Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йолдыз: Таркалуны көткән чакта Кирәк безгә берләшү...

Безне бик тә тырышалар Таркатырга, бүләргә. Туры килмәсен һичкемгә Милләт белән түләргә.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Йолдыз Шәраповага 10 апрельдә 60 яшь тула.  Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. 


БЕЗ БӘЛЕШ ТӘ, ТОРТ ТА ТҮГЕЛ

Нигә соң бу милләтемне
Бүлмәкчеләр кисәкләп.
Шулай итсәк, бөек халык
Югалыр дип исәпләп.
Андыйларны төп башына
Утырту кирәк шәпләп.

Таркалуны көткән чакта
Кирәк безгә берләшү.
Бергәләшеп киләчәккә
Туган телдә эндәшү.
Бер-беребезгә кардәшләрдәй
Бәхет- шатлык өләшү.

Кискәләргә торт түгел без,
Түгел зур итле бәлеш.
Әгәр бүленә калсак бүген,
Яман булыр безнең эш.
Һәркем бу хакта белергә
Һәм онытмаска тиеш.

Мишәрме син, типтәрме син –
Бөек татар баласы.
Ана телен киләчәккә
Сиңа алып барасы.
Милләтне исән-сау килеш
Бергә саклап каласы.

Аерылганны аю ашар,
Ә бүленгәнне – бүре.
Көтмәсен шул бүленүнең
Бик тә куркыныч төре.
Кара урманда адашсак,
Чәйнәр бүре өере.

Һәрбер сакауга бер милләт
Булмыйдыр ул, җәмәгать.
Сораганда «Мин татар!»  дип
Үз сүзеңне горур әйт.
Шикләреңне эчеңә йот,
Башыңны югары тот.

Шундый зур милләт баласы
Булганыңа сөен син.
Бабаң рухы, оныгың да
Синең белән сөенсен!

Безне бик тә тырышалар
Таркатырга, бүләргә.
Туры килмәсен һичкемгә
Милләт белән түләргә.
Бер йодрык булып калыйк без,
Теләмәсәк үләргә.
Шуны ничек аңлатырга
Бүген һәрбер җүләргә?!


БИЛӘР. ИЗГЕ ЧИШМӘ

Монда һәр таш тарих сөйли
Тыңлый белгән кешегә.
Монда күңел кайнап ташый,
Аннан туңып күшегә;    
Шәһри Биләр. Заманында
Атаклы булган, диләр.
Шул хакта сөйләргә теләп,
Исәме әллә җилләр?!
Гыйлем үзәге булган, ди
Ташпулат булган өйләр.
Кеше мескен ни эшләсен
Югалган әнә илләр.
Серле җир бу. Монда хәтер
Тарих капкасын кага.
Монда күктән йолдыз булып,
Борынгы бабаң бага.
Йокыга киткән җаннар да
Монда, гүя, терелә.
Бабайларга рәхмәт укып,
Куллар күккә үрелә. 
Без килмешәк токым түгел,
Алыплар нәселеннән,
Һәрбер ташка, һәр үләнгә
Батырлык яшеренгән.
Илен саклаган халкыма
Табигать һәйкәл куйган,
Гүя, тамган күз яшьләрен
Бер чишмә итеп җыйган.
Ә тулгач, ургып агызган
Биек тау үзәненнән.
Саркый бугай ул халкымның
Хәтере үзәгеннән.
Табигать һәйкәл куйган шул
Булмасын белгәч бездән.
Бу һәйкәлгә башың и, син,
Ихтирам белән тезлән.

Чишмә суы күз яшеме –
Нәрсәдер тама күздән..

Шуңа да ул шифалыдыр, 
Тылсымлыдыр шуңа да.
Игелек теләп, иман теләп,
Халкым җанын сугара.

МИН

Мин үземнән зур түгелмен,
Бары тик үзем кадәр.
Кичерегез, кемнәргәдер
Зуррак күренсәм әгәр.

Куркак, диеп кимсетмәгез,
Оятсызлардан качсам.
Йолдызларга буем җитә,
Аяк очыма бассам.

ТАҢ АЛДЫ

Төн. Дөнья дөм караңгы.
Күңелемне берәү какты,
Йокымнан уятты –
Илһам икән.
Хәл белергә килгән,
Икәү учак яктык,
Хисләр ташты, акты,
Очты чаткы.
Ул чаткыдан
Җиһанга ут капты.
Инде дөнья якты –
Таң атты!

ТАТАР ЗИРАТЫНДА

Каләмдәшләр, шагыйрь дуслар,
Күбәйдегез инде анда.
Артып торасыз һаман да,
Безне дә шул көтә алда.

Тик бер сорау яши җанда:
– Нишлисез сез икән анда?
Тик ятасыз дип кабердә
Ышанасым килми бер дә...

Шигырь тулган дәртле җанны
Куялмыйдыр туфрак күмеп.
Борчыласыз булыр, беләм,
Телебезнең хәлен күреп.

Күрешәсездер, йөрешәсездер,
Барасыздыр кунакларга...
«Туган тел»не сузасыздыр
Шулай күрешкән чакларда.

Бардыр әле берлегегез,
Рәисе туры Тукайдыр.
Талантлар күп инде сездә –
Урынбасар чал Туфандыр.

Бик күп анда сезнең ишләр:
Такташ, Зөлфәт, Мөдәррисләр...
Ник китәсез уйламыйча,
«Дөнья, – диеп, – безсез нишләр?»

Әйе, дөнья сезсез соры,
Туган телгә сез бик кирәк.
Талантлар да туа сирәк.
Сез киткәнгә сыктый йөрәк.

Татар зиратында йөрим
Бата – чума кар эченнән.
Кабат җиргә кайтарырга
Килсә иде дип көчемнән...


ОМСК. ВОКЗАЛ. ТӨНГЕ ӨЧ

Төн карасын ерта тальян тавышы
Себер каласында перронда.
Татарымның күпме моң-сагышы,
Сагынуы да сыйган бер моңга.

Шәһәр йоклый. Ә перронда бәйрәм –
Татар белән татар очрашкан.
Араларда озын юл ятса да,
Җаннар безнең бергә тоташкан.

Поезд китте. Тальян тавышы тынды,
Ә моңнары калды күңелдә.
Бүген менә яңа шигырь булып,
Кәгазь битләренә түгелә.

Кайда гына язмыш ташламасын
Син, татарым,  минем туганым.
Бу сәяхәт күзләремне ачты – 
Ярый, татар булып туганмын!


ЭТ ХӘЛЕ

Ул – сакчы эт, этнең дә
Төн шикелле карасы.
Хуҗасына тугры булган
Атасы да, бабасы.
Тугрылыкны ул алардан
Алгандыр мирас итеп.
Яши бөтен тирә-якны
Дер селкетеп, өркетеп.
Ак эт бәласен карага
Япкалыйлар еш кына...
Күп вакыты бәйдә уза,
Ә кайчакта – ычкына.
...Беркөн шулай чын ирекнең
Татыган чакта тәмен,
Бер көтү кәҗә күренде,
Бозып дөньяның ямен.
Бу хәлгә нинди эт түзсен,
Ул да уктай атылды.
Тотса, берсен чәйни иде,
Ярый, качып котылды.
Эт тавышына хуҗа чыкты,
Кулында озын таяк.
Этне кабат бәйгә куйды,
Һич тә тормады аяп.
Ә кәҗәләр йөгерешә,
Ә кәҗәләр иректә.
Ирекле буласы килә
Кара этнең дә бик тә.
Чылбыр калын, кадак та нык –
Ычкыну инде кая?!
Зур табакта аш чыгарды
Хуҗа малае бая.
Алдына китереп салды
Дәү бер сөяк тә, итле.
Бер сыер боты булса да,
Алмаштырмый ирекне.

Хуҗага ихлас тугрылык
Ирекне чикли икән,
Дөньяның бар ләззәте дә
Иреккә җитми икән.
Нигә кирәк булды инде
Кәҗәләрне куарга.
Нигә тик кенә ятмады?
Башы җитми шуңарга.
Имеш, ул бик яхшы сакчы,
Хуҗага хезмәт итә.
Гомерен дә жәлләп тормас –
Тугрылыкка ни җитә?!
Озак басып карап тордым 
Күңелләрем сызланып...
Күп күргән, күп өргән этне
Чын күңелдән кызганып.
Юк, юк чайкалма күңелем,
Чайпалма – түгелерсең.
Без дә шушы бәйдәге эт
Хәлендә түгелме соң?!


ДӨНЬЯ УЛ – МИН!   

Явызлыкны күрә-күрә
Кысылдылар күзләрем.
Замананы сүгә-сүгә
Кырысланды сүзләрем.
Бик үзгәрдек? 
Ник үзгәрдек?
Әллә дөнья, әллә мин?
Җавабын төгәл белмимен,
Күрәсең, дөнья ул – мин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев