Ирек тәме
Әгәр уйлана башласаң,
Нәрсә ул ирек диеп,
Йөреп кара көне буе
Кысан башмаклар киеп.
Җан һәм Тән
Әллә чын, әллә уйнап,
Баш әйтте: «Туйдым уйлап».
Күзем: «Туйдым елап», - ди.
Йөрәк: «Булмый чыдап», - ди.
Телем әйтә: «Туйдым, - ди, -
Гел ялган сүзләр сөйләп».
Колак әйтә: «Туйдым,...
Ирек тәме
Әгәр уйлана башласаң,
Нәрсә ул ирек диеп,
Йөреп кара көне буе
Кысан башмаклар киеп.
Җан һәм Тән
Әллә чын, әллә уйнап,
Баш әйтте: «Туйдым уйлап».
Күзем: «Туйдым елап», - ди.
Йөрәк: «Булмый чыдап», - ди.
Телем әйтә: «Туйдым, - ди, -
Гел ялган сүзләр сөйләп».
Колак әйтә: «Туйдым, - ди, -
Ишетеп нахак, гайбәт».
Аяк әйтте: «Юк артыннан
Туйдым, - ди, - йөреп, чабып».
Беркөн гәүдәм баш күтәрде:
«Дөньядан туйдым, арып.
Бер ял итәсем килә».
Күңелнең иң төпкелендә
Бер аваз ишетелә.
Әллә елый, әллә көлә.
Җан икән, иңри мескенкәй:
- Минем яшисем килә!
Хыял һәм чынбарлык
Хыял канатлы була,
Бал кебек татлы була,
Кояштай якты була.
Тик күп вакыт чынбарлык
Була көчкә чыдарлык...
Татар зиратында
Каләмдәшләр, шагыйрь дуслар,
Күбәйдегез инде анда.
Артып торасыз һаман да
Безне дә шул көтә алда.
Тик бер сорау яши җанда:
- Нишлисез сез икән анда?
Тик ятасыз дип кабердә
Ышанасым килми бер дә...
Шигырь тулган дәртле җанны
Куялмыйдыр туфрак күмеп.
Борчыласыз булыр, беләм,
Телебезнең хәлен күреп.
Күрешәсездер, йөрешәсездер,
Барасыздыр кунакларга...
«Туган тел»не сузасыздыр,
Шулай күрешкән чакларда.
Бардыр әле берлегегез,
Рәисе туры Тукайдыр.
Талантлар күп инде сездә, -
Урынбасар чал Туфандыр.
Бик күп анда сезнең ишләр,
Такташ, Зөлфәт, Мөдәррисләр,
Ник китәсез уйламыйча:
«Дөнья, - диеп, - безсез нишләр?»
Әйе, дөнья сезсез соры,
Туган телгә сез бик кирәк .
Талантлар да туа сирәк.
Сез киткәнгә сыктый йөрәк.
Татар зиратында йөрим,
Бата - чума кар эченнән.
Кабат җиргә кайтарырга
Килсә иде дип көчемнән...
Халәт
«Күзләрең ник кызарган бик?» - диләр -
Ана телем өчен еладым.
Болай да бит инде телем тешләп,
Еламыйча күпме чыдадым.
Тешләп тора торгач, мескен телем
Чак-чак кына калган өзелми.
Кан тамчылап торган ана телен
Кызганмыйча ничек түзим ди?!
Тик бу елау түгел чарасыздан,
Мескен бәндәнең бер шыңшуы.
Күз яшемне йодрыгыма сөрттем -
Рәнҗеткәннәр белсеннәр шуны.
Йөрәккә
Явыз язмыш сакалыңнан
Йөретсә дә сөйрәп,
Йоткан уттан күлмәкләрең
Бетсәләр дә көйрәп,
Дус дигәнең танавыңа
Төртсә йодрык төйнәп,
Гайбәтчеләр гайбәтеңне
Төкерсәләр чәйнәп,
Хаксызлыктан кысылудан
Туктый язса йөрәк,
Сагыш суын чөмергәндә,
Тутырып чиләк-чиләк,
Ялгышканда, адашканда,
Көч беткәндә йөдәп,
Кеше булып калучылар
Бүген бигрәк сирәк.
Күңелемдә тик бер теләк:
Соң сулышка кадәр
Кеше булып калыйк
Яме, йөрәк!
Бүре кагыйдәсе
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.
Муса Җәлил
Көн булсын, булсын төн
(Өйрәткән икән кем?)
Һаман шул бер канун,
Кагыйдә һаман бер.
Бүреләр ялгызы
йөрмиләр,
Өерләп киләләр,
кара, күр.
Бүреләр өере
Өзәрләр, чәйнәрләр -
Гайрәтле һәрбере.
Юк икән.
Өернең башында,
Иң алда
Иң-иң карт, авыру
өч бүре.
Гомерләр үтелгән,
Йомгак та сүтелгән.
яшәлгән, ашалган,
Гәүдәләр таушалган.
Ямьсезләр, хәлсезләр
Көчкә сөйрәлә үзләре,
Чак- чак салына эзләр.
Әмма шуңа карамастан,
Өердә алар алда.
Түгел бу шаян уйдырма,
Сүземдә юктыр ялган.
Өергә кирәк аларның
Тәҗрибәсе, акылы,
Шуңа данда, кайгыртуда
Барсалар да акрын.
Ни ышаныч,
нинди хөрмәт!
Аң куалый:
"Тизрәк - тизрәк", -
Шулай бару
тиеш, кирәк,
Типкәнчегә кадәр
Күкрәк читлегендә
Соңгы тапкыр йөрәк.
Алардан соң
килә төркем
Бер-берсенең
эзенә басып,
Гайрәтләре тора ташып,
Йөрәкләре яна ярсып,
Болар көчле,
Гыйфритнең нәкъ
үзе төсле:
Күзләр үткен,
Адымнар нык.
Әмма кызык -
Карт һәм хәлсез
бүреләрне
Киталмыйлар узып.
Аларның артыннан йөри
Тагын бер төркем бүре.
Алар да узып китмиләр,
Өергә ияреп йөри.
Аерылганны - аю ашар,
Ә бүленгәнне - бүре.
Кешеләрнең бу әйтемен
Хәтерендә ничек саклый
Бүреләрнең һәрбере...
Яшь аяклар йөгерек,
Әгәр китсә йөгереп,
Җилләрдәй җилкенеп,
Кирәкле җирләргә
җитәрләр
Иң алдан, иң элек.
Тик өер кануны
Рөхсәт бирми алай.
Ияреп барырга тиеш син
Көчеңә, яшеңә карамый.
Беләләр, бозмыйлар канунны,
Өернең артында йөриләр
Иң ярсу, мәһабәт бүреләр,
Ашыкмый баралар
Җай гына атлап кына.
Ата-баба кагыйдәсен
Бозмыйча, саклап кына.
Башларын иеп кенә.
(Үзләре киек кенә.)
Иң артта - иң көчле
Бүреләр...
Гомернең өйләсе.
Җитмәгән әле кич.
Аларда гайрәт-көч,
Үлчәүгә салмаслык,
Карашлар бик үткен,
Аяклар таза, нык.
Көчлегә, яшькә дә
Кануннар һаман да
шул ук бер:
Син көчле булсаң да,
Ажгырып торсаң да,
Булсаң да таза, көр,
Өердән аерылма,
Төркемне хөрмәт ит,
Бергә йөр!
Иң артта -
өернең башлыгы
Һәммәсен үткәрә
Күзеннән,
Югалтмый берсен дә,
Таный ул
Һәрберсен исеннән,
Эзеннән.
Шәфкате, гайрәте
Күренә күзеннән.
Сөенә - өере исән-сау
барсы да
Күр, ничек
тәртипле
тезелгән.
Көнен дә төнен дә
бүреләр
Гел шушы тәртиптә
йөриләр.
Канунны бозмыйлар,
Гөнаһка кермиләр,
Бер-берсен узмыйлар.
Ә бездә, кешедә
Замана көчледә -
Туктамый,
көтмиләр берсе дә,
Баралсаң,
ияреп барасың,
Булмаса,
егылып каласың...
Бүреләр өере
югалтмый,
Сакларга тырыша
бер-берсен.
Кешедән шәфкатьле
яраткан Ходаем
Нигә бу бүресен?
Көнләшеп үләрсең...
Нет комментариев