Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сүрелмәсен әле янган күңел...

(Фәүзия Солтан иҗатына күзәтү)

Фәүзия Солтан – шигърияткә соңлап кына килеп, үз  өслүбен булдырган  шагыйрәләребезнең берсе. Аның традицион шигърият кысаларында үсә-үзгәрә барган иҗаты поэзияне үзенчәлекле, образлы шигырьләргә баетты, күңел лирикасы үсешенә үз өлешен кертте. Гадәттә, иҗат әһелләре үзләрен төрле жанрларда сынап карый яки лирик герой концепциясен төрләндерә, төрле иҗат калыпларында язып тәҗрибәләр үткәрә һәм иҗат процессында шул сукмакларның берсен үстереп, үз юнәлешен булдыра. Ф.Солтан шигърияте исә – тулысы белән күңел шигърияте, ул шушы жанр кысаларында гына поэтик эзләнүләр алып бара. Бу сыйфат аның шигырьләрендә лирик герой бирелешендә генә күзәтелеп калмый, сурәтләү чараларына, эмоциональ, психологик эчтәлекле  образлылыкка яисә шигырь калыбын  сайлауга да йогынты ясый. 


Күңел шигъриятендә шагыйрә үз тормыш мизгелләрен, югалту-табышларга бәйле гомер юлында туган хыял-омтылыш­ларын һәм ачыну-сызлануларын укучыга җиткерә, хисләрнең үсеп-үзгәреп торуына бәйле шәхси башлангычка өстенлек бирә. Ф.Солтанның шигъри үрнәкләрендә лирик герой белән авторның тулысынча тәңгәлләшүе күзәтелә. Хис-кичереш, табигать образлары, метафорик образ-детальләр, эпитетлар аша белдерелә, композицион алымнар кабатлана. Хис-тойгыларның гомумиләшүе юану өлешендә бирелгән яшәеш, мәхәббәт, туган нигез, туганлык мөнәсәбәтләре хакындагы уйлануларда, тормыш-яшәешкә кагылышлы фикерләрдә чагыла. 

Ф.Солтанның күңел лирикасында, шагыйрәләр иҗатына хас гомуми юнәлеш, мәхәббәт темасы өстенлек ала: яшьлекнең үтүе, сөйгән ярны югалту, тапкан мәхәббәтне югалтудан курку, мәхәббәтнең иң зур кыйммәт, яшәү мәгънәсе булуына инану. Әлеге мотивлар “Күңел назы”, “Исәнме, мәхәббәтем”, “Әйттең миңа”, “Серлелек”, “Бер-береңә”, “Белмәдең”, “Көчле мин, дип...”, “Теләк”, “Оныта алмадым”, “Кайту”, “Өмет гөле”, “Җиләк” һ.б. шигырьләрнең үзәгендә ята. 

Сагыш хисенең үзгәрешенә корылган “Яшьлегемне эзлим” шигыренә күз салсак, үзәк фикернең ай образы аша җиткерелүен күрәбез. Сөйгән ярын югалткан, яралы күңелен юатып яшәргә мәҗбүр лирик герой өчен үткәннәрдән калган хатирә сызлану чарасына әверелә. Кич, таң, гүзәл яшьлек кебек романтик сурәтләр үткәндәге мәхәббәтнең матурлыгын җанландыра; яшьлек, гомер үтеп тә, күңел түрендә мәхәббәтнең сүрелмәве аны чарасызлык халәтенә җиткерә. Хис-кичерешләр шигырь тукымасында бер төркем образлар аша да шәрехләнә. Ай образы үткәннәрдән калган мәхәббәт очкыны булып кабул ителә, шул ук вакытта лирик геройның аерылудан туган сызлануы кебек тә аңлашыла, лирик  миннең киләчәккә бару юлларын сүрән генә яктыртучы мәгънәсендә дә укыла. Кышкы айлы кич, ябылган капкалар үткәннәргә юлның ябык булуын, гомернең үтүен төгәлләштереп куя. Гомер юлында мәхәббәтне югалту кешене сагышка сала һәм бу сагыш күңелдә мәңгелек сызлануны тудыра. Шушы ук мотив “Хәтер” һәм “Мәңгелектә” шигырьләрендә дә дәвам итә. 

Гадәттә, Көнчыгыш әдәбиятыннан кереп, традицион образларга әверелгән сандугач, шәм, нур, гөлчәчәк образларын татар шигърияте мондый юнәлештәге шигырьләрдә уңышлы үстерә. Әмма Ф.Солтан шигырьләрендә бу традицион  сурәтләр калку түгел. Шагыйрә, киресенчә,  караш, эз  һәм сурәт образларына өстенлек бирә, аеруча сурәт образын төрле мәгънәләрдә “уйнатырга” ярата. Мәсәлән, “Сурәт”, “Рәсем каршында уйлану” шигырьләренә күз салсак, бу образ  күңелдә яшьлекне  тергезгән хатирәләр сыйфатында урын ала. Моннан тыш ул мәхәббәттән туган иллюзия, бер-берсеннән ераклашкан кешеләр һәм капма-каршы мәгънәсендә... чит-ятлардан яшерергә кирәк булган, күңелдә кабаттан бөреләнгән сөю мәгънәсендә уяна һәм лирик геройның тирән психологик кичереш­ләрен укучыга  җиткерергә мөмкинлек бирә. Ул тирән эчке халәт күпнокталар аша да тирәнәйтелә:

Бу сурәтнең серен беркем белми – 
Аның серен бары мин беләм...

    Яки:

Өстәлемдә – сурәт. Ир һәм хатын...
Күздә – күзләр... Кулда – куллары...

Аерым шигырьләрдә мәхәббәт кичерешләре метафорик янәшәлекләр  аша ирештерелә. Мисал өчен, “Өмет” шигырендә яфракларын суык өткән тирәк / кабаттан тереләчәк гөлкәйләр янәшәлеге мәхәббәтнең кеше гомерендә кабатланып торуына ишарәли. Мондый янәшәлекләр “Ялгыз ана” шигырендә дә урын ала. Туй / ялгызлык янәшәлеге укучыны кешеләрнең дә тигез, бәхетләрнең дә бердәй булмавы хакындагы фикергә алып килә.   

Ф.Солтан иҗатында туган якны ярату, җирсү мотивы  үзәк өлгеләрдән санала, бу темага язылган лирик әсәрләре еш кына гомумкешелек кыйммәтләре, яшәү мәгънәсе, туган нигез кадере турында уйланулар белән баетыла. Лирик геройның яшьлегендә калган авыл хатирәләре, туган ягындагы вакыйга-халәтләр кичерешнең сәбәбенә әверелә. Ул яшьлек елларын сагынучы, туган ягына ихлас гашыйк, вакыты белән сентименталь лирик герой булып алга чыга. Туган якка багышланган шигырьләрдә “туган җир –  самимилек, матурлык, яктылык, җылылык, яшәү чыганагы” дигән фикер лейтмотивка әверелә. 

Әйтик, туган як темасына караган “Тау иленә” шигырендә елга, чишмә-күлләр, ямьле кыр-басулар, аларның матурлыгы образ-детальләр ярдәмендә туган якны ярату тойгысы  булып күз алдына баса. Шигырь тукымасына кертелгән Сабантуй образы туган якны ярату фикерен көчәйтеп кенә калмый, татар авылы, ул саклап килгән гореф-гадәтләр  татар халкына яшәү җегәре бирә  дигән фикерне беркетеп куя: 

Елга суы, урман, күлләр, болыннары
Тауның көчен безгә тапшыра.
Биек таудан алган бәрәкәтле байлык
Мәңгелек көч бирсен халкыма!

Татар шигъриятендә, гомумән, авыл кешесен идеаллаштыру, яшәешен әхлакый камиллек югарылыгына күтәрү, табигать, тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнешен, шуңа мөнәсәбәттә табигыйлеген ассызык­лау мотивлары сызылып бара. Мондый мотивлар Ф.Солтанның “Сыенамын, Җирем, сиңа”, “Олы Солтаным – сиңа җырларым”, “Туган як нуры”, “Кодашым”, “Туган җирем”, “Яралы йөрәк”, “Кош җыры”, “Көрәш”, “Нигезем” һ.б. шигырьләрендә урын ала. Олы бәхетне, яшәү кыйммәтен кеше туган җирдә генә таба ала дигән фикер мондый әсәрләрне үтәли кисеп уза. Аның туган як лирикасында Олы Солтан авылы гади хронотоп чикләрен үтеп чыгып, бербөтен поэтик образга әверелә. 

Мондый шигырьләрдә туган җирне ярату тойгысы еш кына яшәү мәгънәсе, кешенең  җирдәге урыны, Җир-ана каршындагы изге бурычыбыз хакында уйланулар белән үрелеп китә. Мәсәлән, “Салкын чишмә – җирнең күз яше” шигырендә татар шигъриятендә мәхәббәт, туган якны ярату билгесенә әверелгән чишмә образы үзгә мәгънә калыбына төреп тәкъдим ителә, җирнең күз яше метафорасы  итеп тергезелә:

Әллә бездән югалтулар көтеп
Әрни микән җаның, Җир-Ана?!
Еламасын сагышланып, ярсып,
Юат аны күкрәгенә ятып! 

Авыл, туган як темасы белән янәшә һәрвакыт әни, гомумиләштерелгән Ана образы килә. Шагыйрәнең “Юату”, “Сау­мы, әнкәй!”, “Ана язмышы”, “Юрау”, “Ана хыялы”, “Ана хаты” кебек шигырьләре Аналарның бөеклегенә дан җырлый. Бу төркем әсәрләр еш кына әниләрдән аерылу, аларны юксыну сәбәп­ле туган сагыш хисен гәүдәләндерә. Әнинең янәшәдә булуы кеше өчен иң зур терәк, аңардан аерылу һәркемне  бетмәс-төкәнмәс сагышка сала һәм ул халәт мәңгегә күңелдә яши. Ф.Солтанның әниләр темасына язылган күп шигырьләрендә әлеге фикер кабатланып, лейтмотив итеп күтәрелә. 

Ф.Солтанның бер бәйләм шигырьләрендә фәлсәфи гомумиләштерүләр, яшәү мәгънәсенә, яшәү кыйммәтенә мөнәсәбәтле уйланулар алга чыга. Бу юнәлештәге шигъри үрнәкләрдә традицион Вакыт образына таяну, аны төрле мәгънәви калыпларда “уйнату” сыйфаты күзәтелә. Мәсәлән, “Бар да кала” шигырендә Вакыт / мәңгелек,  “Мәңгелектә”, “Кырау” кебек шигырьләрендә Вакыт / кеше гомере, Вакыт / мәхәббәтнең мәңгелеге янәшәлекләре тудырыла.

Фәлсәфи уйланулар шагыйрәне дини мотивларга алып килә. Мондый шигырьләр лирик герой концепциясендә үзгәрешләр баруы хакында хәбәр итә. Мәхәббәт утында янган, аны яшәү мәгъ­нәсе итеп күтәргән лирик герой яшәү мәгънәсен Ислам кануннарында, илаһи яшәештә тапкан лирик мин  белән алышына. Дини эчтәлекле шигырьләр аның соңгы еллар шигъриятендә калку чагылыш таба. “Рамазан аенда теләкләр”, “Давыл”, “Байлык кирәк кешегә...”, “Васил мәчете” кебек шигырьләрдә дини кануннар яшәеш нигезендә торырга тиешле көч итеп раслана.  Автор мәңгелек һәм фани дөнья каршылыгын тудырып, кешенең үз-үзен танып-белергә, бәяләргә омтылуы аша Яшәешкә бәйле уйлануларын уздыра:

Өзелә гомер. Кала бар да.
Аңларга иде.. бәндә...

Шигырь тукымасындагы сурәтләр укучыны бер фикергә алып килә: дөньяда абсолют төшенчәләр, байлыклар, хәтта мәңгелек кыйммәтләр дә юк, барысы да үзгәрүчән һәм вакытлы. 

Бу үзгәреш ак төс символикасының алга чыгуында да ачык сизелә. “Ак төс хуҗа...”, “Ак чәчәк”, “Оныта алмадым”, “Көрәш” кебек шигырьләрендә ак төс төрле мәгънәләрдә уйнатыла. “Ап-ак чәчәк кебек хисләрен моңлы җырларга салу” хыялы белән яшәгән лирик герой аны сафлык, күңел аклыгы, мәхәббәттә тугрылык, самими яшәеш, илаһият һ.б. кебек кабул итә.

Шәхес концепциясенең, мотивларның үзгәрүе шигырьләрдә тудырылган сурәтле дөньяга, образлар системасына һәм детальләргә дә тәэсир итә: Ф.Солтан шигъ­риятендә фольклордан үстерелә килгән образ-сурәтләр  үсеше күзәтелә, активлаша. Халык авыз иҗатыннан килгән образларны, символик образ-детальләрне иркен куллана башлау халык җырларыннан  килгән традицияләреннән файдалануга китерә. Ф.Солтан татар халык җырлары традицияләренә, калыбына борыла, халык җырларының гадилеген, аһәңен, образлылыгын, шигъри алымнарын һәм яңгыраш үзенчәлекләрен өлге итеп ала. Шигырьләре еш кына халык җырларына охшатып стильләштерүгә нигезләнә. “Сиңа”, “Сагышларым” һ.б. шигырьләрдә халык җырларына хас үлчәм, структур калып алга чыга.

Әлеге язу өслүбе шагыйрәнең мәкаль-әйтемнәрне, канатлы гыйбарәләрне, фольклор энҗеләрен, хәтта җырдан-җырга кабатлана килгән эндәш калыпларын шигырь текстларына кертеп җибәрүе яки аллюзия тудыруы белән үрелеп китә. 

Шул рәвешле, Ф.Солтан иҗаты күңел лирикасын төрле мотивлар, сурәтләү чаралары белән баетып, дәвамлы төстә поэтик стилен үстереп, татар шигърияте үсешенә үз өлешен кертә.  Туган якны, мәңгелек хакыйкатьләрне, мәхәббәт, сагыну, юксыну хисләрен олылап җырлаган шигырьләре Фәүзия Солтанны хатын-кыз поэзиясе үсешенә үз өлешен керткән сүз осталары белән бер рәткә куя.

Нурфия ЙОСЫПОВА, КФУ доценты.

Шушы көннәрдә Фәүзия Солтан (Галиуллина) үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Без аны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән  котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шагыйранә уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат дәрте теләп калабыз. 

 

* * *

Фәүзия СОЛТАН: ЧЕЛПӘРӘМӘ КИЛГӘН ХИСЛӘРЕҢНЕ ЯБЫШТЫРЫП ЯШӘП БУЛМАС ИЧ...

Фәүзия СОЛТАН (Галиуллина Фәүзия Сәйфетдин кызы)1958 елның 1 сентбрендә Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында туган. 2000 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шагыйрә, публицист, популяр җырлар авторы. “Учларымда - җиләк”, “Үзәк өзелгән чак”, “ Баллы миләш”, “Көзге шәфәкъ”  исемле китаплар авторы.  



ТАҢ АТКАНДА ТЕЛӘК ТЕЛИМ...

Йа Ходаем, тынычлык бир,
Сакла хәвеф-хәтәрдән.
Олы юлга чыгучылар
Исән кайтсын сәфәрдән.

Якыннарым исән булсын,
Сау-сәламәт, янымда...
Тәгам тулы булып торсын
Бергә корган табында.

Балаларым игелекле,
Бәхетле, сау булсыннар.
Әти-әнинең хакын да
Бик теләп хакласыннар.

Йа Ходаем, гомеремне
Үз-үземә уйдаш ит.
Рәхмәтеңне, шәфкатеңне
Игелекле юлдаш ит.


ӨМЕТ

Суык өткән яфракларын...
Тамырлары.. исән әле.
Өметләнәм - гөлкәйләрем
Яңарып үсәр әле.

Чәчкәләр атыр әле.
Күңелләрдә яшәү көче,
Мәхәббәттән яну хисе
Яңарыр, кайтыр әле. 

    
САЛКЫН

Май аенда салкын төште,
Җаннарымны өшетеп.
Шомырт чәчәге аклыгын, 
Хуш исләрен, ямьлелеген
Күрмәс, сизмәслек итеп. 


ЯШӘҮ ДӘРТЕ

Җәрәхәтле, телгәләнгән йөрәк,
Өзгәләнгән үзәк, ник кенә
Үз-үзеңә йомылып яшәгәндә
Үткәрдең соң күңелең түренә?
Аңла, дидең! Бәллүр касәләрдә
Саклар кебек идең хисләрең.
Тирән яра, әрнүеннән туктап,
Төзәлерме, диеп көткәндә -
Яңа яра тагын күңелеңдә.
Әрнү...  Рәнҗүләрне үтәсе.
Горур тотып башны, сер бирмичә,
Кабат ничек торып китәсе?
Яшим әле диеп сөенергә
Табылырмы икән тагын көч?
Челпәрәмә килгән хисләреңне
Ябыштырып яшәп булмас ич!
Әллә инде яну, ярсу, көрәш
Яшәү яме буламы икән?
Яулап алган һәр бөртеге хисне
Кабызучы очкынмы икән?
Яшәү – көрәш, яшәү – ялгышлардан
Сабак алу, кабат ялгышу.
Өйрәнү... Һәм гомер дәвамында
Үзеңне җиңәргә тырышу.  


СЫЕНАМЫН, ҖИРЕМ, СИҢА 

Көчле имәннәрнең дә бит
Арган чаклары була.
Тынлыктан туеп, дәрья да
Бер болгана, бер тына.

Иректә йөргән болытның
Арып качканы була.
Нинди биек тауларның да
Табаны җирне тоя.

Чәчләр чаларган чакта да
Әнкәй гел кирәк була.
Никтер уйнавыннан туктап
Уйланып ала бала ...

Нинди каты һәм нык булган
Корыч та шартлап сына.
Аргач-талгач, көч җыярга
Сыенам, Җирем, сиңа.

Суда йөзмим, күктә очмыйм –
Җәяү барасым килә.
Киртәләрне җиңәр көчне
Җирдән аласым килә.

       
ТӨЕРЛӘР

Йөрәк әрнүләре бетәрме соң?
Тынгы булыр микән күңелгә?
Яшькә төелеп үткән елларның
Төеннәре кала гомергә. 

Иң якының кинәт дошман була,
Телгә килә әче, яман сүз.
Якыннарың бәхетле булсынга
Тешләреңне каты кысып түз!

Юк шул! Булмый алай! Һәммәбезнең
Үз күлмәге якын тәненә.
Үз рәхәте генә гел үзәктә -
Ни кичергәнеңне кем белә?

Хәтердән сызыла биргән вәгъдә,
Ант бозыла, таптап узыла.
Тамак төбендәге төерләрдән
Җанга кан сава, әрнү җыела.

Җиңәр көчне табып булыр микән?
Чокыр-чакыр алда, киртәләр...
Юл гел якты түгел. Вакыт-вакыт
Күләгәләр каплап китәләр.

Бөтерелеп кайнаган хисләрне
Акылны җигепме җиңәргә?
Җиңелмәсен...Кайнар ул хисләрне
Бүләк итеп Ходай җибәргән.


ЯШИСЕ КИЛӘ 

Күрәсе килә таңнар атуын,
Иртән офыктан 
Якты кояш калкуын.
Чишмәләрнең чылтыр-чылтыр агуын,
Күрәсе килә кичен кояш баюын.
Тыңлыйсы килә
Сандугачлар сайравын,
Яфракларның талгын җилдә шаулавын.
Тоясы килә җылы  яңгыр тамчысын,
Кояш нурын, су салкынын -
Барысын!
Яшисе килә  бит әле. Яшисе!!!


БЕРДӘНБЕР 

Калдырма мине! Китмә!
Тәнем калыр. Җанымны
Синең белән юллармын.
Миллионнарсыз яшәп була - 
Тик- мин синсез… булмамын!


КИТМИСЕҢ

Китәм, дисең, көчем бетте,
Көрәшә алмыйм, дисең.
Минем дә синнән калмыйча
Китәсемне белмисең.
Алда  булыр, киләчәктә
Ямьле, назлы гомерләр.
Сыкранулар артта калыр,
Килер кояшлы көннәр. 
Юк, җибәрмим! Яшибез без!


ПАРЛЫЛАР

Пар күгәрчен үз итте дә,
Оя корды  кыекта.
Бик матур фал - яшәрбез без
Күгәрчендәй  бу йортта.
Шул көннән соң гел күзәтәм - 
Яши алар гөрләшеп.
Быел язын әллә каян 
Килде бер ак күгәрчен.

Килә, китә, тагын куна,
Күгәрчен, ник киләсең?
Нинди хәбәр алып килеп 
Җанга  борчу өясең?

Аерма пар кошларымны...
             

НИГЕЗЕМ

Кайтып туктыйм капкам төбенә -
Хуш исләрдән башым әйләнә.
Ачып керәм  бикле капкамны -
Сәлам әйтәм төп нигеземә.

Көтә мине йортым, сагынып,
Бакчам көтә,  шомырт, талларым.
Су буенда йөзгән ләкләкләр,
Көтә кондызларым, казларым.

Бөтергәндә тормыш-өермә,
Сагыш утларына салганда,
Сагынып кайтам сине, нигезем,
Сагышланам китеп барганда.


ЯНУ

Сәйләннәрдәй исемеңне тезәм,
Колач җәеп хыялымда йөзәм.
Болыт арасыннан кояш көтәм,
Әллә инде сөюеңне сизәм.

Коеп яуган яңгырга йөзем куям,
Бозлы ук яндыра битем – тоям.
Янсын озак, сүрелмәсен хисем – тыям.
Давыллардан сакланырдай бул кыям!


КЫРАУ

Ничек итеп җиңеләйтим хәлләремне,
Иртә язда кырау сукты гөлләремне.
Яме китте кояш белән өретелгән,
Җылы көтеп өметләнгән  көннәремнең.

Кыска була гөл гомере, бик аз гына,
Җәй  килгәндә салкын кырау алмаса да.
Өметләнеп көтеп алган җылы җәйдә 
Язмыш кисәк кире борып куймаса да.

Һәр минутым уйлап үтә гомеремнең
Кырау алган, суык суккан ул мәлләрен.
Җанымның да кисәк килгән
                                           салкыннардан
Өшеп калган шыксыз, наз - 
                                        нурсыз  көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев