Мәдәни җомга

Таһир Шәмсуаров: Тарих кайта, үзәннәрдә Кешни татар атлары!..

Сиксәненче кышын каршы алды, Шул гомергә сыйган бар моңы. Кулларында - яшьтәш саналырлык, Алыштырмас сердәш гармуны.

Гармунчы

Сигез яше тулган мизгелләрне
Оныталмас, ахры, беркайчан.
Карлар эрү белән әти кеше
Гармун алып кайтты базардан.

Кара мунча хәтерлидер әле,
Үзәк өзгеч бер көй уйнады.
Төнлек аша чыккан “Наласа”ны
Бөтен авыл йотылып тыңлады.

Әнә шулай Шәһит атлы малай
Гармун серләренә төшенде.
Кыңгыраулы дусты сөйләп бирде
Моңсыз торалмавын кешенең!

Ә әтисе яуга китеп барды,
Үсмер улы тынмый уйнады.
Типсә тимер өзәр ир-егетләр
Җырлап китте иңләп урамны:

“Без өйләрдән чыккан чакта
Капкаларны япмагыз.
Бездән калган балаларны
Кимсетмәгез, какмагыз!”

Кимсетүләр онытыламыни,
Кагулар да читләп үтмәде.
Үгез җигеп җирне сөргән чакта
Таянырга әти җитмәде.

Ә әниләр ничек түзде икән,
Азмы михнәт алар күрделәр!
Бер уч бодай өчен газизләрне
Салкын Себерләргә сөрделәр.

Узган сугыш күпме сабыйларны
Үксез итте, ятим калдырды.
Салам башлы өйләр яу узгач та
Кайтыр диеп чыра яндырды.

Габдерәүф өйгә кайталмады,
Шыңшый-шыңшый кичтән эт өрде.
Хат ташучы дәшми-тынмый гына
Кара кәгазь – кайгы китерде.

Җиңүгә дә җитмеш дүрт ел тула,
Бакыйлыкка күчте әни дә.
Үткәннәрне күрегенә җыйган
Тальян гармун исән бүген дә!

Нәни илнең былбыл-сандугачы
Алып кайта узган елларга.
Гармунчыга шулай язылгандыр
Ул уйнарга тиеш, уйнарга!

Бер үкенеч тынгы бирми аңа,
Була шундый моңсу минутлар:
Ике улы нигә кызыксынмый,
Уйнамыйлар нигә оныклар?!

Җан дускаем, гармун, синең язмыш,
Киләчәгең керә гел уйга. 
Чормаларда тузан җыярсыңмы
Озатырлар, бәлки, музейга...

Типкеләрең исән әле, шөкер,
“Шөгер” көен уйнап өздерә.
Ныгытып тартсаң, гыжлау ишетелә,
Йөрәге дә үзен сиздерә...

Соңгы таңы кояш алып килде,
Бәгыренә өмет сылады.
Алты яшьлек онык кайту белән:
“Гармун кирәк!”- диеп елады.

...Шомырт чәчәк аткан язгы кичтә,
Ай елмаеп чыккан чагында,
Тимер капкаларның биген ачып,
Тальян гармун сайрый урамда!

Ак күбәләк кунар иңнәренә,
Яхшы фал дип моны табасы.
Җаны күбәләккә әверелеп,
Сөенәчәк шулай бабасы!

Моң уйдыгы татар авылында,
Моңсөярләр аны табарлар.
Гармунчылар әгәр исән икән,
Милләт имин, димәк, татар бар!


Җәяүле буран

Юлга чыксаң, җылы киен,
Шәлеңне уран.
Безнең якны урап узмый
Җәяүле буран.

Төн эчендә карга күмгән,
Күрче, урамны.
Җәяү йөреп арыгандыр
Жәллим буранны.

Кар астындагы уҗымны
Сыйпап үтәдер.
Үзәннәргә карлар салып,
Тауга менәдер.

Яңа елда яңача бул,
Шаярып торма.
Кайтучыларга юл күрсәт,
Син адаштырма.

Күңелдә хисләр бураны,
Сагышны себер.
Һәр өйгә, һәрбер кешегә
Тик шатлык китер.

Җәяүле буран җаннарга
Ярату салсын.
Якыныңны якын итү
Мәңгегә калсын!

Бураннардан эзлим сине,
Күз салам кырга.
Кушылам җәяүле буран
Җырлаган җырга!

Җәяүле буран кузгалса,
Шәлеңне уран.
Аклык сарган күңел белән
Мин көтеп торам!..


Ил өстендә тел елый

Тел кирәкми...көзге яңгыр
Йөзләремә яшь сылый.
Гарьлегеннән түзәлмичә,
Ил өстендә тел елый.

Бишек җыры көйли-көйли,
Җанга иман салган тел.
Ватан китсә, сөте булып,
Үксез итми калган тел!

Узганнарга күз сала да,
Болай дип әйтә күңел:
Теленнән ваз кичкән бәндә
Хөрмәткә лаек түгел!

Эчкән суым, сулар һавам,
Бүгенгем, киләчәгем,
Дөньядагы бар нәрсәне
Тик синнән беләчәгем.

Кайсыгыз газиз анадан
Намус җуеп баш тарта?
Тамырына балта чабар
Җүнсезләр саны арта!

Кол Гали, Тукай сүзләрен
Кабат искә алырбыз.
Без тарихта телле булдык,
Телле булып калырбыз!

Тота да бу көзге яңгыр
Йөзләремә яшь сылый.
Каргамыйча, гарьлегеннән
Ил өстендә тел елый!..


Нәни ил

Яктылык сыенган урын,
Мин табынган җир ул,  бел.
Исеме дә җырлап тора,
Изге урын-нәни ил!

Таң әтәчләре торганчы 
Йокысыннан уяна.
Җаны барга өмет сирпеп
Тәрәзәдә ут яна!

Авыл, дип атыйлар аны,
Сала, диләр бабайлар.
Киткәннәр озак торалмый,
Сагынганга кайталар.

Чорлар бикле заманда да
Юк, бикләнмәде ишек.
Үткәнгә күз сал, түрендә
Җырлый сиртмәле бишек.

Күңеле ак - тупсасыннан
Бисмилла әйтеп керә.
Шул талбишек баласына
Тиңсез мирас - тел бирә.

Нәни ил телдән бизмәсен,
Җуелмасын моңнары.
Гармунчылары кулында
Сайрасын гармуннары.

Авылның уңган кешесе
Далаларны гөл иткән.
Хезмәт сөю каннан килә-
Олы илне ил иткән!

Җәе матурлык иңдерә,
Аклык өләшә кышы.
Минем нәни илдән тора
Ватанымның язмышы!


Татар атлары
                               
                    Фәрит Нәбиуллинга

Кышкы көндә күңелләрнең
Язга кергән чаклары.
Тарих кайта, үзәннәрдә
Кешни татар атлары.

Армый-талмый, томырылып,
Кояшка карап чаба.
Татар аты үләннәрне,
Ак карны ерып таба.

Талымсыз, чыдам, елгырлар,
Биек тә түгел сыман.
Җайдаклы шушы атларга
Ярты дөнья буйсынган!

Татар атсыз яшәмәгән,
Мендәре булган ияр.
Мәргән яугирнең уклары
Тиен күзенә тияр.

Аттан бизү, атсыз калу-
Татарда зур югалту;
“Татар” дигән атың җуеп,
Буш йөгән белән кайту...

Татарлык ул-халкың өчен
Җанны кызганмый яну.
Болгарыңны, Биләреңне
Төп йортың итеп тану!

Ак карларга мөһер баса
Дагалы тояклары.
Тарих кайта, үзәннәрдә 
Кешни татар атлары!

                      Лениногорск районы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: