Мәдәни җомга

Шәмсия Җиһангирова: Безнең язмыш – җирдә яткан яфрак төсле...

Күңелеңдә былбыл сайрамаса, Бу дөньяда яшәү нәрсәгә?!

            * * *                          

Бу фанида бары да бәйле бер-беренә:
Аерылмый камиллектә һич кешеләр.
Кайчак бездән акыллырак нәни бөҗәк,
Агымсуга башын игән нәфис тирәк.

...Мин дә нәфис тирәк идем сабыйлыкта,
Бөдрә каен булып тордым балигълыкта.
Булдым юкә – һәр чәчәген чаган үпкән,
Булдым имән – ябалдашын давыл кискән.

Күпме уйлап, күпме сынап, аңламадым:
Нинди агачка тиң булу соң яхшырак?! – 
Көз җитүгә өзелеп төшеп җиргә ята
Каенда да, имәндә дә шул ук яфрак.

Җәй буена агач күрке булган яфрак
Кар астында карала да череп бетә...
Яз җитүгә яңа яфрак көтә җиһан!
Ә искесен... беркем алмый инде искә.

...Бу фанида камилрәк түгел кеше,
Безнең язмыш – җирдә яткан яфрак төсле.

             * * *     
Кочаклашып бер елыйсы иде...
Вакытың булыр микән бүген, кызым. 
Сабыр итеп булмас кебек башка, 
Ай-һай, түздем инде, озак түздем.

Елый торган чагым үткән инде.
Шуңа күрә ятлар аңламаслар...
Күңел халәтемә сәерсенеп,
Юатыр сүзен дә табалмаслар.

...Ә син минем җанымнан яралган
Иң-иң якын кешем бу дөньяда.
Әни кешеләрнең  иң зур бәхете – 
Ярты сүздән аңлар кызың барда.

Син – дәвамчым, син – сердәшем минем,
Киңәшчем дә иң кирәк чагында.
Сирәк күрешсәк тә, җаным белән
Тоям сине һәрчак үз янымда.

Җаным эреп китә, әгәр кемдер:
 “Кызың бигрәк  үзең кебек...” – дисә.
Бәхет тәхетенең түрендә мин! – 
Барлык сыйфатларым сиңа күчсә.

Начар кеше булмадым шикелле...
Иманыма хыянәт  итмәдем.
Туры сүзем, тугры эшем белән 
Бугазына утырдым күпләрнең.

Йөзгә күпме кара яксалар да,
Акбүз җаным белән каралмадым.
Шуңадыр да синнән башка җирдә 
Мине аңлаучыны табалмадым.

Шөкер, озын-кыска гомеремне
Үз-үземә хыянәтсез уздым.
...Кочаклашып бер елыйсы иде,
Вакытың булыр микән бүген, кызым?!


БУЛМЫЙ ҺИЧ ТӘ  ВАТСАПСЫЗ

Элек ничек яшәлгәндер
Телефонсыз, ватсапсыз...
Рәхәткә чыктык, ниһаять,
Яшибез бик ансат без!

Телефон гел кулыбызда,
Кая гына барсак та. –
Бер фатирда ирем белән
Сөйләшәбез ватсапта.

“Хәерле иртә!” – дип, иртән
Теләкләр теләшәбез.
Ниләр булган, ни булачак –
Язышып сөйләшәбез.

Кичен йокларга ятсак та,
Ватсап килә ярдәмгә. – 
“Тыныч йокы!”ны кем әйтер,
Ватсап бетсә әгәр дә.

Яратышу, үбешүләр
Барысы ватсап аша...
Ләззәтләрен белмәс  идек,
Шушы ватсап булмаса!

Бу ватсап бетә күрмәсен – 
Ике кулсыз калырбыз!
Дөньяның  “тегесенә” дә
Телефонны алырбыз.

Яшьләр безгә көн күрсәтми,
Киләләр басып арттан.
Йа Ходаем, зинһар, безне
Аерма шул ватсаптан!
 
                
             * * * 
Бала чакта, әле һаман истә, 
Бәйләгәндә әнкәм кырда көлтә, 
Кул арама керер диптер инде, 
Ала иде үзе белән эшкә. 
Ай урагын салып иңнәренә, 
Итәген кыстырып билләренә, 
Күлмәгенең бәби итәкләре 
Җилфер-җилфер иде җилдә генә... 
Кулы белән гел төзәтер иде 
Яулык читендәге бөдрәләрен... 
Саф-саф булып тезелеп ятар иде 
Ул бәйләгән киндер көлтәләре. 
Көлтәләрне тезәр иде аннан 
Гаскәр-гаскәр итеп чүмәләгә... 
«Гөлҗа-а-ма-а-ал» дип
                         җырлар сузар иде, 
Елап алыр иде – күрмәгәндә... 
Мин дә әнкәм кебек тезеп-тезеп 
Сала идем киндер учмаларын... 
Ашамый да йоклап китә идем, 
Өйгә кайткач, көне буе арып. 
Әнкәм һаман мактап торыр иде: 
«Кулың, – диеп, – ятып тора эшкә... 
Көлтә генә түгел, гомереңне 
Яшә шулай тезеп бер тәртипкә». 
...Гомер үтә торды. Язмыш миңа 
Сынауларны бирде көлтә-көлтә... 
Һәр учмасын йөрәгемә тезеп, 
Яшәп ятам шулай бер тәртиптә...

              
             * * * 
Кеше күңеле Сак-Сок тавышыдыр...
                                                         Зөлфәт

Кеше күңеле Сак-Сок тавышыдыр, 
Минем күңел – сагыш тавышы. 
Кеше җаны Сак-Сок сагышыдыр, 
Минем җаным – язмыш каргышы.
Тәкъдиремә, белмим, ни язгандыр –
Таһир-Зөһрәлекме, Сак-Сокмы? 
Мин бәхетне күз яшендә күрәм, 
Сагышларда күрәм шатлыкны.

Тәкъдирдә язганны үзгәртерлек 
Акылларым бар да бит инде... –
Мин ташласам, кайгы-сагышларым 
Үксез булып калыр шикелле.

Тәкъдирдә язганча барсын әйдә, 
Шул язмышны күптән үз иттем. 
«Бәхетсезлек – үзе бәхет» диеп 
Алданып яшәүгә күнектем...

Кемнең каргышлары төшкән диеп, 
Башларымны ташка ормамын. 
Гомер атым ыргый һаман алга –
Мин бит әле яшим! Юлдамын...
 
 
             * * * 
Бала чактан килә бер сүз, 
Ник әйтелгән, кем белә: 
«Имән астына кермә, – дип, –
Имәнгә яшен тия».

Имәннән дә чыдамрак 
Агач юктыр югыйсә! 
Кая барып сөяләсең, 
Имәнгә сөялмичә?!

«Яшен» дигән сүз куркыта, 
Аңа сөялү кая! 
Яңгыр астыннан чабасың 
Йөгерә-атлый-тая...

Имәннәрне ирләр белән 
Чагыштырам мин шуңа: 
Барып сөялүең була, 
Тота да яшен суга...

«Яшен» дигән сүз куркыта, –
Иргә сөялү кая! 
Дөнья буйлап йөгерәсең 
Абына-атлый-тая...


             * * * 
Кердең тагын төшләремә 
Йокымны алыр өчен, 
Сулкылдап торган җанымны 
Утларга салыр өчен.

Мин бит сөйгән идем сине, 
Көн саен күрер өчен. 
Бер җан, бер тән булуларның 
Тәмнәрен белер өчен.

Чын сөюнең ни икәнен 
Татыткан газиз кешем, 
Мәңге бергә икәү генә 
Булалмадык ни өчен?!

Каф тауларын кичәр идем, 
Бер күреп калыр өчен, –
Артык көчле булган өчен 
Җитми тора шул көчем!!!
        

             * * * 
Җитәр инде, диләр, сөеп ардык. 
Йөрмик хәзер кеше көлдереп. –
Ятып кына торыйк караватта, 
Күзебезгә йокы элдереп.

Аһ! Кирәкми! Истә әле яшьлек, 
Йокысыз үткәргән айлы төн! 
...Яшьлегемне алса алсын Ходам, 
Сөюемне генә калдырсын!

Янам әле һаман, дөрләп янам! 
Яшь илледән үтеп китсә дә... 
Күңелеңдә былбыл сайрамаса, 
Бу дөньяда яшәү нәрсәгә?!

Сайрый әле былбыл, өзелеп сайрый! 
Хәйран калып тыңлый һәр тараф... 
Аһ! Бу сөю хисе нигә икән 
Олыгайган саен татлырак?!


             * * * 
Сызгырып ла искән җилкәйләрне 
Чәч тузгыта диеп белмәдек; 
Кая гына барсак, ни күрсәк тә, 
Кеше көлдереп лә йөрмәдек.

Туры да гына диеп барган идем, 
Юлкайларым китте урауга. 
Әнкәем лә вакыт тапмагандыр 
Бәбкәсенә бәхет юрарга.

Туры гына атлар атлап-атлап 
Урау урамнарны әйләнә. –
Сөйгән генә ярлар ятка кала, 
Сөймәгәнгә чәчләр бәйләнә.

Баланнарны гына капкан идем, 
Карлар явып киткәч балдыр дип; 
Безләргә лә кемнәр теләде икән, 
Башкайларын ялгыз калдыр дип.

Утырдым ла биек яр читенә, 
Суның агышларын күрмәгә; 
Язган ла гына булса, ирешермен 
Чәчкәйләрне чәчкә үрмәгә.

Каралып ла килә кара болыт, 
Кай якларда явар кар булып; 
«Ышанма» дисәң дә, мин ышанам 
Гомер итәремә пар булып.


             * * * 
Су сибегез гөлләремә, 
Гөлләрем шиңмәсеннәр. 
Гөле шиңгән, үзе күптән 
Сулгандыр, димәсеннәр...

Гөлләремә су сибегез, 
Гөлләрем сулмасыннар. 
Шиңгән гөл кемгә кирәк дип, 
Кулларын сузмасыннар!

Гөлләремә су сибегез, 
Гөлләрем терелсеннәр. 
Гөле гүзәл, үзе гөлдән 
Гүзәлрәк, дисеннәр.

Су сибегез гөлләремә, 
Чәчәк атсын гөлләрем. 
Гөлләрем кебек үзем дә 
Чәчәк атар көннәрем.

Гөлләремә су сибегез, 
Гөлләрем шиңмәсеннәр. 
Кешеләрдә ни эшем бар, 
Әллә ни сөйләсеннәр...

Су сибегез гөлләремә, 
Яшәрсеннәр гөлләрем. 
Икебез генә белербез 
Яшь булуның серләрен.

Гөлләремә су сибегез, 
Сайлап зәмзәм суларын. 
Гөл-чәчәкләргә уралып, 
Без итәрбез туйларын.

 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: