,
Айлы төндә балкып киләсез.

Ак канатлы җитез тулпар төсле
Җилеп үтәсез дә төшләрдән,
Татлы мизгелләрдән нәкыш чигеп,
Аралыйсыз кара көчләрдән.

Җан түремә очкын саласыз да
Әйдисез сез шигъри җәннәткә.
Зәңгәр хыялларга канат куеп,
Юл ярасыз сихри сәнгатькә.

Илһам кошы иртә таңнан сайрап,
Күңел кылларымны тибрәтә:
“Син Җир кызы, дөнья гүзәллеген
Җырлап яшә!” – диеп өйрәтә.

Шигъри чишмәләрем – моң дәрьясы,
Җанны имли тәмле тел-сүзе.
Ата-анам теле, сүз кодрәте
Рухи кыйбламның ул нәкъ үзе. 

Сабантуй

Туган якларга кайтабыз,
Сабантуйга – бәйрәмгә.
Сагыш тулган күңелләрнең
Яраларын бәйләргә.

Изге туфракның кадерен
Чит җирләрдә аңлыйбыз.
Канатланып наз-бишеккә,
Очар көнне саныйбыз.

Кайтып төшсәк, яшь каеннар 
Җәя яшел кочагын.
Сокландыра, җан җылыта 
Авылның матур чагы.

Оя саг(ы)нып кайткан коштай,
Кардәш-ыру, туганнар,
Киң тугайның уртасына
Ап-ак тирмә корганнар.

Аксакаллар – иң зур кунак,
Түрдә булсыннар әле.
Мул тәгамле табыннарның
Сыйга тулышкан мәле.

Их, Сабантуй! Шаулый-гөрли:
Көрәш бара, ат чабыш,
Чүлмәген дә ват син, әйдә,
Кызганнан кызсын алыш!

Күңелләрне җилкендереп,
Моң агыла тугайда.
Киләсе ел тагы шулай 
Күрешик Сабантуйда.

Гомер үтеп бара бит

Эх…
Янган булам, көйгән булам, –
Гомер үтеп бара бит.
Хәсрәт, юклык хәлне алып, 
Кайнар утка сала бит.
Гомер үтә, диләр дә ул,
Тик нинди яхшылык бар?
Нәселгәме, илгә микән
Тапшырыр яктылык бар?

Әрнү, үкенечләр басып,
Мескенгә калмас өчен,
Вак-төяк мәшәкатьләрдән
Беләгем талмас өчен,
Эх,
Дәрт, син кайда? Яныйм әле,
Ургылсын йөрәк көчем.
Сагыш якасыннан алып,
Җимерик аның тешен,
Ырар да китәр эшебез,
Бирешмә, нык бул, кешем!

Ядкәр

Әнкәем яшь килен чакта
Сандыгында  – өмет-серләр.
Җан түрендә өметләрен 
Чын итәрлек  асыл гөлләр.

Синең кояш куеныңда
Без биш бала – чәчкә идек.
“Үсик әле иркә гөлдәй,
Әнкәй җилдән саклар”, – дидек.

Ыжгырынып давыл килсә,
Чатыр булып капладың син,
Ак канатлы фәрештәдәй,
Бәла басса, акладың син.

Күзләреңдә – безнең хәсрәт,
“Балам – җан җимешем”, – дидең.
Кырын юлдан китсәк әгәр,
Кырык чакрым алдан белдең.

Сандыгыңны кабат-кабат
Ачтың ядкәр ашъяулыктай.
Теләкләрең – гел изгелек,
Анда яткан ак яулыктай.

… Үтте еллар. Олы бүләк,
Мирас булды кыз сандыгың.
Аны ачып, бүген салдым
Оныгыма шәльяулыгым.

Гаҗәеп дөнья

Бу дөнья – гаҗәеп дөнья, 
Була шул төрле чагы:
Йә китереп башка суга,
Йә ясый Урал тавы.

Башка китереп суксалар,
Каласың кечерәеп.
Күрәселәр бер икән дип,
Кәпәч тора серәеп.

Кайчак дөнья үстерә ул,
Буласың таудай биек.
Баш түбәңә менә алмый
Хәтта бөркет, кош-киек.

Тик ахыргы акыл шундый:
Булма син артык биек,
Башыңа да һич суктырма,
Торма гел кәпәч иеп.

Игән башны кылыч кисми,
Дисә дә халык сүзе,
Бу дөньяның кайвакытта
Сукырая бер күзе.

Ничек итеп карыйдыр ул,
Күзен ачып, кысыпмы?
Әллә баш өстенә менеп,
Әллә аска төшепме?

Без эзләгән дөреслек тә
Ятадыр нәкъ уртада.
Чама белеп яшәү кирәк,
Дөнья гаҗәп булса да.

Йөрәгемне ярдың кап уртага... 

Йөрәгемне ярдың кап уртага... 
Ярылды ул канап, сызланып.
Сердәш аем, хәлкәемне аңлап,
Бага төсле мине кызганып.

Пыскып янам хисләр учагында,
Бергә булсак – дөрләп янасы.
Сагыш тавы җанны изеп күмде,
Ничек табыйм йөрәк дәвасын?

Каерылды парлы канатларым,
Ялгыз урыйм чишмә буйларын.
“Арагызны нинди җил кисте?” – дип,
Каен кызы суза кулларын.

Дөнья тулган сары моңсулыкка,
Күкне яра торна көтүе...
Нигә шулай көн-төн җанны өтә
Сөйгән ярның ташлап китүе?

Безнең эзне яфракларга күмеп,
Ачы җилләр шашып тузына.
Әйтегезче, ничек җан өрергә
Мәхәббәтнең сүнгән кузына?

Язмыш

Әй, язмыш, язмыш!
Әйтер йөз тавыш:
–  Көннәрең агыш,
Төннәрең сагыш.

Үтәр юлымда
Очрый мең алыш.
Кайсысы – табыш,
Кайсысы – чалыш?!

Мин шул табышны
Салыйм иңсәмә.
Тормасын чалыш, 
Авыр килсә дә.

Әй, язмыш, язмыш!
Үзең – бер табыш.
Артыңнан атлый
Сакал – мең карыш…

             * * *
Томан басты күңел кояшымны,
Йөрәк-түрдән очмый кошлар да.
Кинәт юкка чыкты киңәш биргән,
Алтынга тиң якын дуслар да.

Үле тынлык... Ак күбеккә батып,
Дулкын бәрми күңел ярына.
Кемдер йөрәгемне тартып алып,
Салган төсле гыйнвар карына.

Ах, бу чуар дөнья! Сиңамы соң
Изеп-сытып җаным өзәргә?!
Давыл бөркете мин. Күп чыныктым.
Түзәм әле, кирәк җиңәргә...

Беләсеңме?

Кемне генә Таһир ясамыйсыз,
Мәҗнүн итмисез сез, әй кызлар?!
... Көзләр сары коя.
Ашык, кызый!
Кире кайтмый аккан сулар да.
Җан сөйгәннәр бары берәү була,
Югалтма, син, аны юлларда!
– Коштай очам, очам яннарыңа,
Соңгы акылымны җуям да...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: