Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тәнзилә Зумакулова: Үз мәкаме бар монда һәр ташның, Җыр җырлап ага монда һәр ташкын...

Тәнзилә Мостафа кызы Зумакулова – балкар шагыйре, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес республикалары халык шагыйре, Россия Федерациясе, Кабарда-Балкар һәм Чувашстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты.

Быел аңа 85 яшь тулды. Без аны олуг гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм озын-озак гомер, саулык-сәламәтлек, иҗат куанычлары теләп калабыз.


Белгәнемне генә яздым бары

Сүзем минем һәрчак татлы түгел,
Ныгук түгел баскан урным да,
Шактый авыр була кайчак эшем,
Бик җиңелдән түгел кулым да.

Әмма тормыш ыгы-зыгысыннан,
Явызлыктан яклап сезне мин,
Әйткәнмендер, бәлки, үзем генә
Әйтә алган берәр сүзне мин.

Белгәнемне генә яздым бары,
Нәрсә күрдем, яздым шуларны.
Җырларымда – үлән кыштырдавы,
Чылтыравы аккан суларның.

Азмы, күпме кылган эшем? Бәлки, 
Тырнак очы кадәр генәдер.
Җырым белән әгәр мин җиңеллек
Китерә алган булсам кемгәдер,
Канәгатьмен шуңа, ә артыгы
Аның, бәлки, кирәкми дәдер.

 

Туган йорт учагы    

“Туган йортың учагының уты сүнсен!”
Юк шуннан да  авыр каргыш 
                                             минем өчен.

Кем башына килгәндер бу явыз теләк,
Кем беренче әйткәндер бу 
                                        ләгънәт сүзен?
Кем булган ул зирәк, әмма усал бәндә,
Аңлата һәм аңлый алмыйм хәтта үзем.

Сүнә күрмә, туган йортым учагы, син.
Ут алырга сиңа һәрчак күршем керсен.
Тыным белән кабызырга әзермен мин
Синең утың һичберкайчан 
                                            сүнмәс өчен. 

Мин курыкмыйм үзем өчен, 
                                             ни булса да,
Сине саклап мин янарга әзер һәрчак. 
Туган йортның җылысын һәм 
                                            утын саклап,
Каргышларның котын алып 
                                              янсын учак.

Туган йортның җылысына безне җыеп,
Уты янсын, бәрәңгесе пешсен көлдә.
Ишетелсен бала-чага көлешкәне,
Тирәсендә гәп куерсын туган телдә.


Тау кызы җыры   

Саф һавалы тау илендә
Туган баламын.
Түземлек һәм чыдамлыкны
Таудан алганмын.

Минем озын толымнарым
Төн кебек кара.
Тау төннәре үз карасын
Биргән аларга.

Йөрәгемнең ярсулары –
Ташкын сулардан.
Күңелемнең сафлыгын мин
Алдым шулардан.

Йөзләремнең алсулыгын
Бирде таң миңа.
Юмартлыгы өчен рәхмәт
Укыйм халкыма.

Матурлыкны алдым тауда 
Үскән гөлләрдән.
Күңелемнең яктылыгын –
Якты көннәрдән.

Муеныма – тау карының
Алдым аклыгын,
Күктәге ак болытларның
Йомшаклыгын.

Җитезлеген алганмын мин
Тау суларының,
Нурлар сибеп елмаюын –
Таң йолдызының.

Тәвәккәллек алганмын мин
Кыя-ташлардан.
Җырларыма моң алганмын
Сандугачлардан.

Мин – тау кызы, таудан алган –
Бөтен сыйфатым.
Мин аларны вакытлыча
Гына тик алдым.

Чәчләремнең каралыгын,
Күңел сафлыгын,
Йөзләремнең алсулыгын,
Җан юмартлыгын,
Күңелемнең йомшаклыгын,
Тәнем аклыгын,
Тау суының җитезлеген,
Ташлар ныклыгын,
Җырларымның былбыллардан
Алган бар моңын -
Бөтенесен дә киредән
Мин кайтарырмын.

Елмаюым торыр балкып
Таң йолдызында.
Ишетелер минем җырым
Чишмә суында.


Туган җирем

Бу җирне күргән сокланып туймас!
Үз мәкаме бар монда һәр ташның.
Монда һәр кыя – мәгърур таш сын,
Җыр җырлап ага монда һәр ташкын.

Монда җырларның бар үз аһәңе,
Тыңлап туярлык түгел ул җырны.
Телсез ташлар да сөйли риваять,
Тынлыкның да бар монда үз моңы.

Бу җирдә таулар күкләргә ашкан,
Мәңгелек хисе бөрки алардан.
Монда биеккә ашкына бар да,
Монда кешеләр биек таулардан.

Җиңел язылмый монда язмышлар,
Укылмас китап монда һәр кабер.
Кыйммәт тора бик монда ат хакы,
Сүзнең бәһасе – атка бәрабәр!

Әгәр шуларга тиң җыр язылса,
Тарлавыклар да тараеп кала.
Касәдән кайнап чыккан шәрабтай,
Ул җыр тауларга ташып тарала.


Балкарым      
   
 Төш

Әйттеләр: “Син оныт, – дип, –
Җирдә Балкарың барын.
Җырла дөнья турында,
Ташла туган Балкарың!

Сүз бирмибез, – диделәр, –
Балкарыңны мактарга”.
Күзләремнән саркып, кан
Тамды тауда ак карга.

Егылдым мин ак карга,
Күз алларым каралды.
Кара шәл булып карга
Кара чәчем таралды.

Дөньям булды кап-кара,
Агарып тик кар калды.
Хәсрәтеннән таудагы
Ак карлар да каралды.

Күз алдыма Балкарым
Килеп, шулчак уяндым!
Төш кенә күрүемне
Уйлап шунда куандым!

Сине күрми сыктадым,
Ташларны да елаттым.
Сине күреп җырладым, 
Ташларны да җырлаттым.

Балкарым, тауларыңда
Әверелсәм дә ташка,
Бу Җирдә җырларыма
Яшәү юк синнән башка!


* * *  

Мин шундый бер серле сүзне эзлим.
Югалтканнан түгел эзләвем.
Мин ул сүзне әле тапканым юк,
Мин ул сүзне белмим, белмәдем.

Мин ышанам, ул кайдадыр минем
Күңелемнең яши түрендә.
Качып тора, башка сүзләремә
Ирек бирми кебек күрнергә.

Яза алмыйм иң шәп шигыремне,
Әйтәм дигән чакта мин үзен,
Тел очыма килеп җиткәч кенә,
Әйтелмичә кала шул сүзем.

Бәлки, миңа күптән тынычланып,
Уйларгадыр ул сүз юктыр дип.
Тик беләм мин барлыгын ул сүзнең,
Чөнки ул сүз бирми тынгылык.

Аны табу, бәлки, язмагандыр
Тир түгеп тә, илһам килеп тә.
Тик ышану аны табасыма
Иҗатыма мине җилкетә!


* * *      

Туганым күк газиз дускайларым,
Күрегез бер килеп Балкарны,
Тауларында, кыя-ташларында
Гөлләр чәчәк аткан якларны.
Гомер буе искә төшерерсез
Бездә кунак булган чакларны!

Чал сакаллы карт та безнең якта
Кунак килсә, бары шат кына.
Ул сиздермәс туры килсәгез дә
Нинди генә авыр чагына,
Ачык чырай белән каршы ала,
Табынына һәрчак чакыра.

Сез килегез миңа кунак булып,
Әзер булыр һәрчак табыным.
Көннең кайсы сәгате дип тормам,
Шат йөз белән каршы алырмын.
Миндә кунак булган сәгатьләрне
Сез яшәрсез һәрчак сагынып.

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев