Мәдәни җомга

ТИГЕЗЛӘРГӘ МИНЕ ТИГЕЗ ИТКӘН РЕСПУБЛИКАМ, ТУГАН ХАЛКЫМ БАР...

Разил Вәлиев Ватаным Инде мин ничәнче мәртәбә Гасырлар китабын актардым. Күпме яу, сугышлар аркылы Син җиңеп чыккансың, Ватаным. «Сез кайсы халыктан?» - дисәләр, Батырлар исемен атадым. Батырлар утларга керделәр, Тик исән булсын, дип, Ватаным. Илемнең хуҗасы булганга, Мин җиргә нык басып атладым. Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным. Мин күрдем,...

Разил Вәлиев

Ватаным

Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың, Ватаным.

«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Илемнең хуҗасы булганга,
Мин җиргә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны,
Кешене күтәрде Ватаным.

Мин күрдем, төннәрне таратып,
Дөньяда алсу таң атканын.
Яктыра, аллана җир йөзе...
Таң булып нур сибә Ватаным.

«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Нурмөхәммәт Хисамов

Тигезләргә мине тигез иткән

Кеше җирдә куыш-нигез кора,
Тимәсен дип җилләр, салкыннар,
Җир йөзендә минем шундый өем -
Республикам, туган халкым бар.

Бу дөньяда мин бер ятим түгел,
Горурлыкка тулы хакым бар -
Тигезләргә мине тигез иткән
Республикам, туган халкым бар.

Ил йомышын кайда үтәсәм дә,
Сынатмаска дигән антым бар -
Балаларын күреп, сынап торган
Республикам, туган халкым бар.

Ямансулап калсам мин еракта,
Үзәгемә үтсә салкыннар, -
Җылысына кайтып сыенырга
Республикам, туган халкым бар.

Ркаил Зәйдулла

Карурман

Без адаштык бугай карурманда,
Урманның да насыйп безгә карасы.
Кайсы кошның авазына иярик соң,
Татар иле?! -
Идел-Урал арасы.

Чәнечкеле чыбыкларны араладык -
Кайсы якка таба юллар ярасы?
Без бит, ахры, кыйблабызны югалтканбыз,
Татар иле?! -
Идел-Урал арасы.

Батырларның каберләрен карлар күмә,
Алар артта онытылып каласы...
Сине кемнәр йөрәгендә алып чыгар,
Татар иле?! -
Идел-Урал арасы.

Туган телен кем теләнеп сорап йөри?
Маңгайларда безнең кемнәр яласы?
Кыршау булып кыса җанны чик сызыгы,
Татар иле... -
Идел-Урал арасы.

Әй, кара да гына урман, караңгы төн!
Затлы атлар кайдан эзләп табасы?
Сүнеп ята йонлач йолдызлар астында
Татар иле -
Идел-Урал арасы.

Карурманда адашкан бу улларыңа
Синең белән кая кадәр барасы?
...Йөзебезне туфрагыңа яшерербез,
Татар иле -
Йөрәгемнең ярасы.

Зиннур Мансуров

Арканланган чалгычы

Төшкә кертеп, гамен салып, күзгә төртеп,
гарше әгъля ничә тапкыр искәртте.
Ташкирмәннең бик-бик текә итәгендә
печән чаба Хозыр сыман ил карты.

Үзен-үзе чылбыр белән бәйләп куйгач,
аягында егылмыйча нык тора.
Тыныч кына сәйран кылып булмый монда,
шундый урын: йә кан, йә тир йоттыра.

Биеклектә ничек кенә бөекләнмә,
күкләр ала - Аллаһ шулай боерган.
Идел-йортка үлем чәчеп килгән яуның
күпме башы тәгәрәгән бу үрдән!

Шәрран ачып күрсәтелгән яра кебек,
янәшәдә шәрәләнгән ур кала.
Дивар буйлап печән чаба милләт карты,
чалгысына канлы үлән урала.

Тукранбашлар агып төшә авышлыктан,
гүя аста һаман көйрәп куз ята.
Янавычның чыңгылдатып җибәрүе
офыктагы яшен дәртен кузгата.

Чит-ят җиргә кулын сузар үчле чирү
урган-кискән - кылыч бәйдә булмаган.
Тирә-юньдә яшел үлән үстертмичә,
баскынчылар аны күпме буйлаган!

... Төшкә кертеп, гамен салып, күзгә төртеп,
гарше әгъля ничә тапкыр искәртте.
Ташкирмәннең бик-бик текә итәгендә,
үзен бәйләп, печән чаба ил карты.

Рафис Корбан

Татар күзләре

Мин татарны күзләреннән таныйм,
Карашыннан таныйм мин аны,
Карашлары аның мәхәббәтле,
Күзләрендә балкый иманы.

Күзләрендә балкый бар үткәне,
Гасырларның тирән эзләре.
Сагыш аша карый бу дөньяга
Хәсрәт эчкән татар күзләре.

Кайда гына аны очратсам да -
Бер картмы ул, әллә сабыймы -
Күңеленең сихри матурлыгын
Күзләренә карап таныймын.

И, татарның күңел көзгеләре!
Укыйм сезгә сәҗдә сүрәсен:
Бу дөньяда татар күзләренең
Беркайчан да нуры сүнмәсен!

Газинур Морат

Татар

Идел-йортның нигезенә
Субай итеп кагылган ул.
Бу дөньяга тартар булып,
Татар булып танылган ул.

Татар булып яшәүләре
Бу дөньяда кыен шуңа.
Шуңамы ул, субай килеш,
Сукбай кебек кыенсына.

Кыенсына үткәненнән,
Үз-үзеннән кыенсына...
Даруын да, агуын да
Йөрткән садак-кынысында,

Бала кебек көлемсерәп,
Дала яткан кочагында.
Ятка - дару, агасына
Агу биргән кайчагында.

Дәүләт арты дәүләт корган -
Булган шундый сәләте дә.
Төшенмәгән үзе ләкин
Дәүләт тоту сәнгатенә.

Бүленгәнне бүре ашар,
Дия-дия бүленгән ул.
Типтәр булып, башкорт булып
Исән калган үлемнән ул.

Исән калган нугай булып,
Әйләнеп йә керәшенгә.
Бүленгән ул, бүлгәләнгән,
Инде вакыт берләшергә!

Акбүз, диеп, тулпар, диеп
Атаган ул чаптарын да.
Мишәр, әнә, лыкыр, дия
Безнең Казан татарын да,

Ничә гасыр шайтани рух,
Татар, диеп кыбырсына.
Бу дөньяда татар булып
Яшәүләре кыен шуңа.

Сания Әхмәтҗанова

Мәңгелек ут

Хәтер булып, Казан йөрәгендә
Һәйкәл тора татар улына.
Богауларын өзеп ташлар да ул,
Ашар кебек кошлар юлына.

Тоткын шагыйрь, яудашлары белән,
Тугры калып биргән антына,
Чит туфракка газиз башын салган,
Татар исемен аклау хакына.

Кем ул анда, гайрәт чәчкән булып,
Кара яга милләт йөзенә?
Дары иснәмәгән мәхлук җаннар
Ватан сакчысына кизәнә.

Хәтер мәле... Тын кал бер минутка...
Тамырларда - вакыт агышы.
Йөрәк тибешенең кайтавазы -
Манарада сәгать тавышы.

Халык улларына баш ияргә
Килдек бүген һәйкәл янына;
Учыбызда - мәңгелек ут таҗы -
Кызыл канәферләр кабына.

Гәрәй Рәхим

Туган илем, Татарстан

Синең тарих - минем гомер башым,
Киләчәгең - минем киләчәк.
Син күрексез булсаң - мин күрексез,
Һәм син чәчәк булсаң - мин чәчәк.

Мин дошманга синең җавап белән
Җавап бирдем - кайтты үчләрем.
Тик сүземне үлчәп сөйләдем мин -
Синең үлчәм белән үлчәдем.

Синең үсеш белән мин зур үстем,
Синең дәртең белән дәртләндем.
Канатларың белән канатландым,
Шатлыкларың белән шатландым.

Синең яшьлек белән яшәрдем мин,
Синең яшең белән яшьнәдем.
Синең көнең белән көн күргәнгә,
Синең гомер белән яшәрмен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: