Мәдәни җомга

ҖӘЙГЕ ЯЛДА ЯЛ ИТЕП ТӘ КИРӘК БИТ ӨЛГЕРЕРГӘ...

Танылган шагыйрь Рафис Корбан, әлбәттә, өлкәннәр өчен дә яза. Әмма аның балаларны күздә тотып чыгарылган китаплары барыбер күбрәк, ягъни ул нәниләр һәм мәктәп укучыларын үз иҗатының үзәгендә тота. Менә бу юлы да шагыйрь «Мәдәни җомга»га балалар турындагы әсәрләрен тәкъдим итте. Әлеге сәхифәне яшь варисларыбыз укымыйча калмасын иде. Әхмәт 1 Әхмәткә...

Танылган шагыйрь Рафис Корбан, әлбәттә, өлкәннәр өчен дә яза. Әмма аның балаларны күздә тотып чыгарылган китаплары барыбер күбрәк, ягъни ул нәниләр һәм мәктәп укучыларын үз иҗатының үзәгендә тота. Менә бу юлы да шагыйрь «Мәдәни җомга»га балалар турындагы әсәрләрен тәкъдим итте. Әлеге сәхифәне яшь варисларыбыз укымыйча калмасын иде.


Әхмәт

1

Әхмәткә килде афәт,
Әхмәткә төште зәхмәт.
Мөшкел хәле Әхмәтнең,
Нишләргә белми Әхмәт.

Урамга чыкса Әхмәт,
Кайда гына йөрсә дә,
Әллә бар ул, әллә юк,
Күрми аны берсе дә.

Күрми үтте яныннан
Күрше кызы Алсу да;
Әнә, бара бер көчек -
Күрми хәтта ансы да!

Күрми үтте бер әби,
Күрми үтте бер абый.
Нәрсә булган боларга?
Әхмәт һич аңлый алмый.

Мәктәпкә барган иде,
Укытучы күрмәде.
Бик әйбәт булды әле,
Сорап интектермәде.

Тик шунысы бар тагы -
Сыйныфташлар күрмәде.
Хәтта партадаш кыз да
Һич игътибар бирмәде.

Ник берсе дә күрми соң?
Сәбәбе нидә икән?
Әллә кигән күлмәге
Күренмәс итә микән?

Нихәл итәргә инде?
Инде нишләргә инде?
Инде, инде, инде, инде...
Вәт шундый афәт килде.

2

Нишләргә белми Әхмәт,
Аптырап йөри Әхмәт.
Кулыннан бар эш китте,
Беләгеннән көч китте.

Кайгыга төште тәмам,
Хәлләре бик тә яман.
Җитмеш төрле шик аның
Миен бораулый һаман.

Пошканнан поша эче,
Баш чатный борып-борып.
Кан басымы - югары,
Температура - кырык!

Бер эссели, бер туңа,
Йә манма тиргә чума;
Калтырый, дер-дер килә -
Тиф микән бу, йә чума?!

Таш кискәнмени, арып,
Урынга ауды барып.
Нихәл итәргә инде?
Аңа нишләргә инде?

Бик авырта башы да,
Бик авырта эче дә.
Керми хәлен белергә
Ичмасам бер кеше дә!

Каян килгән афәт бу?
Каян төшкән зәхмәт бу?
Менә шундый бәлагә
Тарган бахыр Әхмәт бу.

Белми Әхмәт нишләргә:
Кемгә серне чишәргә?
Кемнән киңәш сорарга?
Инде ни хәл итәргә?

3

Ә сез, нәни дусларым,
Беләсездер, әлбәттә,
Нинди киңәш бирергә
Кирәклеген Әхмәткә.

Әйтәм инде, әйтәм бит,
Аны беләсез сез дә.
Моның сере бик гади,
Хикмәт бары бер сүздә!

Әгәр инде башкалар
Сине күрсеннәр дисәң,
Яннарында син барын
Әгәр белсеннәр дисәң,

Кирәк алдан үзеңә
Берәрсе күренүгә,
«Саумысыз!» дип дәшәргә,
Кирәк исәнләшергә.

Дуслар, әгәр берегез
Шул Әхмәтне күрсәгез,
Күрмәмешкә салышып
Берүк үтеп китмәгез,
Үзенә шул хикмәтле
Сүзне әйтә күрегез.
Үзегез дә һәрвакыт
Исәнләшеп йөрегез.

Ньютон законы

Бүген алмагач төбендә
Ята идем ял итеп,
Маңгаема зур бер алма
Килеп төште шалт итеп.

Шул чагында искә килеп
Төште физик Ньютон.
Алма аңа бөек ачыш
Ясарга бит булышкан.

Тукта, тукта, нинди ачыш
Ясаган соң әле ул?
«Алма агачыннан ерак
Төшми», дигән мәле ул?

Юк ла, монсы мәкаль бугай,
Законы аның башка...
Зиһенне чуалтты алма
Төште дә минем башка.

Ни арада онытылган,
Башымда җилләр исә.
Былтыр гына ул законны
Үткән идек югыйсә!

Укытучы абый белсә,
Шаккатып торыр иде.
Ньютон бабай ишетсә,
Колакны борыр иде.

Миннән хәзер алмагач та
Көләдер күк тоела:
Ньютон законын раслап,
Тып-тып алма коела.

Су анасы

Авыл малайлары белә
Барсы да, -
Су анасы дигәннәре
Бар суда.

Яши суның ул иң тирән
Төшендә.
Аулак җирдә, куе таллык
Эчендә.

Күргәнем бар, төшкәч бер су
Керергә -
Чыккан иде чәчен тарап
Үрергә.

Зифа буйлы, сылу, чибәр
Бу хатын.
Кулындагы тарагы да
Саф алтын!

Ул чәченең озынлыгы -
Тезеннән!
Шыбыр-шыбыр су агадыр
Үзеннән.

Мин тарагын урламадым
Урлавын.
Үзенә дә бик кирәк бит
Ул аның.

Урласам да, төнлә өйгә
Киләчәк,
Әни аңа тарагын тиз
Бирәчәк.

Нигә кеше әйберсенә
Тияргә?
Үзен күрү дә бик кызык
Сөйләргә.

Мин жәллим дә кайчак шәһәр
Баласын, -
Күргәне юк аларның Су
Анасын.

Әни эш кушып тора

Каникулда көч җыярга
Кайтардылар авылга.
Җыясы да, белмим генә
Кайдан көчне алырга?

Дәү әнием гел эш куша:
«Идән себер, су китер,
Үлән җыеп кайт бозауга,
Бакча чүбен утап кер!»

Көч җыярга һич вакыт юк -
Бу авылда эш тә эш.
Шулкадәр эш эшләр өчен
Миңа күпме кирәк көч!

Буш вакытта дуслар белән
Йөгерәм су керергә, -
Җәйге ялда ял итеп тә
Кирәк бит өлгерергә.

Санаулы көн тиз үтә шул,
Үтте каникуллар да.
Белми калдым - үскәндерме
Беләктә мускуллар да.

Кызык булды: яллар үтеп,
Өйгә кайткач, әниләр
Эш кушалар: «Син бит хәзер
Көч җыеп килдең», - диләр.

Белдем инде эшли торгач:
Беләккә көч кертә эш.
Әниләр эш кушып тора,
Артып тора кулда көч.

Безнең бозау

Бозау мине бик ярата,
Арттан йөри - һич калмый.
Авызыңны ачып торсаң,
Сөзәргә дә күп алмый.

Уйнаса да, шаяртса да,
Сөзешергә яратса да,
Үгез түгел ул, бикәч -
Сыер булыр ул үскәч.

Сыер булгач, безгә бозау,
Тәмле сөт, ди, эчерәм...
Шуңа күрә ярар инде,
Сөзүен дә кичерәм.

Әйбәт һәм начар турында

Әйбәт кыз
Әнисенә булыша -
Савыт-саба юыша,
Тузан сөртә, идән юа,
Керләрен дә уыша.

Начар кыз
Шапшак китап-дәфтәре,
Пычраткан күлмәген,
Тырнак асты кап-кара,
Чәчен тарап үрмәгән.

Әйбәт малай
Трамвайда урын бирә
Кызларга, өлкәннәргә.
Рәхмәт, диеп әйтә белә
Яхшылык иткәннәргә.

Начар малай
Нәниләрне кыерсыта,
Бәбиләрне елата,
Уйнаганда этеп ега,
Кызларның чәчен тарта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: