Мәдәни җомга

Таһир Шәмсуаров: Ничә еллар инде күпләребез Дөнья көтеп яши... хатларсыз...

Нигә әле каурый каләм алып, Сөйгәнеңә хатлар язмаска?!

Ачык хат

Хат ташучы хат таратмый инде,
Заман башка, дибез, чор башка.
Нигә әле каурый каләм алып,
Сөйгәнеңә хатлар язмаска?!

Хатлы гомер менә сагындыра,
Исләремә төшә еш һаман.
Шул эчкерсез юллар, беләсезме,
Онытылмый торган бер роман!

Сынаган бар, качып елаган бар,
Үткәннәрдән хатлар килмиләр.
Бүгенгеләр керсез хисләр белән
Матур хатлар яза белмиләр...

Ил сагында туган-үскән яктан
Көне-төне хатлар көттек без.
Кат-кат укып, һәрбер сүзен ятлап,
Күкрәк кесәсендә йөрттек без.

Сагынулар керде күңелемә,
Чордашларым, мине аңларсыз.
Ничә еллар инде күпләребез
Дөнья көтеп яши...

Телефонны бер кырыйга куй да,
Каурый каләм  көтә, вакыт - тап.
Бу шигырем исә, замандашым,
Сиңа юлланган бер ачык хат.


Әдәби марафон

Ару-талу белми марафончы,
Көнне төнгә ялгап барабыз.
Торган саен якыная төшә
Китап белән безнең арабыз.

Ана телен ничек яратмыйсың,
Аны уйлап җирдә яшисең.
Шигъри илдә моңнан яралганга
Кыш китерә безгә яз хисен!

Марафонда Тукай алда бара,
Янәшәдә - Җәлил, Такташлар.
Тормыш ямен, сүзнең тәмен белеп,
Янып яшик әле, якташлар!

Туфан шигырьләрен ятлыйбыз без,
Һәм укыйбыз сөеп Вахитны.
Марафонда җиңү яулаучылар
Узып китә кайчак вакытны!

Гамил Афзал, Фоат, Саҗидәләр
Төшми бүген, безнең телләрдән.
Факил – шагыйрь, шигырен факел итеп,
Милләтенә әнә җибәргән!

Торган саен якыная бара
Китап белән безнең арабыз.
Марафончы ару - талу белми,
Казан, бүген сиңа барабыз!


Ике туган

Ничәнче кат менә уйларымны,
Өфө, кабат сиңа борам да,
Кулларыма тальян гармун алам,
Башкорт дустым уйный курайда.

Яшәгән җир дөнья уртасында
Иксез-чиксез зур ил-Рәсәйдер.
Иң якыны җирдә әни инде,
Газизләрдән газиз әсәйдер!

Уфа, сиңа аяк басканым юк,
Бер карасаң миңа бик оят.
Менгән атың гасырларны иңли,
Киләчәккә чаба Салават!

Башкорт даласында куе үлән,
Бил тиңентен сарут үскәндер.
Татар-башкорт язмыш сынауларын
Иңгә-иңне куеп кичкәндер.

Минем Тукай синеке дә, беләм,
Кояш дибез уртак Тукайны.
Ватан бөеклеген тояр өчен
Тотам да мин укыйм Мостайны!

Халык бәгыреннән сызылып чыккан
Җырдан изге мирас, әйт, бармы?!
Горурланып сөйлим сәхнәләрдән
“Татар теле”н шагыйрь Наҗарның!

Агыйделдә, Идел, Чулманында
Без сугардык ярсу атларны.
Тарих үзе янәшәгә куйган
Ике туган - башкорт, татарны!

Ничәнче кат менә уйларымда
Сиңа табан, Уфа, барганда,
Кулларымда татар күрке - гармун,
Башкорт дустым уйный курайда!..


Көзге иртә

Үрмәкүчләр ак чатырлар корган,
Караса да кояш елмаеп.
Сары сарган үлән арасыннан
Көзләр карый инде моңаеп.

Пәрәвезле әнә шул тирмәгә
Кагылмыйча урап узасы.
Күңелләрдә уртак теләк үрли,
Ямьле җәйне килә сузасы.

Аксыл томан юатуны теләп,
Кояш чыккан якка үрелә.
Талгын гына аккан болытларда
Көзге яңгыр, әнә, күренә.

Сынамышны искә алыр вакыт,
Сентябрьләр килгәч бу якка.
Пәрәвезле чатыр хәбәр бирә:
Быелгы көз килә озакка...

Ә баскычта сары яфрак ята,
Көз җибәргән, беләм, аларны.
Боекмагыз, кабат яз килә дип,
Җылытырга телим талларны.

Сары сарган үлән арасыннан
Караса да кояш елмаеп,
Үрмәкүчләр тирмә корган инде,
Көзләр карый әнә моңаеп...

 

Көтү көтәм бүген үзәндә

Чыбыркыны уң җилкәгә салып,
Көтү көтеп ятам үзәндә.
Май яңгыры битен юган таулар
Яшьлегенә кайткан, үзгәргән.

Ике суыр әнә көрәшәләр,
Күңелләргә кунган аяз уй.
Бил алышмый кара, менә тиздән
Сөлге сузар милли Сабантуй!

Яшел кәлтә сыман җитез уйлар
Үрмәлиләр кыя башына.
“Азат” диеп кайсы малай язган
Азат тауның мәгърур ташына!

Атлы булу, атың саклап калу
Әллә бәхет кошы эшеме?!
Сандугачлар ияреп йөри икән,
Моң биләгән, димәк, кешене!

Таш кыяга оялаган бөркет
Зәңгәр күкне иңләп әйләнә.
Гади генә әрем исеннән дә
Тора салып башлар әйләнә.

Май  яңгыры битен юган таулар
Яшьлегенә кайткан, үзгәргән...
Чыбыркыны уң җилкәгә салып,
Көтү көтәм бүген үзәндә.


Күршеләргә әни кергәндер

Кышкы көндә юка кием киеп,
И бу бала өши, дигәндер, -
Капка ачык, хәл белешим, диеп,
Күршеләргә әни кергәндер.

Тәүлек буе ябылмады ишек,
Кунак иде кергән һәр кеше.
Кыстыбые күптән пешкән булыр,
Уяткандыр тәмле аш исе.

Күрше-күлән гүя туган иде,
Ул чакларны кайдан табасы?!
Аргы очтан алып кайта идек
Әни әйткән бәлеш табасын.

Ак әбиләр ак яулыктан иде,
Түбәтәйле иде бабайлар.
Атлар җигеп, печән ташыдылар
Җәй буена яшьтәш малайлар.

Коелар да зәмзәм сулы иде,
Менә дип дәште күктә йолдызлар.
Ай калыккач, Сабан туена дип
Кулъяулыклар чикте буй кызлар.

Урамнарда тездән үлән иде,
Бала-чага уйнап туймады.
Ә кичләрен таң атканга кадәр
Сызып-сызып гармун уйнады.

Суык көндә юка кием киеп,
И бу бала өши, дигәндер, -
Ишек бикле, карап керим диеп,
Күршеләргә әни кергәндер.

 

Татар атлы Татарстан

Бер рәхәтлек иңә күңелләргә,
Болыннарда атлар уйнаса.
Ә татар ул яши, яшәячәк,
Татар дигән атны җуймаса!

Көрәшчеләр көтеп алган мизгел,
Чабышкылар бии аранда.
Якты уйлы, Сабан туйлы милләт
Тамырларны барлый мәйданда!

Җир шарында күпме кавем яши,
Аларның да Ватан, җире бар.
Мин елмаеп иртән уянамын,
Татарстан дигән илем бар!

Юккамыни сине, Татарстан,
Батырлар иле дип йөртәләр.
Азмы яугир яуда башын салган, -
Адым саен бездә һәйкәлләр!

Татар иле диеп аталасың,
Шулай саналырга хакың бар.
Татар аты кешни үзәннәрдә,
Чорлар кичкән бердәм халкым бар!

Иярле ат сыман уяу булып,
Тик иминлек теләп таң аткан.
Юккамыни сине бөек шагыйрь
Чабып барган атка охшаткан!

Бер рәхәтлек иңә күңелләргә,
Болыннарда атлар уйнаса.
Телле, моңлы татар яшәячәк,
Татар дигән атын җуймаса!


Театр

Театр ул - милләтеңне барлап, 
Киләчәккә илтер бер хәтер. 
Тукай урамына төшү белән, 
Тукай үзе юлны күрсәтер! 
 
Күңелеңә кышлар ияләшсә, 
Карашыңны күчер син язга. 
Кырык эшең ташлап кырык якка, 
Сәфәргә чык, туган, Казанга. 
 
Театрсыз торып буламыни, 
Театрсыз узган гомер жәл. 
“Галиябану” көтә сине монда, 
Күңелеңне бизәр “Зәңгәр шәл”. 
 
Милләт саумы, теле сакланамы, 
Җуймадымы изге кыйбласын?! 
Тамашага килгән тамашачы 
Әүвәл менә шуны уйласын! 
 
...Тукай урамына төшү белән, 
Тукай үзе юлны күрсәтер. 
Театр ул - милләтеңне барлап, 
Киләчәккә илтер бер хәтер!..
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: