Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Сибгат Хәким: Саулык кирәк, сәламәтлек кирәк, Барыннан да бигрәк – азатлык!..

Бу йөрәккә төрле дәва кирәк,  Туңам көндез, туңам төннәрдә;  Савыктыргыч иң шифалы дәва,  Беләм, беләм, туган телләрдә...

(Татар әдәбияты классигы Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел)



АНГЛИЯГӘ БАРЫП КАЙТ СИН...

«Китапларың бер-бер артлы чыга, 
Аңа гына җитәр байлыгың: 
Англиягә барып кайт син, диләр, 
Иленә күз төшер Байронның...»

Ярар иде бер сәяхәт кылсаң, 
Тик июнь бит хәзер, дусларым; 
Куркам монда күрми калырмын дип 
Арышларның, әй, баш кысканын.

Туган җиргә бәйле бер моңсулык 
Көчәя яз белән кабаттан; 
Сабан туен көткән чабышкыдай, 
Мин бөтенләй калам тамактан. 

«Сөйләдең сүз: нинди чабышкы син, 
Картайгансың, эшең аңгыра...» 
Крестьянның шул «аңгыра» аты 
Бик ерактан кайчак алдыра.

МИН БЕРЕНЧЕ ЧӘЧӘКЛӘРНЕ ЭЗЛИМ

Мин язларны алдан көтеп алам, 
Моңнарына бирелә башкаем; 
Мин беренче чәчәкләрне җыйган 
Урыннарга барам яз саен.

Мин беренче чәчәкләрне эзлим, 
Алар, бәлки, башка төштәдер... 
Беренчеләр мине сагындыра, 
Беренчеләр минем истә гел.

Яз авышса, җәйнең уртасы бар, 
Чәчәкләре аның ишлерәк. 
Югалтуның ни икәнен белә, 
Юатуны белми һич йөрәк.

БЕЛГӘННӘР ТИК ТОРА

Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр 
Сөйли күбрәк: Муса – баһадир, 
Ул – Геркулес... Сөйләсеннәр, әйдә, 
Син үзеңчә җырла, бәһа бир.

Көн үтсенгә язган җырлар белән 
Шаккатырып булмый бу илне. 
Буе аның Пушкин, Лермонтовлар, 
Тукайлардан килгән буй инде.

Йөрәге дә шуларныкы кебек. 
Шагыйрьләрнең юлын кан кискән, 
Эше беткәч, алып пистолетын 
Безнең чорга чөйгән Дантеслар.

Тоткан фашист җиргә төшкәнче үк, 
Ташламаган аны ул читкә; 
Испаниянең йөрәгенә аткан, 
Лоркаларга аткан, Фучикка.

Тормаган ул сөртеп, чистартып та, 
Азатлыкка аны төбәгән. 
Яңа буын шагыйрьләрен көтә, 
Җәлилләрдән бушап төрмәләр.

             * * *
Төнге ике. Өстәл, кәгазь, кара. 
Яз, дим үземә, нигә тукталдың? 
Яз, язмау бит оят – тәрәзәдә 
Уты янган чакта Туфанның.

Ярышырга калгач ярышырга, 
Шигырьләрдән алкыш күңелдә... 
Төнге ике... Тик ике ут яна 
Тын урманда, Аккош күлендә.

Сөйләшәләр безнең тәрәзәләр, 
Ни турында икән ымнары? 
Туфанны моң баскан, пәрдә аша 
Кар өстенә төшкән моңнары.

Алмагачка кәгазь тартма элгән, 
Песнәкләргә анда җимнәре. 
Йөрәгендә песнәкләрдән башлап 
Бу тормышның кары, җилләре...

Бер-бер артлы сүнә безнең утлар, 
Сөенәм, ярый күрдек бу таңны; 
Сөенәм: әле Пушкиннарыннан тыш, 
Тукайлы бу дөнья, Туфанлы.

«СИБЕЛӘ ЧӘЧӘК»

Бу йөрәккә төрле дәва кирәк, 
Авыруларын аның тап, назла. 
Савыгырмын, безнең ансамбльнең 
Концертлары бара Кавказда.

Бу йөрәккә төрле дәва кирәк, 
Туңам көндез, туңам төннәрдә; 
Савыктыргыч иң шифалы дәва, 
Беләм, беләм, туган телләрдә...

Кычкырасым килә җиргә минем, 
Һич туймадым синдә яшәп, дип... 
Ә ансамбль үч иткәндәй җырлый, 
Җырлый һаман «Сибелә чәчәк» дип.

«Сибелә чәчәк»... Болай бу кадәрле 
Моңсу түгел идең син элек. Көз. 
Кавказда концерт. Ишетәм залдан:
«Сибелдек шул, дуслар, сибелдек...»

             * * *
Урны аның түрдә, югарыда, 
Баш иям дә тынам эчемнән: 
Зур заллардан орган тавышлары 
Ишетелә томан эченнән.

Миңа гармун, гармун җитми читтә, 
Юлларыма ятар таң нуры, 
Яңгырасын иде Европаның 
Уртасында татар гармуны.

Яңгырасын иде бер минутка 
Европада «Арча», «Сарман»нар, 
Түзмәс, торыр татар егетләре, 
Сугышларда башын салганнар.

Түзмәс, торыр татар егетләре, 
Аларнымы туфрак, кар каплар! 
Иярерләр шул гармунга алар 
Германия һәм Польша, Карпаттан..

Күрегендә «Кара урман» шаулый, 
Юллар авыр, юллар бормалы, 
Сикәлтәле, үз язмышы кебек
Бу татарның бөтен моңнары.

Азат итә, сугыша, һәлак була 
Батырларча типкән мең йөрәк; 
Үлгәннәр дә шул гармунны сагына, 
Үлгәннәргә хәтта моң кирәк.

             * * *
Чех җирендә – чехлар, словаклар... 
Горурлыктан бәхәс чыкканда: 
Сездә Фучик булса, бездә – Җәлил; 
Иң зур дәлил – Җәлил чехларга.

Кая гына, нинди төбәкләргә 
Барып керми безнең бу җырлар, 
Тукайны мин запастарак тотам –
Каплау өчен кирәк козырьлар.

             * * *
Тоям артта бөек Идел барын,
Тоям артта Ватан, чик барын, 
Телләреннән Фучик тавышын тыңлап, 
Арасында йөрим чехларның.

Телләреннән миңа рәхәт, шат тел, 
Үзләренә тагы да рәхәттер; 
Яратамын: горур булсын халык, 
Тик булмасын гына тәкәббер.

Азат халык...
Тауларына карыйм,
Күрә алмам килер җәйсез дип.
Кешеләрнең... хәтта тауларның да
Йөзләренә чыккан бәйсезлек.

Файдасы күп кайнар суларының, 
Шифасы күп, эчтең – газап юк! 
Саулык кирәк, сәламәтлек кирәк, 
Барыннан да бигрәк – азатлык!

             * * *
Союз түгел, йөз язучы түгел, 
Калмаганнар куркып ничек, әй, -
Хакыйкатьне әйтеп бирер өчен, 
Бер Толстой җиткән, бер Тукай.

             * * *
Ходайдан мин сорыйм: алданрак 
Яки соңрак, димен, ал җаным, 
Тимә миңа, тимә син миңа 
Сабан туе көнне Арчаның.

Мин мәйданда... Мәйдан таралгач,
Бүтән төштән мине син эзлә. 
Минем өчен дөнья рәхәте –
Кайту шул көн кичке поездда.

Кала болын артта чәчәктә, 
Кала кырлар, кала су-инеш; 
Тыгыз, кыен, керә вагонга, 
Килеп керә мәйдан шул килеш.

Гармун керә, төшкән салынып 
Гармуннардан арып кул башы; 
Тыңлыйм шул кич халкым моңнарын 
Җаным тәмам гарык булганчы.

Кешеләрнең ачык йөзеннән 
Бар уйларын шунда укыдым; 
Рельслардан өскә күтәреп, 
Бөек көче шулар рухының

Каядыр бик ерак-еракка 
Илтә сыман, узып Казаннан –
Барам, барам, мин бу поезддан 
Теләсәм дә төшеп калалмам.

Телем, рухым шушы поездда, 
Әллә нинди үзенә бер поезд; 
Саклап барлык изге хисләрен, 
Тигез торсын иде йортыбыз.

Ходайдан мин үтенәм: кичектер, 
Халәтемнең үлчәп бар ягын, 
Тимә миңа, тимә син миңа 
Сабан туе көнне Арчаның.

             * * *
Һәркемнең Тукай күк шагыйрь
Буласы килә... Кемнең егерме җидедә
Үләсе килә?

             * * *
Рәсүлнең артында таулар, 
Биек-биек таулар ич... 
Таяныч кирәк язганда, 
Минем кайда таяныч?

Шигырьләр башка булса да, 
Аныкы күк һөнәрем, 
Язам, кайдадыр яланда 
Баш калкыта бер әрем.

Ул мине белми, мин – аны, 
Тыны да юк, өне дә, 
Ышаныч биреп, шул әрем 
Күз алдыма эленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев