Мәдәни җомга

Валери Тургай: Җанның кышын эретәсем бик килә

Йә ашасың биекләрдән биеккә, Йә төшәсең упкыннарга капланып. Йә кояштай балкыйсың син, нур чәчеп, Йә каласың бер очкында сакланып...

Чуаш Республикасының халык шагыйре Валери Тургай Россиядә һәм БДБ илләрендә билгеле шагыйрь. Аның шигырьләре Белоруссиядә, Сербиядә китап булып чыкты. Ул үзе дә А.Пушкинның, К.Кулиевның, Р.Гамзатовның, М.Кәримнең китапларын чуаш теленә тәрҗемәләп нәшер итте. Ул Зариф Бәширинең “Чуаш кызы Әнисә” повестен чуаш һәм татар телләрендә аерым китап итеп бастырып, Татарстан Президентының рәхмәтен ал­ды. Г.Тукайның шигырьләрен, беренче бу­лып М.Җәлилнең “Моабит дәф­тәрен” тәрҗемә итте һәм китап итеп бас­тырды. Бу ике китапны ул Татарстанның, Башкортстанның, Чуашстанның чу­аш мәктәпләренә таратты. Ул Дәрдемәнд, Һ.Такташ, Ф.Кәрим, С.Хәким, Р.Миңнуллин, Р.Зәйдуллин шигырьләрен чуашчага тәрҗемә итеп, төрле антологияләргә кертте. 

Татарстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре В.Тургайга шушы айда 60 яшь тула. Юбилей белән котлап, аның шигырьләрен үз тәрҗемәмдә татар укучыларына тәкъдим итәм.

Ренат ХАРИС, Татарстанның халык шагыйре.


ДУСЛАРГА

Файдаланыгыз сез миннән,
Дуслар, файдаланыгыз!
Йөрәгем ялкыннарыннан
Җылы алып калыгыз!

Тартынмагыз! Иренмәгез!..
Ташыгыз кайта-кайта!
Мин сүнеп салкынайганчы
Алып калыгыз файда...

Файдаланыгыз сез миннән!
Мин кирәк сезгә – беләм!
Мин яшим дә сезнең өчен,
Шатлыгым бүлә-бүлә...

Файдаланыгыз, дусларым,
Тартынусыз һәм шиксез!
Сезгә кирәклегем белән
Мин бәхетлемен чиксез!

 * * *
“Чабаксарда Иван Грозныйга
һәйкәл куелды”дигән 
хәбәрне ишеткәч

Юк, әлләни түгел Грозный Иван!
Ул бетергән инде бар эшен:
Кан да койган, яндырып та йөргән...
Мин хупларга аны тиешме?

Россияне күтәргән дисезме?
Сылтыйсызмы бары Иванга?
Күкләр хәл итәләр бар нәрсәне –
Бу билгеле инде һәр аңга.

Халкымны да Иван коткармаган!
Һәм бәхет тә аңа бирмәгән!
Халкым батыр! Учаклары яна,
Һәм элек тә алар дөрләгән.

Юк, курыкмыйм һич тә Иваннан мин!
Ләкин рухы аның дәһшәте!
Мин Ходайдан шуны гына сорыйм –
Ул халкымны минем яшәтсен!

РӘШИТ ВАҺАПОВ ҖЫРЫ

Һай җырлады!.. Һәм тавышы аның
Дулкынлатты җанны, тибрәтте!
Талгын яңрап, йөрәгемә үтеп,
Ут-ялкынын аның дөрләтте.

Булса булыр икән шундый сөю!..
Андагыдай якты моң кайда?!.
Шуның хәтле татлы сызлану бар,
Кояш та бар анда, һәм Ай да...

Уза икән, уза икән гомер,
Теләсәң генә лә нишлә син...
Шуңа күрә йөрәк әмер бирә:
“Яшә һәм сөй, сөй һәм яшә син!”

Төшләреңә сылу булып кереп,
Йөдәтә бит һаман яшь хисең.
Син сөйдең һәм һаман сөясең дә –
Кеше булып, димәк, яшисең!

Булса булыр икән шундый сөю!..
Андагыдай якты моң кайда?!.
Һай җырлады!.. Төне буе гүя
Агып торды кебек нур Айдан!..

ЧУАШ ТЕЛЕ

Туган телем,
Син – елавым минем
Иң беренче сулыш алганда.
Тезләреңдә сикерттең син мине
Язмышыма сукмак салганда.

Туган телем,
Сөңге, кылычларның
Каны күчкән минем каныма.
Чылбырларны өзеп, канат кагып,
Син яшисең минем җанымда.

Чуаш теле –
Ирекле син, якты,
Иң кадерле, бөек мирасым.
Саклый гына күрсен сине Ходай,
Кояш кебек балкып торасың!

МИНЕМ ҖАНЫМ

Йә ашасың биекләрдән биеккә,
Йә төшәсең упкыннарга капланып.
Йә кояштай балкыйсың син, нур чәчеп,
Йә каласың бер очкында сакланып...

Нәрсә соң син?.. Һавамы йә очкынмы?..
Бармы соң син?.. Булсаң әгәр, кайда син?
Күз кырыем белән генә булса да
Килә сине барып-күреп кайтасым.

Кайчакларда, тәнемә генә түгел,
Син сыймыйсың хәтта Галәм эченә.
Син – ирекле. Ләкин Туры* каршында
Син җаваплы минем барлык өчен дә.

...Мин аз беләм... Моны һич тә яшермим.
Сизенәмен синдә олы аң барын...
Аңлат әле: минем яшәү – нәрсә ул?
Ни көтә мине тегендә... аннары?..

Аңлат әле: үлем, үлем – нәрсә ул?
Булдыралсаң, өйрәт тормыш мазасын,
Өйрәт: бүген нишлим, соңгы ноктама
Барып җитәр өчен бәла-казасыз.

Нәрсә соң син?.. Һавамы йә очкынмы?..
Бармы соң син?.. Булсаң әгәр, кайда син?
Һәм син, бәлки, - бары хыял гынадыр...
Ә хыялга сорау бирү файдасыз...
-----------
*Тур (Туры) – чуаш телендә Аллаһ, Бог.


ШАГЫЙРЬ

Бик эшлекле кеше янында ул
Һич эшлекле булып күренмидер.
Йолдызларга чәчәк, чәчәккә йолдыз
Өләшергә менә иренмидер.

Һәрберебез йөргән җирдән йөри,
Нәкъ безнеке кебек тормыш кора.
Һәрбер шатлык аның җанын назлый,
Һәрбер хәсрәт чәнчеп авырттыра.

Һәр кеше күк ул да хаталана,
Түнә-тора сөйри үз газабын...
Ләкин никтер ул бераз үзгәрәк...
Ләкин никтер шигырьләр яза ул...

Ни өчендер Аны сүзләр сөя
Һәм, буйсынып, Аңа башын ия...

            * * *
Әй, мунчачы! Кызган ташка эссе сал!
Каен себеркесен тизрәк пешеклә!
Бүген артык кызганма да син мине -
Җанның кышын эретәсем бик килә.

Әй, мунчачы! Бүген мине кызганма –
Җанның карын эреткәнче чап әле.
Язмыш, шатлык бирәсене онытып,
Күбрәк кайгы-хәсрәт биргән чак әле...

Язмыш мине аямый ич барыбер.
Күбрәк кайгы-хәсрәт эчәм нигәдер.
Эссе җитми, эссе җитми... Өстәче –
Тәнем тоймый парның карга тигәнен...

Һаман пар аз... Өстик әле тагын да.
Тәнем аша эссе үтсен пешереп,
Җанымдагы салкын кышны эретеп,
Кар астына яз сулары төшереп...

КАҺАРМАННАР

Җиңү тәмен татучылар
Яу кырында үлә-үлә,
Көнләшмиләр, чөнки алар
Җиңү бәһасен дә белә.

Җиңеп булмый көрәшмичә.
Көрәш утында янганнар
Җиңүчене олылыйлар,
Чөнки җиңеп караганнар!

Каһарманнар мактанмыйлар.
Җиңү сөйми мактанчыкны.
Җирдә күпме мактанчыкның
Инде яман аты чыкты!...

Каһарманнар көнләшмиләр
Икенче бер каһарманнан.
Бер-беренә баш ияләр
Җиңү яулап караганнар.

           * * *
                                  Л. ханыма.
Татарстан дигән гөлбакчада
Җанны назлый минем бер чәчәк.
Шул чәчәкне җырларыма кертәм,
Шигырьләргә дә ул керәчәк.

Сокланудан туялмаслык чәчәк
Пәйда булды минем каршымда.
Беренче кат күрү белән аны
Матур уйлар килде башыма.

Татарстан дигән гөлбакчада
Ул югала торган гөл түгел –
Җырларымда минем яңгырый ул
Шигыремә кергән лалә-гөл!


ДУСТЫМ ХАСИЯТ

Эшләр ничек, дустым Хасият?
Җан шатлана сине күргәндә.
Ахры, картая да белмисең –
Гел елмаеп кына йөргәнгә.

Чуаш илен бердәй ярату
Җаныбызга күптән кергәндер.
Син чуашча әйбәт беләсең,
Безне яратканга күрәдер?!

Татарчалап мин дә “сукалыйм”...
Өйрәнәсе иде әйбәтләп...
Халкыңны да синең яратам,
Бәхет телим аңа, әлбәттә.

Татар җыры мине җылыта,
Син җырлыйсың чуаш җырларын.
Без белмибез ихлас дуслыктан
Кадерлерәк тагын ни барын.

Сәлам, сәлам, дустым Хасият!
Кунак-кунак булып йөргәләп,
Ата-баба салган юл буйлап,
Киләчәккә атлыйк бергәләп!


            * * *

Сине кешеләр кызгансын,
Син үзеңне кызганма!
Синең белән Ходай бара
Алга юллар сызганда.

Онытма – Гареш хуҗасы
Гел сине саклап килә,
Ак дөньяга килүең дә –
Аның кодрәте белән!

Күз яшьләре? Алар аксын!
Алар агарга тиеш.
Җаның сызлыймы? Сызласын –
Сызлый белү изге эш.

Син япа-ялгыз калсаң да
Ятим кебек, йыш кына
Язмышка рәхмәт әйтергә
Беркайчан да онытма!

Кешеләр сине кызгансын,
Син үзеңне кызганма –
Ходайдан ярдәм ала бел,
Ул сиңа кул сузганда!

Ренат ХАРИС тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: