Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шәйхи Маннур: Сине сөеп  чәчкә кырау иңде, Сызыклары батты маңгайның...

Татар әдәбияты классигы Шәйхи Маннурның тууына 105 ел

МУСА ҖӘЛИЛГӘ

(«Дуслар рухына» исемле шигырьдән)

Кем тилмерә дошман кулларында,  
Лагерьларда башы каңгыра? 
Төрмәләрнең  тәрәз яңагына 
Җан  тавышын  уеп  калдыра?

И-и, Муса дус! Син кайларда бүген, 
Ниләр күрә синең  башкаең? 
Син ишетәмсең безнең туплар гүен, 
Син исәнме, җырчы кошкаем?

Килер микән  күрешү  заманнары 
Туган  җирдә, җиңү туенда? 
Әллә мәңге Волхов  урманнары 
Сер саклармы синең  турыңда?

Юк, берәү дә сөйләп бирмәс инде, 
Сөйләп бирмәс синең  күргәнне,  
Каһәр  суккан  фашист  төрмәсендә 
Зар  тилмереп,  сыкрап  үлгәнне...

Аерылдык  без гади солдатларча 
Тышында яу  торган Мәскәүдә. 
Мин  көньякка киттем, син – төньякка, 
Ватан йорты безне дәшкәндә.

Мин шуннан соң күпме илләр күрдем, 
Нинди җирдән сулар эчмәдем, 
Үлем  лагерьларын айкап йөрдем, 
Табалмадым ләкин эзләрең.

Их,  мин хәзер  ниләр  бирмәс  идем 
Кайтарырга тагын шул чакны: 
Аерылганда сүз  куешкан  кебек, - 
Күрешергә җәеп кочакны.


БУШКА УЗМАГАН 

(Хәмит Ярмигә)

Көлеп, шаулашып, 
Кайчакларда  юкка даулашып, 
Тагын килешеп, 
Тагын  көлешеп, 
Үтте  безнең  гади гомерләр. 
Бильярдтагы уңышларга куанып, 
Тотылачак  чуртан  белән  юанып, 
Узып  китә  хәзер  күп  көннәр.

Инде  картаябыз, 
Саз каены кебек  муртаябыз – 
Шыгырдавык  булып  барабыз. 
Бокалларны  эчеп  бетермичә, 
Авызга  да кайчак  китермичә, 
Тик  Иж суын мактап  калабыз.

Әле бөер сызлый,
Әле  бавыр  сызлый,
Әле  йөрәк  безнең  авырта.
Һәр шаян җил кагылмыйча узмый,
Төчкертә  дә врач  чакырта...

Ләкин гомер бильярд шары кебек 
Яшел  постау  буйлап,
Борттан  бортка уйнап,
Тик  тәгәрәп  кенә  узмаган.
Гомер безнең: яшь ялкынын сибеп,
Комсомолда янып,
Якты очкын салып,
Күп  күңелләр  түрен  нурлаган.
Һәркайсыбыз  үзе  белгәнчә,
Үзебезнең  хәлдән  килгәнчә
Халык өчен хезмәт иттек без.
Партиягә  туры булып,
Миллионнан бер кулы булып
Илле  яшькә килеп  җиттек  без.

Төкерик  без  балчык һәйкәлләргә! 
Төче  сүзләр  көтми  күңелебез. 
Иң кадерле нәрсә безгә, дуслар, – 
Намус белән  үткән  гомребез! 
Шул гомерне (әгәр насыйп булса), 
Илле түгел йөзгә җиткәндә дә 
Оялмыйча искә  төшерербез!


МАТУР  КЫЗГА

Синең өчен күпме тиргәлдем мин, 
Нахак сүзләр  күпме ишеттем. 
Ялгыз башым моңда иңрәндем мин, 
Тыш  ягында  калып  ишекнең...

Ә ничаклы гайбәт сөйләделәр, 
Чыгардылар  яманатымны. 
Аерырга безне  теләделәр, 
Сүндерергә якты  ялкынны.

Сине сөеп чәчкә кырау иңде, 
Сызыклары  батты  маңгайның, 
Аксап тибә  йөрәк хәзер  инде, – 
Илледә  үк мине картайттың.

Ә шулай да һаман хыялланып 
Сөям  сине,  сөям  акылсыз, 
Һәм сөярмен сине мәңге янып, 
Поэзия  дигән  матур  кыз!


ҮТКӘН  ГОМЕР

Үткән гомер күз алдымда ята, 
Уч төбемдә кебек ап-ачык: 
Күпме үкенеч анда, күпме хата, 
Кырыс  тормыш,  үги  алачык, 
Бәхетсезлек, гарьлек,  нахак җәбер, 
Юк өчен дә читкә сугылу; 
Сөйдем  дисәм – ялган кара  кабер, 
Төнге  яшьләр, бизү,  суыну... 
Бары, бары тулып ята монда, 
Бер генә дә җан тын чагы юк... 
Ләкин шушы газап тулы юлда 
Хыянәтнең  кара табы юк!

Таза һәм ак үткән бу юлым. 
Якты җаным, керсез бу кулым.


ШАГЫЙРЬ УРАМЫ

Яңа салган йортлар ике якта, 
Уртасыннан барам урамның. 
Барам, уйлыйм: әле бу туфракта 
Үткән  җәйдә арыш уңганын.

Кичә генә җәйгән асфальт исе 
Борыннарга  керә кытыклап; 
Яңа шәһәр карап йөргән төсле, 
Бер атлыйм да калам бер туктап.

Курчактай  ак өйләр турысыннан 
Урап китә яшел рәшәткә. 
Монда кеше күптән яши сыман: 
Яшь  сиреньнәр инде  чәчәктә.

Мин һәммәсен күреп таң каламын. 
Халык  көче – иҗат  чишмәсе. 
Тиздән туар матур зур каланың 
Шушы, ахры, тәүге ниргәсе.

Аерылмый татлы уйларымнан, 
Мин сизми дә калып шул чакта 
Барам икән  Тукай  урамыннан... 
Бу исем бар һәрбер почмакта.

«Шул кадерле исем нефтьченең дә 
Замандашы икән!» - диясең. 
Күрәсең, һәр йөрәк үз эчендә 
Саклап йөртә чын хис иясен!


ҮПКӘЛӘМИМ

Тормыш  кайчак  сәер уен  кора: 
Гомер юлың  читкә  каера. 
Яратмаган  белән  кавыштыра. 
Яратканың белән аера...

Һаман да мин әле күңелемнән 
Чыгаралмыйм  синең исемне. 
Киселсә дә юллар ул көнемнән. 
Саклыйм  сиңа җылы  хисемне.

Үпкәләргә сиңа мин хаклымы?.. 
Һич үпкәм юк, сәбәп күрмимен. 
Тик яз саен кичереп бер татлы моң, 
Яшьлегемә  кайтып  йөримен.

Буласылар инде  булып  узган, 
Ник  үкеним аңа мәңгегә? 
Үткән  чакта сезнең  турыгыздан, 
Карап китсәм – шул да ямь бирә...


ДӨРЕСЕ

Юк, туктарга кирәк. Җитәр, дуслар, 
Сизәм,  сизәм – инде  картаям. 
Юк элекке ярсып янган утлар, 
Тиле  дәртләр хәзер,  һай, кая?

Шигырь – яшьлек, Пушкин һәм 
                                                 Такташ ул. 
Проза – картлык, ап-ак  Толстой. 
Кычкыр инде хәзер кул суз да шул: 
«Не уходи, юность! Ах, постой!»

Мышный-мышный карт  паровоз кебек, 
Йөримен  тик маневрларда. 
Тепловоздай  җирне  тибрәндереп, 
Китеп  булмый  ерак  юлларга...

Хәер, дуслар, шундый «шыгыртан» да 
Кирәк  була  һәрбер узелга. 
Эшелоннар  сәфәр чыкса таңда, 
Ул җыя бит барын бер юлга.


ЮАНЫЧ 

Күктә  якты-якты  йолдызлар  күп, 
Иң яктысы син күк тиясең. 
Җирдә матур-матур чәчәкләр күп, – 
Килә сиңа өзеп бирәсем.

Эчтә  тулып-тулып  хисләр  ята, 
Телим  сиңа  әйтеп  бирергә. 
Хәзер  әйтәм-әйтәм  дигән  чакта, 
Көрсенәм дә  китәм кирегә.

Китәм  әрнеп-әрнеп  синең  яннан, 
Син  сизмисең  йөрәк  моңымны. 
Ләкин түзмим, түзмим. Мин яңадан 
Килеп җырлыйм  сөю җырымны.

Күктә  якты-якты  йолдыз  яна, 
Иң яктысы син күк тиясең. 
Сине  уйлый-уйлый  мин  юанам: 
Бәлки, әле син дә сөярсең...


«НАЧАР»  СҮЗ

(Шаян парча)

Ап-ак йөзле,  зәңгәр  күзле  
Кечкенә бер кыз бала, 
Чыксам  урамга,  һәр  көнне: 
«Бабай!» «Бабай!» – дип  кала.

Әй ачуым килә шуңар. 
Каннарым  кайный  хәтта.  
Башта дәшми  йөрдем  моңар, 
Янәсе, минем  хакта 
Түгел бу сүз... Башка бер карт 
Узадыр  бу тирәдән.

Бу кыз, ахры, шуңа кат-кат 
Кычкырырга өйрәнгән...

Үзем  карыйм  як-ягымны, 
Басып  киям бүркемне: 
«Бу яман күз чәч агымны 
Күрмәсен,  дим,  һәр көнне!..»

Ләкин бар да тиккә генә, 
Теге  матур  кыз  бала 
Һаман  шулай  читтән  генә: 
«Бабай!» «Бабай!» – дип кала.

Тагын ярсыйм: «Әллә моның 
Әнкәсе  диванамы? 
Шундый  начар  сүзгә  кызын 
Өйрәтеп  чыгарамы?..»

Әйттем  кысып  өч тешемне: 
«Ялгышасың,  сабый! – дим, – 
Аермыйсың син кешене: 
Бабай түгел! А-бый!» – дим,

«Һе-һе-һе! – дип  көлә  ул  кыз, –
Алдама  син алай! – ди. – 
Күптән инде белә бу кыз: 
Син  бит  Маннул  бабай!» – ди.

Юк, килешмим! Риза  түгел! 
Нинди «бабай»  булыйм  мин? 
Әле  япь-яшь  минем  күңел! 
(...Уф... йөрәгем... 
Нигә авыр  сулыйм  мин?..)

Нәрсә булган инде, бала, 
Үртәмәсәң мине бик? 
«Абый!» диеп  калсаң кана, 
Конфет бирер  идем  бит!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев