Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Зөлфия Ханнанова: Кот (Поэма)

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Зөлфия Ханнанова

Һичшиксез талантлы шагыйрә. Аның  поэма-шигырьләре үтә дә нечкә психологик кичерешләр, тирән халыкчанлык белән сугарылган. 2017 елда Уфа каласының опера һәм балет театрында үткәрелгән “Йөрәк сүзе” дигән шигърият бәйгесендә ул, унике пар арасында беренче урынга лаек булган иде. Конкурста ул, кызы Гүзәл белән бергә, туган тел турындагы шигырьләрен, “Кот” поэмасыннан өзекләр укып, тамашачының, аягүрә басып, озак алкышларлык тирән мәхәббәтен яулады.      

Уелыплар китеп уйланырлык, гыйбрәт алырлык әлеге поэманы сезгә дә тәкъдим итәбез, кадерле укучыбыз.

       Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА.


Йөгереп йөреп мин өй җыештырам, 
Гөлләр куям тәрәз төпләремә.
Ак ашъяулык җәям өстәлемә,
Матур күлмәк киям өсләремә.

Пөхтә түгел сыман,котсыз өем,
Булмаса да һич буш торганнарым:
Идәннәрне кырып, юып алам,
Алмаштырам тәрәз корганнарым.

Кайтуыңа, җаным, аш өлгертәм, 
Икмәк пешә әнә мичләремдә.
Беләм үзем: тырышлыгым бушка,
Нур уйнамас өйнең эчләрендә.

Чынъясау да дөньям, тик барыбер
Тынгы тапмас хәзер минем күңел.
Өебезнең коты затлы җиһаз,
Асыл палас, бәллүр шәмдәл түгел.

Дөньям җитеш тә бит, кызыкмагыз
Тырышып та җыйган байлыгыма.
Күзләремдә бетмәс сагыш минем,
Башкаемда – кара кайгы гына.

Йөгереп йөреп мин өй җыештырам,
Арынырга теләп шушы шомнан.
Өем түгел, җаным котсыз минем,
Җитеш дөньям буа бугазымнан.

Челпәрәмә килгән көзге төсле,
Китек язмыш миндә, китек күңел.
Йортыбызны ямьләр нур кисәге
Бәллүр шәмдәл, затлы палас түгел.

Өебезне ямьләр нур кисәге –
Ул җанымда утлы төер кебек.
Уфтанмыйча түзәм, мин уфтансам,
Бар дөньясы кара көяр кебек.  

Кайчан гына әле җир йөзендә
Мин идем бит иң бәхетле хатын.
Парым күзләреннән мин наз эчтем,
Ирененнән имдем сөю татын.  

Иң бәхетле хатын! Бүген исә
Күмерләнеп беткән учак бары.
Җанны телә намус пычаклары,
Тәмугка тиң ярым кочаклары.

Бердән берем! Үпкәм зур да сиңа,
Кайгы-хәсрәтемне, зинһар, ишет!
Өй түренә затлы шәмдәл түгел,
Эләр идем бары нәни бишек.

Шул бишеккә, ак биләүгә төреп,
Сөю гөлебезне салыр идем.
Һәм мин газапланмас идем болай,
Нурлы хатын булып калыр идем.

Дөньябызны ямьләр затлы җиһаз
Ул бит бишек иде, беләсеңдер.
Асыл шәмдәл нигә эләсеңдер,
Аңламыймын, нигә көләсеңдер?!

Көл, көл,  әйдә! Бу – мин!  
                                Җансыз хатын!
Өшисеңдер, җаным, утым да юк. 
Талбишексез өйдә кояш көлми,
Нарасыйсыз өйнең коты да юк... 

           
           * * *
Тәнем сызлый минем, җаным сызлый,
Ни хәл генә итеп түзәрмен?
Сабыемның гомерен өздем бүген,
Бер гөнаһсыз сабый гомерен.

Тәнем сызлый минем. Мондый эшкә
Ничек барды икән кулкаем?
Ни диярмен хәзер, елый-елый,
Туган таптырганда улкаем...

Ул гаеплемени, безнең мәңге
Дөнья мәшәкате бетмәгәнгә.
Күз яшьләрем кайчак кипмәгәнгә,
Нәрсәгәдер акча җитмәгәнгә?!
Нинди хурлык!

Ни гаебе аның? Әнә, ялгыз
Бер почмакка баскан ялгыз гына,
Шомырт күзләреннән энҗе яшьләр
Коелып китәр төсле менә-менә: 

– Берүземә күңелсез!
Әти белән икәү сез
Миңа туган алыгыз:
Ике малай, ике кыз! 

– Акча җитми шул, балам.
Телисеңме, ат алам?
Көрәген дә табырбыз, 
Зур машина алырбыз! 

– Юк, кирәкми атыгыз,
Үзегез уйнатыгыз!
Нигә ди миңа көрәк,
Миңа бит туган кирәк!

Балакаем, нинди сүзләр табып,
Юатыйм соң сине, йа, Ходаем.
Телисеңме, әкиятләр сөйлим,
Әллә талгын гына җыр сузаем?

Син бәләкәй әле. Бәлки, тиздән
Онытылыр барлык кайгыларың.
Ә үземне кем юатыр икән,
Кем генә соң аңлар ана зарын?

Мин дә өйдә тынгы таба алмыйм, 
Таралгандай сымак зиһеннәрем.
Аһ, үртәмә мине, балакаем,
Аһ, юатма мине, сөйгән ярым!

Юатмагыз мине! Мин каһәрле,
Үтмәс миннән мәңге бу төер.
Тураклап ла алган сабыемның
Җаны рәнҗеп, очып йөридер.

Әнә, күктә, ак фәрештә булып,
Очып йөри җаны, таныйсыңмы?..
Скальпельле табиб!  Син ничәгә
Кискәләдең минем сабыемны?!

Төнге күктән ялварыпмы карый,
Сабый күзе кебек йолдызлар.
Гүя алар безгә эндәшәләр:
“Сез, кешеләр, шундый явызлар!”

Йолдызлар да, хәтта йолдызлар да
Йолдыз түгел кебек миңа күптән.
Әйтерсең лә атылып күк йөзенә
Сабыемның каны чәчрәп киткән.

Әйтерсең лә бар тарафым – тәмуг,
Котылгысыз мәхшәр – ут янам. 
Җан кыюлар – олы гөнаһ, диеп,
Өйрәткәнең ласа, син – анам.


           * * *
Без биш бала үстек. Өй эчебез
Хәтерләтте җыйнак тирмәне.
Без биш бала үстек!
Тик әнкәем
Беребезне дә артык димәде.

Гөрләп торды безнең шушы оҗмах,
Беребезгә беребез иш иде.
Әнкәемнең кайгы-шатлыгы да
Берәү генә түгел, биш иде.

Кояш кебек бөтен җылылыгын
Өләште ул безгә тип-тигез.
Барысына монда урын җитә, 
Өебезгә безнең килегез!

Балачагым сеңеп калган өйнең
Кояшы да иде ягымлы.
Әллә шуңа, гел кояшлы итеп,
Искә алам туган ягымны.

Безнең өйне ямьләп торган кояш
Син идең бит, әнкәй, кадерлем!
Ә мин исә, оятымнан бүген
Утка керергә дә әзермен.

Кырык дүрттә тапкан мине әнкәй,
Көлгән аннан күрше-күләннәр:
“Ятим кала инде бу сабыең,
Үлеп-нитеп китсәң”,– дигәннәр.

Карамаган кеше сүзләренә,
Җир өсләрен япкач ак юрган,
Ап-ак кышның саф бер иртәсендә
Әнкәй-бәгърем мине тудырган.

Көндез миңа кояш көлеп баккан,
Елмайгандыр төнен ай-кыйгач.
Ә кешеләр көлгән: “Ахмак хатын,
Бала тапкан,– диеп, – картайгач!” 

Сабырлыкның үзе ана җаны,
Әйтерсең лә басу имәне.
Без биш бала үстек. Тик әнкәем
Беребезне дә артык димәде.

Ятим булмадым мин. Әнкәй бәгърем –
Әле булса, миңа нык терәк.
Кешеләрнең төртмә телләреннән
Аның назы булды көчлерәк.

Ятим булмадым мин. Әнкәемә
Ходайдан гел гомер теләдем.
Үсеп җиткәч, сөеп бага иде
Миңа барлык күрше-күләнем.

Ә бәхетем нинди олы иде,
Түм-түгәрәк иде моңача.
Мин гөнаһлы хәзер: өем котсыз,
Күңелемнән хәтта җыр кача.

Җырым кача. Нишләсен ул минем
Коты киткән салкын күңелдә.
Җыр – ирекле. Минем җаным ише
Зар елаган тоткын түгел лә.

Җаным – тоткын. Качыр иде ул да, 
Ташлап китәр мәле җитмәгән.
Әле аның күрер кайгылары,
Күрер шатлыклары бетмәгән.

Ә мин китсәм, әнкәй бәгърем елар,
Аңа бит мин һаман баладыр.
Бишебезнең биш кайгысын төяп,
Яшәү ямен каян аладыр?!

Барыбыз да бергә җыелганда,
Кайтмый калса әгәр беребез,
Шыксыз сымак аңа өй эчләре,
Ямьсез сымак аңа түребез.

Минем дә бит өем болын кадәр,
Тик аш сымак түгел ашкаем!
Биш кайгыдан түгел, бер кайгыдан
Иелде лә  түбән башкаем.

Әй кайтасы килә балачакка!
Мин бәләкәй анда, мин – бала.
Кайгылар да, шатлыклар да анда
Тик кояшта эреп югала.

Барыбызга кояш тигез көлде,
Һәм җылытты безнең тирмәне.
Без биш бала үстек, тик әнкәем
Беребезне дә артык димәде.


           * * *
Бу өнемме, бу төшемме минем?
Тирә-ягым тоташ кара кан.
Арынырга теләп артык йөктән
Җирме әллә аборт ясаткан?

Аңлаулары кыен – нинди мизгел:
Җәй дә түгел, түгел көз мәле.
Карт ананың күз яшьләре кебек,
Кибеп беткән елга үзәне.

Элек горур торган чал кыялар
Кайгыданмы төшкән ишелеп?
Буш тауларны ярып мин кычкырдым:
Кайда булган, диеп, кешелек? 

Шәрә таулар берни эндәшмәде,
Бары бушлык монда хөкемдар.
Бер яфраксыз агач ботаклары
Әйтерсең лә түлсез хатыннар.

Ә ничек соң җаным тере калган?
Терелеге – үзе могҗиза.
Гөнаһларын сыртлап иңнәренә
Япа-ялгыз әнә ил гизә...

Ә нигә соң җаным тере калган?
Аңа монда шыксыз, суык та.
Оҗмах ишекләре ябык аңа,
Капкаларын ачмый тәмуг та.

Ярлыкаулар сорап күккә багам,
Ә ул биек шундый, тып-тыныч.
Тик бушлыктан калган бу дөньяда
Ялгыз калуларым куркыныч.

Ничәнче кат инде кабатлыймын:
“Кайда булган, кайда кешелек?”
Җир тетрәде шулчак, һәм кинәттән
Күк гөмбәзе китте тишелеп.

Күктән, әллә җирдән, мин белмимен,
Яңгырады тавыш, набаттай:
“Ни эшлисең, кеше? Тукта, зинһар!
Табигать бит сине кабатлый!

Килереңне белдем һәм шуңа да
Әзер минем күптән җавабым:
Яшәү өчен һәрбер җан иясе
Калдыра бит җирдә дәвамын.

Әйтмәсәң дә беләм, нинди уйлар
Йөрәгеңне бүген яндыра.
Яшәү өчен хәтта үсемлекләр
Орлыкларын сибеп калдыра.

Әй, бичара кеше! Тыңлар булсаң,
Әйтер идем шуны иң элек.
Үз анасы бугач туар җанны,
Ничек дәвам итсен тереклек?! 

Тереклекнең көче – әнкәлектә,
Ана назы белән ул имин.
Син ваз кичтең аннан, бахыр бәндә!”
Бар көчемне җыеп: “Юк!” – дидем.

“Бала багу – иң-иң изге бурыч,
Хатыннарның баскан ул иңен.
Җиңел тормыш сезгә өстен(е)рәк!”
Зиһенемне туплап: “Юк!” – дидем.

“Нәрсә җитми иде сиңа, кешем?
Өстең бөтен, үзең тук идең,
Актык кына балаң – артыкмы соң?”
Ачыргаланып мин: “Юк!” – дидем.
 “Юк!
            Юк!
                   Юк!” – дидем мин.
Котым кайтсын,
Җанкаема кайтсын иманым.
Кулларымны кыйблаларга сузып,
Как бушлыкка ятып еладым.
           * * *
Күпме ятканмындыр. Күзем ачсам,
Ак фәрештә миңа инәлә: 
“Әни, әнкәччәем, еламачы,
Син елагач, кыен миңа да!

Мин кызганам сине. Теге вакыт
Тормасаң да мине син яклап.
Ә шулай да ничек түздең, әни,
Ыргытканда мине тураклап?!

Мин бит сине шундый нык яраттым,
Шундый җылы иде куеның.
Нидер булачагын алдан сизеп,
 Аяу эзләп сиңа сыендым.    

Күпсендең шул мине, җәлләмәдең,
Эремәде җаның, боз идең.
Ә мин сиңа бары шатлык өстәр
Зәңгәр күзле матур кыз идем.

Кызганудан түгел, авыртудан
Иренеңне кысып тешләдең.
Мин туып та хәтта өлгермәдем,
Нишләдең син, әни, нишләдең?

Соңгы чиккә кадәр мин ялвардым
Иман сорап сиңа, аң сорап.
Сабый гына җаным күккә ашты,
Ә син ятып калдың кансырап.

Җаным шундук күккә ашты минем,
Әйтерсең лә аткан ук инде.
Күпсенсәң дә мине, әннәкәем, 
Үтерергә хакың юк иде!

Соңлап кына, әйе, соңлап кына
Син аңыңа килдең: юк кызың...
Өзгәләнеп шулчак синең өчен:
“Әни җаным!” – диеп кычкырдым.

Беләм, хәзер үкенәсең, әни,
Тик терсәкне ничек тешлисең?
Мин туып та хәтта өлгермәдем,
Ничек килә иде яшисем!

Күрүләре авыр миңа, әни,
Күз яшьләре җирне өткәнен.
Син үзең дә күрдең, иман качса,
Җирне нинди афәт көткәнен.

Ташлап китмә мине икенче кат,
Тагын азга гына кал монда.
Әниемнең гөнаһларын ю, дип,
Мин сорармын Тәңрем алдында.

Гөнаһлымы, гөнаһсызмы килеш,
Мин бит сине барыбер яратам.
Ризалыгын бирсә олуг Тәңре,
Кайтыр идем сиңа кабаттан...”


           * * *
“Тәңрем минем,
                  Кайтар сабыемны!
Гөнаһлардан, зинһар, арала!
Күтәргесез кайгылардан юкса
Зиһеннәрем, – димен,– тарала”.

“Күрәсеңме, тирә-ягың бушлык! –
Яңгырады тавыш: – Ашыкма!”
“Мин – хатын-кыз, Тәңрем, сөюемнән
Чәчкә атар хәтта ташлык та,
Тик баламны кайтар!”

“Әйткәннәрең
Ихлас сымак болай, әй, хатын!
Котың кайтыр, иманың да кайтыр,
Үтәләчәк булса бер шартым”.

“Мин үтәрмен, – дидем. – Җирем генә 
Яшеллеккә бары күмелсен!”
“Мин ышанам, – диде теге тавыш, -
Син акылсыз хатын түгелсең!

Шартым шушы, – диде, әнкәлектән
Өстенрәк куйма бер нине.
Һәм онытма: кулыңдагы сабый –
Тәрбиягә мохтаҗ Җир үзе!”


           * * *
Ямь-яшел Җир минем кочагымда,
Күкрәгемдә – сабый – кояшым.
Урап үтмәгезче безнең өйне,
Барыгызга җитәр сый-ашым.
Курыкмыйча, бер хәвефсез генә
Ачыгыз сез өем ишеген.
Күрегезче: иң-иң түргә элдем
Сабыемның нурлы бишеген.

Йөгереп йөреп мин өй җыештырам:
Тазалыймын күңел бүлмәсен.
Бишегендә яткан сабый гынам
Ямьсез чагын аның күрмәсен.

Күңелемнең моңсу чагы булса,
Китерәмен тизрәк аны ипкә.
“Мин – Ана! – дип, -
Миннән нур ага !” – дип,
Кояшсыман багам 
Кешелеккә!
Күңелемнең иң бәхетле мәлен
Юрыймын да бары изгелеккә:
“Мин – Ана! – дип, -
Миннән нур ага !” – дип,
Намус белән багам 
Кешелеккә!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев