Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Сона Вәлиева: Яр буенда әрни хәтер...

Күңел тулса,  Елый алмыйм, Барыбер язам шигырь. Күз яшьләрем урынына Кәгазьгә сүз түгелер.

Соңгы вакытта яшь татар шагыйрьләре арасында Көнбатышка йөз тотып, шигырьне аларча аңлаучылар күбәйде. Югыйсә безнең классикларыбыз Шәрык шигъриятенә йөз тоткан. Бер карасаң, бу табигый да. Күпме генә көнбатыш кешеләре булырга тырышсак та, асылыбыз башка төрки халыклар белән бергә шәрык рухына береккән.

Сона ханым Вәлиеваның шигырьләре белән беренче танышып чыккач та, күңелгә әнә шундый фикерләр килде. Аның шигърияте шәрыкча төгәл, хикмәтле, хисләргә бай. Татарчага тәрҗемә итәргә китапны Әзәрбайҗан язучысы Юнус Огуз тапшыргач та, бу җаваплы эшкә алынырга булдым. 

Сона ханымның әсәрләре татар укучысы өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм. Ни дисәң дә, элек руслар Кавказ татарлары дип йөрткән кардәш халыкның әдәбиятында уртак моңнарны безгә дә ишетү мәслихәт.

...Араз буенда бер кыз йөгерә. Ул нидер эзләп, әле анда, әле монда сугыла. Ниһаять, үзе яккан учак каршысына тезләнә дә, «Аразбары» көенә моңлана. Югыйсә каршы якта да аның игезәге, аның кардәшләре бар. Бүген алар күренми. Вакыт дәрьясын кичеп, Араз елгасын йөзеп чыгып булмый шул...

Күптән түгел Сона Вәлиевага 60 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән тәб­рик итәбез! Иҗади уңышлар сезгә, Сона ханым!

Рифат СӘЛАХ.


ЮЛЫН БАШЛАП КИТКӘН КӘРВАН

(С.Хаҗыбәевнең «Кәрван» 
симфониясе тәэсирендә)

Бер ботак шәүләгә мохтаҗ,
Бер болыт явымга ач.
Борчуын имләр дару юк...
Иксез-чиксез чүлдә калган
Юлын башлап киткән кәрван.

Мөсафирлык – иске сырхау,
Арттан сөрән җитмәс юллар...
Кире кайтып булмас аннан,
Син – бичара, юл – бичара.
Юлын башлап киткән кәрван.

Дөнья – уен үтәр-үтәр,
Йөгең җайлы, якты китер!
И Аллаһ, мине дә китер,
Ялгыз китәрбез дуслыктан,
Юлын башлап киткән кәрван.

Бу ни язмыш, бу ни хикмәт,
Әллә илне җую бәхет...
Күрсәм-күрмәсәм ни кыйсмәт.
Тапсаң икән чара, дәрман,
Юлын башлап киткән кәрван.

Ак дөя өстендә гүзәл,
Яшькә тулган моңлы күзләр.
Үлем кагылудан әүвәл
Илдән китү моңы – дастан,
Юлын башлап киткән кәрван.

Сахра озын, яңгыр, җилләр,
Бу әкияткә бергә китик...
Адаштырыр сине фәләк,
Кайтырбыз кайсы юллардан,
Юлын башлап киткән кәрван?

Йөрәгемдә җырлы сәфәр
Яңгырар үлгәнгә кадәр.
Дөя белән минем кинәм
Әфьюндыр Хактан, Ходадан,
Юлын башлап киткән кәрван.

Ватаннан Ватанга барыйк,
Ярты юлда туктап алыйк.
Хакка йөз тотып ялварыйк,
Көрәштә булыйк каһарман,
Юлын башлап киткән кәрван.


АРАЗБАРЫ* 

Араз буен кемнәр кичте,
Яр буенда кемнәр күче?
Күз яшемне гөлләр эчте,
Салмак сайрый былбыл бары:
«Аразбары».

Тарихларның сүнмәс өне,
Елга да сөргендә инде.
Тәңре төзер ул күперне
Ярты кальга, ярты кайгы –
«Аразбары».

Юлга төшкән томан гына,
Үзем җитим юлларыма.
Нинди агач соң алдымда?
Җимеше – аерылу тәме –
«Аразбары».

Әле бар мин, әле юк мин,
Нәкыш-нәкыш моң тукыдым.
Язылмаганны укыдым,
Парә-парә, ярты-ярты
«Аразбары».

Күкчә, Шуша, Тәбриз моңы
Элеккечә җанга кунды.
Янып, көлдән янә тудым:
Утым үземнән югары,
«Аразбары».

Яр буенда әрни хәтер,
Юл бер адым, ара – дәвер,
Ни язмыш бу, нинди тәкъдир,
Кайда калды бәйрәм таңы,
«Аразбары»?

Язганнарым иңли күкне,
Без яшәгән җир кемнеке?
Корбан итеп ал син мине,
Араз атлы моңлы җанны,
«Аразбары».

«Шәех Сәфи», күрсәт юлны,
Җир кушылды, күк кушылды.
Кыныңнан чыккан угыңмы
Нәкъ йөрәгемә кадалды,
«Аразбары»?

Аһларым яндырыр ташны,
Кире кайткан бар юлдашым,
Төште кемнең каргышлары:
Кайгым – бөтен, туфрак – ярты,
«Аразбары»,

Өем, учагым Тәбриздер,
Туе, матәме минсездер,
«Карагилә» бер үксездер,
Ил кайгысы һаман сары,
«Аразбары».

Таш диварсыз кальга эзлим,
Муеныма менде золым,
Сөякләргә үтте золым,
Синдәдер сер ачкычлары,
«Аразбары».

*Аразбары - әзәрбайҗан халык җыры, «Араз киртәсе» дигән сүз. Араз елгасы буенча сызылган чик әзәрбайҗан халкының бер өлешен Иранда калдырган.

 

КАПКАҢА КИЛДЕМ, АЛЛАҺЫМ!

Гөнаһ һәм гаеп белән,
Савап һәм бурыч белән,
Җан атлы букчам белән
Капкаңа килдем, Аллаһым!

Гомер буе гөл иктем
Шатлык биреп, гамь чиктем,
Туганчы мәләк идем,
Алдангач, килдем, Аллаһым!

Гомер – тышау эчендә,
Сөю, догам – эчемдә.
Юлны башлап эчемнән
Капкаңа килдем, Аллаһым!

Син аңлыйсыңдыр мине:
Бер акыллы, бер тиле.
Ни иктем дә ни бирим,
Кулларым буштыр, Аллаһым!

Кемгә калды йорт-җирем,
Күккә җитәр кул бирче...
Йөрәгемне гамь күмде,
Капкаңа килдем, Аллаһым!

Юлга энә биләнде,
Бормаланды, бизәлде,
Бар моңым шигырьләнде,
Капкаңа килдем, Аллаһым!

Күпме, азмы, Син беләсең,
Догам, языгым, Син беләсең,
Гыйсъянымны Син беләсең,
Капкаңа килдем, Аллаһым!

Бер юл ачылыр, килермен,
Бер көн сайланыр, килермен,
Бер көнгә алдан белермен,
Диярмен: килдем, Аллаһым!

ЕЛЫЙ АЛМАГАН ЧАКТА

Күңел тулса, 
Елый алмыйм,
Барыбер язам шигырь.
Күз яшьләрем урынына
Кәгазьгә сүз түгелер.

Телем-телем сүзләр үкси,
Күңлем
Юл-юл агачак.
Күзләремнән, калебемнән
Йөрәккә ут кабачак.

Бүлмәсенә чигенәчәк
Янартаудай хисләрем.
Тынычлангач, йоклар алар,
Күреп тәмле төшләрен.

САГЫНГАН КЕШЕ

Коеп яуган кар астында
Җилләрне бара сөйрәп. 
Үксез калган җанына шул
Бер кеше генә кирәк.

Киткән кешесен сагына...
Ул кайтса – чыгар кояш.
Күңелен кимерә тынлык –
Кем булыр аңа юлдаш?

Ул ике таш арасында
Кысылып калган кебек.
Гомерлек гамь читлегеннән
Коткарыр аны өмет.

Иңенә күкләрне аскан,
Күзләре юлда һаман.
Керфекләрендә дивардыр,
Күз яше кибеп калган.

Якыннары арасында
Ул үзен ялгыз тоя.
Мәхәббәтнең кальгасында
Ул үзе горур кыя!

Үз өендә дә ялгыз ул,
Үз өендә дә ятим.
Күңел капкасын кагучы
Берәү табылыр, бәлкем.

СИҢА БЕР ШИГЫРЬ УКЫЙМЧЫ

Бу форсат – еш килмәс мөмкинлекләрдән,
Фәрештәләр белән төшкән күкләрдән,
Мең елдыр һичкемгә сөйләнелмәгән,
Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Без – чүлдә күләгә көткән җаннар күк,
Бер шифа тапмаса, йөрәк янар күк,
Бер бөртек йөзем, бер бөртек анар күк,
Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Тәңребездән иңгән шифа, тат кебек,
Тик тимә җаныма җиде ят кебек.
«Мең дә бер кичә»дә Шәһризад кебек,
Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Ни бар сүздән бөек, сүздән зуррак та!
Сүз – дустым да, сүз – дошман да, сүз – ят та.
Тәңре җаннарны сүз белән уята,
Кил, сиңа бер моңлы шигырь укыймчы.

Күңлем – чәчәк аткан бадәм агачы,
Тәңре могҗизасы, җанның дәвасы,
Дәүләт-байлыгым шигъри табышым
Бүлик икегә, бер шигырь укыймчы.

ҮПКӘЛӘГӘН ЧАГЫМДА

Үпкәләшкәч, татулашу рәхәт,
Әйтерсең лә син бердәнбер җирдә!
Дөньядагы тәүге гүзәл хисләр
Бөреләнеп чәчәк ата синдә.

Рәнҗүләрдән өзелсә дә күңел,
Дәһшәтләнеп килсә мәхшәр дә.
Чарасыздан, татулашкан саен
Дәртең арта җирдә яшәргә!

Хисләреңдә янә адашмасаң,
Әллә үле, әллә тере син.
Ихтыярсыз, ямаулы күлмәкчән
Туйга барган гүзәл кебек син... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев