Мәдәни җомга

Вазыйх ФАТЫЙХОВ: Заманасы катлаулымы, Әллә үзем катлаулы...

Юкка чыккан авыл нигезендә   Нигезләрдә әрсез кычытканнар Өтеп- өтеп ала карашны. Искән җилне чага зәһәрләре, Саркып куя язмыш ярасы.

Нигезләрдә сантый тигәнәкләр –
Килүчегә ачык “хуҗалар”.
Чалбар балагыннан тоталар да,
Иңбашына кулын сузалар.
 
Нигезләрдә татлы әрем исе,
Ул - хушбуе авыл җиренең.
Сөртә-сөртә атлыйм авыл буйлап,
Монда тагын кайчан килермен?!
 
Морҗаларда чәүкә патша бүген,
Канат кагышлары гел үзгә.
Бөкресен тезләренә салып,
Авыл кереп бара бүз көзгә.
 
Нигезләрдә үксез ташлар ауный...
Булган авыл, бүген юк менә...
Кычытканнар чаккан җилләр генә
Арка кашытырга иелә.


Тормыш-ормыш 

Яшәү дәрте җанда булган чакта,
Тынгы бирми хыял хисләре.
Бу гомернең кадерләрен белик,
Еллар санаса да ничәне.

Ташкын сыман гына үтә еллар,
Дөнья куа күпме язмышлар.
Уйландырып куя учаклардан
Утлы күмер алган шук чаклар.

Аңлый белү кирәк тормыш серен,
Бар карасы, бар бит агы да.
Җавап табу кирәк сынавында,
Язмыш кул изәгән чагында.

Тигез бүленмәгән дөнья йөге,
Үлчәнмәгән күпме барасың.
Ярты юлда берүк калдырма син
Гомер дигән тормыш арбасын.

Тормыш-ормыш, үз агымы аның,
Ничек яшәсәң дә үтелә.
Тунын якканнар бар, ачу итеп,
Нәни генә тормыш бетенә.

Томырылып чапкан байталның да
Бәкәлләре сынып туктала.
Мең иләкне узу кирәк безгә,
Юлдан тайпылмыйча атларга.

“Алдың, артың карап йөр син, улым”, –
Бу сүз мине һәрчак озата.
Өстәп куя иде әни  шулчак
“Нәсел йөзен берүк кызартма!”

Кадерләрен белик шул  гомернең,
Һәр көнебез булсын зур бүләк.
Һәркем кадерлесе берәүләрнең,
Берәүләргә берәү бик кирәк.


Саный  калсам нигез ниргәләрем...
 
Сипләп барам нигез ниргәләрем,
Гомер дигән тормыш- диварның.
Бер ниргәсе күтәрелгән саен,
Капшап-капшап карыйм мин аны. 

Ерак китмәдемме өч аршыннан –
Анысы минем кунар бер ноктам!..
Күбәләк тә кайта учагына,
Өшәнгәндә ачы суыктан.
 
Килешми һич, җирдә җаның иңгәч,
Җирдән ерак китү килешми.
Абынулар, кагынулар- җирдә,
Бу дөньяга килеш- китешли.
 
Оча -оча кошлар сусап  төшә,
Ял итәргә табып ноктасын.
Күтәрә җир сине, мине, аны,
Күчәреннән генә чыкмасын!
 
Җирдә иңгән җанга җир якын шул,
Җир- имчәге, сулар һавасы.
Әҗәл дәшсә, җиргә ныграк елыш-
Яшәүләрнең шунда дәвасы.
 
Язылмаган канун- яшәү чиксез,
Гомер генә санау арада.
Мәңге яшәр җанга күк бирелгән,
Кеше җирдә кунак санала.
 
Басып торам, ныклап басып торам
Гомер дигән тормыш юлында.
Уңда- язмыш, сулда ниләр көтә,
Безнең  гомер Тәңре кулында!
 
Саный калсам нигез ниргәләрем,
Биек кебек инде тоелыр.
Җиргә төшәм, бары шунда гына, –
Бар урыным - мәңге сыеныр.

Мин – җир улы. Такташ оныгымын,
Җирдә минем бөтен тотнагым.
Ниргәләре ныклы, бер зурлыкта-
Беләм җирдә уртак йорт барын,
Өч аршынлы соңгы йорт барын!


Хушлашканда булмый тигезләр...
 
Хушлашканда булмый тигезләр-
Берәү елый, берәү үкенә.
Язылмаган тормыш кануны-
Язмыш җиңә, кеше җиңелә!..
 
Саубуллашкан чакта кинәттән,
Билгесезлек хисе исертә.
Җаның исән икән, үзеңне
Кулга алу кирәк ничек тә!
 
Пар канатлар каерылганда,
Усал җилләр талкып йөдәтә.
Каршы тору авыр берүзең,
Кыен бигрәк ялгыз йөрәккә.
 
Тормыш- көрәш, тормыш – гел алыш –
Берәү җиңә, берәү җиңелә.
Бәхетме ул, сагыш, кайгымы-
Барысы да адәм иңендә,
Тигез генә күтәр идең лә,
Төрлечә шул йөкләр бүленә.
 

Бер сүзеңдә яшим ике булып...

Хуш килдең син бигрәк күңелемә,
Сызып ташлый алмыйм  бу хисем.
Инде әзер үзем  газапларга,
Белмим, менә үзең ни дисең?

Мин әзермен  барлык сынауларга,
Ә син ни уйлыйсың бу минут?
Бик тә кыен бит ул билгесезлек,
Йөрүләре тоташ ут йотып.

Хуш килдең шул,сөюеңдә килдең,
Кире китмәс булып җанымнан.
Бер сүзеңдә яшим ике булып,
Мең кат сүнәм, мең кат кабынам.

Мондый күкрәү булыр берәү генә,
Язмышларда, тормыш күгендә.
Сөю тилерткән дип уйламагыз,
Юк, юк,  каным  андый  түгел лә!

Мин кадерли  беләм сөю хакын,
Кыйммәтләрен беләм мин аның.
Бирмәм кимсетергә бу хисемне,
Тапларга да  бирмәм бу җаным.

Нинди көю, нинди сөю соң бу,
Татлы назларында елата?
Нишләр иде икән – мондый хисне
Гашыйк йөрәгеннән  югалтса?

Сөю каршысында башым иям,
Үзем аңлыйм нәрсә өченгә.
Тәңрем миңа түзем,  мөддәт бирсен,
Минем кебек  һәрбер кешегә! 


Халәтем  сулышын ишетәм

Бәхетле мин, диеп яшәп тә,
Гомергә бәхетсез парлар бар.
Бер үк су агымын кочса да,
Күрешмәс, кавышмас ярлар бар.

Бар җире җитеш кай  кешенең
Дөньядан ваз кичкән  чагы бар.
Көннәрнең  күз  чатнар  карасы,
Төннәрнең  искиткеч  агы  бар.

Балтасы суларга төшсә дә,
Башларын имәгән җаннар бар.
Киселгән телемнәр кипкәндә,
Өметне үтермәс фаллар бар.

Бик матур, күңелле затлар бар,
Күкрәүгә азак бар.
Мөбарәк  сөюгә баш игән
Иң татлы мәгыйшәт, газап бар.

Дәрьяны  ташытыр хисләр бар, 
Дөньяны колачлар уйлар бар.
Халәтем сулышын ишетәм,
Башкалар йә ничек уйларлар?


Гомер шулай сүтелә          

Заманасы катлаулымы,
Әллә үзем катлаулы.
Дөньясыннан калышмыйча,
Ай-һай, кыен атлавы.
 
Үттем дисең бер киртәсен,
Икенчесе табыла.
Арттан калмый мәшәкатьләр,
Бер-бер артлы тагыла.
 
Өлгермисен башларга да,
Көне, елы үтелә.
Сизелми дә, сиздерми дә
Гомер шулай сүтелә.
 
Үлчәү тәлинкәсен баса
Тапканнар, табынганнар.
Тезләрдә шактый яралар,
Булды шул абынганнар.
 
Күпме язылгандыр гомер,
Күрәчәкне күрәсе.
Тигез була берчак бар да:
Ярлы, бае, түрәсе...

Заманасы катлаулымы,
Әллә үзем катлаулы.
Дөньясыннан калышмыйча,
Ай-һай, кыен атлавы.

                Балык Бистәсе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: