Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сона Вәлиева: "ӘНИЕМНЕҢ КУЛЛАРЫ"

(ШИГЫРЬ)

АРАЗ БУЕНДАГЫ МОҢ ИЯСЕ

 

Безнең төрки халыклар тарихы бөек җиңүләр белән зур югалтулар бер-берсенә үрелеп бара. Үз тарихын белмәгән, киләчәге өчен борчылмаган кеше чын шагыйрь була алмыйдыр. Бу Сона Вәлиева шигырьләренә дә хас. Сона ханым шигъриятендә ил язмышы белән бергә, нечкә хатын-кыз лирикасы янәшә бара. Үзе «Игезәкләр яки автопортрет» шигырендә язганча, аның иҗаты да ике төрле. Әле гыйсъян тулы трибун шигырьләр, әле хатын-кызларга гына хас нәфислек сизелә анда.

Шагыйрә Сона Вәлиевага 29 май көнне 60 яшь тула. Аның олуг юбилее белән тәбрик итәбез!

 

Тәрҗемәче Рифат Сәлах

ӘНИЕМНЕҢ КУЛЛАРЫ

 

Әниемнең кулын эзлим

Миллион кул арасында.

Аның яктысы чагыла

Күзләремнең карасында.

 

Дөньяга кайтса, яңадан

Кабыныр өметем нуры.

Бөтен өем әрни кебек:

Кайда әниеңнең кулы?

 

      Әнинең сихри куллары –

      Чинар агачы гүя.

      Шул кулларда иркәләнеп

      Шифа аласы килә.

 

Икмәге – уймак чәчәктәй,

Татлы ризык тулы табын...

Мич тә өзгәләнә бугай

Көтеп әнинең кулларын.

 

Һич туктамый күз яшьләрем.

Көзге яңгырдыр мин, Раббым,

Кулларым – корыган ботак,

Бирче әнием кулларын.

 

Кайгы-җәя атты безне

Җиһанның төрле ягына.

Әниебез учак иде,

Җыела идек янына.

 

      Ике кулы – ике галәм,

      Күземнән түгелә гамь.

      Үлем дә рәхәттер

      Назлы

      Куларында анамның.

 

Бетте ул әкиятем, бетте,

Үлгәнче әманәт итеп,

Кулын миңа бүләк итте

Иркәләргә баламны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев