Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шәрәф Мөдәррис: Сихри якты биреп балкый һаман Яшьли сүнгән йолдыз төркеме…

Таң җәелә. Киң күктә - алтын сарысы. Туган кыр! Җан дусты монда - барысы!

Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис (1919-1963) Чүпрәле районы Карактә авылында туа. Яшьли әдәби иҗат белән мавыга башлый. 18 яшендә инде аның “Үскәндә” дигән беренче шигырьләр китабы да басылып чыга. 1941 елның язында Ш.Мөдәррис хәрби хезмәткә алына, Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Шагыйрь татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен иҗат итә. Ул тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: инглиз теленнән Шекспир сонетларын, “Король Ричард III” трагедиясен, Байрон, Шелли шигырьләрен, алманчадан Һ.Һейне шигырьләрен, русчадан А.Пушкин, Н.Некрасов әсәрләрен, чуашчадан К.Ивановның “Нарспи” поэмасын тәрҗемә итеп бастыра.



ЙОЛДЫЗ ТӨРКЕМЕ

Бөек Ватан сугышында һәлак
булган шагыйрь дусларыма

Утызынчы еллар... Бөек пафос 
Тере суын безгә бөркеде, –
Янып төшкән Такташ метеорыннан 
Калкып чыкты йолдыз төркеме. 
Ул – без идек, нәни пионерлар, –
Канат куеп корыч каләмгә, –
Сипкән булып тыйнак яктыбызны, 
Очып киттек шигъри галәмгә. 
Еллар үтте... Йолдыз төркемебез 
Торган саен янды яктырак. 
Күп дусларым күзне чагылдырды, 
Шәбрәк балкып, ныграк ялтырап. 
Кинәт сугыш... Ватан чикләрендә 
Яшен яшьнәп, күкләр күкрәде... 
Чарпаланды бомба ярчыгыннан 
Туган җирнең газиз күкрәге... 
Яуга киттек, илне саклар өчен, 
Яклар өчен шигырь бишеген, –
Үтте безнең йолдыз төркемебез 
Утның зурын, юлның читенен. 
Сүнеп бетте иптәш йолдызларым, 
Килеп япкач үлем шәүләсе... 
Әверелделәр кабер өстендәге 
Кызыл йолдыз булып һәммәсе... 
Туры килде, димме, бәхет, димме, –
Шулай булды, ахры, язмышым: 
Яшьли янган йолдыз төркеменнән 
Исән калдым яуда ялгызым.  
Авыр булды төтен арасыннан 
Иҗат белән кабат калкуым; 
Дусларымның барсын йолдыз итеп 
Күкрәгемә тагып кайтуым... 
Тик һаман да шушы Кызыл йолдыз 
Күкрәгемне тора пешереп; 
Яшьли сүнеп, яуда ятып калган 
Дусларымны искә төшереп... 
Әй сез, минем иптәш йолдызларым, 
Еллар үткәч, ныграк аңладым: 
Сез булмагач, мин дә әллә ничек, 
Иләмлерәк балкый алмадым. 
Ләкин сөенәм: килә сезнең дәвам 
Бик күп бала, бик күп оныктан, 
Бер-бер артлы йолдыз төркемнәре 
Калкып тора шигъри офыктан. 
Балачакның, үсмер егет чакның 
Бетәрмени шигъри сөйкеме? 
Сихри якты биреп балкый һаман 
Яшьли сүнгән йолдыз төркеме!
                                                       1959


БЕТМӘС КӨЧ, СЫНМАС КЫЛЫЧ

Кайтмады үч, бетте көч, 
сынды кылыч – шул булды эш, 
Керләнеп беттем үзем, 
дөньяны пакьли алмадым.

                                        Г.Тукай

Үч тә кайтты, көч тә бетмәде, 
Син яшен күк балкып яшьнәдең; 
Барды алга, бөек көрәшкә 
Җиңелмәслек шигъри гаскәрең.

Синең кылыч һич тә сынмады, 
Чөнки бит ул –  затлы корычтан. 
Туар таңның нуры балкыды 
Мәңгелекле шигъри кылычтан.

Мәртәбәңне керли алмады 
Эттән күбрәк булган дошманың. 
Кем күргән, ди, затлы алтынга 
Кап-караның, тапның йокканын?

Изелгәннең чытык күңеле 
Шигъри шифаң белән пакьләнде; 
Мәңге бетмәс фикер хәзинәң 
Тере мирас булып сакланды.

Ул бүген дә өнди көрәшкә, 
Туганлыкка, дуслык, хаклыкка, –
«Бәйрәм бүген» җырың моңнары 
Юлдаш бүген безнең шатлыкка.
                                                    1961

ТОРМЫШ ҖИҢӘ!

Гөлсем Сөләймановага

Фронт төне. Землянка... 
Салам җәйгән нарлар. 
Ялкын сулый тимер мич, 
Тиздән чәй дә кайнар... 
Сирәк булган тын вакыт, 
Күкрәмиләр туплар. 
...Кайтып керде бервакыт 
Минометчы Туктар. 
Йөзе балкый, күзләрен 
Шатлык нуры баскан –
Әллә каян патефон, 
Пластинкалар тапкан. 
Тотып менә, җентекләп 
Карап торды берсен:
–  Тукта, монсы, егетләр,
Сөләйманова Гөлсем! –
Сөенә егет шулкадәр: 
– Булды! Ур-ра, дуслар!
Сорый аннан белорус:
–  Ни бар болай, Туктар?
Сорый әрмән: – Нәрсә бар?
–  Ни булды? – ди кыргыз.
–  Шатланасың син, – ди рус, –
Аңламыйбыз бер без!
–  Менә нәрсә, егетләр,
Белмәгәннәр белсен:
Бу... бу – безнең җырчыбыз 
Сөләйманова Гөлсем! 
...Пластинкада гүзәл моң 
Китте менә чыңлап, 
Сугышчылар тын калды,
«Кәккүк» җырын тыңлап. 
Тыңлый җырны белорус, 
Әрмән, кыргыз, руслар. 
Көйгә менә кушылды 
Минометчы Туктар. 
Тыныч тормыш эченнән 
Килеп төшкән ямь күк, –
Керде дотка тынычлык, 
Яшьлек кошы «Кәккүк». 
...Калын ишек дөбердәп 
Ачылып китте шулчак: 
Тетри бөтен землянка, 
Коела ком һәм туфрак. 
Килеп керә ишектән 
Осколоклар выжлап. 
Тынып калды патефон, 
Соңгы тапкыр чыңлап... 
«Кәккүк» – моңлы пластинка 
Челпәрәмә килгән. 
...Кисәкләрен, кайгырып, 
Җыйды Туктар җирдән. 
Моңсу калды белорус, 
Әрмән, кыргыз, руслар... 
Кинәт кайтты старшина:
– Бер хәбәр бар, дуслар!
Килде безгә артистлар,
Зур гына бер төркем.
Шулар белән Казаннан –
Сөләйманова Гөлсем!
Сөенә Туктар, шатлана
Әрмән белән кыргыз.
Илһам белән әйтте рус:
– Җиңә, дуслар, тормыш!
                                          1952

СОНЕТЛАР

Сонеттан качмаган рәхимсез Данте,
Сонетта Петрарка сөеп җырлаган;
Елмайган шуңарда Шекспир дәрте, 
Камоэнс кайгысы шунда чыңлаган.

                                        А. С. Пушкин

Күргәнең бармы, дус, ялтырап чыккан, 
Ал-кызыл шар сыман июнь кояшын? 
Керәсең килми һич бүлмәңә тыштан, 
Йөрәктә чын рәхәт, илһам тоясың...

Йөрәктә чын рәхәт, илһам тоясың, 
Иртәнге саф нурны күрәсең чыктан. 
Бу, дисең, минем көн, минем кояшым, 
Ул, дисең, шатлыкка, бәхеткә чыккан!

Елмаеп, шатлыкка, бәхеткә чыккан, –
Сүндерә алмаслар мәкерле көчләр, 
Томалый алмаслар караңгы төсләр!

Кичебез болытсыз, таңыбыз – чын таң,                                                             
 Төнебез кайгысыз, көнебез – шатлык, –
Яшәсен тынычлык, яктылык, сафлык!
          
 
              * * *
Кышкы таң. Мин барам чыбык чанада, –  
Кагылмый төсле шин хәтта җиргә дә. 
Нинди шәп киң кырда, иркен далада!

Мин барам. Бишектәй чанам тирбәлә; 
Ат юырта пошкырып, күңел ашкына... 
Битләрне кисеп, гел үткен җил бәрә.

Горизонт күмелгән томан артына; 
Шыгырдый җыр сузып челлә салкыны, 
Сузылып яткан күк чанам астына...

Ат юырта, гел артка шуыша кар кыры; 
Ишетелде берзаман этләр тавышы, 
Каршыда, нур сибеп, утлар балкыды.

Таң җәелә. Киң күктә – алтын сарысы. 
Туган кыр! Җан дусты монда – барысы!

              * * *
Син, туган, сорадың, сүзләрем бүлеп:
– Әйтеп бир, нәрсә, –  дип, –  синең рәхәтең?
– Көндәлек эшемнән канәгать булып,
Йокларга дип яткан төнге сәгатем!

Йөрелгән. Арылган, башкарып зур эш. 
«Ял, ял» дип сорый күк бөтен халәтең. 
Нинди зур бәхет – үтәлгән бурыч!
Яткачтын, учлап син тузгыган чәчең: 
«Бик әйбәт көн бу», – дип уйлап торасың. 
Кайдадыр бер читтә мыраулый мәчең. 
Рәхәткә чолганып, күзең йомасың...

Барасың шәм сыман сүнеп берзаман, 
Җәелә күк киң булып синең колачың, 
Ыргыйсың тирәнгә, тирәнгә һаман...

              * * *
Бер гаҗәп матур кыз гомер күгемдә 
Кояштай нур чәчеп, яктырып тора; 
Көн димәс, төн димәс, һаман күңелдә 
Мәхәббәт ялкынын яндырып тора.

Җемелдәп нур уйный сихри күзендә, 
Әйтәчәк сүземнән яздырып тора; 
Сизәдер, ут күп, дип, йөрәк түремдә, –
Сабырлык яңгырын яудырып тора.

Ул кыз гел шул яктан аерылып тора: 
Мин ярсып хисләргә артык бирелсәм, 
Ул, охшап дулкынга, чигенеп китә, –
Беркадәр ял һәм тын алдырып тора. 
Шулвакыт назланып мин дә чигенсәм, 
Ул тагын артымнан йөгереп җитә...


              * * *
Көн матур. Безгә дип туган гел менә! 
Икәүләп загстан чыгып барабыз... 
Бәхетне сөйләргә җитми тел генә, 
Көләбез һәм кисәк моңга талабыз.

Син – минем гомерем. Син ул бер генә! 
Без бүген семьяга нигез салабыз. 
Кавышкач, тормышта, бәлки, кем белә, 
Шалтырап куйгалар савыт-сабабыз.

Сөеклем, мин сизәм, андый чакларда 
Тынычлык бизмәнен тигез сакларга 
Булышыр һәм кушар сабый балабыз. 
Бәйләнде, чибәрем, чәчебез чәчкә, 
Һәм бик үк зур түгел болай чамабыз: 
Җитәргә яшь булып йөз дә ун яшькә!
            

              * * *

Туп кебек тәгәрәп, кечкенәң туды, 
Кычкырып, дөньяга бирде сәламен. 
Ул бүген каршыңда – киләчәк нуры, 
Ул – синең мәңгелек тормыш дәвамың.

Бишектән кулларын сузса «эттә» дип, 
Мәхәббәт утыннан яралган бала, –
Белеп тор ул безгә рәхмәт әйтә дип, 
Ул, шулай тирбәлеп, тормышка бара.

Чикләнсә берзаман юлыңда офык, 
Юл ачар ераграк синең яшь онык 
Һәм атлар чорларда синең үзеңсез... 
Нәрсә бар дөньяда туудан бөек? 
Ул яшәр тормышны, ватанны сөеп, –
Һәм, димәк, мәңгегә син дә үлемсез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев