Мәдәни җомга

Валери Тургай: Державин Чабаксарда (Поэма) 

Көннәр, еллар мизгел кебек үтә, бер урында тормый дөнья да, яңа йолдыз туа галәмнәрдә, яңа борчу – яңа ояда...

1760 елда Казан гимназиясе укучысы Гаврила Державин гимназия директоры М.И.Верёвкин җитәкчелегендә Чабаксар шәһәренең картасын төзүдә катнаша.


            1

– Сине дә, Державин дускай,
шатландырыйм әле – шатлан!
Шатланырга хокук бирә
булдыклыгың төрле яктан:

укуда син алгы сафта,
катнашасың барлык эшкә,
эшләгәнең синең пөхтә –
ише ишкә, төше төшкә.

Алгебрага тешең үтә,
сызымны оста сызасың...
Ә геометриядә син
бөтен шәкертне узасың...

Һәм сине инде, егетем,
белгеч дип әйтсәк тә була...
Менә шуңа күрә сиңа
бер мөһим эш тапшырыла.

Беләм, беләм – син Казанны
балачактан яратасың,
горур мәхәббәт саклыйсың
киң Иделгә карата син.

Безнең губернабыз бик зур,
егеткәем, бик тә олы,
кызыклы сәяхәтләргә
чакырадыр һәрбер юлы.

Урыслар да, татарлар да,
чуашлар да яши бездә,
мари, мордва, удмуртлар да
яшәп ята килми сүзгә...

Дөнья күреп кайт әле бер –
алып барам Шубашкарга.
Казаннан ул ерак түгел,
мөһим эшкә алып барам!

Яңартырга кирәк аны,
заманага яраштырып.
Аннары гомер буе ул
сиңа рәхмәт әйтеп торыр.

Әлегә рәтсез-чиратсыз
төзелеп ята ул кала –
теләсә кем ничек тели,
кая тели ызба сала...

Урамнары кәкре-бөкре,
үзләре тар, йортлар тыгыз –
шуның аркасында анда
чыга төрле ыгы-зыгы.

Шул калага барачаксың –
Чуаш иленең түренә.
Тагы да тирән чумарсың
сызым һөнәре серенә!

Ярдәм ит әле, Державин,
шәп шәһәргә – Шубашкарга.
Ул Казаннан ерак түгел.
Мөһим эшкә алып барам.

            2

Ул беренче тапкыр озын юлга чыга.
Шуңадырмы йөрәк ашкына...
Ерак киләчәккә алып китә аны
ашкынулы уйлар ташкыны.

Ул беренче тапкыр озын юлга чыга.
Ул бит әле берни күрмәгән,
ул бит әле бик яшь, тормышның да әле
хәтәр юлларында йөрмәгән.

Ул беренче тапкыр озын юлга чыга -
кыю лачын! Исең китәрлек!
Идел аңа фатихасын бирә кебек,
иртәнге ак томан күтәреп.

            3

Ә Шубашкар бик зур түгел икән,
үрләр матур, халкы бик эшчән.
Авырлыклар аны һич куркытмый –
ул Иделгә ятып су эчә!

Әйе, курыкмый ул һичбер эштән,
кояштан да иртә уяна.
Имән кебек таза һәм чыдам ул –
яшәү рәхәт аңа дөньяда.

Ә шәһәрнең рәте-чираты юк –
иркенлек аз, тыгыз, тар икән.
Ни сәбәптер, ничек булгандыр бу –
төзекләндерәсе бар икән!

Менә кайчан, менә кайда кирәк
геометрия һәм сызымнар!
Рәхмәт, Казан, рәхмәт гимназия –
бу фәннәрең инде узылган!

Халык матур тормышка лаеклы –
тәртип кирәк, тәртип! Күр җаен!
Әйдә, тизрәк җиңнәреңне сызган,
эшкә кереш тизрәк, Державин!

Уйларыңда туган матурлыкны
кәгазьгә сыз, әмма шәп башкар.
Гасыр арты гасыр үтеп китәр,
искә алыр сине Шубашкар.

Бу ярлары Иделнең үзгәрер,
хәзергечә дулкын какса да.
Исемеңне Идел дә онытмас,
чор-дәверләр аша акса да...

            4

Бер карашка гади ул Шубашкар,
ләкин беренче карашка.
Җиде үргә ул сыенып яткан,
үзәнгә дә ул ярашкан.

Бер карашка гади ул Шубашкар,
ләкин асылы катлаулы.
Хурлыкка да калуым бар минем,
эшем тапмаса яклауны.

Бер карашка гади ул Шубашкар,
һәркем үзенчә маташа –
байлар пулат сала теләсә кайда,
атлап чыгып закон аша.

Төзиләр дә!.. Аларга закон юк!
Ә кесә тулы акча бар.
Юк, Шубашкар үзгәрергә тиеш,
моңа лаеклы Шубашкар!

Бер карашка гади ул Шубашкар...

            5

– Ә сине, Державин дускай,
шатландырыйм әле – шатлан!
Шатланырга хокук бирә
тырышлыгың төрле яктан.

Син акладың ышанычны,
бушка китми ул тырышлык!
Күңел биреп эшләгән эш
һәрвакыт та уңдырышлы.

Менә үзең дә күрерсең –
Шубашкар үзгәрер тиздән,
үзләре җиң сызгансалар!
Инде эшләр тормый бездән.

Ул да үзгәрер, борынгы
Казаннардан үрнәк алып,
Россия дә алга китәр,
таләп итсә әгәр халык.

Идел диңгезенә таба
нәкъ бүгенге кебек агар...
Синең дә данлы исемең
гасырларда урын табар.

Бәлки, еллар агышында
булырсың син бик зур түрә,
ләкин туган якларыңны
беркайчан оныта күрмә!

Беләм, Казан йөрәгеңнең
түрендә үк урын алган,
балачак ул һәр кешедә
алтын вакыт булып кала.

Шубашкар да йөрәгеңдә
табар кебек матур урын -
аңа синең эшең керде,
керде аңа акыл нурың.

            6

Көннәр, еллар мизгел кебек үтә,
бер урында тормый дөнья да,
яңа йолдыз туа галәмнәрдә,
яңа борчу – яңа ояда...

Россиябез бүген нык үзгәрде,
Казан инде дөнья бизәге.
Шубашкар да гүзәл йортлар белән
бизәп тора һаман үзәген,

рәхәтләнеп кунак кабул итә,
онытмый ул Державинны да.
Казанында бөек шагыйрь яши,
Шубашкарда ул күз уңында.

Башын ия аңа рус кешесе,
ә татарның данлау сүзе бар,
чуашлар да аңа бик рәхмәтле –
Шубашкарда аның эзе бар.

Көннәр, еллар мизгел кебек үтә –
дөнья тормый бер үк урында...
Мин, Державин һәйкәленә карап,
шигырь язам аның турында.

27 май, 2021.

Ренат ХАРИС тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: