РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган удмурт әдибе, Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергига шушы көннәрдә 55 яшь тула. Байтак татар шагыйрьләренең әсәрләрен удмуртчага тәрҗемә кылып, китап итеп тә бастырып чыгарган ("Салават күперенең татар төсләре" (2005), "Габдулла Тукай. Шигырьләр" (2011) каләмдәшебезне без күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары...
РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган удмурт әдибе, Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергига шушы көннәрдә 55 яшь тула. Байтак татар шагыйрьләренең әсәрләрен удмуртчага тәрҗемә кылып, китап итеп тә бастырып чыгарган ("Салават күперенең татар төсләре" (2005), "Габдулла Тукай. Шигырьләр" (2011) каләмдәшебезне без күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
Чишмә
Төнге күбәләкләр...
Һәм йолдызлар...
Әверелгән төнге чигешкә...
Төнге күләгәләр, уйлар кебек,
Елышалар әнә инешкә.
Ә бит тирән удмурт чишмәләре
Күптән дә күп, түгел мең генә...
Борынгы һәм изге чишмә телен
Аңлый икән хәзер кем генә?
Ә мин тоям, сизәм - аңлый алмыйм...
Удмурт чишмәләре моң гына.
Мин аңлыйм да, аңламыйм да кебек -
Нидер сөйли алар тын гына...
Аңлыйм кебек, әмма хәтерләмим…
Ул серле тел юкса канда бит;
Удмурт чишмәсенең бик борынгы
Изге теле минем җанда бит.
Ноктюрн
Кара болыт, кургаш болыт
Баш очында...
Караңгы.
Зур күләгә алсуланып
Битем буйлап
Таралды...
Күз алларым томанланды.
Иреннәрем
Калтырый.
Куинджи гына ай булып
Зәңгәр күктә
Ялтырый.
Удмурт гурты*
Талгын гына күктә ай чайкала,
Соңгы әңгәмә дә тынып калган.
Махмырдагы күршем күзләредәй -
Чишмәләрнең суы тоныкланган.
Төнге йонлач күбәләкләр оча...
Нигә безнең генә як тулы моң?
Авыр йокы басып китә әнә
Моңсу тәрәзләрнең яктылыгын.
Йолдыз тулы буа...
Әйтерсең лә
Ауган анда төнге карт агачлар,
Йокымсырап яткан хуҗалы йорт,
Кырмыскалар белән сандугачлар...
Ниләр көтә сине киләчәктә?
Син исәнме әле, удмурт йорты?
Ниләр булыр синең, минем белән,
Удмурт гурты?
...Удмурт гурты.
...Удмурт гурты.
* Гурт - удмуртча авыл.
Минем өрәк
Бервакыт кара урманнан
(Ничектер җаен таптым)
Ипи белән кызыктырып
Мин өрәк тотып кайттым.
Тотып өйгә алып кайттым,
Сыйладым каным белән.
Йөри минем күлмәгемнән,
Минем ыштаным белән.
Йөри хәзер рәхәтләнеп
Кешеләр арасында.
Минем исем бик килешә
Бу өрәк баласына.
Ничек урманга барганмын,
Ничек аны тапканмын?
Хәзер аңлыйм: өрәкне мин
Юкка алып кайтканмын.
Ә күршеләр - гел урманда...
Бар икән йөрәкләре.
Ничек очрамый торгандыр
Аларга - өрәкләре?..
Чыбыркы сагышы
Әллә кайдагы авылда
Калган атның бөтен көче.
Абзарында моңсуланып
Яту аның бөтен эше.
Шәпле чагын хәтерләми,
Солы тәмен оныткан ул.
Ашаганы - кипкән печән...
Шуңа күрә боеккан ул.
Хыялланып ята ул ат.
Бар хыялы - яз җиткерү,
Язлар җитеп, эш башлангач,
Хуҗасыннан бер җиктерү...
Йокымсырап ята ул ат,
Төштә күрә тай чакларын,
Эштән арып егылса да,
Тормышлары май чакларын...
Ә авылда дүрт йорт калган,
Карт карчыклар тартмый махра...
Ә яз килә! Бу язда да
Атка эшләр булмас, ахры...
Аны хәзер чистартмаслар,
Алдына солы салынмас,
Сыртына чыбыркы белән
Сыздыручы да табылмас -
Элекке хуҗасы кебек.
Яңадан
Йокыга талган урамда
Тагын утлар кабына.
Шыгырдавык кардан атлыйм...
Уйга хәтер кагыла.
Элгәрләрнең шәүләләре -
Үтеп китә терәлеп.
Әнә - бабам, әнә - әбкәм...
Карап калам төбәлеп.
Бар да урам буйлап бара.
Кара кар ява гына.
Әнә әнкәм узып китте...
Яшь иде яңа гына.
Шушы юлга береккән җан.
Тәнем авыр - атларга.
Ә җаным минем - еракта,
Карлар аграк якларда.
Кар астында буа йоклый.
Күмгән атам йортын да.
Ерактан бер моң агыла...
Зинһар өчен, җыр, тынма!
Яңа кояш күзен кыса:
"Яшәгез, яшә!" - диме?..
Итек тавышлары килә -
Шул юлга дәшә мине.
Айги
Шау чәчәк - алтын әфлисун...
Карлы чуваш кырында.
Әфлисунда - миләш тәме...
Тылсым да ул, ырым да.
Китапның күз яше белән
Елый бит ул җырын да.
Корыган алтын әфлисун...
Карлы чуваш кырында.
Җыр җырлап бетерә алмау
Карт удмурт ята үләргә:
Кулына тоткан шәмен,
Күреп бетергән төшләрен,
Җылыталмый түшәген...
Искә төшереп бетергән
Читтәге якыннарын,
Чордашларын, туганнарын,
Яраткан хатыннарын...
Эңгер-меңгер куелана,
Удмуртның көче бетә,
Бар көче теге дөньяга
Акрынлап күчеп бетә.
Иреннәр нидер пышылдый,
Үзе дә сизми бугай:
Имезлек эзләгән кебек
Догалар эзли бугай...
Килүләр ничек булгандыр? -
Китүләр шундый әче.
Соңгы сүзен ишетәдер
Телевизор да мәче...
- Кала кызлар... кочылмаган,
Көмешкәм... эчелмәгән,
Җырларым - җырлый алмаган,
Елларым - кичелмәгән...
Җәйләмәгән җәем кала,
Кышламаган кышларым...
Җиңелмәгән дошманнарым,
Сыйламаган дусларым...
Кылынмаган гөнаһларым,
Биелмәгән биюем,
Табылмаган байлыкларым,
Алынмаган киемем...
Мин берсен дә алып китмим,
Калдырам бүтәннәргә.
Рәхәтләнсеннәр соң, әйдә!
Үпкәм юк үткәннәргә...
Миңа салкын. Аягыма
Ябыгыз куфайканы;
Уң якка - юрган, сул якка
Солдатканы-Файканы...
...Карт удмурт үләргә әзер:
Мыек бөтереп ята,
Удмурт аллалары хорын
Җырлап бетереп ята.
Җитмәсә әле Ходайдан
Нидер үтенеп ята.
Үләргә ята... Әҗәлен
Һаман көттереп ята...
Гомеренең бар серләрен
Качырып ята ул карт,
Үз артыннан карчыкларны
Чакырып ята ул карт...
Яки
Туган йортлар юкка чыкты.
Махмырдан онытылды...
Попса басымы астында
Удмурт җырлары тыны...
Урманда сәер кош йоклый:
Ни ябалак, ни тиен...
Елгада тик ротан калган...
Чын, чукынып китием.
Буталышып бетте инде
Уйларымның чикләре...
Әллә эчеп исердем мин,
Әллә эчү җитмәде.
Роберт МИҢНУЛЛИН тәрҗемәләре.
Нет комментариев