Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Юрий Поляков: Инде күпме югалтулар Мәңгелек бизмәнендә...

Бүгенге көн өчен мин җаваплы – Сугыш алдындагы бер көнгә!

Күренекле рус язучысы Юрий Поляковның (1954 елда туган) “Литературная газета”ның 190 еллыгына багышланган санында Бөек Ватан сугышына багышланган “Снег цвета довоенных фото” дигән шигырьләр циклы чыкты. Бу минем өчен яңалык булды, чөнки Юрий Поляковны мин  романнар, Россиядә, Европа илләрендә куелган спектакльләргә пьеса язган драматург, үткен телле публицист, телевидениенең “Россия-Культура” каналында берничә ел “Контекст” дигән кызыклы программа алып барган журналист, “Литературная газета”ның баш редакторы, редакция советы рәисе  итеп белә идем. 2013 – 2018 елларда без аның белән Россия Президенты каршындагы Культура һәм сәнгать комиссиясендә чираттагы ротациягә кадәр эшләдек.
 
 Циклның беренче шигырьләре үк мине “кармакка эләктерде”. Иртәгә сугыш башланасын белмәгән кешеләрнең нишләүләре, газеталарның ни язулары, кинофильмнар, малай-шалайның “бүрек патриотизмы”, тол солдаткаларның ир куенын сагынулары, “өй ачкычын фронтка алып китте – теләсә кай­чан кайтып керә ала” дип, хәбәрсез югалган ирен көтеп яшәүче карчык җанымны тетрәтте. 

Шигырьләр 70 нче елларда язылган, асларына ГСВГ дип куелган. Бу аббревиатураны белмәгәнгә күрә, мин Юрий Михайловичның үзенә шылтыраттым – “Группа советских войск в Германии” икән. Автор аларны ГДРда хәрби хезмәт узганда язган. “Шигырьләрне совет солдатлары каны түгелгән җирләр яздырды”, - диде Юрий Михайлович.

Без хәзер дә катлаулы чорда яшибез. Дөрес, бүген тыныч, туйлар бара, йортлар, юллар төзелә, кибет тулы азык-төлек, кием-салым, ә иртәгә ниләр буласын белмибез, шулай да планетар акылга ышанабыз. Ләкин үткәннән гыйбрәт алырга кирәк. Шуның өчен дә мин Юрий Поляковның шигырьләрен, тәрҗемә итеп,  татар укучысына җиткерергә булдым.

Ренат ХАРИС, Татарстанның халык шагыйре.


 

1941 ЕЛГЫ  ТУЙ ФОТОСУРӘТЕ

Ире иңнәренә сөялгән дә,
җыя алмый авыз ерышын...
...Берсекөнгә доброволец булыр,
йотар ирне фронт тормышы.

Шуклыгына чак-чак түзгәнлеге
күренеп тора ирнең йөзендә...
... Хатын, утлар йотып, хәбәр көтәр
көне-төне җәен, көзен дә...

Шаярудан бик канәгать алар,
киләсе көн бәхет төягән...
...Сталинградта ятып калачак ир,
хатын – эвакуациядә.

Ә алданрак белгән булса алар?!
Язмыш юлы йөрми кирегә...
...Килен рәхәтләнеп көлә, әнә,
көлеп җибәрәчәк ире дә.

                                             1974


1941 ЕЛНЫҢ  21 ИЮНЕ. ТӨШ

Как я хотел вернуться в “до войны” – 
Предупредить, кого убить должны.

                       Арсений Тарковский

Бүгенге көн өчен мин җаваплы –
Сугыш алдындагы бер көнгә!
Ә иртәгә якты бу дөньяда
якты димәс аны беркем дә.

Нишли алам бәла каршысында?!
Кычкыралам, шакып ишеккә: 
– Азык әзерләгез, иртәгәгә
калдырмагыз эшне ничек тә!

Күп нәрсәгә әле өлгерәбез,
дәррәү күтәрелсәк хәл барда!
Йөзә белмисезме, өйрәнегез –
Берлингача бик күп елгалар!

Көтелмәгән хәлләр булмый калыр.
Ә иртәгә ирең, сөеклең
дүрт ел озынлыгы хәтәр юлга
чыгып китәр, җәһәт киенеп.

Онытмагыз: дошман көчле, явыз...
Ә бер малай:
– Без дә чыгарбыз,
фашистларны, чиктән үткәрмичә,
бүрек белән бәреп егарбыз! – 

Егерме миллион бүрек турында
тел дә тибрәтмәмен ул чакта.
Мин әйтермен: 
– Фашист масаючан – 
эләгер ул безнең пычакка...

                                               1975

ТИЛЕ ХАТЫН

Акырды ул сугыш турында:
кырык бер, кырык өч хакында...
Тораташ булдым мин, әйтерсең,
сугышлар гөрселди якында.

Бакырды дошманнар турында,
танклар турында шаулады,
Сталин турында гүләде...
Спекулянт, караклар калмады...

Иренә ул тугры икән бит.
“Овчарка” дигәннәр күпчелек...
Күзләре ут булып яналар –
әйтерсең алар шәм төпчеге.

Теленә закон бик салмады -
ул һаман кычкырды, ярсыды...
Дөньяда сугышка кадәрге 
фотодан күченгән кар төсе...
 
                                            1975

АЧКЫЧ

Беркемне дә фронт үтермәде!
Сугыш кырыс, ә сүз мәрхәмәтле:
Миллионнар хәбәрсез югалган – 
барысы да, соңгысына хәтле.

Кырык бернең җәендә югалган
минем бабам... Бәлки, хата кергән –
бер аяксыз фронтовик бит аны
кырык биштә Прагада күргән!

...Күрше төнлә торып чыгып керсә,
әй шыгырдый кипкән баскычлары... 
Әби сискәнә дә тынычлана,
алып китте, диеп, ачкычларын...

                                               1976

* * *
Июньнең егерме икесендә,
сугыш икәнен дә белмичә,
һәлак булган солдатларны уйлыйм –
көзән җыера җанны, ут эчәм!

Теге дөньяларда җыелганнар,
аптыраша алар, көрсенә. 
– Ни булды соң безгә, егетләр? – дип,
сорашырлар берсе берсеннән.

                                                   1976

ТОЛ  ХАТЫН

Ул онытмас аны беркайчан да – 
көче җитмәс... Инде беткәндер...
Искә төшерер ул кабергәчә
кырык бердә аның киткәнен,

похоронка килгәч, аны тоткач
ышанмыйча катып калуын,
йөрәк авыртуын чигерерлек
юатулы сүзләр табуын...

Ә аннары – филләр, яран гөлләр,
соңлап кылган гөнаһ, өткәне... 
Үлгәннәрне, һәлак булганнарны
оныттырганы һәм көткәне... 

Бергә булган елларына астан
өскә карап ята моңаеп...
Кәй тордылар... Сугышлар чыкмаса,
аерылырлар иде, мөгаен.

                                                 1976

ГАЗЕТА

“Правда”ның кырык бердәге
тупламы минем алда:
“Ирешәбез!”, “Тапшырабыз!”
“Узабыз!” гына анда.

Алдынгылар, җиңүчеләр,
төзелешләр гүләве...
Июнь. Егерме икесе.
Сугыш турында ләм-мим.

Ил чигендә инде янгын,
һәм кан ага елгалап.
Ә газетаның битләре
тып-тыныч сулу ала.

Инде күпме югалтулар
мәңгелек бизмәнендә.
Сугыш иртәгә керәчәк
газета битләренә.

...Исән калдык. Бу һөнәргә
без күптәннән өйрәнгән.
Газетаның яңа санын
почтальон бирде иртән.                 

                                         1976
 

КИНОГЕРОЙ

Экранда – мәхшәр, зилзилә,
җан өшеткеч мизгелләр,
Ләкин ул әлегә үлми – 
алда ярты фильм бар!

Сөеклесен кочасы бар,
бар фашистны таптыйсы...
Каһарманның үләчәген
бер уйлап та бакмыйсың.

Гаҗәеп гади логика!
Нервылар тынычлана.
Ышана кырык бердә үк
улын югалткан ана.

                                         1979
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев