Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Әйе, мин – гап-гади бер якут. Яшимен елмаеп һәм балкып...

Төртмәле сүзләрне, гайбәтне  Күтәрү җиңелрәк, катырсам боз итеп.

22–24 июньдә Саха (Якутия) Республикасында Татарстан 
Республикасы көннәре уза. Шул уңайдан газета укучыларыбызга 
якут шагыйрьләренең шигъри шәлкемен тәкъдим итәбез.


Семён ПОПОВ – СЭМЭН ТУМАТ 
(1944), Якутиянең халык язучысы

             * * *
Әрләшүләр була инде кайчак,
Үпкә-кинәләр дә булгалый.
Күзне йомам үз-үземне тыеп,
Тик әрнүләр генә югалмый.

Искә төшә шулчак синең белән
Иң беренче безнең кичке аш –
Син пешергән коймакның хуш исе,
Һәркайсысы –
Нәни бер кояш.

Кинәт онытыла әрләшүләр,
Хатирәдән күңел җылына.
Әйтерсең лә янә башлыйбыз күк
Безнең озын гомер юлын да...
              Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе.

 

Наталья ХАРЛАМПЬЕВА 
(1952), Якутиянең халык шагыйре

             * * *
Мин – көчле хатын-кыз. Мин – якут.
Яшимен елмаеп һәм балкып.
Берәү дә кулымнан алмады,
Чанама тәүге юл салмады.
Берәү дә таягын бирмәде,
Ярдәмен күтәреп килмәде.
Аллага шөкер, дим, әле дә
Калганмын мин шушы хәлемдә.

Тырыштым, ихтыяр белдердем,
Үземнең атымда җилдердем.
Өлешкә тигәнне сайладым,
Иҗатта яшәдем, кайнадым.
«Бөеклек» чире дә йокмады –
Кыргый хис тамырда туктады.

Әйе, мин – беркатлы, самими.
Кешеләр: «Син үтә гади, – ди, –
Илһамлы акылың астарак,
Чәчеңнән дә хәтта кыскарак...»

Әйе, мин – гап-гади бер якут.
Яшимен елмаеп һәм балкып.
Барысын ишетәм дә күрәм,
Җаныма кояштан нур үрәм.
Ә болай яшәве рәхәт тә,
Куркыныч та кебек, әлбәттә:
Мең үлеп, мең кабат терелеп...
Һәм тыштан таш кебек күренеп...
                  Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе.

 

Виталий ВЛАСОВ 
(1960), шагыйрь, композитор

СҮЗ

Минем галәм – 
Табигатьнең сере.
Ә табышым – 
Сүз көче, ул – тере.
Сахам минем
Гаиләм – табигатьтән.
Туган телем –
Аллаһ биргән сут-тәм!
Сүз – яшәүнең башы, 
Сүзне хөрмәт итәм.
Балалар да аны
Белми димәм бүтән.

Үлемсездер ул тел,
Тередер гел бу тел.
Күзләр күргән дөнья
Булмас ансыз бөтен!

Сүзләр сайлап алдым:
Алар энҗе сыман.
Ачышымнан исә
Ачылыр күк томан...

Минем сүзләремнән
Сахам булыр үзгә.
Җырларымны бары
Багышлыйм мин сүзгә!
                Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе.

 

Елена СЛЕПЦОВА – КУОРСУННААХ 
(1964), шагыйрь, прозаик

САХА ХАЛКЫ ШӘҖӘРӘСЕ

Борынгыдан безнең тамырларда
Төркиләрнең кайнар каны аккан.
Шул кайнарлык белән ярсуланып,
Далаларда безнең атлар чапкан.
Яшь булса да, карт булса да якут,
Дошманыннан көчле рухы аның.
Чал гасырлар аша безне алга
Әйдәп бара рухы Чыныс Хаанның1 .
Үзен санламаган бәндәләрнең
Кан тамырын өзгән безнең халык.
Беркем безгә киртә булалмаган,
Ташлаганбыз барсын юлдан алып.
Безнең атлар тояклары белән
Барабаннар кагып алга чапкан.
Халыкларга бөек оран салып,
Дөнья буйлап ташкын булып аккан.
Без ирекне кымыз итеп эчтек,
Дан җырладык бөек Олоңхога.
Таш һәм мүктә безнең эзләр ята,
Шәҗәрәбез безнең – Якут-Саха!

1 Чыныс Хаан – якутларда язмыш алласы.
               Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

 

Елизавета МИГАЛКИНА 
(1973), шагыйрь 

             * * *
Бар нәрсәдән разыймын мин бүген
Яшьни бирсен, әйдә, яшеннәр!
Упкын сыман җирнең киңлегенә
Иң кадерле серне яшерәм.

Изге теләк юллыйм болыт аша,
Мактау булсын кояш нурына!
Канат кагып, иркен сулыш алып,
Кабат очам хәят юлына.

Бер борылып күккә баккан идем,
Алсулана җәйгор эзләре.
Иң кадерле серем белән бергә
Эреп бетте яшен, түзмәде.
             Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе.

 

Яна БАЙГОЖАЕВА 
(1977), шагыйрь, кинопродюсер 

 
             * * * 
Гыйнварның зәмһәрир һавасын 
Сулыймын йотлыгып.
Һәм үтеп чыккысыз томаннар эченә 
Чумамын омтылып. 
Төртмәле сүзләрне, гайбәтне 
Күтәрү җиңелрәк, катырсам боз итеп.
Бәхетсез көннәрем очырам кышларның 
Чиксез ак куйнына бәс итеп.
Җанымны сызлаткан югалту ачысын,
Күңелем әрнүен басам да. 
Мин алга атлыймын, 
Хәл җыеп аякка басам да. 
                     Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

 

Зинаида АРХИПОВА 
(1980), шагыйрь, нәшир

             * * *
Борылып карасам – суынган эзләрем
Һәм кырау болынның гөлләрен көйдергән.
Төн ката җан өзгеч җил улап шом сала,
Юлларым мәңгелек көртләргә күмелгән.

Сәдака соранган хәерче хәлендә
Күкләргә кул изәп ялвардым догамда.
Асылда, мин кысыр хәсрәттән көйгәнмен, 
Йөрәкне көл итеп, калмаган дуслар да...

Йөрәгең кушканча яшәү ник тыелган –
Дөньяның йөгеннән бушанып, күз яшьсез?
Тукталып хәл эстәр урыным, син кайда?
Юл башы кайда һәм... без кая барабыз?
                             Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе.

 

Александра МАТВЕЕВА – ДОЛГУРА (1983), шагыйрь

ИЗГЕ АЛТАЙДА
    (Циклдан)
Кан кардәшләр газиз бишеге ул –
Гүзәл Алтай тарта мине дә!
Колын кебек юксынамын аны
Яшел киңлек – изге җирен дә.
Ачыласым килә уйларымда
Әдәп рөхсәт иткән кадәрле.
Көнлек мәшәкатьләр шатлыгында
Ихтыярны туплау кадерле.
Кан кардәшләр, кайда икән соң сез?
Сез саклаган таулы ил кайда?
Күтәрелеш, очу мәле сезнең
Сер артында булсын тик, берүк.
Хөсет уйлы явыз бәндә-җаннар
Эз салмасын синдә тибенеп.
Яшьләреңнең дәртле җырулары
Айыл  өсләп рухын ныгытсын.
«Җакшылар!»  дип якты сәламләүләр 
Атлы халык җанын җылытсын.
Бабаларның утын саклаганда, 
Сезнең дәрман ашсын Күккә!
Гүзәл Алтай төбәгендә калды сөю:
Тауларына, Күккә, Бөркеткә...
                      Гөлүсә БАТТАЛОВА тәрҗемәсе.

 

Рөстәм КАЖЕНКИН 
(1985), шагыйрь, тәрҗемәче 

ТОРМЫШ ТУРЫНДА

Ала карга белән бергә
Өн сала Күк-Ата.
Сөйләк белән әкият уртак
Туганда ир-атка.

Ир кешегә якын күкнең
Гөлдерәү тавышы.
Урта дөньяда мөкатдәс
Ысыах вакыты.

Әгәр егет уйга чумса,
Тере үлән сула.
Кояш кереп югаладыр
Болыт арасына.

Ә ир-егет киткән чакта,
Җил белән Күк-Ата –
Юлы кыскамы, озынмы –
Аны искә ала.
                Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе.


Гаврил АНДРОСОВ 
(1985), шагыйрь, публицист, тәрҗемәче 

             * * *
Йомшак кар яуды. Узган төндә... Кинәт...
«Чана кары яуды», – дип әйтер иде,
Ала үгезен җигеп, ерак бабам,
Күз карашын алыс офыкка төбәп...

Иске ас тунны җилкәмә салып,
Саха – Сайсары  җирләре буйлап
Мин атлап киләм, тиз атлап киләм,
Ихаталарның тынлыгын җыйнап.
Чылбыр тагылган, йозак эленгән
Эт тормышына шом-шөбһә өстәп,
Буш һәм бормалы урамнан барам...
Эт өргән тавыш килгәндәй... тешләп.

Әле бик иртә. Әле караңгы.
Кинәттән генә тамагым ачты.
Бер утыруда зур гына кисәк
Ит ашар идем... – Уйлар таралды...
                       Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев