Мәдәни җомга

ЗӨЛФӘТ: КЕРФЕКЛӘРЕҢ СИНЕҢ ЯШЬЛЕ ЧАКТА...

Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт - кадерлебез Сүзгә иман китереп иҗат иткән зур талант ияләренең берсе. Ул поэзиядә беренче адымнарыннан ук үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шау­кымнарына бирелмичә, шигырьгә изге дога итеп караган, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, "торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган", иҗатында "югары...

Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт - кадерлебез Сүзгә иман китереп иҗат иткән зур талант ияләренең берсе. Ул поэзиядә беренче адымнарыннан ук үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шау­кымнарына бирелмичә, шигырьгә изге дога итеп караган, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, "торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган", иҗатында "югары пилотаж"га ирешкән каләм иясе иде.
2017 елның 3 гыйнварында Зөлфәтнең тууына 70 ел тула. Шул уңайдан Татарстан китап нәшрияты аның сайланма әсәрләреннән "Бер көйрәтик, гомер" дип исемләнгән китап әзерли. Димәк, безне галиҗәнап шигырьгә әверелеп яши башлаган шагыйрь җәнаплары белән яңа очрашулар көтә...
КУРКУ
Ничәнче төн бер үк төш күрәм мин,
Мин - исемсез нәни кош икән...
Кемдер мылтык төзи астан миңа -
Тын алганын хәтта ишетәм.
Йолдыз серен аңламакчы идем,
Серен төшенмәкче болытның, -
Кемдер мылтык төзи астан миңа! -
Сайравымны хәтта оныттым.
Кемдер мылтык төзи, мылтык төзи!
Очам кичке нурда ялтырап.
Күтәр мине канат, биеккәрәк!
Янчы, кичке кояш, яктырак!..
Күкнең кеме соң сез, сак йолдызлар?
Чиксез ерак ялтыр ташлармы?
Әллә инде афәтләрдән куркып,
Артык биек менгән кошлармы?
...Ничәнче төн күрәм бу төшне мин,
Шомландыра ул төш, тетрәтә.
Мин уянам. Шомлы курку белән
Кош сулкылдый эчтә - күкрәктә.
Ничәнче төн шомлы төш күрәм мин
Һәм куркудан каба сулуым:
Кош булуың хәтта шомлы чакта
Җинаятьтер - кеше булуың...
БОЛДИНО КӨЗЛӘРЕ
Империядә авыр, шыксыз кара төннәр.
Болдинода Пушкин. Илдә - карантиннар.
Тып-тын аллеяда япа-ялгыз бара...
Бик еракта аңа әзерләнә яра -
Соңгы авыр яра, соңгы канлы яра.
Көзге болыт күктә, илдә төннәр кара.
Пьяна! Сәрхуш елга! Хәтерләп кал төсен - Көтмәгәндә беркөн куркып айныр өчен!
Хәтерләп кал, көзге төнгә чумган авыл!
Нәфрәт кыса җанны, уйный җанда давыл.
Постлар, карантиннар - эпидемик дәүләт.
Котылу юк аннан җаныңны да түләп!
Төнге этләр өрә кара донослардан!
...Якты шампан чыжлый алтын подносларда.
Ә тегендә гөрли мазуркалы заллар,
Таңга кадәр шаулый искитмәле баллар! -
Мәгърур һәм сабыр алтын эполетлар,
Һәм сайлана авыр алтын пистолетка
Авыр, шомлы пуля - әзерләнә яра...
Көзге болыт күктә, илдә төннәр кара.
Үтерүчеләрнең вакыты бик кысан! -
Пушкин гына сабыр, Пушкин гына уйчан:
Сулык-сулык тибә күкрәгендә аның
Туган илнең моңы, туган илнең җаны...
Ә туган ил - монда, ә туган ил - галәм,
Юк, пистолет түгел, кулда - каурый каләм.
Ул үзе бер мәңге үлмәс сагыш сыман
Аллеяда бара... Болдинода томан.
Канат җилпи җанда әйтеләсе сүзе,
Шагыйрь түгел, гүя газизләрнең үзе!
Аллеяда бара... Ул нәкъ шулай барыр
Көткән чакта аны соңгы канлы барьер...
Йә, кайсыгыз аңа төзәр пистолетны?
Йә, кайсыгыз анда яңа эполетлы?!
МӘХӘББӘТ
...Төнге поезд. Пассажирлар йоклый.
Йокы бирми миңа бер агай.
- Дүрт аю мин алдым, энекәем,
Гәрчә үзем... болай... сулагай!
Мин - простой! Шигырь-фәлән язмыйм...
Министр да түгел... әлегә!
Мин... «акбаш»ка һәм Такташка гашыйк,
Җаным белән гашыйк Җәлилгә.
Мин утырсам - урындыгы сына!
Мин биесәм - өрлек сыгыла!
Пычак белән мин аюга барам -
Кабыргалый бәрәм - егыла!
Син, энекәш, салып җибәр әле...
Иснәп җибәр аннан бүрекне!
Төшмибез ич кеше кесәсенә -
Без бит... шуның белән ирекле!
Кружкадан син курыкма инде,
Рюмканы мин гомер сөймәдем -
Чытлык кызый кебек - кысып тотсаң,
Чертләп сынар сыман сөяге!
Эшлим дә мин, умырып акча алам,
Аннан... салам инде... җай белән! -
Бер мин генәмени? Күпме ирләр
Яши белгән шулай, җай белгән.
«Тупас... Кырыс!» - диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?!
Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең аны -
Студент син... Кефир малае!
Ак кулларың, кара, ничек кыскан
Кружканың яшел калаен!
Ха!
Үзең шигырь язасыңдыр әле,
Такташ калыбына дыңгычлап!
Минем сөю турысында менә
Шигырь язып кара берочтан!
...Беләсеңме, кемне яратам мин? -
Пекарняда камыр изә ул.
Ире дә бар. Көн дә сугышалар.
Ирләр суга. Хатын - түзә ул...
Мин, җир йотсың, аңа тимәс идем,
Ә ул хатын... шуны аңламый!
Балерина сыман гүзәл сынлы...
Дөньяда бер матур... алдамыйм!
Э-э-эх, энекәш, кара күзләренә
Бер карасаң иде син аның...
Мил-л-лион яртың читтә торып торсын!
Малы корсын фани дөньяның!
Юк... китми бит! Китми шул иреннән...
Ярата ул аны, сволочь!
Спирт эчкәнең дә юктыр әле,
Суганлап эч, шәкерт, сулап эч...
Миңа чыксын иде ул кияүгә -
Сарай салыр идем мин аңа!
Юлларына келәм җәяр идем!
Ханша итәр идем дөньяга!
...Мин аюга пычак белән барам,
Көч-куәтем - шөкер Ходайга...
Тик - мәхәббәт... Көчкә бирелми шул!
Кош күк төшми җимгә - бодайга...
Э-э-эх! Тупас, кырыс,
диярсең син мине,
Ә син аңлый алыр идеңме
Аю сыман таза шушы ирне
Аягыннан еккан сөюне?
Ә?
ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КАРГЫШЫ
Хушлашабыз... Бетте көнем-төнем...
Сау бул инде, яңа, көчле буын!
Үткәннәргә китәм.
Ялгызым.
Татарым, дип күпме таң аттырдым,
Күкләреңә йолдыз кабыздым...
Ут төрттең син моңлы кураеңа -
Сандугачың яна иңемдә.
Каргышларым төшәр, и газизем,
Кош сайрамас килер көнеңдә!
Татар яшьләре, мин сизеп торам:
Җаныгызны авыр мүк сарган -
Мәңгелектән дәшәр татар теле,
Эндәшкән күк ерак пульсардан.
Сау була күр,
милли яшь-җилкенчәк,
Денең дә юк синең, көнең дә -
Туган телдән йөзен чөергәннең
Сукыр йолдыз янсын күгендә!
Яудым йолдыз яңгырлары булып
Татар җанына мин киң күктән -
Һәр иҗегем, һәр сулышым канлы,
Җәрәхәтле килеш мин китәм...
Мин - биектә килеш, очкан чакта,
Атып төшерелгән кош инде...
Исеңдә тот минем каргышымны -
Көчле буын! Сау бул! Хуш инде!
Әмма күз сал баш очыңнан узган
Сиңа таныш түгел болытка -
Йөрәгеңә синең тамармын мин,
Күз яшьләре булып явармын мин,
Каргышлардан курык, онытма!
КЕРФЕКЛӘРЕҢ СИНЕҢ ЯШЬЛЕ ЧАКТА
Керфекләрең синең яшьле чакта,
Яшьле чакта көнең, төнең, таңың, -
Мәйданнарда шигырь сөйләдем мин,
Юатмакчы булып... бар дөньяны!
Бер җылы сүз, бәлки, җитәр иде...
Юатуга җаның мохтаҗ чакта, -
Мин, кешелек җанын юатыйк, дип,
Лаф органмын, тинтәк, һәрбер чатта,
Керфекләрең синең яшьле чакта...
Ут якканмын галәм җылытам дип,
Керфекләрең синең яшьле чакта, -
Ялгыз гына син туңгансың янда,
Тәрәзләре бозлы төнге йорттай...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: