Мәдәни җомга

СӨЛӘЙМАН: ҖИДЕ КҮККӘ КҮТӘРЕЛ ДӘ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бездә физиклык һәм лириклык мәсьәләсен гел үзенчә хәл кылган шәхесләр дә бар. Җәүдәт Сөләйманов әнә шундый уникаль затларның берсе. Техник фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, "Сәләт" хәрәкәте җитәкчесе булу өстенә, ул менә дигән шәп шагыйрь дә. Һәм гыйльми, һәм әдәби иҗаттагы казанышлары өчен ул фән һәм...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бездә физиклык һәм лириклык мәсьәләсен гел үзенчә хәл кылган шәхесләр дә бар. Җәүдәт Сөләйманов әнә шундый уникаль затларның берсе. Техник фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, "Сәләт" хәрәкәте җитәкчесе булу өстенә, ул менә дигән шәп шагыйрь дә. Һәм гыйльми, һәм әдәби иҗаттагы казанышлары өчен ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт, М.Җәлил исемендәге республика, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләргә лаек булды. 15 мартта каләмдәшебезгә 60 яшь тула. Без аны әлеге күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, фәнни һәм әдәби иҗатында яңадан-яңа бәрәкәтле ачышлар теләп калабыз.


Ике халәт - ике караш

Бер ялгызым өйдә. Сине көтәм.
Алгы тәрәзәләрне көз камчылый.
Шадра пыялада -
хәле бетеп сарылган
сары яфрак.
Җан тәрәзәләрендә соры өлге.
Ача да яба тәрәзә капкачын
Бер кубып, бер тынып
елак җил...
Урамда -
кыш көтеп дулаган
яңгырлы көз.
Күңелемдә -
бураны дөньяны каплаган
суык кыш...

Син кайттың.
Кулымда - тутый кош, - кулларың.
Тәрәзәдә, көмеш тәңкәле кыса эчендә,-
Күзләрне камаштырып яна алтын яфрак.
Ян тәрәзәләрне кыяр-кыймас сыйпап,
назлана сагынулы җил.
Җан тәрәзәләрендәге өлгеләрне элеп алып,
йөрәк дөрли.
Урамда - алтынын-көмешен дөньяга өләшә
юмарт көз.
Күңелемдә -
канат кагып, кошлар сайрый,
чәчәкле яз,
чәчәкле яз!

И тылсым

Көзге җил каенга сарыла,
Яңгыр да җуйган күк тавышын...
Күктәге йолдызлар гөлт итә,
Төшкәндә аларга карашың...

Карашың сихерле, сөйкемле,
Мин аңлыйм, мин тоям үземдә...
Догадай кабатлыйм: и тылсым,
Мәңгегә өзелмә, өзелмә!

* * *

Җайлы ул әйтергә: «Сөям», - дип,
Һәр йөрәк тибешем шул ласа!
Мин разый, тумаска да хәтта,
Син - миңа, мин сиңа булмасак...

* * *
Җәй.
Иң pәхәте -
җиләк исле
печән чүмәләсе күләгәсе.

Көз.
Талган җанга иң татлысы -
йөpәк кушкан
кәсеп күләгәсе.

Кыш.
Мәңгелеккә ялгый
оныклаpдан төшкән
нәсел күләгәсе.

Яз.
Күңелләpдә шундый якты -
әйтеpсең лә дөнья
күләгәсез.

* * *

Арыш мыегын кытыклап,
тибрәнә көмеш рәшә,
рәшә белән, тияр-тимәс,
арыш нидер серләшә.
Кояш нуры чак-чак сыйпый,
Чү, болыт, каплый күрмә,
әнә, җил дә исми хәтта, -
югалды Зирекледә*.

Бу бит тылсым, могҗиза, дип,
Тын тора йөрәк - сизгер,
…тургай җыры кагылса да,
югалыр күк бу мизгел.

____________

* күл исеме

* * *

Көмеш ятьмәме ул,
әллә көмеш бишек,
тишек күңелме ул,
әллә җанга ишек,
балкыш элпә аша
кояш карый күзгә,
килә чайкаласы,
ятып пәрәвезгә.

Җиләк исен җуйган
җыйнак аланнары,
шәфәкъ куермасы
миләш-баланнары,
гөмбә җыяр чаклар
җитеп килә безгә,
җитеп килә безгә.
Ефәк пәрдәләрен
ачып вак яңгырның,
кереп барам көзгә,
кереп барам көзгә.

* * *

…Җир йөзенә карап,
Тәңре уйга талды…

Кара савытына
ап-ак кара салды.
Ак тамчылар, чәчрәп,
төнге күккә тамды.

Кара савытына
яшел кара салды.
Кара кипте, уңды,
өмет исе калды.

Кара савытына
зәңгәр кара салды.
Зәңгәр күлләр булып,
зәңгәр хыял калды.

Кара савытына
кара кара салды.
...Җир йөзенә карап,
Тәңре уйга калды…

* * *

Җиде күккә күтәрел дә,
Бер карап бак дөньяга,
Тәңре яралткан җаннармы
Тәңре корган ояда?

Җиде күккә күтәрел дә,
Бер карап бак үзеңә,
Акыл канат таккан микән
Телгә кунган сүзеңә?

Җиде күккә күтәрел дә,
Бер карап бак җиһанга,
Җиһан чиксез, җиһан тыныч,
Кемнәрдән - тыз-быз, гауга?

Җиде күккә күтәрел дә,
Ач күзеңне, и адәм,
Кемгәдер орчык кына ул
Без яшәп яткан галәм...

* * *

Җирдә чакта адәм вазифасы:
Әрле-бирле килеп,
Җирне күккә тегү...

Тегелгән җир күктән аерылмас...

Сирәкләргә әмма насыйп кәсеп:
Җан җепләрен төтеп, эрләп, үреп,
Җирне күккә
Бишек итеп элү...

Җир-бишектә үскән җан югалмас...

* * *

Бәхетме? -
Аяк тавышларын узып,
әни безне каршыларга чыккан...

Бәхетме? -
Әни белән без бишебез,
оныклар да шунда, туган йортта...

Бәхетме? -
Әниемнең елмаюын күрәм
самавырның җиз йөзендә...

Бәхетме? -
Дәшә алам минут саен бүген
әни, диеп җир йөзендә...

Бәхетме? -
Әнинең дә, үземнең дә
улым, диеп дәшкән чаклар әле.

Бәхетме?
Озын гомер, саулык биреп,
сине, әни, Тәңре саклар әле...

Бәхетме?
Әнинең
әрләве, сүгүе,
бәрүе, тетүе, дәшмәве...
бары тик яшәве, яшәве,
бик озак, бик озак яшәве...

* * *

Кайда татар, кайда тел дип,
Сорый татар баласы.
Моңлы татар шигырьләре -
Татар җаны оясы.

Юллап-юллап төрә татар
Телдән саркыган сүзен,
Моңлы-сагышлы шигырьләр
Саклый татарның үзен.

Шигъри юл булып сызылган
Татарның яше-каны,
Энә очларында түгел,
Шигырь эчендә җаны.

Һәр аваздан саркыла моң,
Һәр авазы - бер гомер...
Халык үзе - шагыйрь дә ул,
Халык ул үзе - шигырь.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: