Мәдәни җомга

ЫЗАНДАШЛАР (Поэма)

1. Аны безгә Кузай мукшылары* Чын күңелдән бүләк итәләр. Авылдашларым ул урман-кырны "Мукшы бүләге" дип йөртәләр. "Шобагатау" да - шобага салып, Безнең авыл откан урманнар. Татар аланнарны басу итәр, Мул уңыш үстерер уңганнар. Игелек һәм юмартлык күрсәтеп, Ызандашлар җирсез калмады. Җәйрәп яткан кырларда тир түгеп, Биргәнен ашап тамак ялгады. Хәзер...

1.
Аны безгә Кузай мукшылары*
Чын күңелдән бүләк итәләр.
Авылдашларым ул урман-кырны
"Мукшы бүләге" дип йөртәләр.

"Шобагатау" да - шобага салып,
Безнең авыл откан урманнар.
Татар аланнарны басу итәр,
Мул уңыш үстерер уңганнар.

Игелек һәм юмартлык күрсәтеп,
Ызандашлар җирсез калмады.
Җәйрәп яткан кырларда тир түгеп,
Биргәнен ашап тамак ялгады.

Хәзер Кузайда яши яңа буын,
Ызнакомнар китте дөньядан.
Кайтарыр идем дә мин аларны,
Булмый шул кайтарып яңадан.

Күз алдыма Вася дәдәбезнең
Тукмак урамыннан узганы,
"Саумы, Нури кордаш", - дип әтигә
Көрәктәй зур кулын сузганы.

- Ков мулят, Василий? 1, - диде әти
Мин шәйләгән мордва телендә,
- Мон базаров мулят 2, - диде дәдәй,
Чәчен тузгытып май җилендә.

- Кайтышлый безгә сугыл, - ди әти, -
Тамак ялгап, көч-хәл алырсың.
Базар юлы озын бит, Василий,
Арсаң, төнгә бездә калырсың...

Дәдә Вася фырт киенеп йөри:
Ефәк билбау буган биленә.
Кешелекле кеше ызнакомым -
Керә белә кеше хәленә.

Якшәмбе көннәрендә мукшылар
Тукмак аша йөри базарга.
Дуңгызлары да, авылга килеп,
Бакча "сөрә" - зыян китерә,

2.
Авылларда кунак төшерәләр
Җиргә кар яткач туган якта.
Данила дәдәй бичәсе белән
Сыйланалар бездә кунакта.

Мария түтәй, һай, бигрәк чибәр:
Ал чәчәкле яшькелт күлмәге;
Күлмәгендә гүя елмаеша
Җәйге бакчабызның бар мәге.

Мариябез - заман хатын-кызы:
Башына бәйләгән косынка;
Аякларына сыланып тора
Озын кунычлы шәп ботинка.

Кулларыма алып гармунымны,
"Барыня" көенә уйнатам.
Көмеш телләренә баса-баса,
Якын кунакларга күз атам.

Сикереп торды да Мария түтәй
Тыпыр-тыпыр бии башлады.
Кулларын уйната килештереп,
Бермәл иренә күз ташлады.

Гаиләгә яңа шатлык өстәп,
Бәйрәм килде Нури өенә.
Данила дәдәй чыкты уртага,
Ике кулын куеп биленә.

Очына мукшы, һай, тыпырдата,
Калын идән куя сыгылып.
Дөп-дөп баса, чүгә-чүгә бии -
Китмә, дәдәй, ялгыш егылып.

Кунакларыбыз, һай, пар килгәннәр:
Очынып бииләр, дәртләнеп!
Күрше авылда, татар йортында,
Күңел ачалар рәхәтләнеп.

3.
"Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң, мин басам!
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам".

Тальян гармун, тальян гармун
Йөрәкләрне җилкетә;
Мәҗлес түгәрәгенә,
Биючеләр бәйгесенә
Яңа парларны көтә.

Мыек сыпыра әтием,
Читек кигән әнием.
Чулпыларын челтерәткән,
Шома баскан җефетенә
Ник басмасын әтием?!

Әнкәм күзләре, һай, нурлы:
Нуры төшкән йөзенә.
Нечкә талдай, әй, бөгелә,
Озын толымы чайкала -
Күз тимәсен үзенә!

Калфагы ла, һай, калфагы,
Энҗе-сәйлән бизәкле.
Сикергәләп биегендә
Зәңгәр ефәк күлмәге лә
Гүя җилфер итәкле.

Әтиемә бик килешә
Кызгылт бәрхет камзулы.
Әнкәм каршында тыпырдый,
Ә мин тальян сайратамын -
Баш бала - Нури улы.

4.
Кышкы кыска көн төнгә авышты,
Бәлеш исе өйгә таралды.
Күп тә үтми мәшһүр татар сые
Табында үз урынын алды.

- Озак3, Данила, озак, Мария! -
Дип әти табынга чакырды.
- Пасиба, Нури, рәхмәт Мәчтүрә , -
Дип кунак дәдәй тамак кырды.

Малайларның сыйлы табыннары
Кайнар мичкә каршы почмакта.
Бер-беребезне уздырышып, һәй,
Без бәлеш ашыйбыз бу якта.

- Ярсак 4, Данила, - диде әтием,
- Мон ярсывин,5 Нури, - ди кордашы.
Ә Мария түтәй мактап куйды:
- Бик тәмле татарның бу ашы!

- Соңра чәй эчәрбез, - диде әни, -
Баллы чәкчәк, бавырсак белән.
Сәламәт һәм таза булыйм, дисәң,
Мәтрүшкә дә файдалы үлән.

Эчик әле чәйнең, һай, хушлысын,
Тәмен тоеп, тирләп чыкканчы,
Кошлар кебек сайраша-сайраша,
Көмеш самоварны екканчы!..

5.
Ызнакомнардан соң әти-әни
Кунакка китте Керкәлегә.
Бүген бездә аулак өй кичәсе:
Шакира апам җыйды кызларны.
Алар бәлеш ясый әлегә...

Хөрмәтле кунаклар бәйрәм иткәч,
Үз авылларына юл ала.
Тамыр җибәргән матур гадәтләр,
Еллар кичеп, һаман дәвам итә -
Киләчәккә карап, юл сала.

6.
Сагынам мин дус ызнакомнарны -
Күз алдымда, һаман хәтердә.
Дистәләрчә еллар артта калды,
Алар миңа исән хәзер дә.

Әтием йортына керәләр күк,
Бәлеш ашап, чәй дә эчәләр,
Саран лампадан иңгән яктыда
Кышын гүя гөрли кичәләр.

Әтиемнең еш әйткән сүзе бар:
"Яшик түгәрәктә әйләнеп,
Гөл-чәчкәләр бәйләме шикелле,
Шушы гөләндәмгә бәйләнеп".


* Мукшы - мордва халкындагы ике этник төркемнең берсе.
1 Ков мулят, Василий? - Кая барасың, Василий?
2 Мон базаров мулят - Мин базарга барам.
3 Озак - утыр.
4 Ярсак - аша.
5 Ярсывин - ашап туйдым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: