Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сирень Якупова: Мин гомернең шундый бер чатында...

Сулыш-тыны кысыламы Таш йортлар арасында? Җырын бүлеп, яшь коямы Җанының ярасына?..

РЕДАКЦИЯДӘН. Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Сирень Якупова бу көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без каләмдәшебезне түгәрәк юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Чатта

Мин гомернең шундый бер чатында…
Ирексездән
гел кызыл төс телим светофорга.
Йөгерә-йөгерә барган җирдән туктап,
торыр идем бүгенгемдә озак-озак…

Исем китми юлның аръягында
кемдер көткәненә,
Язмышымның иртәгәсе
алтын таулар вәгъдә иткәненә...
Тирә-юньдәгенең
эткәненә, төрткәненә,
чыш-пыш килеп гайбәт сипкәненә
исем китми…

Торыр идем
бүгенгемнең һәр мизгелен
тәмләп,
киләчәкне (хет хыялда!) ямьләп.
Битлегемне салып, үз-үземне табып,
Хак таләбен танып,
җан таләбен язып…

Әйе,
Гомернең мин шундый бер чатында... –
Гел кызыл төс телим светофорга...
Тик...
Дертләп куя йөрәк “сары”сыннан,
аннан “яшел” яна…
Һәм түз генә
бөтереп алган вакыт агышына...
Ялгышына, сагышына...

               * * *
Соңгы төне җәйнең үтеп бара...
Атыла гына күктән йолдызлары.
Басып торам ялгыз, чак-чак тыеп
Күккә атылырга торган җанны...

Күктән – җиргә, җирдән күккә ара
Мизгел генә – йолдыз һәм җан белә.
...Йөрәгемнән өзелеп төшкән кебек,
Кызыл тамчы – алма тама җиргә...


Чаллы урамында 

                 1
Туктап-туктап сайрый бер кош,
Әллә моңы бетәме?
Дөнья зары-газабыннан
Әллә аңы китәме?

Сулыш-тыны кысыламы
Таш йортлар арасында?
Җырын бүлеп, яшь коямы
Җанының ярасына?..

                 2
Без ярар...
Кошлар нишли икән бу шәһәрдә?!
Башка урын тапмыйлармы яшәргә?!
Алданамы алар
Таш йортларны таш кыя дип,
Кыркылган куакларны – тугайга,
“Мамык яшь” койган тупылларны
Урманга тиң күреп?
Сайрыйлар да бит әле, ичмаса,
Өзеп-өзеп!

Ярар без...
Гомер иттек түзеп.
Төшкән җирдә таш булдык!
Дан алды кемдер,
Шул “ташлардан” шәһәр төзеп...

Кошларга ник түзәргә?
Канатлары бар ич!
Дүрт яклары – кыйбла,
Бар җиһан – оя...
Тоела...
Ярый без...
Ярыйбыз
Туганга, дусларга... дошманга...

Әллә соң кошлар да,
Ихлас ышанып
“Кошлар – безнең дуслар!”га,
Яшиләрме ярап
Безгә?..

Күңелебезне юатып,
Гомеребезне озайтып?
Мөгаен, шулайдыр...

                 3
Туктап-туктап сайрый бер кош,
Телә лә бәгырьләрне.
Ишетелә йөрәгенең
Асфальтка бәрелгәне...

Ачыш

Очканда кош
астан өскә, өстән аска
җилпегәндәй тоела канатын.

Ә ул исә,
сигезлеләр ясап,
талпына ла икән, канәтем!

Сигезле – чиксезлек тамгасы,
азагы юк, башы...
Кош очышы – мәңгелеккә ашу?..


Авылга кайткач

Турыбызда йөри атлар утлап,
Колыннары йөри уйнаклап.
Үреләм дә тәрәзәдән багам –
Матур үсә иде бәбкә үлән,
Таптый инде, изә тояклар...

Ара-тирә күзен сала ирем –
“Корыч ат”ка килмиләрме якын?
Төс-буявы берүк кыршылмасын,
Әле озак түлисе бар хакын...

Онык карый койма ярыгыннан,
Йөзен күрмим, беләм, анда – курку.
Экраннардан сикереп төшкәннәрме,
Кара яллы кара атлар утлый...

Атсыз калды авыл, дип аһ ордык,
И кызгандык атсыз ир-атларны...
Ут күршебез ат үрчетә бүген,
И кызганам шушы көр атларны!

Чабышларга, һай, кермәсләр алар,
Һай, белмәсләр татлы җиңү данын.
Сугым аты... әллә газиз халкым...
Бетәсе юк әрнүләре җанның...


               * * *
Көзләрдә дә язлар кабатлана...
                         Наил Касыймов

Язда көзнең кабатланган мәле...
Кипкән яфрак оча. Салкын!
Батырып киеп кара эшләпәмне,
Алтмышынчы язым буйлап атлыйм.

Аһ, бу шигырь! Тагын серне чиште!
Әйтмәм дигән идем еллар санын.
Кай арада ишетеп алган, күрче,
Бәрхет керфекләрен шәрран ачып,
Гаҗәпләнеп, сабый бөре карый.

Бигрәк лә күп “алтмыш” дия кебек,
Ретро эшләпәмнән көлә кебек.
Тонык кершән яккан йөземдәге
Һәрбер җыерчыкны күрә кебек...

Үтеп китим тизрәк...
Юк, кызык итим –
Телефонга бер сурәтен алыйм!
Көздә язлар кабатланган мәлдә,
(Икебез дә алтын яфрак хәлдә),
Күрсәтермен аңа бөре чагын...

               * * *

“Кыр казлары кайта тезелешеп!..” –
Йөрәк кысып куйды шул хәбәрдән.
Китүләрен күрми калган идем...
Кайтулары...
Аһ, ни күрәсең инде бу шәһәрдә!

Югыйсә бит күккә багулар да
Ешайганнан гел ешая бара.
Кошлармы соң кайтыр-китәр юлын
(Нинди җәза!)
Кала өсләреннән читтә сала?..

Беләдер ич алар, сизәдер ич –
Һәр фатирда
Бер булса да “авыл җаны” яши...
Әллә безнең
Мөлдерәпләр тулган күңел түрен
Кузгатмыйк, дип, алар оча дәшми?!

“Кыр казлары кайта тезелешеп!..”
Күрми калдым көзен китүләрен...
Бер кайтырмын әле, дия-дия,
Сизми калдым гомер үтүләрен...

               * * *
Кышлар соңлаганга сөенәбез,
Язның соңга калачагын белеп...
Җәйләр көздә учак ягып уйный,
Безнең ише беркатлыдан көлеп...

Алда кыш бар... Карлы-бозлы. Озы-ы-н.
Шундый салкын... Сулышыннан сизәм.
Язлар боек, дөнья суык хәзер,
Гомер итү – җанга җылы эзләү...


Кыш. Шәһәр иртәсе

Бир әле, абзый, көрәгең!
Син карап тор, ял итеп.
Тәмәкең ал, тартмасаң да...
И-их!
Кайда бүрек, киез итек?!

Күрче карының аклыгын!
Йомшаклыгын мамыктай!
Салыйм әле, салыйм сукмак
Йоклап яткан халыкка!

Кибеткә, базарга түгел,
Түгел даруханәгә,
Кайтыр өчен үз-үзенә
Сукмак кирәк адәмгә.

Кайта-кайта барыр өчен
Үткәннән киләчәккә,
Туктап, бер тын алыр өчен
Бүгенгедә, әлбәттә.

Тын алу – тын калу түгел,
Телең йотып, баш иеп,
Бар җиһанга оран салу:
«Без булганбыз! Бар!» – диеп.

Салыйм әле, салыйм сукмак
Татар атлы халыкка.
Күр син карының аклыгын,
Терелеген... һай, тукта...

Сынды бит, абзый, көрәгең,
Бозга тиде... бигайбә.
Тартмадың да... Ә мин җанны
Көйрәттем. Янсын, әйдә!..

               * * *

Алтын нурга чумган кышкы урам,
Кар сибелә биеп – чын көмеш!
Алтын-көмешләрем юк, дигәннәр,
Сөенегез, бу көн – сезнең өлеш!

Алтын-көмешләрем күп, дигәннәр,
Сөенегез сез дә,
Әйбәт ич, әй, бар өстенә булу!
Кояшлы кар ява!
И сөенеч,
Аллаһ биргән байлык-нигъмәтләрне,
Хет шигырьдә,
Тигез итеп җан башыннан бүлү.


               * * *
Өлгергән арыш төсенә
Буядым әле чәчем...
Көзгеләргә баккан саен
Туган якның басуларын
Килде бик тә күрәсем.

Алка тактым зәңгәр кашлы,
Күкчәчәксез кыр булмый.
Башкаемны кыек салсам,
Арышлар серкә очыра,
Күгемдә тургай җырлый.

Серкә очыра... Өлгергән...
Җанга якын кайсы чак?
Уҗым булып шыткан мәлдер –
Сөтле яшел балачак...

 
              * * *
Сиңа гына кирәкме бу дөнья,
Диләр кайчак, мине кызганып.
Азапланма, җитешмәссең барыбер
Һәр карага аклы сүз ябып.

Сиңа гына кирәкме бу дөнья?..
Миңа гына түгел түгелен.
Тик нәкъ бүген мин дөньяга кирәк,
Аңа терәк – моңлы күңелем.

                                                     Чаллы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев