Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Зиннур МАНСУРОВ: ҖАНЫ БАРНЫҢ ЮНЕ КИЛМИ КАЛМАС... (Багышлаулар)

Төрле мәгълүм шәхесләргә аталган әсәрләр һәрбер шагыйрь иҗатында да бардыр. Гадәттә, мондый багышлаулар теге яки бу кешенең тәрҗемәи хәлендәге яисә шөгыль-иҗатындагы аерым детальләргә нигезләнә һәм аларга купшы мактау-мәдхия эчтәлеге түгел, ә башлыча гомум иҗтимагый яңгырашлы шигъри мәгънә салына. Багышлаулар жанрына мин үзем дә еш мөрәҗәгать итәм. Шуларның кайберләрен, хөрмәтле укучыларым,...

Төрле мәгълүм шәхесләргә аталган әсәрләр һәрбер шагыйрь иҗатында да бардыр. Гадәттә, мондый багышлаулар теге яки бу кешенең тәрҗемәи хәлендәге яисә шөгыль-иҗатындагы аерым детальләргә нигезләнә һәм аларга купшы мактау-мәдхия эчтәлеге түгел, ә башлыча гомум иҗтимагый яңгырашлы шигъри мәгънә салына. Багышлаулар жанрына мин үзем дә еш мөрәҗәгать итәм. Шуларның кайберләрен, хөрмәтле укучыларым, сезнең хөкемгә дә тапшырырга булдым.


Уникенче елгы шәраб

Ни була...
Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!

Габдулла Тукай

«Эчеп җибәр, - диде сакый,- Кырым сыен,
үз-үзеңне Хәйям итеп сана да...»
Уйга калдым: ошбу шәраб әзер булган
мең тугыз йөз уникенче сәнәдә!

Тукай инде соңгы җәйгә кереп бара,
сынык саздан саркып чыга мәгърур өн...
Берни белән имли алмый икән бәндә
ачы гомер шәрабенең макмырын.

Башка сыймас хәлгә җитеп тетри акыл,
үз-үзенә урын таба алмый җан.
Сырхау тәнгә тансык дәртен өстәп торыр
әнкәң сөте инде тәмам айныган.

Тулы гасыр кичкән кебек була икән,
гәрчә гомер тоелса да өч көнлек.
Йөрәгеңне ахыргача яндырачак
сихри гайрәт биргән шушы эчемлек.

Тәкъдиренең тәдавелен 1 тәгамлаудан
кайсы гына шагыйрь заты кача соң?
Дөнья йөзен кайчак читтән күзләр өчен
тоту кирәк сихри Җәмшид касәсен.

Шулай гына күрә ала үҗәт җаннар
кайгы, шатлык, җәбер-золым, наз төбен...
Кайдан килер иде аңа андый холык,
әгәр Тукай эчмәс булса насыйбын?!

...Йөзем багын җылы яңгыр юып үтте,
тустаганга нидер тамды өстән дә.
Кичер, Аллам: әллә ниләр уйлап куйдым
уникенче елгы шәраб эчкәндә.

Сәйдәш ялгышы

Композитор Салих Сәйдәшев белән булган хәл

Әллә нинди шомлы буран чыкты -
бүтән хисләр, бүтән тоем да.
Фәрештәләр, дәррәү котырышып,
бии төсле пәри туенда.

Тазарткандай һәрбер тәрәзәне,
тиеп китә ап-ак канатлар.
...Авыл йорты. Хушлык. Бүген монда
куна калган олуг кунак бар.

Хәйям белми киткән чүнник сыен
җибәрәләр «бәлеш асты»на.
Сәйдәш кенә һаман тыныч түгел:
«Кызган саен нигә җан туңа?..»

Фәрештәләр бии фанфарага -
туктар микән бу туй өч көннән?!
Композитор гына ишетерлек
тавыш килә... буран эченнән...

Адашкандыр берәү... авылына
кайткан чакта кара буранда.
Кайтаваздай иңри «Коткарыгыз!»
камертоннан сизгер бу җанда.

Гарасатта йөрәк гаҗизләнсә,
ала иң югары нотаны...
Бәргәләнеп буран ятьмәсендә,
әллә бәгырь... Кәрим 2 ятамы?!

Фәрештәләр бии фанфарага,
өзгәләнә Сәйдәш ят моңнан:
«Халык чыксын, әйдә, эзләп табыйк -
тавыш килә амбар ягыннан!..»

Эзләделәр өмет өзелгәнче,
иләделәр карны он итеп...
Әүлиядай затның ялгышуын
мөмкин булса икән онытып!

Мәэюсләнеп калды маэстро:
«Якны бутаганмын... карт юләр!..»
Мәрхүмкәйне мәгърип тарафыннан
буран тынгач табып кайттылар.

Авылдашлар аңлый алдылармы
җаны көйгән сабый ир хәлен?!
...Ап-ак кардан Сәйдәш бара төсле,
тартып бара кара роялен...

Яшәү белән үлем арасы

Шагыйрь Нәби Дәүлине мәңгелек
йортына озатканда
18 май, 1989

...Соңгы юлын кара мәче кискәч,
авышкандай итте ян-якка.
Зиһененең исән күзәнәге:
«Кереп булмас, - диде, - җәннәткә...»

Азаматтай зурлап озаталар,
беткән, димәк, җирдә бар эше.
Беркатлыдай нигә борылырга -
җәһәннәмнән китеп барышы...

Ату җае

Җырчы Хәйдәр Бигичев
турында уйлап

Сихри урман. Суер кошны күзлим-
и көйли ул, онтып бар гамен!
Белми бугай бәгырь менә шулай
әҗәленә җырлап барганын.

Серле итеп әйткән иде сунар
ату өчен мөһим шарт барын:
«Җырлар мәлдә генә алып була
мондый сизгер киек затларын...»

Ышыкланып шомлы ешкынлыкта
утырганда иллә сак үзе.
Сәер мәкам белән җырлый суер,
яшьтәй ага нарат сагызы...

Көйләр белән күккә аша кебек
барлык келәүләре Җир-суның.
...Иләс түгел иблис - көтеп ала
моңга оер чагын Җырчының...

Хөкемдар

Шагыйрь Мостай Кәримне яд итеп

Курай моңнар чәчсен өчен
кирәк түгел зур әфсен:
бары... артык тишекләрне
каплап кына торасың.

Халык өнсез торсын өчен
нигә уку кү-үп ясин?!
Шагыйрьләрнең авызларын
каплап кына куясың.
Туфрак белән...

Хәрәкәт

Шагыйрь Фәнис Яруллин рухына

Җаны барның юне килми калмас -
моны тоеп яши карт-яше.
Хәрәкәтсез килеш бәрәкәтне
яулап ала урын хастасы.

Һәркем күрә белми яшәү ямен
тәкъдир суккан кара тамгада.
Галәм иңнәр акыл тетрәп тора
селкенмичә яткан тәндә дә.

Дөнья тоташ киртә корып куйган,
кичкән бахыр ничә бусага, -
билгеләнгән язмыш биләмәсе
ятак хәтле генә булса да.

Тынгы белмәс йөгрек зиһен белән
кузгалышсыз күпме үр алган;
тамыр буйлап аккан терек каны
Җирне мең-мең тапкыр ураган.

Милләткенәм, диеп әйләнгәндә
йөрәккәе ничек савылган!
Иман качкан чирле илдә яшәп,
ярый әле рухы сау булган...

Зәгыйфь гомер җебен ялгап торган
Аллаһ насыйп иткән һәр рәхмәт.
Бимазалы урын хастасының
үзәгендә типкән хәрәкәт.

Күктән ярдәм көткән адәм генә
кыла алыр мондый гамәлне.
...Җаны барның юне килми калмас -
гаҗәп хәлләр була кай мәлне.

Волынка

Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинга
Болгария. Казанлык шәһәре. 1995 ел

Казанымны уйлап атлыйм Казанлыкта,
монда мине әйдәп йөртә Яз кызы...
Бәрәкалла: ап-ак чәчле болгар карты
волынка3да уйнап тора ялгызы.

Сурга өргән гарше заттай шундый мәэюс -
жәлләп куйдым моңлы күрек хуҗасын...
Уң як биткә бәллүр тамчы килеп кунды,
апрель күге тота алмый күз яшен.

Яшел тауга әллә дәррәү болыт иңгән,
әллә анда куй көтүе йөриме?
Куенына авыр капчык кыстыргандай,
кардәшемнең төшеп тора бер иңе.

Бәгърендәге барлык-барлык ваемнарны
тыны белән өреп кертә турсыкка.
Гаҗәпләнмәм эче янар волынкадан
сүзсез генә үзәк өзгеч җыр чыкса...

Кызгандыргыч музыкантның күзләренә
озак карап тордым бугай, бигайбә.
Тәкъдиреңә язылганны татыгачтын,
үкенүдән, уфтанудан ни файда?!

Бүленгәнне инде бүре ботарлаган,
аерылганны күптән аю ашаган.
Таралганны көтеп кенә торучылар,
бөрадәрем, бүгенгәчә ач һаман!..

Казанымны уйлап атлыйм Казанлыкта,
монда мине әйдәп йөртә Яз кызы.
Куптарылып чыгар булган Кубратханмы
волынкада уйнап тора ялгызы?!

Моң-зар белән тутырырга язган безгә
язмыштагы аерылышу бушлыгын.
Кыйтгаларга сөрән сурын кычкырткалап,
ул җыярга тели бугай биш улын.

Бигрәк кыйбат була икән нәфес хакы -
сыкрап-сыктап елый... сарык карыны;
бүлгәләнгән Бөек Болгар биләмәсен
эзләп китә волынканың һәр өне...

Казанымны уйлап йөрдем Казанлыкта,
ятим җаным Күккә ныграк сыгынды.
Кайтавазы кайта торды көй-моңнарның,
катгый тәкъдир хөкемедәй: «Соң инде!..»

Соң инде...


1 Тәдавел - бүтән халәткә кертә торган тылсымлы ширбәт.
2 Кәрим Тинчурин күздә тотыла.
3 Волынка - күреге куй-сарыкның ашказаныннан ясалган халык тынлы уен коралы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев