Мәдәни җомга

Заманага Тукай карап тора…

Гәрәй РӘХИМ ТУКАЙ Ул - бер үксез бала, чираттагы ятим, Юк, диделәр, аның ата-анасы да. Бу ятимлек түгел, сабый чагыннан ук Әверелү иде халык баласына. Гомре кыска булыр, үләр бу, диделәр, Колак салып синең яшьли моңлануга. Ләкин белмәделәр, бу бит бер Апуштан Әверелү иде халык моңнарына. Шигырь яза һаман, йорты...

Гәрәй РӘХИМ

ТУКАЙ

Ул - бер үксез бала, чираттагы ятим,
Юк, диделәр, аның ата-анасы да.
Бу ятимлек түгел, сабый чагыннан ук
Әверелү иде халык баласына.

Гомре кыска булыр, үләр бу, диделәр,
Колак салып синең яшьли моңлануга.
Ләкин белмәделәр, бу бит бер Апуштан
Әверелү иде халык моңнарына.

Шигырь яза һаман, йорты юк, диделәр,
Өйләнми дә шунда берәр бай кызына.
Юк, бу инде түгел шигырь язу гына,
Әверелү иде халык кайгысына.

Эшкуарлар әйтте, безгә ачу тота,
Үзе төшенмәгәч акча, чут рәтенә.
Тик бу инде шәхси ачу гына түгел,
Әверелү иде халык нәфрәтенә.

Аны җирләп кайткач, әйтүчеләр булды:
Ниһаять, бу тынды, чыкмый тавышы да.
Тик белделәр алар, бу бит үлем түгел, -
Әверелү иде халык намусына.

Рәдиф ГАТАШ

* * *

Югары ул - Тукай биеклеге!..
Кайсы тауга исемен бирәсе? -
Таулар юк шул бездә.
Үрләр генә...

Ә рухта - тау биек...
Күрәмсең:
Илаһи тау анда!
Биеклеген
Үлчи, әйтә алган юк әле...
Кем колачлый,
Иңли алган аны?! -
Ул бит Тукай тавы - югары...

Күренерме безгә түбәтәе,
Башка таулар белән сөйләшсә?!
Тик нигезе җирдә,
Тиңнәренә
Биеклектән таулар эндәшә...
Безгә кул җитмәслек!
Сүз кузгата
Кем аңа тиң булу турында?!

Тукай!
Ахыргача бөеклеген аңлау -
Бу да, бәлки, хыял-уй гына?!
Ә омтылсак һәм аңласак икән!
Акыл аек, йөрәк сау булып...

Таулар юк шул исемен бирү өчен,
Туган җирем тиңсез бай булып...
Чын горурлык рухта, бәлки:
Кала
Иң биеге -
Тукай-тау булып!

Разил ВӘЛИЕВ

МӘҢГЕЛЕК ЯЗ

Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы - һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең җаны эри, -
Апрель аңа шундый килешкән!

Апрель булып, илгә Тукай килә, -
Үлгән җаннар, каннар яңара.
Яз аенда кем соң хыялланмый
Тукай кебек яшәп янарга!

Апрель булып, җиргә шатлык килә,
Яз уяна һәрбер күңелдә.
Күзен ача агач бөреләре, -
Чәчәкләргә илем күмелә.

Апрель булып, җиргә Тукай килә,
Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салып,
Киләчәккә безгә илтергә!


Зиннур МАНСУРОВ

ТУҢУ. ТУКАЙ

Куырыла дөнья салкыныннан
яңа гына туган бала да.
...Уйлап куям бөек Туңучыны -
җылы эзләп кайта салага...
Бәби туңа!..
Тукай номерыдай
ягылмаган мәллә дөньясы?
Суык бабай!
Бозлык чоры үткән -
мондый салкынлыкны
кем ясый?
Салкын йөзләр,
боз күңелләр,
туң йөрәкләр
салкынайта, ахры, дөньяны.
Җир кичергән салкын сугышлардан
җылыналган икән кем җаны?
"Җылылык юк җирдә", - дия-дия,
хәтта сентябрьдә күшеккән
Тукайҗанга бары кыш кынамы,
бизгәк кенә, димсең, үч иткән?!
Кешелекнең әллә күңеленә
бик үк тиз эремәс кар төшкән.
Җылы җаны чыгар мәлгә кадәр
Шагыйрь суык белән көрәшкән.
"Җир суына", - дибез, -
"Җир җылына...",
ә нарасый һаман күшегә.
Бу дөньяда үзебезгә дә бит
каз тәннәре шактый еш чыга.


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

КАВЫШУ

"Озак баралмассың, озатырлар!
Изге затка - зират. Ят, йокла", -
Кат-кат кабатлады "ят яраткан".
Төртеп екты аннан ястыкка.

Өлешенә тигән көмеше, дип
Кешнәп куйды шулчак тук мәйдан,
Һәр шигыре, һәрбер сүзе өчен
Түләү таләп итте Тукайдан.

"Сөрергә - дип сөрән салды берәү, -
Гомерлеккә китсен Сөргенгә!"
Кагылмакчы шулай исерек ният
Шигъриятнең бөек серенә.

Сузылдылар керле куллар белән,
Аның соңгы сулышын бүлдереп.
Төкерде ул.
Тук Рәсәйнең шома маңгаена
Ябышып калды канлы төкерек.

Һәм дерт итте кимсетелгән кавем.
Язгы күкрәү кебек уянды.
Кузгалды да мескен ызбалардан:
- Ул безнеке! - диде Тукайны.

Пошаманга төшеп, ышыккарак
Посты дошман. Кысты тавышны.
Төшенде ул: шушы төштә шагыйрь
Бакый дөнья белән кавышты.


Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

* * *

Мин Тукайны укыйм: гасыр үткән,
Кымшанмаган хәтта бер кыл да.
Һаман безне озатмакчы Шагыйрь
Мәңгелеккә илтер зур юлда.

Өмет. Шигырь... Ә чынбарлык бүтән.
Кайсы җиңәр? Кая дәшәрләр?
Һаман да шул тугры сүздән курка
Һәм каләмнән курка наширләр.

Толкучкалар, фахишәләр шул ук,
Кешеләрдән хәзер күп өрәк.
Бер сөяккә унлап кына түгел,
Этләре дә инде күберәк...

Тук чырайлы, калын кесәлеләр
Тирәсендә дөнья әйләнә.
"Гуҗлык" белән "юкка чыгу"лар шул
Бер-берсенә тыгыз бәйләнә...

Заманага Тукай карап тора,
Чорлар аша кайткан хак сорап.
Нишләсен соң Шагыйрь?
Сөйгән халкы
Юл чатында калган аптырап.
- Кая барыйк? Кайда яктырак?..


Рүзәл МӨХӘММӘТША

* * *
И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Г. Тукай

Безгә язмыш бүләк итте аны
Һәм шунда ук бармак янады:
«Саклагыз, - дип, - күз карасы кебек
Саклагыз!» - дип.
Саклый алмадык...

Һәм ул китте...
Рәхмәт ишетмичә...
Сүрелгәндә тып-тын икенде.
Тыныч кына, әмма озак итеп,
Яз теләми киткән шикелле...

Акрын гына... Гөрләвектәй кибеп,
Тетрәндереп Печән базарын,
Хәтерләтеп өзелгән җиз кылның
Иң ахыргы,
Иң нык,
Иң җан өзгеч,
Иң саф авазын!

Йөрәкләргә үтеп керде бу моң:
Бер төбенә төште, бер ашты
Түшәменә һәм... эленеп калды...
Аннан инде... тынлык урнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: