Мәдәни җомга

Таһир ШӘМСУАРОВ: МИНЕМ КҮҢЕЛ ГАСЫРЛАРНЫ ИҢЛИ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Лениногорски районында яшәп иҗат итүче шагыйрь, публицист, педагог, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Русия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә лаек булган Таһир Шәмсуаровка тагын берничә көннән 60 яшь тула. Шушы уңайдан без каләмдәшебезне күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге һәм...

РЕДАКЦИЯДӘН. Лениногорски районында яшәп иҗат итүче шагыйрь, публицист, педагог, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Русия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә лаек булган Таһир Шәмсуаровка тагын берничә көннән 60 яшь тула. Шушы уңайдан без каләмдәшебезне күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.


Әнисез

Күңел кабат синең янга кайтты,
Сурәтеңә багам мин сүзсез.
Алтмышынчы кышка кереп барам,
Ятим бала сыман, әнисез.

Ямансулык сеңсен дигән сыман,
Яңгыр коя тышта тагын да.
Мине бүген сагыш сагалаган -
Эзләп тапты ялгыз чагында.

Исән чакта рәнҗетмәдем бугай,
Борчымаска сине тырыштым.
«Улым!» - диеп әйткән назлы сүзең
Бер кояшы иде тормышның.

Мәрҗән тезеп хатлар язар иде,
Чәчәк белән бизәп битләрен.
Көзге җилләр елап йөри әнә
Ачалмыйча ишек бикләрен.

Сары яфрак суда бәргәләнә -
Ул каеннан өзелеп төшкәндер.
Мин йөгереп өйгә керим әле -
Әнкәй кыстыбые пешкәндер.

Алтмышынчы кышка кереп барам,
Сурәтеңә багам мин сүзсез.
Кулың белән баштан сыйпа әле -
Бик-бик авыр икән әнисез!..

Онытма

Альбомнан сурәтен тап аның,
Күз яше аша хәтерлә, -
Һәр мизгел, һәр минут, һәр сәгать
Йолдыздай яначак хәтердә.

Чал чәчле тол ана бүген дә
Ишеген бикләми яткандыр.
Бер солдат сурәте капкада -
Көткәнне белгәнгә кайткандыр.

Бу хакта оныклар беләме,
Аяз таң туганда офыкта?
Ерактагы якын бабасы
Турында сөйләргә онытма.

Үткәнгә, каһарман солдатка
Битараф карашлар сизелсә,
Ялганмас югалту киләчәк -
Буыннар чылбыры өзелсә.

Елга бер чәчәкләр салганда,
Тын калып баш иеп үтик без, -
Ул исән без көткән чагында,
Кайтмасын белсәк тә көтик без.

Балкыш

Безнең өйдә бишек җыры,
Тансык балкыш таралган.
Ике якта ике бишек,
Икесе ике талдан.

Иминлек түрдә утыра,
Беләсезме ник алай?!
Тал бишектә тибрәләләр,
Шакмактай ике малай.

Ике малай - Раяз, Инсар -
Киләчәккә баручы.
Берсе аның җырчы булыр,
Икенчесе - гармунчы.

Ике ана шушы көйгә
Бар йөрәген салалар.
Торган саен сирәгәя
Бишек җырлы салалар...

Югыйсә таллар җитәрлек,
Шәп бишеккә ярарлык.
Бишек моңын аңлаучылар
Бармак белән санарлык.

Анадан тора сабыйның
Үз телен беләчәге.
Бишектәге малайларда
Татарның киләчәге.

Ике якта ике бишек,
Икесе ике талдан.
Безнең өйдәге нур-балкыш
Бар дөньяга таралган.

Яратам

Тау битләрен сыйпап юлга чыгам,
Күлнең йөзен сөртәм барышлый.
Чаганнарга кызгылт тамга салам -
Адаштырмас мине кайтышлый.

Болытларның агын сайлап алам,
Аклык биреп күктә йөзсеннәр.
Карурманның кара чәчен тарыйм,
Наратларым шәмдәй үссеннәр.

Каеннарга яшел шәлен ябам,
Җәйнең ямен бизи күрсеннәр.
Ә имәннәр шундый матурлыкны
Ят күзләрдән саклый күрсеннәр.

Яңгыр белән җирне юып алам,
Бар керләре, әйдә, аксыннар.
Торналарга сагыну теләп калам,
Язлар җиткәч кабат кайтсыннар.

Мин җилләрдән җырлар үрә беләм,
Өмет белән Җирне урыймын.
Сәхрәләрдә моңга сусый калсам,
Илдәшләрдән гармун сорыймын.

Җиһангирдай кыя-ташка басып,
Мин дөньяга тик бер сүз катам.
Меңенче кат менә кабатлыймын:
- Ишетегез мине, яратам!..

Туганнар

Без бит җирдә бер атадан,
Бер анадан туганнар.
Күршедә күрше булса да,
Сезгә җитми, туганнар!

Бер бишектә тибрәлгәнбез,
Бер сукмактан чапканбыз;
Нәрсәнедер югалтканбыз,
Нәрсәнедер тапканбыз.

Тамырларда бер кан ага,
Йөз дә, сүз дә охшаган.
Абынсаң, йөгереп килеп
Җитәсенә ышанам.

Саклар өчен, яклар өчен,
Туган булып туган без.
Иңнәремә кулыңны куй,
Бер анадан туганбыз...

Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!

Замананы заман алыштырыр,
Кайта-кайта әле уйларсыз.
Бүгенгедәй, менә иртәгә дә
Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!

Моңлы итеп җырлар көйләр өчен,
Тирән итеп башта суларсыз.
Ишетәсеңме, әнә, чишмә сөйли:
- Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!

Дөнья буйлап сибелгәннәр белә -
Илдән башка тору уңайсыз.
Безне Тукай бер мәйданга җыя,
Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!

Читтә дә без читләр саналмадык,
Чәчәр, төзер өчен туганбыз.
Шул туган тел саклап калды безне,
Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!

Изге Ватан киткән, тик сөт калган,
Кайта-кайта әле уйларсыз.
Безнең язмыш Тукай белән бәйле,
Мөмкин түгел яшәү Тукайсыз!

Татар гармуны

Чормалардан алып төшәсе бар,
Музейлардан кирәк эзләргә.
«Гармунчылар кайда?» - юксынулар,
Иярә дә чыга сүзләргә.

Әйтче, нигә сине сорамыйлар,
Еламыйлар гармун юклыктан.
Сине кулга алган ата-бабам
Галиҗәнап моңга юлыккан.

Сине күздән яздырмаска иде,
Кирәк безгә сиңа кайтырга.
Син Хәлилнең йөрәк серен ачтың,
Галиябану бирдең татарга!

Син окопта илгә алып кайттың,
Өмет бирдең батыр солдатка.
Тол хатынның юанычы идең -
Сөйлисе бар әле бу хакта!..

Җәйге кичтә гармун җитми бүген,
Җырсыз туа таннар гармунсыз.
Ә мин менә моңга сусап ятам,
Шәп гармунчы миңа табыгыз!

Сөйлисе бар әле, вакыт җитте,
Һәм калмаска иде һич соңга.
Дөнья буйлап урын эзләп йөрим -
Һәйкәл кирәк милли гармунга.

Киләчәккә алып барсын безне
Гасырлардан килгән бар моңы.
Син барында татар җырдан бизмәс,
Мәңге яшә татар гармуны!

Минем күңел

Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары.
Минем күңел гасырларны иңли,
Бар белгәне аның Җир шары.

Йокысызлык күптән килә миндә,
Сабый чактан йоккан бер гадәт.
Илең-йортың имин торсын дисәң,
Кемдер уяу булсын, җәмәгать!

Кемдер аягүрә яши бирсен,
Барлап Җирнең һәрбер почмагын.
Кемдер дәшә икән - мин көймәсез
Дәрьяларны гизеп чыгамын.

Ак-карага бүлмим кешеләрне,
Барыбыз да Җирдә бер төрле.
Һәрбер сабый үз баламдай якын,
Һәрбер ана әни шикелле.

Мин илләрнең башларыннан сыйпыйм,
Туктап үтәм җылы сүз әйтеп.
Кайгы кичкән кояш күрсен өчен
Өмет белән китәм терәтеп.

Кемдер һәрчак юлда булу кирәк,
Гел сәфәрдә кышын, җәен дә.
Ният изге - күкләр аяз торсын,
Бәхет йөрсен балкып һәр өйдә!

Биш кисәге Җирнең - биш бармагым,
Куллар эзләп учны сузамын.
Түгәрәк Җир әгәр сулый икән,
Мин дә исән, мин дә тазамын!

Киселмәсен иде бер бармак та,
Җирдә тормыш булсын түгәрәк.
Берәү ялгыш юлдан яза икән,
Ярдәм итик аңа бергәләп.

Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары.
Минем күңел гасырларны иңли,
Бар белгәне аның Җир шары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: