Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

ХӘЙДӘР: Китәр чакны сизгәнгәме, Бераз гына ямансу...

Юрамыйк язмышка бәхетсез киләчәк – болытлы көннәр дә яшенләп көләчәк.

Танылган шагыйрь һәм прозаик Хәйдәрнең (Хәйдәр Гайнетдинова) тууына 70 ел


АВЫРЫП ЯТКАНДА

Сәләмәгә төренеп китеп барды
шатлыкларым җилләр уңаена.
Алгысынмас инде дигән идем,
йөрәк типми әле үз җаена.

Кай тарафтан исә җилләр бүген,–
үтеп-сүтеп йөри тәрәз шакып.
Сак кылансын иде, беләдер бит –
тәрәзәләр минем күптән ватык.

Тышта хәзер язмы, көзме икән,
яңгырмы ул коя шыбырдатып?
Ә бүлмәгә тулган караңгылык,
иртәме бу, кичме – кайсы вакыт?

Кайсы фасыл икән табигатьтә,–
уйлап тап син менә кырын ятып.
Акылыннан язган билгесезлек
кысып ала шулай чытырдатып.

Табигать тә бәлки аңламыйдыр –
Кешелектә хәзер кайсы вакыт?
...Өй түрендә миләш, сорау кебек,
әкрен генә тора тәрәз шакып. 


        * * *
Сызылып керде җанга карурманның
ераклардан килгән шаулары.
Шуны гына көтеп торган гүя –
тынгысыз җан кушылып шаулады. 

Шаулады ул.
Бөтен уй-фикерләр
әверелде көчле шау-шуга.
Нигә әле һәрбер күренешне
кабатларга шулай ашыгам?!

Тамчы булып тамам – яңгыр яуса,
чәчәк атам кинәт болында.
Узган юллар күмелеп кала алмый –
маңгаема сызыла, кулыма.

Тиешмени кеше, шатлык килсә,
гел елмаеп кына йөрергә,
кайгы-хәсрәт ишелеп төшсә әгәр,
күз яшенә әйләндерергә?..

Күңелләргә керсен шау-шулары,–
урман мине шундый сагынган.
Шаулый-шаулый шулай җырлар туар
һәм яңгырар моңлы «Карурман».


ГОМЕР ЮРАУ

Урманнарга керсәм, җырлар сузам,
сайрар кошлар җырны тыңласын.
Санамасын кәккүк елларымны,
онытсын ул бөтен дөньясын!

Каян белсен кәккүк хыялымны –
ул бары тик бер ел юрады.
Бер авазын мең кат яңгыратты
туган якның якты урманы! 


       * * *
                   Дусларга

Ни генә күрсәк тә,
юрамыйк яманга.
Лаеклы булыйк без
бу якты заманга. 


Юрамыйк язмышка
бәхетсез киләчәк –
болытлы көннәр дә
яшенләп көләчәк.

Табигать кызганмый
биргән бит моңнарны –
ачып сал күңелеңне,
тылсымла дөньяны.

Яшикче риясыз.
Олы җан каршында
йөрәккә әйләнер
мең еллык ташың да! 

 

БЫЕЛ

Урманнарда йөри көз рухы,
килеп чыга тып-тын аланнарга;
әкрен генә килеп пышылдый да
якты көлү кала чаганнарда.

Көзге урман көлә яна-яна!
Уйламый да җирдә салкын барын.
Хәтерләми бугай аланнары
ап-ак көртләр күмеп киткән чагын.

Кошлар инде оча җылы якка.
Ә яфраклар ничек торсын чыдап:
иярергә теләп талпына да
ут бураны булып кала уйнап...

Котыбыңны хәтта эретер төсле,
ут бураны булып уйный урман!
...Гамьсез генә йөрим аланнарда,
салкын кышлар быел килмәс сыман. 


       * * *
                Аксакаллар

Олыгая дөньялар да...
Кояшлы көзге басу.
Бер яшел чагы узса,
табигать тә ямансу.

Өметләнмим яшәренү
яшьләргә килгән яздан.
Кемгә дә китәр алдыннан
хәтерләп йөрү язган. 

Бар да кала яңаларга:
йолдызлар һәм аебыз.
Гомер чыгышыннан идек,
шунда кайтып баербыз.

Чал чәчләрдән күчәр безнең
ап-ак төс каеннарга,–
үч тотмадык дөньялыкка,
башларда кайгы барга.

Исән-имин кала бар да,
кояшлы көзге басу.
Китәр чакны сизгәнгәме,
бераз гына ямансу. 


ИДЕЛ

       I
(уй килә)

Аягүрә баса Идел,
агарынган дулкыннары,–
Идел-суга аккан, ахры,
бабамнарның кайнар каны.

      II
(иске Казан)

Чаңы белән чиркәү
күккә кереп баткан.
Мәчетләре тора
киенгән дә актан.

Халкым өчен монда
хәләл таңнар аткан,
җылы җилләр искән
бары кыйбла яктан.

Мәчетләре тора
киенгән дә актан.
Сөембикә сөйли
ил тарихын яттан. 

       III
(яңа Казан)

Сөембикә сөйли
ил тарихын яттан.
Ае гына аның
инде күккә ашкан.

Төннәре дә балкый,
чагылдыра нуры.
Урамнарга тулган
моңлы татар җыры.

      IV
Ага Идел.
Күкрәгендә аның
йөрәк булып ап-ак кояш ята.
Идел безне нәкъ мәҗүси иткән,
табындырган менә шушы якка.

Яратканбыз Идел-Әтилне без.
Газиз халкым борын-борынгыдан
суларның да эчкән кояшлысын.
Без, мөгаен, Кояш ыруыннан!

       V
Аягүрә баса Идел 
һәм түгелә күңелеңә.
Табындырырга тели ул
һәр кешене Ил-җиренә.


       * * *
Хәерле юл теләп калдык
куллар болгап,
тезелешеп кошлар китте
җылы якка.
Яшел язга туганнарча
сәламнәрен
җибәрә көз кош кәрваны –
очар хатта.

Агач башларында калды
оялары,
калган иде камышлыкта,
кыяларда.
Күренмиләр – кар-буранга
түзалмыйча
җылы якка очкан бугай
оялар да...

Кайтыр алар язлар җиткәч –
сау булсыннар.
Нәрсә бар соң кыйммәтрәк
сау булудан?!
Каршы алырга кошларны
бергә-бергә
ак кар ерып язга киттек
туры юлдан.


       * * *
                       Мөдәррис Әгъләмовка

Әйтерсең лә җирдә кыш булмаган,
әйтерсең лә җирдә яз гына.
...Очраштырды безне Аккош күле.
– Языламы шигырь?
– Языла!

Хәл сораштык шулай.
Мондый язда
тән языла, җаннар языла.
Рәхәтләнеп китә җаның-тәнең,
җан язылса, шигырь языла.

Сакла менә шушы рухыңны,
куырылып төшмә салкында.
Сүсәрттеләр көрәш дәртле сүзне:
Салкында да ян син ялкында!

Кайта әнә яңа мәгънә алып
шушы сүзләр шагыйрь телендә:
– Ялкында шул минем йөрәгем дә,
Ялкында шул минем телем дә...

Кычкырулар була вакытлыча,
булыр инде, булыр аз гына...
Үз сүзендә торыр шагыйрьләр бар:
– Куырылмый шигырь, 
                                       языла! 


       * * *
Үз гомерендә бу дөньяның
табалмаган ямьнәрен
уйлап карарга булса да
хакы бардыр бәндәнең!

Тургай моңы юды күңелемне
                                          агарганчы.
Әйтмәсеннәр: гел сагыштан
яралгандыр бу бала...
Әй, җырладым,
онытылдым бер мизгелгә...

Хәтеремнән алга күчте учаклар,
тагын бер кат янарга вәгъдә итеп.
Юл чатында көтеп торыр үсмер кыз
гомеремнең шул турына җитүен.

Учларыма кысып шәфәкъ нурларын
төнге урамнан кешеләргә йөгердем.
Эзләп таптым көлеп торган әнкәйне,
кочакладым күземнән яшь тамганчы.

Тургай моңы юды күңелемне
сабыйланганчы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев