Мәдәни җомга

ТАТАРСТАН! НИНДИ ГОРУР ИСЕМ!..

Ренат ХАРИС ТАТАРСТАН Татар иле Татарстан, Син яңадан калыктың. Син - рухы, көче, намусы Татар дигән халыкның. Күп илләрдән калыштың син, Күрдең алар узганны... Әкрен генә күмә барды Сине тарих тузаны. Һәм син яңадан калыктың! Иртә чыктылар ясин... Әй, Бөек Болгар оныгы, Тарихлы да, яшь тә син. Көчле дә син,...

Ренат ХАРИС

ТАТАРСТАН

Татар иле Татарстан,
Син яңадан калыктың.
Син - рухы, көче, намусы
Татар дигән халыкның.

Күп илләрдән калыштың син,
Күрдең алар узганны...
Әкрен генә күмә барды
Сине тарих тузаны.

Һәм син яңадан калыктың!
Иртә чыктылар ясин...
Әй, Бөек Болгар оныгы,
Тарихлы да, яшь тә син.

Көчле дә син, җитез дә син -
Атлан акбүз атыңа
Һәм куа чык алга киткән
Ил-дәүләтләр артыннан!

Яшелле, аклы, кызыллы
Әлемең җилфердәсен,-
Әй, Казан ханлыгы улы,
Тарихлы да, яшь тә син!

Олпат та син, горур да син,
Ниятең пакьдин пакьтер-
Син шатлыктан елый белгән
Баһадир кебек матур!

Татар иле Татарстан,
Син яңадан калыктың;
Син - рухы, көче, намусы
Татар дигән халыкның!

Лена ШАГЫЙРЬҖАН

КАЗАН - БЕЗНЕҢ ГАЗИЗ БАШКАЛАБЫЗ

Сиңа атап шигырь чыгарабыз,
Сиңа атап җырлар башкарабыз.
Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь,
Мәңге яшә, Казан - башкалабыз!

Заманында иңләп-буйлап Илне,
Җирен, суын, һаваларын гизеп,
Кая гына барып чыкмый идек,
Тел вә җан-кардәшлек сулышын сизеп...

Рәсәй белән бергә тарих кичеп,
Гыйбрәт алдык бик күп нәрсәләрдән.
Таркалмаслык ныклык кирәк икән,
Таран белән китереп бәрсәләр дә...

Без яуладык хокук - Туган җирдә
Яшәтергә Туган телебезне!
Борынгылык мөһерен сукканчы ук
Дөнья таныган иде инде безне...

Казан - татарларның хәләл бишеге,
Күпләр өчен рухи мәктәп тә ул.
Казан - безнең былбыл-сандугачлы
Моң бакчабыз, шигъри Мәккә дә ул!..

Без Казан дип шигырь чыгарабыз,
Без Казан дип җырлар башкарабыз.
Мәскәү, Питер - бөек пайтәхетләр,
Әмма
Казан безнең - милли башкалабыз,
Мәдәни һәм төрки башкалабыз!!

Равил ФӘЙЗУЛЛИН

* * *

Космополит түгел.
Шөкер,
халкым да бар, ил дә, Ватан да;
мин тынычмын: «Татарныкы», диеп
төртеп күрсәтмимен ал таңга.

«Минеке», дип бүлмим күкне, айны,
мөһер сукмыйм ел фасылына.
Милләт исемен такмыйм урман-суга,
агач-ташның иң асылына.

Һәммә гашыйк, һәммә халык өчен
бар табигать - уртак матурлык.
Барыбызга да газиз Матурлыкны
берәүнең дә
үзенеке ясар хакы юк!

Кояшка һәм Күккә бар да тигез.
Без табигать балалары ла!
Без һәммәбез тигез. Кая? Кемнәр
ак сөякле, зәңгәр канлылар?

Безнекеләр Ил-туфрак өчен
яуларда баш салмадылармы?
Уртак Ватан өчен Парижларны,
Берлиннарны алмадылармы?

Дошманга без - дәһшәт. Будык аны,
кирәк чакта, барып өненә.
Тынычта да өлеш аздан түгел
Уртак Илнең һәр җиңүендә.

Шуңа күрә горур, тынычмын мин -
халкым да бар, ил дә, Ватан да!
Уртак могҗиза дип карыйм кояшка мин,
барыбызныкы дип карыйм ал таңга!

Миңа җитә - халкым, Ватаным бар,
Матурга да бик нечкә күңел.
Кем кылана - димәк, җитми. Ә без?
Без болай да бәләкәй түгел!

Разил ВӘЛИЕВ

ВАТАНЫМ

Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың, Ватаным.

«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Илемнең хуҗасы булганга,
Мин җиргә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны,
Кешене күтәрде Ватаным.

Мин күрдем, төннәрне таратып,
Дөньяда алсу таң атканын.
Яктыра, аллана Җир йөзе...
Таң булып нур сибә Ватаным.

«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Рафис КОРБАН

ТӘМАМЛАНМАГАН ҖЫР

Татарстан - йөрәк ярам минем,
Төзәтергә сине юк чарам.
Мин эт булып сине ялар идем,
Зарың булып бары уфтанам.

Татарстан - йөрәк чирем минем,
Хәлсез җаным минем чыкмаган.
Нинди генә дәвалар соң табыйм? -
Моңлы балаң булып сыкталам.

Татарстан - йөрәк моңым минем,
Юатыйм дип эзлим көйләрен.
Һай, кысыла, кысыла йөрәгем,
Кысылгандай синең чикләрең.

Татарстан - син өзелгән җырым,
Йөрәгемнең тынмас газабы.
Күп нокталар куям - бу җырымның
Мәңге таба алмам азагын...

Айдар ХӘЛИМ

БЕЗ ИСӘН

Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
«Без исән!»

Җимертелгән шәһри Казан сыман
Атылырга рәткә тезелсәң,
Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,
Әйтү ләззәт икән:
«Без исән!»

Безне талап, алар баемады,
Хәер сорашалар - күрәсең!
Без һаман бай, чөнки таңнан торып,
Милләтебез эшли -
Без исән.
Без исән!

Зиннур МАНСУРОВ

ХӨКЕМ

Ярыдагы терек яралгыдай,
туар мөддәт көткән илләр бар.
Татарстан,
сине ничек итеп
күрде икән безнең элгәрләр?

Ничә буын, Ил-йорт корам, диеп
өсти килгән алтын ниргәсен.
Татарстан,
хәләл милләт хакын
даулар өчен иңдең җиргә син.

Фәрештәләр «Амин» пышылдаган,
ыру туфрагына иелеп.
Татарстан,
үсә алырсыңмы
әүлияләр көткән ил булып?

Әманәткә тугры өммәтебез
акылының салган бар көчен.
Татарстан,
мәмнүн итәрсеңме
дәүләт тоткан кавем варисын?

Иләт рухы туры торсын өчен,
күпме ата-баба иң куйган.
Татарстан,
Күкләр сынап бага -
син яшәргә хөкем ителгән,
син я-шәр-гә хөкем ителгән!


Хәнәфи БӘДИГЫЙ

БАЛКЫП ЯШӘ

Татарстан!
Саумы, туган җирем!
Саумы, Казан, гүзәл башкала!
Һәр яңа көн иркен Идел-йортта
Дуслык җыры белән башлана!

Татарстан!
Сабантуйлар иле!
Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!
Якты нурлар сибеп, балкып торсын
Илебезнең матур, ал таңы!

Татарстан!
Республикам минем!
Тынычлык һәм дуслык бакчасы!
Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,
Авылларың ямьле барчасы!

Татарстан!
Нинди горур исем!
Яңгырыйсың матур җыр кебек!
Дөнья мәйданында даннар яулап,
Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!

Татарстан!
Туган җирем минем!
Бәхет-шатлыкларның ал таңы!
Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,
Халкыбызның данлы Ватаны!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: