Мәдәни җомга

Таһир Шәмсуаров: Татар атлары пошкыра Бүген дә араннарда!..

Уянуга дәшә аны Үләндәге таң чыгы. Мин сине бик яратамын, Нәни илем кошчыгы!

Бүген таңда төшкә кердең әле

Бүген таңда төшкә кердең әле,
Газиз, дими менә ни дисең.
Минем сыман күпләр уянадыр
Күрәселәр килеп әнисен.

Бу дөньяның бөтен матурлыгы
“Балам!” дигән назлы сүзеңдә.
Сабый чакка кабат аяк бастым
Гомеремнең алтын көзендә.

Тиңсез бәхет иде янәшәдә,
Яныбызда синең барлыгың.
Таң атуга шыпырт кына дәштең:
“Кыстыбыем пеште, тор, улым!”

“Ир бала ул – ил терәге!” – дидең,
Истә тора әйткән сүзләрең.
Сәфәр чыккан көннән тәрәзәдән
Китмәделәр, беләм, күзләрең.

Бүген таңда төшкә кердең әле,
Изге, дими сиңа ни дисең.
Минем сыман күпләр уянгандыр
Төшләрендә күреп әнисен!..

Йөрәк түрендә Илһам

Зәңгәр иртә, зәңгәр экран...
Гөнаһтыр уянмасаң.
Исеменә җисеме тиң,
Йөрәк түрендә Илһам!

“Ак калфак” ны югалтмадык,
Нинди сынау көтсә дә.
Илһам барда татар яши,
Яшәр чорлар үтсә дә!

“Йоклый алмыйм”, – дип сыза ул,
Сагыну җиле исә.
Илһамга кушылып җырла,
Әгәр җаның өшесә!

“Сәрвиназ”ны юксынабыз,
“Тальян гармун” исән, бел.
Кай тарафта көн итсәк тә,
Безнең белән “Туган тел”!

“Әдрән диңгез”ләр саекмас,
Ашкыныр алга таба.
Ул – татарның бөеклеген
Танытучы дөньяга!

Кышкы иртә, зәңгәр экран...
Гөнаһтыр уянмасаң.
Татар ансыз тора алмый-
Йөрәк түрендә Илһам!..

Йөрәгемә

Гомер бакый уртак уйда
Көн иткәнбез, күрәсең.
Бүген кабат инандым мин:
Илем, диеп тибәсең.

Мин төнлә черем иткәндә,
Юк, йоклама, димисең.
Туктарга ярамый, диеп,
Тамчы да ял итмисең.

Уң кулымны сиңа куеп,
Менә шуны аңладым.
Унсигездә ант сүзләрен
Син дә бит кабатладың!

Мәйданга көрәшкә чыктым,
Җиңәм дигән дәрт белән.
Ир-егетләр батыр кала
Гайрәтле йөрәк белән!

Ярсып типкән чакларың бар,
Битараф булмадың, бел.
Әниемнән иңгән миңа
Ана теле – туган тел!

Нәрсә генә дисәгез дә,
Яраттым һәм яратам.
Йөрәгемнең нәкъ түренә
Урнашкан изге Ватан!

Гомер буе уртак уйда
Яшәгәнбез, күрәсең.
Меңенче кат инандым мин:
Илем, диеп тибәсең!..

Кече Ватан

Яшьлек үтте диеп сызланма син,
Көзге урманнарга кергәндә.
Без менәсе атлар тайлар әле,
Чабып йөри болын-үзәндә!

Син кояштан үрнәк алып яшә,
Күңелләрне балкыт таң белән.
Халкың гаме сыйсын йөрәгеңә,
Янәшәдән атла ил белән!

Ата-баба сыман урталай бүл
Өстәлләргә куйган телемне.
Узган гомер кире кайта калса,
Син башкача яшәр идеңме?!

Юлларыңа чыккан насыйп ярны
Бирер идеңмени башкага?
Алтын сарай салып бирсәләр дә,
Китмәс идең, беләм, калага.

Чишмә суын эчеп үскәнгәдер,
Иң якыны миңа – нәни ил.
Печән чабып үскән малайларга
Кече ватан – авыл, шуны бел!

Хәтер түрләрендә саклансыннар
Бергә үткән мизгел-минутлар.
“Туган тел”не җырлап йокысыннан
Уянсыннар бала-оныклар.

Җыр көйләгән таң сулары көтә,
Төп нигездә тору зур бәйрәм.
Телефон түгел, әтәч тавышыннан
Уянырга таңда өйрәнгән!

Ә авылсыз яшәп булмый җирдә,
Чөнки тамыр менә шушында.
Сандугачлар раслар сүзләремне:
Ана теле монда, моң монда!

Килер язны көтеп яшәү кирәк,
Гомер көзләренә кергәндә.
Без менәсе атлар колын әле,
Чабып йөри болын-үзәндә!..


Сагынулар ияләште

          Роберт Миңнуллин истәлегенә

Күңелдә син – кыш кергәч тә,
Хәтердә – язлар җиткәч.
Сагынулар ияләште
Арабыздан син киткәч.

Татарга син кирәк бүген,
Синсез ятим балачак.
Шигырьләрең иртәгә дә
Безнең белән калачак!

Малай-кызларга да әнә
Синнән башка бик ипсез.
Башларыннан сыйпамагач,
Аларга бик күңелсез!

Сөнең көтеп ята сине,
Юксына инде, беләм.
Яшәү кызыгырак иде,
Син барда, синең белән!

Кунакка килгән чагыңны
Искә төшердем менә,
Кояш алып кергән идең
Син Шөгер мәктәбенә.
Синдәй, илем, телем, диеп,
Үткәрик без гомерне.
Сагынулар ияләште
Син киткән көннән бирле...


Татар җыры

Халкым сыман тәвәккәл ул,
Үткәннәрдә калмады.
Хәтта богаулы чорда да
Тарихтан югалмады.

Телдән-телгә күчеп йөрде,
Һәм йөрәктән-йөрәккә.
Һәр буынга юлдаш булды –
Җыр яшәргә өйрәтә.

Җыр – ул язмышлар илчесе,
Ул кермәгән ил бармы?!
Менә шул җыр саклап калды
Моңнан туган татарны!

Тыйнак та ул, уйчан да ул,
Кайчагында шаян да.
Татар җыры тирәнлеге
Ачыла тальяннарда!

Татар җырын көйли-көйли
Шуны әйтәм иң элек:
“Галиябану”, “Арча”лары,
“Шөгер”ләре мәңгелек!

Җырсыз яши алмаганнар
Моң иленә юл алсын.
Ә гасырлар кичкән җырлар
Җаныбызны нурласын!


            * * *
                Клара Булатовага

Шагыйрәнең керсез елмаюы
Татар җанын нурга сугара.
Мартта туган, язда яши бирә
Шигырь ханбикәсе Клара!

Сез ничектер, өйрәнелгән инде
Вакытында килү һәр эшкә.
Клара апа, Шөгер якларыннан
Соңармыйча килдем дәрескә!

Туган телдә әйткән һәр сүзеңне
Күңел түрләренә салырмын.
Еллар буе әзерләндем, апа,
Бүген бары бишле алырмын!

Һәр каләмдәш якын туган сиңа,
Шулай булды, шулай булачак.
Халык шагыйрәсе мәңгелеккә
Халык хәтерендә калачак!

Шагыйрәнең керсез елмаюы
Татар җанын нурга сугара.
Мартта туган, язда яши бирә
Шигырь ханбикәсе Клара!

 

Халкың турында уйла
                 
                         Вахит Имамовка

Бер шәлкем шигырьләр яздым,
Багышладым милләткә.
Татар егете икәнне
Онытмадым, әлбәттә!

Илһамланып, янып яздым,
Хәтта күзләр дымланды.
Күңел күзе белән күрдем
Яулар узган даланы.

Болгар-Биләргә сугылдым,
Читтә калмады Суар.
Суарныкы диеп саный
Үзен шагыйрь Шәмсуар!

Кабат урап кайттым әле
Борынгы заманнардан.
Татар атлары пошкыра
Бүген дә араннарда!

Азмы шигырь-җырлар сыйган
Гомер дигән вакытка.
Бер шәлкем шигырь җибәрдем
Чын татарга – Вахитка!

Мин дә бит татар, дип яшим,
Газиз тел һәрчак уйда.
Ә Вахиттан сыңар хәбәр:
“Халкың турында уйла!”


Чыпчыкның да моңы бар

Туган җирсез тора алмый,
Авылдан китми алар.
Чыпчык җырлый белми димә,
Тансык, үзгә моңы бар.

Киек коштай очып китми,
Юк, кызыкмый ят якка.
Кеше сыман береккән ул
Гади, кара туфракка.

Бер матурлык кимер иде,
Талыбызга кунмаса.
Нәрсәдер җитешмәс иде
Гади чыпчык булмаса!

Уянуга дәшә аны
Үләндәге таң чыгы.
Мин сине бик яратамын,
Нәни илем кошчыгы!

Чыпчык телендә сайрый ул,
Хәтта көзен, кышын да.
Яшәү ямен тоеп яши
Минем сыман шушында!

Туган җирсез саргайганга
Авылдан китми алар.
Таң атканда тыңла әле,
Чыпчыкның да моңы бар!..

                                     Шөгер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: