Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сирень Якупова: Чит-ят күздән качар урын бар ул, Үз-үзеңнән качар урын юк...

Җаным гына нәүмиз, аңым гына Кабул итми телем югаласын.

ӘРНҮ

Әрни ярам. Тән ярасы.
Җан ярасын оныттырып хәтта.
Керфек очларыннан  яшь сытыла,
Ыңгырашып, күзем йомган чакта...

Әрни ярам. Җан ярасы...
Тән ярасын оныттырып хәтта.
Каләм очларыннан моң сыгыла,
Ыңгырашып, сүзем җуйган чакта...

* * *
Һай, бәхетле вакыт –
Чит-ят телне 
Аңламаган чагы кызымның,
«Әннә» диеп итәгемнән тартып,
«Мәммә» диеп кулын сузуы. 

«Амма» диеп алма алулары,
Алсу туптай, нәни кочакка.
Саф татарча исем «тагулары» 
Шук песигә, көләч курчакка.

Һай, бәхетле мизгел – күгәрченгә 
Гөлдер-гөлдер шигырь сөйләве!
Гаҗәп бит, әй, 
Шәһәрдәге бөтен күгәрченнең,
Нәкъ кызымдай, 
Башка телне әле белмәве! 

Кояшның да әле кояш чагы,
Йолдыз чагы әле йолдызның. 
Ана телнең газиз, кирәк чагы...
Ниләр булды безгә, и кызым?  

И кызым ла, кызыкаем, бәгърем,
Ишетәмсең мине?! Дәшмисең...
Әни дисең, шөкер, әни дисең,
Шул бер сүздә бүген тел көчең...

Әни дисең матур, тәмле итеп, 
Ямьле итеп туар көнемне.
Син уйлама, мин... бәхетсез түгел...
Күңел генә...
Күңел менә әрнеп түгелде...

Җаным гына нәүмиз, аңым гына
Кабул итми телем югаласын.
Нинди заман җитте, нинди дөнья –
Аңлый алмый бәргәләнә  ана
Әллә ничә чит-ят телне белгән,
Туган телдә сүз әйтүдән бизгән
Үз баласын...


* * *
Урам белән тыкрык кисешкән чат,
Әни язда суган җилгәрә...
И сызгыра, сайрар коштай сузып!
Аптырагач,
Кычкырып бер җырлап җибәрә.

Җил чакыра шулай. Миңа кызык,
Ерганаклар ерам, көлә-көлә...
(Күпме еллар,
Яз килдеме, хәтер-гөрләвектә
Суган кабыклары бөтерелә...)

Җил чакыра әни... Белми аның
Урлап китәчәген хисле кызын...
Кичердеңме икән, әни-бәгърем,
Җил һәм мине – ике тыңлаусызны?!

Җил чакыра әни... Юк ла, үзем
Сызгырам да моңсу җырым сузам:
Дала үзәгендә – җилле кала...
Һай, гомерләр җилдәй генә узган...


* * *
На крыше городских домов
Мы прятались от лишних глаз...

                               Dabro (Добро)

Ут яшьлектә
Йорт-түбәгә мин дә бер кат мендем,
Басып тордым, йолдыз аралап...
Җырладым да, еладым да кебек...
Истә тагын 
(Төшәсене уйлап?) 
Курка-курка аска караган...
Хәер, алай түгел! 
Менмәс идем, әгәр шүрләсәм!
Түбән карап көткәнмендер, беләм, 
Яннарыма синең менәсен.

Кылы өзек гитараңны асып,
Юк ла инде,
Теле «баткан» гармуныңны кочып,
Бөдрәләрең җилдә тузгытып,
Төнне ярып әче бер сызгырып,
Мәчеләрнең алып уш-котын,
Килеп басарсың дип, әй, каршыма,
Өмет иткәнмендер... И җүләр...
Кайдан белсен, ничек килеп тапсын 
Зур шәһәрдә 
Авылдан да чыгып карамаган
Садә хисләр, тәүге сөюләр?

Әйе, 
Түбәләргә мин дә бер кат мендем...
Һәм аңладым кинәт, шунда ук  –
Чит-ят күздән качар урын бар ул,
Үз-үзеңнән качар урын юк...


* * *
Танымыйм бу язда сиреньне...
Шәмәхә булырга тиешле
тәлгәшләр
Бик иртә төс салган түгелме?

Бу язда сиреньнәр  үзгәрәк... 
Кая ул һавалы купшылык? 
Бәхетләр юрыйсы таҗ кая, 
Сандугач җырына кушылып?!
  
Бу язда үзгәрәк үзем дә,
Моң-сагыш күземдә, йөземдә...
Сизмисез?!
Димәк, сер бирми түзелә...


* * *
Алма юк, ди, быел авылларда...
Җыеп кайтыйк шәһәр алмасын.
Бигрәк вак та әче?.. Булса булсын!
Тик алмасыз авыл калмасын!

Җыеп кайтыйк шәһәр алмаларын,
Алсулангач, пешеп кояшта.
Тәмләсен лә авыл... Шикләнмәсен!
Шул ук болыт монда, кояш та!

Без дә шул ук! Тамчы үзгәрмәдек!
Ай-елларга алмагачлар шаһит.
Йөрәкне саф, уяу тотты алар,
Йә тәрәзгә, йә күңелгә шакып...

Җыям әле шәһәр алмаларын,
Алып кайтам туган авылга...
Август төне. Йолдыз ява җанга. 
Бер тапкыр да татып карамаган
Кыргый алма тәме авызда...


* * *
«Таңнан ерлама, еларсың...» –
Дия иде әни.
«Нишлим, килә ич ерлап,
Көнне сәламли!» – 

Челтерәп, һай, көлә идем,
Кояшка күз кысып,
Барлы-юклы моң-тавышым,
Җыр сүзенә кушып.

«Таңнан ерлама, еларсың...»
Гомер буе истә.
Күптән инде җырлаган юк
Иртән, көндез, кич тә. 

Ә елата... Йөрәк, күңел,
Бәгырь сулык-сулык... 
Үземнеке –  үзәгемдә,
Мөлдерәмә тулук:

Әти, әни, абый, энем,
Телем, җирем, авыл...
Шәһәр, язмыш, янә телем...
Дөнья, заман... Авы-ы-ыр... 

Үзәгемдә үземнеке:
Аллаһ, Коръән, иман.
Кояш чыга... 
Җан сәламем –
Пышылдаган догам...


* * *
Кибеткә керәм. Кеше күп. 
Сабыр гына чират торам.
Йөзем шатлыктан балкый. 
Чын. 
Димәк, акчасы бар халыкның.

Даруханәгә керәм. Бер кеше юк.
Чиратсыз гына дару алам. 
Йөзем шатлыктан балкый. 
Чын. 
Димәк, саулыгы бар халыкның.

Балкый-балкый өйгә кайтам.
Бер кулымда – ипи, сөт,
Икенчесендә – дару...
Өч сүз белән әйтсәк – 
Шөкер, тормыш ару... 
Тәрәзәдән 

Карлар оча. Оча карлар.
Карга оча. Оча карга.
Берсе оча... күкләр(?) тарга,
Икенчесе – канат барга.

Берсе төшеп җиргә ята, 
Икенчесен «тар» күк тарта. 
Кар гомере бер кыш бары.
Карганыкы – унбиш... ахры.
  
Карлар оча. Карга оча.
Ак-карасы парлап оча...
Бер гаепсез җаннар оча,
Өмет, хыял – бар да оча...
Чарасызлык аңны коча...


КОЕ КҮЗЕ

Кое иде монда. 
Мин белгәндә,
Су алмыйлар иде үзеннән.
Балачакта, кача-поса,
(әни күрсә, орыша),
Капкач ярыгыннан
Караганым истә... күзенә...

Кое күзе, аһ, ул кое күзе,
Сабый аңым тояр сагышлы! 
Белмим, кайдан көчләр алдым икән: 
Бар урамны сискәндереп куйды
Ыңгырашкан капкач тавышы... 

Юк, күгәрек күгәннәрдән түгел,
Астан килде иңрәү, шом-сыктау.
Үзәгеннән җирнең бәргән сыман,
Ишетелде тонык чупылдау.

Кояш чумды кое күзләренә!
Йөзеп тамды ап-ак болытлар...
Күрче, мин дә анда! Елмаямын,
Тузган чәчем белән уйнаклап...

Кое күзе,  гүя сихри көзге,
Балкый-балкый сипте нур-көлтә.
Дәште, дәште, дәште  үз янына:
«Хисле күңел – сеңел, төш төпкә-ә...»

Аяк очларына баскан килеш,
Кулларымны суздым... ә аннан...
Иңнәремнән кемдер кочып алып,
Күкрәгенә кысты: «Йа Аллам!» 

Әни! Әни! Шашкан йөрәгенең 
Тибешеннән танып өлгердем.
Өнсез калган бәгырь җиргә чүкте, 
Ә мин, елап, өйгә йөгердем... 

Әни! Әни! Күпме тапкыр шулай
Йолып алдың җанны упкыннан.
Йә өнемдә, йә төшемә кереп,
Коткардың син язмыш утыннан...

Кое иде монда... 
Бүген инде
Үлән баскан ятим  җир генә...
Кай тарафка борсам уйлы башым – 
Карыйм кебек кое күзенә...


* * *
И ява кар уйнап-уйнап!
Мин күзәтәм уйлап-уйлап
Өйдән чыгалмый ятканны
Һәм кайтканны кышкы юлдан…

Өйдәгенең пәрдәләрен ача күңел,
Тәрәзендә кар бөртеге булып биеп...  
Юлдагының каршысына кырга йөгерә,
Өмет-шәмдәй, әле яна, әле сүнә...

И кар ява урап-урап!
Мин күзәтәм сорап-сорап
Хәерлесен һәрбер җанга, 
Үз җанымда Илаһыга сөю барга... 

Чаллы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев