Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА: “ГАЗИЗ” ДИГӘН СҮЗГӘ СЫЕП БЕТКӘН ИМАНЛЫЛЫК, САФЛЫК, МИҺЕРБАН...

* * * Әй, дөнья! Чиксез дөнья! Уч төбе кадәр дөнья! Сандугачтай кечкенә дә Лачын-кош кебек зур да! Әй, дөнья! Фани дөнья! Кадерен белер дөнья! Сандугач кебек сайрый да Кыска җәй кебек уза... Әй, дөнья! Килдем сиңа, Аңлар булып барчасын. Әле берни аңламадым... Ә син миннән качасың! Әй, дөнья! Серле...

* * *

Әй, дөнья! Чиксез дөнья!
Уч төбе кадәр дөнья!
Сандугачтай кечкенә дә
Лачын-кош кебек зур да!

Әй, дөнья! Фани дөнья!
Кадерен белер дөнья!
Сандугач кебек сайрый да
Кыска җәй кебек уза...

Әй, дөнья! Килдем сиңа,
Аңлар булып барчасын.
Әле берни аңламадым...
Ә син миннән качасың!

Әй, дөнья! Серле дөнья!
Мәңге ачылмас дөнья!
Бар нәрсәгә баш булып та,
Безгә баш булмас дөнья!

Әй, дөнья! Газиз дөнья,
Татлыдан татлы дөнья!
Баш имим дип йөргәннәрнең
Башын идергән дөнья -
Баш бирми йөргән булдым да
Башымны салдым сиңа...

Йә Аллаһу...

Йә Аллаһу, ярдәмең кыл, кодрәтең кыл
Ялгышмаска, адашмаска, саташмаска.
Хилаф эшләр, нахак бәла, ялган яла,
Икейөзле гамәл белән маташмаска.

Йә Аллаһу, фаниның җиңелен түгел,
Үз кануныңда язылган авырын бир.
Шул авырны җиңеп чыгар камил акыл,
Зирәк зиһен, кодрәтен бир, сабырын бир.

Йә Аллаһу, юлларымны уртак кылма
Кешелексез, ышанычсыз бәндә белән.
Иманымны томалатма ялган, хөсет,
Хәмер, акча, уйнаш, талаш, хәйлә белән.

Йә Аллаһу, фанилыкта, җәннәтеңдә
Мин бәндәңне иң яраткан колың әйлә.
Аһ-зарымны, борчу-кайгы, серләремне
Урынсызга ачмас өчен телем бәйлә.

Йә Аллаһу, бирер булсаң, нигъмәтеңнең
Бәрәкәте белән миндә калырын бир.
Әз дә җитә, күп тә бетә; шул әзеңнең
Уйламаган җирдән арта барырын бир.

Йә Аллаһу, кая барсам, ни кылсам да,
Барыр туры юлым күрсәт, кыйблам күрсәт.
Гамәл китабыңа шулай язган булса,
Иман белән җаным алырыңа - рөхсәт!

Уй

Ятам соңлап, китәм уйлап...
Төннәр үтә, таң ата.
Ялгыз башым, ни өчендер
Төрле уйлар уйлата.

Китәм уйлап төннәр буйлап...
Уйлыйм агын, карасын.
Ни хәл итеп бу гомернең
Юлларыннан барасын.

Уйлыйм, уйлыйм... уйлап туймыйм
Никадәр уйласам да.
Бер йокысыз, керфек какмый
Төннәрне буйласам да.

Уйсыз булып тумаганмын.
Шуңадыр уйлыйм, уйлыйм...
Уйламасам, яшәвемнән
Туктар идем дип уйлыйм.


* * *
Әй, туктагыз!
Берни дәшмәгез!
Ап-ак кәгазь бирегез бары!
Сезне уятасы, уйлатасы,
Елатасы уем уянды.

Ни заман

Утырам да мин уйланып,
Кабат хәйранга калам:
Уйсызлар өчен уйлылар
Уй уйлый торган заман.

Тән белән җан капма-каршы
Көн итә торган заман.
Кояш яктысын караңгы,
Дөм итә торган заман.

Игелек түгел, кешеләр
Мәкерлек кылган заман.
"Ахыры бер булырмы?!" - дип
Әйтергә калган заман.

Фәхеш, секс, имансызлык
Рәсәйне баскан заман.
Намус, инсаф, миһербанлык
Иленнән качкан заман.

Нәфис чәчәкләр урынына
Тузганак үскән заман.
Колорадо коңгызының
Корсагы бүскән заман.

Ирләр ирлек сыйфатларын
Тапмаска җуйган заман.
Байлыкны әти-әнидән
Өстенрәк куйган заман.

Хатын-кызлар ирдәүкәгә
Әйләнеп беткән заман...
Тагын ниләр күрсәтерсең
Бу газиз башка, Аллам?!

Әй, сөю!

Бу дөньяга бакканым син,
Ялганым вә хакларым син,
Җаным телгән утларым син,
"Әйе"ләрем, "юк"ларым син,
Туры кыйбла тотканым син,
Оттырганым, отканым син,
Чәчемдәге бәсләрем син,
Күземдәге яшьләрем син,
Яшәү тәме, әчесе син -
Минем белән мәңге бергә яшисе син!
Тот кулымнан, китик әйдә дөнья буйлап!..


* * *

Кызлар гына мине шагыйрь итте...
Фәнис Яруллин

Ирләр мине хатын-кыз итмәде,
Көчсез,нәфис итеп күрмәде...
Абынганда, сөртенеп калганда
Калкан-иңен куя белмәде.

Ирләр мине парлы итмәделәр,
Ирләр мине ялгыз иттеләр...
Күзләремнән сөю сирпелгәнне
Күрми, янәшәмнән үттеләр.

Ирләр мине назлы итмәделәр,
Моңлы итте, зарлы иттеләр...
Тормыш сынавына түзалмыйча,
Сибелде-таралып беттеләр.

Ирләр мине шагыйрь итмәделәр,
Ирләр мине илзар иттеләр...
Ирләр мине юк итмәде ләкин,
Көчле итте һәм... бар иттеләр.


* * *

Җаным тулган матур сүзләр белән,
Әйтеләсе газиз кешемә.
Шул кешемне көтеп алыр өчен
Бер Аллаһым бирсен көч кенә.

"Газиз" дигән сүзгә сыеп беткән
Иманлылык, сафлык, миһербан.
Мин шундыйны көтәм. Йә Раббым,
Тайпылмасын юлым шушыннан.

Парлап чәй эчәрне табып була,
Бер ятакта ятар берәүне.
Мин ышанам очратырыма
Тәнем түгел, җаным терәрне.

Менә шул чак аңа "Газизем!", дип,
Мин дәшәрмен авыз тутырып.
Һәм яшәрмен көнем, төнем, ашым,
Тәнем, җаным бергә кушылып.


Язлы күңел

Үләннәргә кунган энҗеләрне
Чык бөртеге диеп алданма, -
Сине сагынудан сыкрап чыккан
Күз яшьләрем тамды аларга.

Тәрәзгә сарылган тамчыларны
Яңгыр гына диеп карама, -
Өзелеп яратуга түзалмыйча,
Күз яшьләрем шулай тама ла.

Сары иңгән яфракларга карап,
Минем дә бит күңел боега;
Яфрак түгел, сине көтә-көтә
Гомерләр бит шулай коела.

Язлы әле күңел, назлы әле -
Көзләр җиткән диеп алданма.
Кил син миңа мәңгелеккә диеп,
Язмышларны беркөн алда да.

Алты гына дистә

Сорагыз сез, сора, безнең яшьне,
Тартынмагыз һич тә.
Алты гына дистә әле бары,
Алты гына дистә!

Көн уртасы әле гомерләрнең,
Авышмаган кичкә.
Алты дистә йөгереп үткән бары,
Алты гына дистә!

Буй-сыныбыз кызлар көнләшерлек!
Кулдан килә эш тә.
Күпкә санамагыз, күп түгел ул -
Алты гына дистә!

Күзләребез очкын чәчә әле,
Дөрли җанда хис тә.
Алты дистә гомер үткән бары,
Алты гына дистә!

Чын сөюнең үзен татыйбыз без,
Күреп ятмый төштә.
Бердәнбер ул безнең сөйгән ярлар,
Түгел алты дистә!

Балаларның, оныкларның бәхете
Әле безнең өстә.
Рәхмәтеннән ташламасын Ходай,
Бирсен куәт-көч тә.

Исән булсак кабат очрашырбыз
Шушындый бер кичтә, -
Гөрләшербез әле җыелышып,
Җиткәч җиде (сигез, тугыз) дистә.

Яшәү белән үлем көрәшкәндә
Әҗәл чыкса өскә,
Пышылдармын: әле миңа бары
Тугыз гына дистә!
Яшәргә дә өлгермәгән килеш
Алып китмә, диеп, алып китмә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

17

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев