Мәдәни җомга

Әскәр Додуев: Таулардагы бөтен ташкын сулар Башланадыр упкын төбеннән...

Әскәр Додуев (1953) – Карачай-Чиркәс Респуб­ликасының халык шагыйре.

“Йөзгә-йөз”, “Кардан баручы”, “Юлда” һ.б. карачай-балкар, татар һәм рус телләрендә чыккан егермеләп китап авторы. Балкар телендә нәшер ителә торган “Мәңге Тау” журналының баш мөхәррире. Нальчик шәһәрендә яши.



ИРЕК-СУ

Кыя-ташлы ярлар буйлап,
Ярсып, ташлар белән уйнап,
Ирек ага диңгезгә;
Охшап, тәмам күзе тонган,
Сөзәргә дип килә торган
Котырынган үгезгә.

Ирек-суда тәгәрәгән,
Ярдан ярга бәргәләнгән
Ул ташларның берсе – мин.
Ярга чыгып булмый калып,
Ташкын төшә аска алып,
Упкыннарга тәгәрим.

Ә син сөю тозагында,
Ачкычың юк йозагында,
Миннән ерак-еракта.
Түбәсендә карлар ята,
Алсуланып таңнар ата –
Таулар мин торган якта.

Көн яктысын каплап, монда
Кургаш болытлар агыла
Һәм ага Ирек - су тик.
Бәрелеп бер-беребезгә,
Күнеп шул тәкъдиребезгә,
Акмыйча нихәл итик?!

Ага бергә безнең белән,
Ычкынган да йөгәненнән,
Вакыт үзе ашыга.
Шулдыр инде тәкъдиребез –
Ирек-суның әсире без –
Упкын тора каршыда.

Түбәсенә бу мәңгелек
Тауның булмас инде менеп
Тар тарлавык төбеннән.
Тау өстендә калган ташлар
Тау язмышы белән яшәр,
Исән калып үлемнән.


ЙОЛДЫЗЛАРДА ТОРМЫШ ЮК

Хак сүз әйтсәң, дошманнарың артыр.
Акылы сайның бармы байлыгы?
Йолдызларда, айда да юк тормыш,
Хәтта җирдә – яшәү тарлыгы.

Үтереп һәм бүре булып карау –
Шулмы яшәү диеп атала,
Җаныңда үч саклап, үзең исә
Мишень булып яшәү башкага?

Йолдызларда тормыш юк, диләр дә,
Җирнекен киләбез бетереп.
Эчәр суны хәтта боз итәбез,
Туң йөрәкле җаннарга төреп.

Йолдызларны үле, диләр, әллә
Җир калырмы, иман югалса?
Түбәсендә тауның туң боз ята,
Имансызлык шул ук боз ласа!

Йолдызларга һаман үреләбез,
Ерактан шул алар салкын күк.
Ә кагыла калсаң янар идең,
Йөрәгеңне өткән ялкын күк!

Йолдызларга һаман үреләбез,
Әллә соң без җирдә ялгызмы?
Күрмибез дә безнең өчен балкып
Яныбызда янган йолдызны.

БОЗЛЫ ЯҢГЫР

Чишмә корый, кояш нуры
Аның суын киптерә.
Кызуда парга әйләнеп,
Ул өскә күтәрелә.

Өскә күтәрелгән саен,
Суына бара һава.
Чишмә, бозга әверелеп,
Яңадан җиргә ява.

Бозлы яңгыр бакчаларда
Чәчәкләрне сындыра.
Без дә шулай сөйгәннәрне
Яралыйбыз еш кына.

Ә соңыннан үкенәбез,
Инде эш үткән була.
Йөрәк хисләреңне салкын
Инде өшеткән була.

Тагын сиңа омтылсам да,
Ерагая барасың.
Торган саен салкынрак,
Сагышлырак карашың.

Җиргә төшеп боз эрегән,
Кабат күтәрелә пар.
Безнең йөрәк җылысыннан
Яктыра күк офыклар.

Чынга ашса хыялларым,
Төштә түгел, өнемдә,
Боз булып явармын икән 
Кем бакчасы өстендә?


ҖИЛ

      1
Иртәнге җил өрде салкын сулышын,
Тик сандугач сайравыннан тынмады.
Корбанына ике адым калганда,
Ачлыгыннан бүре үксеп улады.

Ике адым тора безне аерып,
Бирми тормыш сукмагыннан узарга.
Җан сызлавы бирмәсә дә җырларга,
Бирми өмет бүре булып уларга.

      2
Бәхәс кенә көчәйтми көн яктысын,
Тынлык баса ташкыннарның ярсуын.
Кичүләрне үтәр юлны кисә җил,
Өреп өскә калкулыклар салкынын.

Кар астында күренми ни ятканы, –
Бу – бик мөһим кичүләрне үткәндә.
Юкмы монда эзе явыз ерткычның,
Узмаганмы усал ниятле бәндә?

      3
Нинди җилләр исә синең тарафта?
Нинди үпкәң яши миннән еракта?
Таш булырмы, әверелерме бозга,
Нарзан булып ягылырмы йөрәктә?..

Күкрәгеңдә әле хисләр кайнаса,
Ваемсыз бул күзьяшкә, буш сүзләргә.
Тик белеп тор, сиңа барып җитәрмен,
Суык  яткач тауга илткән эзләргә.

 

ЛАЧЫН

Югарыда оча лачын,
Шунда кора ул оясын.
Кояш – аның өчен җайдак,
Галәм – аның дөньясы.

Карыны ачса, ташлап күген, 
Атыла ул таудан аска.
Аны упкында ятучы
Үләксәнең исе тарта.

Бу шигырьнең хикмәте шул:
Очсаң да син биек күктә,
Акылыңны корсак җиңсә,
Сине тормыш төбе көтә.

 

ТҮЗЕМЛЕК
                          
                Сәет Чахкиевка

Караңгылык, томан арасыннан,
Канатларны безнең каерып,
Көтмәгәндә бәла килә өскә,
Дус, дошманга тормый аерып.

Кем абына туры барган җирдән,
Тиктомалдан кемдер саташа.
Кемдер анда кеше шаккатырып,
Утлы күлмәк киеп маташа.

Әйтче миңа шуны, тугры дустым,
Әллә безгә кабат яныймы
Шаулап аккан вакыт елгасының
Шәфәкъ уты кебек янгыны? 

Җирне саклап канын койган халык,
Тирен түккән. Хәзер шул җиргә
Кулын сузган бәндәләргә каршы
Тиешбезме утка керергә?!

Бер булырга тиеш максат: җиргә
Мәет түгел, орлык күмелсен.
Туфрагына бары игенченең
Каны түгел, тире түгелсен!

ВАКЫТ

Хәбәрсезлек миңа хәбәр салган,
Иркен ачып салкын кочагын.
Ялган белән алдашуын кушкан,
Вак җанлыгын өстәгән тагын.

Без максатны саксыз сайладык та,
Үз җаена куйдык арбасын.
Тәгәрәсен дидек биеклектән,
Вакыт таҗын баштан салмасын...

Вакыт безгә дус та була ала,
Тели икән – ташлый атып ул,
Кемнең җанын кызганса, шуны
Кыштан язга чыга алып ул.

Тиранны җир белән тигезли ул,
Арыганның көчен арттыра.
Алдакчыны намуслыдан бары
Бер ул гына яхшы аера.

Ул бәхетле итә, кызганмаса,
Тели икән, алып бара да,
Япа-ялгызыңны калдыра да,
Адаштыра япан далада.

Алдан белеп, хәйлә белән көлеп,
Алдап сине сатып җибәрә.
Күзеңә ком мөмкин сибәргә ул,
Күз уйнатып ялган сөйләргә.

Синең тулы мичкә балыңа ул
Мөмкин кашык дегет салырга;
Кирәкмәгән чакта хак сүз сөйләп,
Йолдызларны яшереп калырга.

Без максатны дөрес сайларга тик
Өйрәнмәдек, шуңа арбабыз
Гел тәгәри өстән түбәнгә...
Вакыт кына бары үзенең таҗын
Һәрвакытта тота түбәдә!

 

УПКЫН ТӨБЕ

Киттең миннән: “Акыл белән бәхет
Синең белән булсын!” – дидең дә.
Икесенең берсе җитмәгәнме,
Акыл булгач, бәхет ниемә?!

Арабызга тирән упкын ятты.
Син югалдың, миннән киттең дә.
Хыялымда хәзер яшисең тик.
Мин егылдым упкын төбенә.

Үпкәләү - зур мәгънәсезлек җирдә,
Өмет кенә бөтенесен дә
Оныттыра икән – өметләнеп
Ятам хәзер упкын төбендә.

Уйлый идем инде бетәрмен дип,
Өмет белән яшим мин аста.
Нәфрәт юк монда тынычлыкка,
Хыял оча монда Пегаста!

Сиңа таба мин ашкынган чакта,
Син дә якын идең упкынга.
Мин төшендем хәзер – җирдә синнән
Кадерлерәк кешем югына.

Нәрсә упкын – ул куркытмый мине.
Мин аңладым шуны бүгеннән:
Таулардагы бөтен ташкын сулар
Башланадыр упкын төбеннән.


Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: