Мәдәни җомга

 Сирень Якупова: Бигрәк ерак киткәнмен шул, Һич булмый кайтып җитеп...

Бураннарда юлга чыкма икән, Туктап калма, чыксаң, мизгел дә. Адаштырмый алып барыр эзне Йөрәк утың белән сиземлә.

СУКМАК

Тар булса да, такыр сукмак алда.
Йөгер дә бит шуннан!
Ә юк! Уңга китә, сулга тарта күңел,
Тизрәк җитәр сыман.

Кая җитәр? Кемнәр көтә диген,
Кистерепләр чыгып ни отыш?
Сукмаксызлар... Түгел,
Үз сукмаклы күбрәк оттыра шул,
Табышлардан артык югалтыш...

Сыдырыла йөрәк, җан тетелә,
Гел чытырман гына бу заман.
Кояш нурын күрмәс көннәр була,
Төннәр була айга улаган. 

Адаштым дип уйлап, җирне тырмап,
Зар елаулар була, кем яшергән...
Үз-үзеңне табып куанудан
Шашып көлгән мизгел тиң яшенгә!

Дөнья барыбер безнең эзгә керер,
Өметсез тик шайтан дия-дия,
Фәрештә үк түгел үҗәт күңел
Йолдызларга сукмак ярып менә. 


           * * *

Сүнеп барган учак – төнге күкнең
Йолдыз-күмерләрен актарып,
И эзлисең, күңел… Ни эзлисең? 
Мең югалткан халәт, мең табып…

Тапкан чаклар күптән истән чыккан,
Тик югалту аңга уелган.
Җидегәннең җиде йолдызыннан
“Аю” эзләп гомер узылган.

Йолдызга тиң җаннар атылганда,
Сөенә-сөенә теләк теләнгән.
Ник сыңары кабул булсын икән...
Көлгән Илаһ денсез келәүдән.

Сүнеп барган учак – ил күгенең
Соңгы күмерләрен актарып,
И эзлисең, күңел… Ни эзлисең? 
Мең югалткан халәт, бер табып…


           * * *

Кар шыгырдый...
Җанга рәхәт аваз...
Кайтаваз
Балачак кышыннан – 
«Кистекле», чаналы,
Ятимлек хисеннән 
Күңеле яралы...
Юк, булмас дисеңме,
Мамык шәл читеннән
Шук карый күзләре?!
Шук карый күзләре…
Тик әнә пәлтәсе
Төс салган, таушалган,
Ямаулы тезләре...

Кар шыгырдый...
Җанга тансык аваз...
Кайтаваз
Кышыннан яшьлекнең – 
Кар кызы шикелле
Алсу йөз, пар толым,
Кыскасы, бәхетле!
Тик... сагыш күзендә,
Ник сагыш күзендә?!
Дертләгән керфектән
Яшь-бөртек өзелә...

Кар шыгырдый...
Җанга якын аваз...
Кайтаваз 
Кышлардан...
Тукталам, тын калам.
Кар... һаман шыгырдый.
Колакта?! Йөрәктә?!
Буталам...


           * * *

Чыршылардан карлар коеп үтәм, 
Шук тиендәй, имеш, кыланам.
Урман яңгыратып бер көләргә
Читенсенәм, никтер оялам…

Кемнән булсын, үз-үземнән инде,
Сыңар җан юк тирә-ягымда.
Аһ, бу тыю... Аһ, бу тыелулар...
Ачкычларсыз йозак аңымда.

Йөрәк бикле күкрәк читлегендә,
Керфек очларында дым-пәрдә.
Йә пышылдау, йә ысылдау чыга,
Дөнья  яңгыратыр чор-мәлдә.

Чыршы туннарыннан ука коеп,
Юана ла күңел... Юансын!
Меңнәр гомере – бер шаркылдап көлү,
Минем тыннан өзелеп моң калсын... 


           * * * 

Бүген, хәзер, шул мизгелдә яшә!
И тыңлаусыз булды бу йөрәк:
Яшьлектә гел киләчәк дип типте,
Үткәннәр дип инде тилерә...  

Күңелгә ни... Йөрәк сүзе – закон!
Икегә – бер! 
Ярый... акыл файдасына түгел… 
Кара йөзле, нурсыз күзле булып,
Узар иде көнем, аты-юлы белән
                                  дөнья сүгеп.

Ә болай рәхәт. Акыл дәшми.
Үткәннәр белән яшим...
Ни дисәң дә, матур кебек алар:
Алсу булып кына истә калган
                                          таңнар...
Төннәр, билгеле, айлы-йолдызлы, 
Йөрәк – сөюле, җан – моңлы.
Иң мөһиме – хыял бар! Ак!
Киләчәктә, ягъни мәсәлән, бүгенгемдә 
Чынга ашмаячак... 

–  Менә хәзер, шул мизгелдә яшә!
Ялгыш ишетәмме: йөрәк дәшә!
Күңел кушыла, акыл кабатлый...
Тыңламый да чарам юк,
Яшәп тә булмый – 
Үз-үземдә... адаштым... 


           * * *

Шәһәр зу-у-ур...
Бер почмагы 
яшьлегем эзләрен саклый, 
Икенчесе – гомер җәйләрен.
Ә бүген торган йортым тәрәзеннән,
кайчан бакма,  
көзем шәйләнә...
Кыскасы, 
зу-у-ур шәһәрдә күчмә коштай
яшәлгән...
Юк икән, 
чөнки мин монда... канатсыз...
Авылга кайтып килү – 
күчмә кош халәтем...
Җырлый-җырлый,
иңри-иңри... 
Йә өндә, йә төштә,
йә ялга, йә эшкә…
Уемда, хыялда...
Йа Алла!
Мең әйттең, йөз яздың,
дисезме?!
Нишлим соң?!
И-и-х, сезне...


           * * *

Бабайлар, әтиләр, агайлар,
Һай, оста уйнаган тальянда! 
Бүгеннең телендә шул сүзләр, 
Ә моңнар?..
Моңнар соң кайларда, кайларда?! 

Күңелдә, җаннарда, 
Диярбез ашыгып,
Тирәндә, йөрәкнең түрендә, 
Чак тыеп яшьләрне
Өстисе килгәннән:
Күмелгән, күмелгән, күмелгән...

Бабайлар, тальяннар, малайлар...
Һай, шулай үрелсә моң-чылбыр!
Гармунын кочаклап елаган,
Моңнардан кичерү сораган
Мин түгел,
Ул – язмыш, ул – чордыр... 
  

           * * *

Миләшләрдә тәлгәшләр аз,
Яфраклар яна бары.
Колагымда, юк,  җанымда
Кышка керер кош зары.

Тәлгәшләр аз миләшләрдә,
Елы елга килмидер.
Юатаммы, юанаммы:
“Илдә чыпчык үлмидер...”

Үлмидер лә... иле булса,
Теле, җире, диярсез.
Яфрак яна, йөрәк дөрли,
Быел көзләр миләшсез...

             
           * * *

«Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы...»
Җир өсте тоташтан шом-тавыш, 
Җир асты кичүе моң тулы.

Моң ургый яшьлекнең үзеннән,
Халәтем – үзәкләр өзелгән.
Күңелем – түгеләм-түгеләм...
Керфеккә яшь-бөртек эленгән.

Моңлана чит милләт кешесе,
Безнеңчә кочкан да гармунын.
Йөрәген актарып, бушата
Булган һәм... булмаган бар моңын.

Алдында ак кәгазь. Шигырь-сүз
Язылган... Аһ, яшел(!) карасы.
Ак Шагыйрь рухыннан җанаваз –
Каләмне яшелгә манасы! 

Галәмне яшелгә? 
Үлчәп әйт! – 
Кисәтү Себерләр киткәннән.
Бүгенгең салынган бизмәнгә,
Киләчәк үлчәнгән күптәннән...

Җир асты кичүе – шәһәрнең
Иң гамьле урыны. Кем уйлар...
...Җир өсте юлыннан, узышып, 
Иярләп атларның корычын,
Җилдерә бүгенге сылулар.


АВЫЛДА 

Бигрәк ерак киткәнмен шул, 
Һич булмый кайтып җитеп.
Күңелдә  юллар... өзелгән,
Йөрәк – дөрләгән күпер...

Урамнарны ун урадым.
Белсәгез, авыр ничек!
Һәрбер тәрәзәсе таныш –
Тик... булмый кайтып җитеп.

Булмый гына кайтып җитеп...
Ярдәмең бир, и Аллам!
Җан тартуга чыдар хәл юк,
Тагын юлга кузгалам.


           * * *

Бураннарда юлга чыкма икән,
Туктап калма, чыксаң, мизгел дә.
Адаштырмый алып барыр эзне
Йөрәк утың белән сиземлә.

Бураннарда юлга чыкма икән...
Юлда чакта буран кузгалса?!
Күз ачкысыз, аягыңнан егар,
Җир белән күк  гүләп тоташса?

Туктап калма, барыбер туктап калма,
Тын алам тик диеп алданма.
Җитәм дигән үҗәт уйларыңа
Җан җепселең белән ялган да

Алга атла! Көткән-көтмәгәннәр
Аһ итсеннәр күреп таныш йөзне!
... Тоташ давыл, тоташ буран – дөнья,
Яше-карты – шомлы, хәтәр юлда. 
Йа Илаһым, адаштырма безне...
   
Чаллы.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: