Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Таһир Шәмсуаров: Ир-егеттән дала исе килсен, Ат кешнәве таңда уятсын...

Рәхмәт укый халкым, апрель, сиңа Биргән өчен бөек Тукайны.

АВЫЛНЫКЫ, АВЫЛ БАЛАСЫ

Таң атуга хәлләр белешәсе,
Телефонны кулга аласы.
Тумышым белән таллар иленнән мин,
Авылныкы, авыл баласы!

Араларда хатлар йөрми инде,
Заман башка, хатлар язмыйлар.
Кеше барыбер балачакка кайта,
Туган җирсез тора алмыйлар.

Зур калада яши малай-кызлар,
Шунда үсә безнең оныклар.
Онытыламыни, Шушмабызда
Колач салып йөзгән минутлар.

Болыннарда казлар көтәләрме,
Сабантуйда атлар чабамы?!
Сабакташлар сагынуга түзми
Ямьле җәйдә өйгә кайтамы?

Кайда гына гомер кичерсәк тә,
Күңелдәген ярып саласы.
Төшкә менә арыш кыры керә,
Авылныкы  авыл баласы!

Таң тудымы хәлләр белешәсе,
Телефонны кулга аласы.
Күңел сизә, капка таңнан ачык
Авылныкы авыл баласы...


АПРЕЛЬ БУЛЫП  ҖАНДА КАЛЫРСЫҢ

Син март булып кердең күңелемә,
Апрель булып җанда калырсың.
Бүгенгедәй менә иртәгә дә
Янәшәдән атлап барырсың.

Бездә кояш үзгә, назлы балкый,
Ай-йолдызлы бары төннәрен.
Унике ай сагынырбыз инде
Тауда җыйган җәйнең җиләген.

Сентябрьдә сагыш эзләп тапты,
Бар тарафта саргылт яфраклар.
Күрәсеңме, әнә көзге суда
Истәлекләр агып баралар.

Ә декабрь ак кар бүләк итте,
Сабый бала сыман сөендек.
Ә гашыйклар күрми калмагандыр –
Ак атларда без икәү идек!

Исеңдәме, гыйнвар суык килде,
Тик салкынын аның тоймадык.
Куллар – кулда, сабый бала сыман
Энҗе карлар белән уйнадык.

Бүгенгедәй менә иртәгә дә
Янәшәдән атлап барырсың.
Син бөреле мартта кайтып төштең –
Апрель булып җанда калырсың!


АПРЕЛЬ

Яратмыйча яшәү мөмкинмени,
Сагындырып килгән бу айны.
Рәхмәт укый халкым, апрель, сиңа
Биргән өчен бөек Тукайны.

Сыерчыклар кайта оясына,
Урман матурлыгын күр әле.
Наратлыкта әнә учак ягып
Былтыр дустын көтә Шүрәле.

Ә елгада имән басма әзер,
Гөлләр бизи аның бар ягын.
Су анасы быел малайларга
Бүләк итәр алтын тарагын.

«Тәфтиләү»ләр, «Әллүки»ләр исән,
Юк, тынмады тальян гармуннар.
Ана телен рухи кояш иткән,
Гасырлардан килгән халкым бар!

Яратмыйча яшәп кара менә. 
«Пар ат»ларда килгән бу айны.
Рәхмәт укый халкым, апрель, сиңа
Биргән өчен бөек Тукайны!


БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ ӨЗЕЛСӘ

Сөйлә, бабай, орыш,  әрлә мине,
Ваемсызлык әгәр сизелсә.
Буыннар чылбыры ялганамы,
Ялганамы хәтер өзелсә?

Сөйлә, бабай, сөйгән оныгың мин,
Яшермичә сөйлә барын да.
Корал тотып, яуга уиткәнеңне
Унсигезең тулган чагыңда.

Сөйлә, әби, үтенәмен, сөйлә,
Син бабайны өзелеп сөйгәнсең.
Кырык бердә кочагына сеңеп:
«Көтәчәкмен, җаным» - дигәнсең.

Сөйлә миңа, сөйлә, атлар җигеп,
Бөгелмәгә ашлык илткәнне.
Өйдә калга өч балаңны уйлап,
Тирләдем, дип йөзең сөрткәнне...

Сөйлә, бабай, ачлы-туклы килеш,
Уайнар кар өстендә ятканны.
Окопларга сөялеп, төшләреңдә
Йөгерә-йөгерә өйгә кайтканны.

Сөйлә, бабай, аяк асларыңда,
Көтмәгәндә мина шартлаган...
Туфрак эчләреннән казып алып,
Шәфкать туташлары коткарган.

Сөйлә, әби, ләмгә чумып, язын
Черек бәрәңгеләр тапканны.
Кычытканны кайнар суга салып,
Өмет белән казан асканны.

Сөйлә, әби, салам башлы йортның
Саламнарын мичкә якканны.
Кош очса да, «Немец килә» диеп,
Сөргән җирне каплап ятканны.

Сөйлә, бабай, сугыш беткән көнне
Госпитальдә каршы алганны.
Ир еламый, диләр, тик шатлыктан
Ак мендәргә яшең тамганны.

Сез сөйләгез, һәр сүз, һәр җөмләне
Җаныбызга салыр минутлар.
Бабабалары кылган батырлыкны
Онытмаска тиеш оныклар!

БАЛА КАЙТА БҮГЕН АВЫЛГА

           Кызым Ләйсәнгә багышлана

Күнегелгән изге гадәт инде,
Җомга көнне чыга ул юлга.
Уйда авыл, телдә әни сүзе,
Бала кайта бүген авылга.

Анда көтә назлы бала чагы,
Олы юлны күзли, белегез.
Туган йортны, юк, онытып булмый,
Күңел түрләрендә төп нигез.

Әни һаман эзләп йөриме икән
Болындагы бәбкә-казларын?
Малай-кызлар агызамы икән,
Кәгазь көймәләрне язларын?

Сыерчыклар бала чыгардымы,
Талындамы моңлы сандугач?
Күршеләр дә, сизәм, юксынадыр
Атна буе өйгә кайтмагач.

Чормадагы бишек сагындырды,
Ямансудыр безсез, күрәсең.
Сабый чакка, әни, кайтар әле,
Бишек җырын кабат көйлә син.

Кара мунча бик еш искә төшә,
Кагыла калсаң, корым сарылган.
Ә күңелдә менә, беләсезме,
Аклык булып җанда сакланган...

Күчтәнәчләр күптән әзер инде,
Җомга көнне чыга ул юлга.
Әниле авыл бәлеш салып ята,
Бала кайта бүген авылга!..


ДАЛА ИСЕ

Ир-егеттән дала исе килсен,
Ат кешнәве таңда уятсын.
Иярләнгән ике аты көтсен,
Араннарда имин таң атсын.  

Ир-егеттән учак исе килгән,
Дала нуры иңгән җанына.
Яраланса, үзәк өзгеч кешнәп
Тугры дусты килгән янына.

Яугир егет йомшак ястыкларда
Йокламаган, беләм, элгәре.
Баш астына ияр салып яткан,
Ияр булган аның мендәре.

Ир-ат диеп юкка аталмаган,
Яшәү яме тапкан ир аттан.
Тояк тавышларын ишетәмен,
Ерак тарихларга күз атсам.

Офыкларда татар атын күрәм,
Җил тузгыта куе ялларын.
Әйтмәсәм дә белә торгансыздыр
Татар атсыз тора алмавын!

Иярләнгән ике аты көтсен,
Араннарда имин таң атсын.
Ир-егеттән дала исе килсен,
Ат кешнәве таңда уятсын!..

ДҮРТ ФАСЫЛДАН ТОРА ГОМЕРЛӘР

Күктә йөзгән ак болытлар сыман
Сиздермичә генә көн ага.
Таңда исән-имин уянуга,
Мин елмаеп карыйм дөньяга.

Мин борчылсам, көзләр килә җиргә,
Каеннардан сагыш коела.
Җан чылатып көзге яңгыр яуса,
Бер елармын төсле тоела...

Тышка чыксам, бәс сарыла чәчкә,
Күбәләк кар куна иңемә.
Кышкы манзарага хәйран  калган
Әллә инде бары мин генә?!

Кыр казлары кайта тезелешеп, 
Тирә-юньдә сихри наз гына.
Сөю, бәхет дигән төшенчәне
Алып килә бары яз гына!

Ерак юлга чыксаң, янәшәңдә
Сине аңлар кеше әй кирәк.
Хисләр уйдыгына чумыйм дисәң,
Гүзәллектән торган җәй кирәк!

Йөрәгеңдә елмаюлар йөрткән
Тормыш яме белән гел бергә.
Табигатьтә кеше чагылышы,
Дүрт фасылдан тора гомер дә!..


КАЙТУ

Казан әйбәт, әмма нидер җитми,
Чокырдагы авыл кадерле.
Балачакка юлга чыктым бүген,
Сагынулар телде бәгырьне.

Югыйсә бит бар да җитә төсле,
Яшәр өчен барча шартлар бар.
Туып-үскән газиз нигезенә
Төшләрендә кайта балалар.

Каз үләне йолкып яталармы
Капка төбендәге бәбкәләр?
Ак пәрдәле тәрәзәдән багып,
Юлдан эзли безне әнкәйләр.

Урамдагы чүгә төшкән талга 
Яз килүгә кайта сандугач.
Җырламыйча түзеп кара менә,
Җанга ияләшкән моң кунгач.

Колач салып йөзгән Шушма дәшә,
Юк, онытып булмый шул аны.
Дөньядагы барлык елгалардан
Якын күрәм газиз Шушманы.

Безнең зәңгәр капка күренәме,
Әти-әни исән-иминме?
Элеккечә, күчтәнәчләр белән
Таң атканда кайтып керимме?

Мин Казаннан кайтыр юлга чыктым,
Сагынулар телде күңелне.
Теләсә дә оныта алмый кеше
Авыл дигән нәни бу илне!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев