Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

"Син янмыйсың хәзер, мин янам..."

Минем, хәтта, батырчылык җиткән Син елаган чакта көләргә. Син янгансың, дөрләп янгансың да Әйләнгәнсең азак күмергә.

Бүген килеп миңа сөйләдең син:
Минем өчен утта янгансың,
Минем баскан эзләремә басып,
Озак кына арттан баргансың.
Ә аннан соң...
Өмет өзеп, торып калгансың.

Ә мин, юләр, игътибар да итми,
Гамьсез генә ары киткәнмен.
Мәхәббәтне җиргә карап түгел,
Йолдызларга карап көткәнмен.

Минем, хәтта, батырчылык җиткән
Син елаган чакта көләргә.
Син янгансың, дөрләп янгансың да
Әйләнгәнсең азак күмергә.

Шул турыда миңа сөйләдең син.
Син дә — синсең, мин дә — мин һаман.
Аерма тик бары шунда гына:
Син янмыйсың хәзер, мин янам!

Әнгам Атнабаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев