Мәдәни җомга

Шәрәф МӨДӘРРИС: МИН ТАГЫН ДА ТУКАЙ ЗАЛЫНДА...

ЯКТЫ ХАТИРӘ Киндер күлмәк иде өстемдә, Ертык капчык иде аркамда,- Килеп төштем таңгы Казанга, Ярты шәһәр йоклап ятканда. Мең тугыз йөз утыз бишенче... Сентябрьнең тәүге атнасы... Басулардан килгән малайга Казан, Казан, ишек ачсачы! Ташлаттырып авылым җылысын, Суырып кына алыр, ахрысы... ...Витринада, гәзит өстендә Уйнап тора кояш яктысы... Акрын гына киләм,...

ЯКТЫ ХАТИРӘ
Киндер күлмәк иде өстемдә,
Ертык капчык иде аркамда,-
Килеп төштем таңгы Казанга,
Ярты шәһәр йоклап ятканда.
Мең тугыз йөз утыз бишенче...
Сентябрьнең тәүге атнасы...
Басулардан килгән малайга
Казан, Казан, ишек ачсачы!
Ташлаттырып авылым җылысын,
Суырып кына алыр, ахрысы...
...Витринада, гәзит өстендә
Уйнап тора кояш яктысы...
Акрын гына киләм, төбәләм,
«Татарстан», соңгы саныңа,
Фатих Хөсни язган мәкаләң
Кинәт шунда күзгә чалына.
Нидер сукты кинәт йөрәккә,
Китә яздым шунда егылып:
Чагылдырды күзне яктылык,
Килеп бәрде җанга җылылык!
«Татарстан» мине сәламли.
Карыйм кабат, укыйм яңадан.
Шушы таңда нурлы Казанда
Кабат тудым төсле анадан.
Укыйм тагын: «Нәни җырчылар».
Бәреп тора күзгә исемем...
Куеп шулай мактау канатын,
Ачтың миңа, Казан, ишегең!
Кояш нуры - гәзит битендә,
Гәзит нуры - минем исмемдә.
Ертык капчык иде аркамда,
Киндер күлмәк иде өстемдә...
1958.
ВЕТЕРАНГА
Күпме еллар, күпме кичерешләр,
Санарсыңмы ләкин барын да.
Күрәм бүген сине, чал ветеран,
Мин тагын да Тукай залында.
Истә тота идем һаман синең
Егетләрдәй елдам чагыңны,-
Күрәм бүген синең башкаеңда
Җилфердәгән изге чалыңны.
Кулың кысам, шунда минем җанга
Ялкын каба йөрәк утыңнан,-
Сизәм сыман Бабич, Ибраһимов
Кайнарлыгын синең учыңнан.
Дуслар белән көлеп сөйләшкәндә
Кисәк-кисәк моңга таласың.
Күзләреңә багам, шунда аннан
Күрәм сыман Такташ карашын.
Син Марстан төшкән кеше кебек,
Гаҗәпләнеп карап торасың,-
Шатланасың күреп әдипләрнең
Җәелә барган титан колачын.
Гомер үткән, дус-иш, каләмдәшләр
Узып бара инде илледән,
Кичерделәр алар кайгы-шатлык
Бөтен халык, бөтен ил белән.
Исхак, Фәйзи, Маннур, Батталларың
Күзгә карап инде чаллана,
Хәким булып, ул да язмый торса,
«Картаелды» диеп зарлана.
Аңар нәрсә, инде мин дә өлкән,
Каласыңдыр, бәлки, гаҗәпкә:
Өч зур бала хәзер «әти» диләр
Бала булып йөргән Шәрәфкә.
...Син Марстан төшкән кеше кебек,
Кызыксынып, карап йөрисең-
Вакыт-вакыт Тукай залындагы
Дусларыңа күзең төбисең.
Шатланамын: сине сөендерә
Залда бүген халык күплеге.
Тукта, ләкин нигә ялтырамый
Шәриф абый Камал күзлеге.
Нигә инде кайбер исемнәргә
«Мәрхүм» дигән сүзне кушалар?
Кайда Кутуй, кайда Фатих Кәрим,
Кайда Баян, кайда Мусалар?
Рахман Ильяс нигә соңга калды,
Сагындырды көләч шадрасы...
Кайда Вәдүт, минем кара чутыр,
Нигә юк соң тагын Хабрасы?
Нигә бүген кабат ишетмәдек
Күпме дусның уй һәм сагышын,
Тинчуринның үткен репликадан
Яңгыратып көлгән тавышын.
Нигъмәтигә тагын нәрсә булган?
Туздырадыр архив тузанын.
Гомәр Гали дә юк. Тикшерәдер
Образларның ничек туганын.
Бурнаш та юк. Җыелыш-фәлән дими,
Бар да тагын эшкә баталар?
Юк бит хәтта хәрби төгәллеккә
Үрнәк булып торган Сафалар.
Алар өлкән инде... Ләкин менә
Мөхәммәтшин юк бит нигәдер...
Шаян малай, бәлки, әзер булган
Резолюция барын сизәдер.
Күпме дуслар бүген килми калган,
Сәбәп ни соң, хикмәт нәрсәдә?
Таҗи да юк, әллә бүген кичен
Уйный микән юкса сәхнәдә?
Халикъ абзый Садри? ни дип әйтим,
Әллә берәр сюжет таптымы?
Әллә инде «мәңге эшли торган
Машинасы» барып чыктымы?
Сахап та юк, бәлки соңлагандыр?
Килер, дисең, өмет өзмисең...
Сискәнәсең кинәт, Кави кайда?
Алгы рәттән дусың эзлисең...
«Юк ич Кави... Әйтәм, тәнәфестә
Ишетмәдем аның мәзәген...
Нигә ул юк... Бәлки, президиум
Белә булыр моның сәбәбен».
Алар барсы гүзәл иҗат белән
Халкыбызның исмен яңгыратты,
Ләкин күпләр һәлак булып кына,
Үлеп кенә үзен аңлатты.
Кабатлыйбыз изге исемнәрне,
Искә алабыз сагнып барын да.
Белмәгәнбез ләкин кадерләрен
Дусларыбыз исән чагында.
Күпме еллар, күпме кичерешләр,
Санарсыңмы ләкин барын да.
Күрәм бүген сине, чал ветеран,
Мин тагын да Тукай залында.
1961.
СИН, БОЛАЙ, БЕЛДЕКЛЕ...
Син, болай, белдекле. Хәреф таныйсың.
Аңлыйсың беркадәр «сатира» сүзен, -
Күзлегең өстеннән залга карыйсың,
Чәйнисең лыгырдап, сафсата чүбен.
Алдыңда тау кадәр тезислар тотып,
Сөйлисең ялкынлы, сугышчан нотык:
- Ух, безгә шулчаклы сатира кирәк,
Һәм кирәк, шулай ук, һәммәсе, димәк!
Кайтасың. Чыгышың «шәп» бәя алган.
- Сөйләдем,-дисең син,-фикер кузгатып.
Рәсемнән Гогольне күреп шул вакыт,
Куркасың, шүрлисең, качасың аннан.
Һәм бик еш син, куян, буласың көлке,
Йөргәндә алдыңда сатирик керпе.
1954.
ГАШЫЙК КАРТКА
Илле яшьтән уздың, тик һаман да
«Кыз», «кыз» диеп шигырь язасың;
«Чәчең, күзең, кашың гүзәл» дисең,
Гыйшык тотып, һаман азасың.
«Кыз», «кыз» диеп һаман, тешең кысып
Көлдерәсең инде улыңны!
Әнкәсенә кайчан багышладың
Ичмасам бер шигырь юлыңны?
Үләрсең син, ахры, «гыж», «гыж» диеп.
Кызда булгач һаман хыялың.
«Хатыным» дип язсаң, шигърияткә
Тиярмени берәр зыяның?
Ерактагы алсу алмаларга
Нигә, җаным, күзең алдана?
Син шигырь яз үзең көн дә, көн дә
Күрә торган гади алмаңа!
Күзең төбәп ерак йолдызларга,
Җыр тезәсең дөньяң онытып.
Үзең тордың хатын учагында
Гомер буе кулың җылытып.
Автоматың әлегә төзек икән,
Соңгы караң багла тик аңа!
«Кыз», «кыз» диеп һаман тилергәнче,
«Хатыным» дип яз соң, дивана!
1961.
АЙДАГЫ ЗӨҺРӘ
Көянтәңне асып, ялгыз
Моңайдың һаман:
- Насыйп микән, кайтып, илем
Бер күрер заман!
Кайтырсың, Зөһрә, кайтырсың
Борчылып ятма!
Җирдән Айга салдык менә
Беренче басма.
Сөйгән ярың сәлам бирде
Син нечкә билгә;
Чиләкләрең шылтыратып.
Төшәрсең Җиргә.
Кайтырсың, Зөһрә, кайтырсың,
Тик билет юнәт.
Син киткәч тә Айда калыр
Бүтән бер сурәт!
1959.
ТУКАЙ
Әй Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай;
Ай-кояштан, хөррияттән
яктылык алган Тукай!
Шигъриятең турылардан
турырак бер юл табып,
Караңгы төн караңгысын
яшендәй ярган Тукай!
Булып әнкәң - иркен ватан,
бәхеткә хаклы ватан, -
Шунда шифаң, таңгы чыгың,
яңгырың яуган Тукай!
Үлмәгән, тик горур очкан
мәһабәт лачын сыман,
Бер минутка тауга кунып,
канатын япкан Тукай!
Ил белән бергә үлемсез,
яшәүчән бер ир булып,
Тик ял иткән, йокымсырап,
уйланып яткан Тукай!
Үлемсезлек, бөеклекнең
ачкычын алган Тукай,
Әй Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай!
1946.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: