Мәдәни җомга

ЙОЛДЫЗ: БОЕК ТҮГЕЛ, БӨЕК БУЛЫР ТУКАЙ ЯШӘГӘНДӘ МИНЕМ МИЛЛӘТЕМ!..

Балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Мәдәният министрлыгының А.Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе Йолдызга (Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова) 50 яшь тулды. Шушы уңайдан аны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, каләмдәшебезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Дөнья ул - мин

Явызлыкны күрә-күрә,
Кысылдылар күзләрем.
Замананы сүгә-сүгә,
Кырысланды сүзләрем.

Бик үзгәрдек. Ник үзгәрдек?
Әллә дөнья, әллә мин?
Җавабын төгәл белмим,
Күрәсең, дөнья ул - мин!

Боек түгел, бөек

Ятим диләр, боек диләр,
Мескен диләр Тукайны.
Кем мескендер әле бүген -
Безме, әллә Тукаймы?!
Алтыннарга табынмаган,
Дан дип чабып абынмаган,
Җырлаган ул җанын ачып,
Ятмаган һич посып, качып.
Булган аның үз көе,
Булмаса да үз өе.
Ул заманда да булган бит
Маллылар, гаярь ирләр.
Базарларда сату иткән
Мәш килеп сәүдәгәрләр.
Тик аларның исемнәрен
Тарих себреп очырган.
Ятим, авыру Тукай гына
Килеп җиткән ул чордан.
Тукай калган һәм калачак!
Хәтер ич ул - мәңгелек.
Шагыйрь үзен кайгыртмаган,
Халкым, дип сызган элек.
Сөендергән, көендергән аны
Милләтенең күрәчәге-киләчәге.
Бүген дә ул халык бәгыренең
Мәңге шиңмәс газиз гөл-чәчәге.
Тукай түгел, без үзебез мескен -
Телебез ята үлем түшәгендә.
Янган шәм шикелле сызабыз без,
Хөр мәмләкәт тә юк әлегә.
Тукаебыз бездән бәхетлерәк,
Яшәсә дә кара заманда.
Ә замана кайчак ак булган соң?
Авыр әле менә һаман да.
Уйлаганын уеп әйтә алган -
Бүген кемдә андый кыюлык?
Кулларына каләм кысканнар да
Куркуыннан төшә коелып,
Көтеп ятып өстән боерык.
Юк, мескен дә, бичара да түгел,
Халкымның ул иң-иң кыю улы.
Җитми әле безгә бүген менә
Нәкъ Тукайлар кыюлыгы.
Җырлаган ул мәҗрух җанын ачып...
Моңа өстәп тагын ни әйтим?
Боек түгел, бөек булыр Тукай
Яшәгәндә минем милләтем!

Тугрылык бәласе

Ул - сакчы эт, этнең дә
Төн шикелле карасы.
Хуҗасына тугры булган
Атасы да, бабасы.

Тугрылыкны ул алардан
Алгандыр мирас итеп.
Яши бөтен тирә-якны
Дер селкетеп, өркетеп.

Ак эт бәласен карага
Япкалыйлар еш кына...
Күп вакыты бәйдә уза,
Ә кайчакта ычкына.

Беркөн шулай чын ирекнең
Татыган чакта тәмен,
Бер көтү кәҗә күренде,
Бозып дөньяның ямен.

Бу хәлгә нинди эт түзсен?!
Ул да уктай атылды.
Тотса, берсен чәйни иде,
Ярый, качып котылды.

Эт тавышына хуҗа чыкты,
Кулында - озын таяк.
Этне кабат бәйгә куйды,
Һич тә тормады аяп.

Ә кәҗәләр йөгерешә,
Ә кәҗәләр иректә.
Ирекле буласы килә
Кара этнең дә бик тә.

Чылбыр калын, кадак та нык-
Ычкыну инде кая?!
Зур табакта аш чыгарды
Хуҗа малае бая.

Алдына китереп салды
Дәү бер сөякле итне.
Бер сыер боты булса да,
Алмаштырмый ирекне.

Хуҗага эттәй тугрылык
Ирекне чикли икән.
Дөньяның бар ләззәте дә
Иреккә җитми икән.

Нигә кирәк булды инде
Кәҗәләрне куарга.
Нигә тик кенә ятмады -
Башы җитми шуңарга.

Имеш, ул бик яхшы сакчы,
Хуҗага хезмәт итә;
Гомерен дә аяп тормый -
Тугрылыкка ни җитә.

Тәрәзәдән карап тордым,
Күңелләрем сызланып,
Күп күргән, күп өргән этне
Чын күңелдән кызганып.

Юк, юк, чайкалма, күңелем,
Чайкалма, түгелерсең.
Без дә шушы бәйдәге эт
Хәлендә түгелме соң?!

Шагыйрь хыялы

(Баллада)

Ике шагыйрь яшәгән, ди
Ихлас хисләр илендә.
Шигырь-җыр иҗат иткәннәр
Пар былбыллар телендә.

Барча шагыйрьләр шикелле,
Алар да бик хыялый.
Икесендә бер үк теләк -
Күрү ташлы кыяны.

Бар дөньяга җанны ачып,
Басып берәр зур ташка,
Якынаймакчы булганнар
Мәңгелек ут-кояшка.

Карамакчы булганнардыр
Җиргә шул биеклектән, -
Кимме әллә шагыйрь җаны
Таулардагы бөркеттән?!

Шагыйрь җаны - яралы җан,
Шагыйрь җаны хыялый, -
Шуңа инде ул җаннарга
Шигырь кереп оялый.

Күзләрдән моңнар сирпелә,
Шушы ук моң - сүзләрдә.
Моңлы йөрәк хуҗасына
Җиңел түгел түзәргә.

Шагыйрь хыялы тормышка
Ашмыйча калмыйдыр ул;
Шагыйрь хыялын үлем дә
Сүндерә алмыйдыр ул.

Әҗәл моны белми бугай -
Сорамый алып киткән.
Кыя шагыйрьләр килүен
Бик озак зарыгып көткән.

Әй, син, Әҗәл, сиңа инде
Белергә кирәк күптән -
Нигә шагыйрьләрне алдың?
Моңсызлар әллә беткән?

Дөнья тулган алар белән
Кая карама хәзер.
Аларга нигә иманың,
Ни пычагыма хәтер?!

***
Кыя-ташка бардым беркөн,
Күрдем ике бөркетне.
Зәңгәр күккә томрылдылар -
Белмим, нәрсә өркетте?

Югалганчы карап калдым
Ике горур бөркеткә.
Берсе Әгъләм, берсе Зөлфәт -
Шик юк моңа бөртек тә.

Ачылмаган бөре

Җылы булгач, бер алмагач
Чәчәк ата кабаттан.
Юкса, тәүге таҗларын ул
Күптән җилгә тараткан.

Җимешләрен дә өлгерткән,
Балландырып, кызартып.
Ә аннары ялгыз калган,
Алмаларын озатып.

Моңсу булган бу агачка
Җимешләре калмагач, -
Беркөн яңа бөреләргә
Тулышкан бу алмагач.

Кояшның җылы нурлары
Бөре үргән җаныннан.
Кем җүләр дип, кем сокланып,
Уза аның яныннан.

Җанында бөре йөреткән
Тиздән чәчәк тә атыр, -
Шау чәчәкле төшләр керә
Инде ничәнче тапкыр.

Алмагач башын күтәрә,
Үлмәгән ич, ул тере!
Ботагында яшел учак -
Ачылмаган яшь бөре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: