Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шигърият

Син, сөю һәм сәгадәт...

Энҗе Хөсәенова. Яшьлек, мәхәббәт... Әтнә кызы иҗатына да хас темалар бу. Бер шигыренә күз салыйк әле.

Үзеннән
җибәрми
гомерлек
бу халәт.
Өч сүзем
уямын:
син, сөю
һәм
сәгадәт.

Тәрәзәм
ачам да
омтылам
иркенгә.
Килүең
көтәмен
күрергә...
...Юк, килмә!

...очрашу
нигә соң
булганда
киртәләр
арада?..
Аллаһка
ялварам,
сагыштан
арала.
Бу
сөю
бетми
дә,
көннән
көн
ярала...

Энҗе Хөсәенова.
09.08.2019.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев