Мәдәни җомга

ШУНДЫЙ ГҮЗӘЛ ХАТЫН-КЫЗЛАР ГЫНА ОЛУГ ИТӘР БЕЗНЕҢ ӨММӘТНЕ...

Лена ШАГЫЙРЬҖАН Һиммәтбану Татар хатын-кызларына Исемнәрең матур, Һиммәтбану, Бу исемнең бардыр хикмәте: Бу исемдә чагыладыр барлык Күркәм сыйфатларның кыйммәте. Һиммәтбану - димәк, уңган хатын, Омтылучан изге максатка. Тормыш бездән гел тырышлык сорый, Михнәтләрдән арып-талсак та... Һиммәтбану - димәк, кыю хатын, Җегет хатын - көчле, гайрәтле. Бу сыйфатлар кирәк һәммәбезгә, Гомер...

Лена ШАГЫЙРЬҖАН

Һиммәтбану

Татар хатын-кызларына

Исемнәрең матур, Һиммәтбану,
Бу исемнең бардыр хикмәте:
Бу исемдә чагыладыр барлык
Күркәм сыйфатларның кыйммәте.

Һиммәтбану - димәк, уңган хатын,
Омтылучан изге максатка.
Тормыш бездән гел тырышлык сорый,
Михнәтләрдән арып-талсак та...

Һиммәтбану - димәк, кыю хатын,
Җегет хатын - көчле, гайрәтле.
Бу сыйфатлар кирәк һәммәбезгә,
Гомер юлы авыр, гыйбрәтле.

Һиммәтбану - димәк, юмарт хатын,
Игелекле һәм дә ярдәмчел.
Кешеләргә кылсаң изгелекләр,
Ходай үзе булыр ярдәмчең...

Һиммәтбану - дәрәҗәле хатын,
Намус белән абруй казанган.
Нинди авырлыклар килгәндә дә,
Сабыр булган, түзгән, азмаган.

Һиммәтбану - димәк, игътибарлы,
Кешеләргә һәрчак хөрмәтле.
Шундый гүзәл хатын-кызлар гына
Олуг итәр безнең өммәтне.

Һиммәт иткән - морадына җиткән,
Шундый затлар гына көчлеләр.
Бишмәт белән түгел, һиммәт белән
Бәһаләнә җирдә кешеләр.

Исемең матур бигрәк - Һиммәтбану,
Бу исемдә гүя сихәт бар.
Шулар мәллә һәрбер хатын-кызны
Ханым итә торган сыйфатлар?


Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Сизәмен

Җырлап илгә илһам кайтарсам да,
Түккән көчем түгел кайтырдан...
Илһамланып, янып богауланам,
Мин иҗатта - ялгыз каторжан!

Көч-куәте җанның кимесә дә,
Кайтавазы җырга үрелсен!..
Каторжаннар богау чылдырдатып
Эзләп таба, диләр, бер-берсен.

Минем дә бар табыласы көнем!
Якын инде ул көн - сизәмен!
Чылдыраулар өзгән үзәгемә
Шул көннәрдән тәсбих тезәмен.

Иҗаттагы сөю ирегемне
Багышлыймын илдәшләремә;
Ирексездән сулган ил кайгысын
Күчергәндә күз яшьләремә.


Резеда ВӘЛИЕВА

Газиз әнкәм, бәгърем минем...

Бу дөньяга мине тапкан,
Күкрәгенә салып баккан,
«Балакаем», дип җан аткан -
Газиз әнкәм, бәгърем минем.

«Бәхет кошым минем», дигән,
Һаваларга алып чөйгән,
Гомере буе янып сөйгән -
Газиз әнкәм, бәгърем минем.

Чын йөрәктән яна белгән,
Күңлемә гамь сала белгән,
Мәңге сүнмәс сөю биргән -
Газиз әнкәм, бәгърем минем.

Фани дөньялардан үткән,
Юлыма нур сибеп киткән,
Җаныма җыр бүләк иткән -
Газиз әнкәм, бәгърем минем...


Салисә ГӘРӘЕВА

Тарихтан нәгърә

Шигърият - Тарихтан нәгърә,
Язмышлар чагылышы.
Ул - акылсыз сәясәтнең
Ватанга кагылышы...

Ул - сугыш, талау, ярлылык,
Түрәләрнең ялганы.
Бу юлы да - элеккечә:
Ничә кабат алдады!..

Шигърият - Табигать өне,
Тансык ел фасыллары;
Ул - йөрәктә урын алган
Бердәнбер сөйгән ярым.

Ул - мәчет манарасында
Балкыган алтын урак!
Ул - Ватан! Мин Илгә кайтам,
Ерак юлларны урап!..

Җил уйнаткан пәрдәләр ул,
Китаплар - киштәдәге;
Бүген дә...Галәмнән иңгән
Моңнарны ишетәм әле.

Ул - баламның елмаюы,
Халкымның нурлы йөзе!
Шигърият - Илаһи сер ул,
Моңнар чишмәсе - үзем!..


Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

Заманмыни?!

Үзем җирдә, уем күктә,
Хыялларым далада.
Уйларым күктә булса да,
Эшем җирдә - калада.

Хыялым очса да иңләп
Дөньяны, далаларны,
Җиремдә үстерәм ич мин
Тудырган балаларны.

Җиремнән илһам аламын,
Җиремдә гомер юлым.
Җиремне сөям, кочаклыйм,
Канаттыр ике кулым!

Җиремне зурлап яшәүдән
Яшәрә күңелләрем.
Заманмыни?!. -
Дип, заманның
Кырмагыз күңелләрен!


Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

Бәйрәм

Чәчләремне буяп, бөдрәләттем,
Яңа күлмәк кидем өстемә.
Иренемә шат елмаю «элдем» -
Дус-ишләрем күрсен өченгә.

Көзгеләргә багып, сөрмә тарттым,
Күзләремдә чаткы балкыды.
Мин үземне курчак иттем бүген,
Уйны-гамьне сызып аркылы.

Бусагадан атлап чыктым шулай,
Күргәннәрнең теле бәйләнде.
Бер танышым, иҗекләргә салып:
- Әллә, - диде, - берәр бәй-рәм-ме?

Әйе, бәйрәм! Минем күңелемдә!
Үз кәефем үзем күтәрдем:
Чәчәге дип тойдым үз-үземне
Тормыш дигән олы түтәлнең.

Кыңгыраудай җиргә иелсәм дә,
Көнбагыштай көнгә баксам да,
Чиге булыр гомер җәйләремнең,
Көзләр керер яшел бакчама.

Әлегә мин җәйләремдә яшим
Һәм беләмен аның китәсен.
Шуңа күрә, яшәвемне данлап,
Килде бүген бәйрәм итәсем.

Фәүзия СОЛТАН

Бураннар

Табигатьтә буран. Хисләрем дә - буран.
Тынычланып булмый һич кенә.
Күңелемдә колачламас уйлар.
Ни булды соң? Нигә? Ник кенә?
Әйләндереп ала хис кенә.

Бөтерелеп алган бураннарга,
Әй, китәсе килә бер кереп!
Хисләр белән генә исәрләнеп,
Буламы соң, юкмы көн күреп?
Гомер уза бураннар кебек...

Очырыгыз мине бөртек итеп,
Март аеның көчле җилләре!..
Сыйпап-сыйпап битләремә сара
Назлы, саф, ак кар бөртекләре.

Хисләр буранында мин әле...


Флёра ТАРХАНОВА

Ялвару

И, Бер Ходам! Синдә бөтен хикмәт,
Син язганнан беркем узалмый;
Мин тезгәнне насыйп итсәң иде -
Килер көнне шулай күзаллыйм...

Тулы зиһен белән камил акыл
Бир син миңа, Тәңрем, сүнгәнче,
Үзең салган сәләтемне алма,
Тырышлыгым калсын үлгәнче.

Аерма син сөйгән хезмәтемнән,
Адаштыра күрмә юлымнан;
Дошманнардан дусны аера белим,
Үкенмәслек булсын соңыннан.

Изге ниятемдә калдыр мине,
Кертә күрмә шикле сукмакка;
Йөзләрем ак, күңелем пакь булсын,
Ялгыш адымнардан син сакла!

Саулыгымны бир син миңа, Раббым,
Таулар күчерәсем бар әле,
Тирә-юнем бакча булсын өчен,
Гөлләр үстерәсем бар әле.

Балаларым тырыш хезмәт юлын
Алсын иде зур маяк итеп;
Ярдәмеңнән син дә ташлый күрмә,
Сәламәтлек өстә күп итеп.

Бир син тагын миңа тиң булырдай,
Җанны аңлый торган бер кеше,
Ул гына да түгел, тормышымны
Күтәрерлек булсын һәр эше.

И, Бер Ходам! Синдә бөтен хикмәт,
Син язганны беркем сызалмый;
Үз теләгәнемне язсаң иде -
Алдагыны шулай күзаллыйм.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: