Сирень Якупова: Горур җанны күккә чөеп калдым, Убылганда кыя очыннан...
Килер бер кыш, төсле «тюбинг»ларын Бүгенгеләр сагынып сөйләр, һай...
БОЗ КИТКӘНДӘ...
Безгә кадәр күпме тапкыр киткән,
Бездән соң да китәр бу бозлар...
Елга ярларында кул болгаган
Гомерләргә шаһит йолдызлар.
Шук балачак, яшьлек, чал картлыклар
Бөтерелгән вакыт агышында...
«Бозлар китә, күреп калыгыз ла!» –
Кем иңрәве сулар тавышында?
«Белеп калыгыз ла, тоеп, аңлап
Яшәүләрнең һәрбер мизгелен!..»
Язгы ташу – йөрәк бозы эреп,
Күңел актарылу ул безнең...
ТАУ ТАШЫ
Тау ташы мин үзем.
Тик… күптәннән
Үз иткән таш яшәү үзәнен...
Ваклануын вакланмадым,
Ләкин… шомардыммы бераз, –
Үзгәрдем.
Тау ташы мин үзем.
Ерак өндә
Күкрәгеннән бөркет очырган.
Горур җанны күккә чөеп калдым,
Убылганда кыя очыннан.
Тау ташы мин үзем.
Яу ташы да.
Абыналар, башлар ярыла!
Йөрәк мүген юып хәтер ургый,
Карашымда хөрлек чагыла.
Тау ташы мин үзем.
Зар ташы да.
Моң ташы да әле, белсәгез!
Бөркет-бөркет җырым каршы алыр,
Кыяларга, берчак, менсәгез...
* * *
Кайгы
Адәм башыннан да йөри,
Агач башыннан да...
Кистеләр дә төпләделәр
Алмагачны
Тәрәз каршындагы...
«Яктырып китәр көн-бүлмәң,
Элгән кебек кояш!»
Ышанмаган идем аны...
Дөнья... зиндан булгач...
Караңгылык, кан-тир исе...
Әллә тоеламы?!
Богауның иң куркынычы –
Җанга уелганы...
* * *
Кышкы шәһәр яңгыр көтә.
Яңгыр көтә?!
Көтми дә соң...
Синоптиклар шулай хәбәр итә.
Явачак ди коеп яңгыр бүген төнлә
йә иртәгә таңда...
Кыскасы,
бәллүр булыр дөнья
без уянганда...
Сәер... хәтта шомлы...
Кыш дип тормый,
«килә ява, килә ява»
яңгыр бозлы.
Тайгак юлдан алпан-тилпән
(әллә салмыш, әллә исәр)
атлый дәвер.
Челпәрәмә килер инде
кулындагы дөнья бәллүр...
Бәгырь...
* * *
Елама, күзләрең буялган,
Ак йөзең каралыр буяудан.
Карарсың түгәрәк көзгеңә –
Кызганыч булырсың үзеңә.
Ул сине барыбер кызганмас...
Тешләмә, буялган иренең...
Елмаю мәҗбүри түгел дә...
Ә нигә?!
Бәлки, нәкъ бүген кирәктер
Күз яше аралаш көләргә!
Хәер,
Ул сиңа барыбер сокланмас...
Елама, төкер син, көлмә дә!
Үлмә дә, тума да яңадан.
Дөньяда дөньяга дөньяча –
Дәвам ит яшәвең,
Әйтерсең берни дә булмаган!
ТАУДА
Тавы да шул, кары да ак, шөкер,
Юк икән бит тик чаналар гына...
Каз оясы кебек «тюбинг»ларда,
Зыр әйләнеп, әй, чабалар гына!
Каз оясы – минем чагыштыру,
Кем «кабартма» дияр, кем – «болыт».
Ни дисәк тә, чана түгел инде,
Һәм без түгел очкан, җил узып...
Килер бер кыш, төсле «тюбинг»ларын
Бүгенгеләр сагынып сөйләр, һай...
Карлар гына, таулар гына булсын,
Ак дөньябыз булсын, йа Ходай!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев