Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Зәет Мәҗитов: Уян әле, шигырь, талпын, юргам, Сызгырып бер очыйк юллардан!..

– Белепме барасың, белмиме Тормышның мәңгелек канунын: Чиге бар һәртөрле сукмакның, Соңы бар һәртөрле баруның?!

(Шагыйрь һәм әдәбият галиме Зәет Мәҗитовның тууына 95 ел)


УРМАНДА

Яфраклар шаулаша җилләрдә.
Яфраклар, әйтерсең сөйләшә.
Әйтерсең мең төрле телләрдә
Яфраклар сүз куша, эндәшә:

– Кайлардан килдең син, әй, юлчы,
Кем син һәм кайларга үтәсең?!
Белепме барасың, белмиме –
Сукмагың кайларга илтәсен?!

Яфраклар шаулаша җилләрдә
Йөз төрле, мең төрле телләрдә.
Мин торам юлымнан тукталып,
Шул серле аһәңне тыңланып.

– Белепме барасың, белмиме
Тормышның мәңгелек канунын:
Чиге бар һәртөрле сукмакның,
Соңы бар һәртөрле баруның?!

Мәһабәт агачлар башында
Яфраклар шаулаша җилләрдә.
Мин торам имәннәр каршында,
Йотылып шул серле өннәргә.

– Чиге бар, әйе, һәр сукмакның,
Көзе бар җирдәге һәр гөлнең.
Тик бармы ахыры зур юлның?!
Тик бармы картлыгы күңелнең?!

Яфраклар шаулаша җилләрдә
Йөз төрле, мең төрле телләрдә.

– Шаулама син, урман, шаулама,
Моңайтма яфраклар койганда.
Сукмагым зур юлга кушыла,
Югалмас минем дә эз анда. 


ЙӨРӘК

Армый көннәр, армый төннәр,
Ул һаман тора тибеп,
Таш астыннан ургып чыккан
Тынмас бер чишмә кебек.

Алсу таң алы белән ул,
Айлы кич яме белән,
Кешеләр рәхәт йөрсен дип,
Хисләрдән чигә келәм.

Бал корты кебек тырыш ул,
Мәсләге – илгә хезмәт.
Шуңа шул аның түрендә –
Бетмәс җыр, бетмәс ширбәт.

Ә түрдә, иң саф урында,
Кабер юлына хәтле,
Йөртәчәк ул гел тирбәтеп
Икенче бер йөрәкне.


* * *
Белмим, белмим, нинди ашкыну бу, –
Бу йөрәгем кая омтыла?..
Бер минутка тынып кала алмыйм,
Күзләремә килеп моң тула, –
Бу йөрәгем кая омтыла?..

Белмим, белмим, нинди юксыну бу, –
Бу йөрәгем кемен югалткан?
Биек таулар, ерак юллар аша
Кемне эзли үрелеп ерактан –
Бу йөрәгем кемен югалткан?

Белмим, белмим, нинди шәфкатьле җил
Хисләремне аңа җиткерер?
Ялкын салып, аның йөрәген дә
Минекедәй ярсып типтерер? –
Нинди җилләр, белмим, җиткерер?!


ИЮНЬ КИЧЕНДӘ

             Әнвәр Әфләтунов истәлегенә

Урман буе.
Аяз.
Июнь киче.
Күк фонаре – Айның нурында
Коенган җир...
Әйтерсең лә Айдан
Көмеш яуган бөтен урынга.

Карт имәннәр тирән уйга чумган.
Ак каеннар тора килешле;
Озын толымнарын салындырып
Су коенып чыккан кыз төсле.
Төз наратлар баскан тезелешеп,
Гүя ыспай сакчы егетләр.
Юл читендә тора ромашкалар
Сөрмә тарткан озын керфектән.

Аттан төшеп, көмеш үләннәргә
Сузылып яттым тәмам күмелеп.
Йолдызларга карыйм.
Ә күңелдә
Хисләр кайный тулып, түгелеп.

Ниләр уйлыйм?
Атап әйтү кыен.
Барлык хисләр бергә уянган:
Яшәү яме...
Дөнья мәңгелеге...
Кайгы-шатлык... Гашыйк булганнар...

Яланаяк үткән малай чаклар...
Уйланулар...
Елау, көлүләр...
Бу тормышның дусы, дошманнары...
Иң беренче татлы үбүләр...

Барсы-барсы бергә хәтерләнә
Бу сихерле июнь кичендә.
Син ятмыйсың гүя күккә карап,
Күңелең – серле әкият эчендә.

Әй никадәр бай соң җир әкияте,
Бәхетле соң адәм баласы!
Никадәрле яме бар дөньяның
Күңелләргә җыеп аласы... 

...Июнь киче.
Күккә карап ятам,
Көмеш үләннәргә күмелеп.
Бөтен уйлар гүя бергә ага,
Күкрәгемнән минем түгелеп.

– Син китәрсең, дөрес, бу дөньядан.
Синең гомер, кеше, кечкенә.
Ләкин эзең июнь киче төсле
Язылып калыр җирнең өстенә.

Кыскалыгы өчен гомернең син,
Юк, үкенмә, кеше, үкенмә.
Син яшәүнең еллык ямен-тәмен
Татыдың бер июнь кичендә.

Философтай уйчан бу имәннәр,
Зур толымлы кыздай каеннар,
Ыспай егет төсле бу наратлар
Кала икән, әйдә калсыннар,
Килер буыннарга без кичергән
Яшәү рухын алып барсыннар!


* * *
Үткән иде инде август яшеннәре,
Сүнгән иде аҗаганнар да офыкта.
Күнгән идек инде салкын яңгыр сибеп
Күкне каплап көн дә йөзгән күк болытка.

Кинәт кенә әллә кайдан исте бер җил
Һәм, җәйгечә куе болыт күтәрелеп,
Йөрде күктә сискәндереп бар халыкны,
Утлы чыбыркысы белән җирне телеп.

Ләкин беркем ямь тапмады бу күкрәүдән,
Уянмады чәчәкләр дә йокысыннан...
...Кайда йөрде юл тапмыйча мәхәббәтең,
Ник кичектең соңга калган күкрәү сыман?!

 
* * *
Су буеннан табып кайттым
Кыр казының канатын.
Кыр казлары кайткан чакта
Сагышымны тараттың.
Әй, канатым, канатым,
Чынлап, ахры, яраттым.

Сәлам хатлар язасым юк
Кыр казы канатыма.
Өегез күршемдә генә –
Тәрәзәң карап тора.
Әй, канатым, канатым,
Якыннан гына таптым.

Су буеннан табып кайттым,
Югалтмам шул канатны.
Юк сине алыштырасым
Соңгы сулышка чаклы.
Әй, канатым, канатым,
Гомерлеккә яраттым!


КӨЗГЕ АЯЗ КИЧЛӘРДӘ

Көзге аяз кичләрдә,
Кырда беткәч эшләр дә,
Ай чыга тулып кына,
Яп-якты булып кына.
Тулган ай кебек кенә
Син дә чык көлеп кенә.

Тулган айлы төннәрдә
Нурлар уйный күлләрдә,
йөрербез икәү генә,
Серләшеп иркә генә.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә.

Көзге аяз төннәрдә
Без серләшеп йөргәндә,
Ай йөрер юлдаш булып,
Күңелдә булмас болыт.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә.

Көзге таңнар атканда,
Тулган айлар батканда,
Вәгъдәләр бирешербез,
Кич тагын күрешербез.
Чык, иркәм, көлеп кенә
Тулган ай кебек кенә.
 

АК ИДИЛЛИЯ

Агыйделдә ак көймә,
Ак көймәдә ак җилкән.
Ак җилкәнле ак көймәдә –
Ап-ак күлмәкле иркәм.

Ап-ак күлмәкле иркәмнең
Иңнәре иңнәремдә.
Ак көймәбез иркәләнә
Агыйдел җилләрендә.

Агыйделнең ак дулкыны
Акрын гына тирбәлә.
Аксыл чәчләрен иркәмнең
Битләремә җил бәрә.

Агыйделдә – ак җилкәнем.
Ак шомыртлар – ярында.
Ак көймәдә – аклы күлмәк:
Ак чәчәгем – янымда. 


* * *
Әгәр булсам эшчән бал корты мин,
Үбеп йөрер идем мең гөлне.
Кешеләргә ширбәт җыйган җирдә
Ятып калыр идем бер көнне.

Әгәр булсам шифалы бер чишмә,
Һәр тамчысы булса сулышым,
Кибеп бетәр идем, тамчыларның
Кешеләргә биреп соңгысын.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев